Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ул үз халкын яклаган

Ул үз халкын яклаган

Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз

Ул үз халкын яклаган

ЭСТЕР Шушан шәһәрендәге патша сараеның ишегалдына якынлашкан, аның йөрәге күкрәгеннән сикереп җыенгандай булган. Ул тынычлана алмаган. Бу сарайда глазурьлы кирпечтән ясалган сугышчыларның, арысланнарның һәм канатлы үгезләрнең төрле төсле барельефлары, зур сырлы ташлы колонналар һәм мөһабәт статуялар булган. Сарай зур мәйданчыкта торган, һәм кар белән капланган Загрос таулары янында, сулары үтә күренмәле Хоасп елганың ярында урнашкан. Шуңа күрә патша сараена барган һәр кеше шуны аңлаган: аның белән үзен «бөек патша» дип атаган, ягъни хакимлеге зур булган, кеше сөйләячәк. Бу кеше Эстернең ире.

Уйлап кына карагыз: Эстернең ире! Бер тугры яһүди кызы да иренең Ахашверош кебек булуын теләмәс иде! * Мәсәлән, Ибраһим, Аллаһы аңа үз хатынын Сараны тыңларга кирәк дип әйткәч, басынкылык күрсәтеп, үз хатынын тыңлаган, ә Ахашверош андый булмаган (Яратылыш 21:12). Ул Эстернең Аллаһысы, Йәһвә, турында һәм аның Кануны турында бик аз я бернәрсә дә белмәгән. Ләкин ул Эстер эшләргә җыенган эшне тыя торган фарсы канунын белгән. Ә Эстер нәрсә эшләргә җыенган? Фарсы канунында әйтелгәнчә, патша янына чакырылмыйча кергән һәркем үлемгә хөкем ителергә тиеш булган. Эстер патша янына чакырылмаса да, аның янына барган. Патша сараеның эчке ишегалдына барганда — шул урыннан патша үз тәхетендә утырып аны күрә алган — ул үзен үлемгә баргандай хис иткән (Эстер 4:11; 5:1).

Ни өчен ул үз тормышын куркыныч астына куйган? Бу искиткеч хатынның иманыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Бу сорауларга җавап алганчы, әйдәгез, башта Эстернең Фарсы мәликәсе, ягъни патшабикәсе, ничек булып киткәнен белик.

«Йөзгә... чибәр»

Эстер ятимә булган. Аның әти-әнисе турында бик әз әйтелә. Алар аңа Һадасса дигән исем биргәннәр; бу исем еврей теленнән «мирт», ягъни ак чәчәк ата торган куак дип тәрҗемә ителә. Эстернең әти-әнисе үлгәч, аның турында Мардокәй исемле бер туганы кайгырта башлаган. Ул аның күпкә олырак туганы булган. Мардокәй Эстерне үз өенә алган һәм аны үз кызын кебек тәрбияләгән (Эстер 2:5—7, 15).

Мардокәй белән Эстер сөргендә яшәгән яһүдләр булган. Фарсы империясенең башкаласында яшәп, алар үз иманнары һәм алар тоткан Канун аркасында башкаларның тискәре карашлары белән очрашкан. Моңа карамастан, Эстернең Мардокәйгә яратуы үсә барган, чөнки Мардокәй аңа Йәһвә, шәфкатьле Аллаһы турында һәм аның үткән заманнарда үз халкын кат-кат коткарганы һәм шуны киләчәктә дә эшләргә вәгъдә иткәне турында сөйләгән (Левиләр 26:44, 45). Күрәсең, Эстер белән Мардокәй бер-берсен кадерләгәннәр.

Мардокәй еш кына патшаның башка хезмәтчеләре белән патша сараеның капкасы төбендә утырган, шуңа күрә, ул, күрәсең, Шушан шәһәрендәге сарайда түрә кебек хезмәт иткән (Эстер 2:19, 21; 3:3). Эстернең бала чагында вакыт ничек үткәргәне билгеле булмаса да, шунысы ачык: ул үз абые турында кайгырткан һәм елганың башка ярында, бер ярлы районда торган, йорт караган. Бәлки, аңа Шушан шәһәрендәге базарына йөрергә ошагандыр: анда аңа алтыннан һәм көмештән төрле әйберләр ясаучылар һәм башка сәүдәгәрләр үз товарларын тәкъдим иткәннәрдер. Ләкин Эстер андый артык кыйммәтле әйберләр бервакыт аның өчен гадәти нәрсә булып китәр дип уйламаган да; ул үзенең киләчәген күз алдына да китерә алмаган.

