Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гаиләгез бәхетле булсын өчен, нәрсә эшләргә?

Гаиләгез бәхетле булсын өчен, нәрсә эшләргә?

Аллаһы Сүзен өйрәнегез

Гаиләгез бәхетле булсын өчен, нәрсә эшләргә?

Бу мәкаләдә күп кешеләрне борчый торган сораулар карала һәм бу сорауларга Изге Язмаларда җавап ничек табып була икәне күрсәтелә. Йәһвә Шаһитләре сезгә бу сорауларга җавап бирә ала.

1. Гаилә бәхетле булсын өчен, өйләнешү мөһимме?

Йәһвә, бәхетле Аллаһы, беренче гаиләгә нигез салган. Өйләнешкән кешеләрнең гаиләләре бәхетлерәк, чөнки бу аларның бер-берсе белән ачык аралашуын гына түгел, ә шулай ук аларның үз балаларын иминлектә үстерүен аңлата. Аллаһы ир белән хатын арасында нинди мөнәсәбәтләрнең булуын тели? Ул аларның мөнәсәбәтләрнең законлаштырылуын һәм ир белән хатынның бергә мәңге яшәвен тели (Лүк 2:1—5). Аллаһы ирнең һәм хатынның бер-берсенә тугры булуын тели (Еврейләргә 13:4). Йәһвә мәсихчегә, аның тормыш иптәше зина кылса гына, аерылышырга һәм яңадан өйләнергә рөхсәт итә (Маттай 19:3—6, 9 ны укы).

2. Ир белән хатын арасында нинди мөнәсәбәтләр булырга тиеш?

Йәһвәнең нияте буенча, ир белән хатын иңгә-иң бер-берсе белән хезмәттәшлек итәргә тиеш (Яратылыш 2:18). Ир кеше, гаилә башы буларак, гаиләсен ашатырга-киендерергә һәм гаиләдәгеләренә Аллаһы турында күбрәк белем алырга ярдәм итәргә тиеш. Ул үз хатынын хакына корбаннарга әзер булырга тиеш. Ирләр белән хатыннар бер-берсен яратырга һәм хөрмәт итәргә тиеш. Беркем дә камил түгел, шуңа күрә, гаилә бәхетле булсын өчен, ир белән хатынга бер-берсен кичерергә әзер булырга кирәк (Эфеслеләргә 4:31, 32; 5:22—25, 33; 1 Петер 3:7 не укы).

3. Гаиләгездә авырлыклар туса, сезгә тормыш иптәшегезне ташларга кирәкме?

Тормыш иптәшегез белән авырлыкларыгыз туса, бер-берегезгә ярату күрсәтергә тырышыгыз (1 Көринтлеләргә 13:4, 5). Аллаһы Сүзендә ир белән хатынга, никахтагы авырлыкларны чишәр өчен, бер-берсеннән аерылырга кирәк дип әйтелми. Ләкин, бик сирәк очракларда мәсихче ир я хатын үз тормыш иптәшеннән аерым яшәргәме-юкмы үзе хәл итә (1 Көринтлеләргә 7:10—13 не укы).

4. Балалар, Аллаһы сезнең өчен нәрсә тели?

Йәһвә сезнең бәхетле булуыгызны тели. Ул, яшьлегегез бәхетле булсын өчен, сезгә нәрсә эшләргә кирәк икәне турында әйтә. Ул сезнең әти-әниегезнең кебек акыллы һәм тәҗрибәле булуыгызны тели (Көлессәйлеләргә 3:20). Йәһвә сезнең әти-әниегезне тыңлаганыгызны кадерли (Вәгазьче 11:9 —12:2; Маттай 19:13 —15; 21:15, 16 ны укы).

5. Әти-әниләр, балаларыгыз бәхетле булсын өчен, сезгә нәрсә эшләргә?

Балаларыгызның бар кирәклесе булсын өчен, сезгә күп эшләргә кирәк (1 Тимутегә 5:8). Ләкин, балаларыгыз бәхетле булсын өчен, сезгә шулай ук аларны Аллаһыны яратырга һәм аңардан өйрәнергә өйрәтергә кирәк (Эфеслеләргә 6:4). Аллаһыны яратуыгыз балаларыгызга нык тәэсир итәргә мөмкин. Аллаһы Сүзенә нигезләнеп өйрәтсәгез, сез балаларыгызның фикер рәвешен уңай якка үзгәртерсез (Канун 6:4 —7; Гыйбрәтле сүзләр 22:6 ны укы).

Балаларыгызны дәртләндереп торыгыз һәм мактагыз, бу аларга файда китерә. Алар шулай ук төзәтүгә һәм өйрәтүгә мохтаҗ. Андый тәрбияләү аларны бәхетсезлектән саклар (Гыйбрәтле сүзләр 22:15). Ләкин, аларны өйрәткәндә, алар белән кискен һәм тупас сөйләшмәгез (Көлессәйлеләргә 3:21 не укы).

Йәһвә Шаһитләре аеруча ата-аналар белән балаларга файда китерә торган берничә китап бастырган. Бу китаплар Изге Язмаларга нигезләнгән (Мәдхия 18:8, 12 не укы).

Моның турында күбрәк белер өчен, «Изге язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 14 нче бүлеген карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.