Мәликә үз дәрәҗәсен югалта

Бер вакыт Шушан шәһәрендә патшаның гаиләсе турында имеш-мимешләр тарала башлаган. Ахашверош патша барлык түрәләре өчен мәҗлес ясаган; анда затлы ашамлыклар һәм эчемлекләр бирелгән. Вәшти мәликә дә хатыннар өчен аерым мәҗлес ясаган. Патша үз чибәр хатынын чакырган, ләкин ул килергә теләмәгән. Патшаның моңа бик нык ачуы килгән, аның эчендә ярсу кайнаган. Шуннан ул һәрнәрсәне яхшы белгән акыл ияләрен чакырып алып, алардан Вәшти мәликәгә нинди җәза бирергә дип киңәшләшкән. Соңыннан нәрсә булган? Вәшти үз дәрәҗәсен югалткан. Ахашверошның хезмәтчеләре патшалыкның барлык өлкәләрендә аның өчен яшь чибәр кызлар эзли башлаганнар; алар арасыннан патша үзенә яңа мәликәне сайларга тиеш булган (Эстер 1:1—2:4).

Эстернең үсеп җиткәнен һәм сөйкемле кызга әйләнгәнен күреп, Мардокәй аңа сокланып караган һәм аның белән горурланган, әмма шул ук вакыт аның өчен борчылган да. «Бу кыз килеш-килбәте белән күркәм, йөзгә дә чибәр иде» (Эстер 2:7). Чибәрлек, әлбәттә, кешене мөлаем итә, ләкин зирәклектән һәм басынкылыктан башка чибәрлек — буш нәрсә. Чибәр кеше шөһрәт яратучан һәм горур булып китәргә мөмкин, аның башка начар сыйфатлары да үсәргә мөмкин (Гыйбрәтле сүзләр 11:22). Ә сезнең андый кешене очратканыгыз бармы? Эстер белән ничек булыр микән? Аның чибәрлеге нәрсәгә китерер: яхшыгамы я начаргамы? Вакыт күрсәтер.

Патшаның хезмәтчеләре Эстерга игътибар иткәннәр. Алар аны Мардокәйдән алып киткәннәр һәм аны елганың башка ярында урнашкан патша сараена алганнар (Эстер 2:8). Мардокәйгә һәм Эстергә, күрәсең, бер-берсе белән саубуллашырга авыр булгандыр, чөнки алар әти кеше үз кызы белән кебек яшәгән. Мардокәй үги кызының мәҗүсигә, патшага булса да, кияүгә чыгуын теләмәгән, ләкин бу очракта ул бернәрсә дә эшли алмаган. Патша сараена алып кителгәнче, Эстер, Мардокәйнең киңәшләрен зур игътибар белән тыңлагандыр! Шушан шәһәрендәге патша сараена барганда, ул үзенә күп сораулар биргән. Аны нәрсә көткән?

Ул «үзен белгән кешеләрнең һәркайсында үзенә карата яхшы фикер тудырды»

Эстер үзе өчен яңа, үзенә әле таныш булмаган дөньяга чумган. Ул Фарсы империясенең бөтен өлкәләреннән җыелган «күп кызлар» арасында яшәгән. Бәлкем, алар бер-берсеннән нык аерылып торганнардыр: аларның йолалары, телләре һәм карашлары төрле булган. Кызлар Һегәй исемле бер түрә карамагына алынганнар; аларны ел буе бизәгәннәр, шул исәптән төрле хушбуй майлары белән сөртеп, аларга массаж ясаганнар (Эстер 2:8, 12). Андый шартларда кызлар үз матурлыклары белән горурланып китәргә, шөһрәт ярата һәм үзара ярыша башларга мөмкин булган. Бу Эстергә ничек тәэсир иткән?

Мардокәйнең йөрәге Эстер өчен әрнегән. Ул, Эстернең хәлен белешер өчен, патша хатыннары торган йортның ишек төбенә көн саен килеп йөргән (Эстер 2:11). Патша сараендагы хезмәтчеләрдән хәбәрләр ишетеп, ул, күрәсең, Эстер белән горурланган. Ни өчен соң?

Эстер Һегәйгә шулхәтле охшаган ки, хәтта ул аның турында наз белән кайгыртып, Эстергә хезмәт итсен өчен җиде кызны билгеләгән һәм аны патша хатыннары тора торган йортның иң яхшы бүлмәсенә урнаштырган. Изге Язмалардагы Эстер китабында хәтта болай дип әйтелә: «Моның белән ул үзен белгән кешеләрнең һәркайсында үзенә карата яхшы фикер тудырды» (Эстер 2:9, 15). Эстер башкаларның илтифатын чибәрлеге белән генәме казанган? Һич тә юк! Аның башка яхшы сыйфатлары да булган.

Мәсәлән, Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Эстер үзенең нинди кавемнән һәм нинди нәселдән булуы турында беркемгә дә сөйләмәде, чөнки Мардокәй аңа бу хакта сөйләмәскә кушкан иде» (Эстер 2:10). Мардокәй Эстергә акыллы булырга һәм үзенең яһүд булуы турында бер кемгә дә сөйләмәскә кушкан; ул, күрәсең, Фарсы патшасы сараендагы кешеләрнең Исраил халкына тискәре караш белән караганнарын аңлаган. Шуңа күрә хәзер ул Эстернең, аның янында булмаса да, зирәк һәм тыңлаучан булуын күреп, бик шатлангандыр!

Безнең көннәрдә дә яшьләр үз ата-аналарының я үги ата-аналарының күңелләрен шатландыра ала. Ата-аналары алар янында булмаса да, алар, хәтта җиңел карашлы һәм бозык кешеләр арасында булып, аларның тәэсиренә каршы тора ала һәм дөрес булганны эшли ала. Эстердән үрнәк алып, алар үзләренең күктәге Атасының йөрәген сөендерә (Гыйбрәтле сүзләр 27:11).

Патша янына керү чираты җиткәч, Эстергә үзен матурлатыр өчен кирәкле әйберләр сайларга кушканнар. Ләкин ул, тыйнаклык күрсәтеп, Һегәй әйткәннәрдән тыш һичнәрсә сорамаган (Эстер 2:15). Күрәсең, ул шуны аңлаган: патшаны чибәрлеге белән түгел, ә патша сараенда сирәк очрый торган басынкылык һәм тыйнаклык белән генә үзенә каратып була. Ул хак булганмы?

Җавабы Эстер китабында китерелә: «Эстерне патша барлык хатыннарыннан артыграк яратты; Эстер үзе дә, барлык җарияләргә караганда, аның күбрәк илтифатын һәм ягымлылыгын казанды. Патша аның башына патша таҗы китерде һәм аны Вәшти урынына мәликә итте» (Эстер 2:17). Тыйнак яһүди кызына, күрәсең, үзенең яңа роленә — ул вакытта иң зур хакимлеге булган патшаның хатыны һәм яңа мәликә булуына — ияләшеп китәргә авыр булгандыр! Үз яңа дәрәҗәсеннән аның башы әйләнеп китмәгәнме? Ул горурланып китмәгәнме?

Һич тә юк! Эстер элеккечә кебек үз үги атасын, Мардокәйне, тыңлаган. Ул үзенең кем булуын бер кемгә дә әйтмәгән. Моннан тыш, Мардокәй кайбер кешеләрнең Ахашверошны үтерергә җыенганнарын белгәч, Эстер, Мардокәйне тыңлап, моның турында патшага сөйләгән, һәм бу кешеләр җәзага тартылган булган (Эстер 2:20—23). Аның Аллаһыга иманы тыңлаучан һәм басынкы булуында чагылган. Безнең көннәрдә кешеләр буйсынырга яратмыйлар; тыңламаучанлык һәм фетнәчелек гадәти нәрсә дип санала. Ләкин иманнары нык булган кешеләр, Эстер кебек, бу кадерле сыйфатны күрсәтеп яшиләр.

Эстернең иманы сынала

Ул вакытта Ахашверош сараенда Һәмән исемле кешенең абруе күтәрелә башлаган. Патша Һәмәнне үзенең төп киңәшчесе иткән һәм беренче түрә итеп куйган. Шулай итеп Һәмән Фарсы империясендә патшадан кала икенче иң зур түрә булып киткән. Патша хәтта канун биргән: бу түрәне күргән һәрбер кеше аның алдында чүгәргә тиеш булган (Эстер 3:1—4). Бу канун Мардокәйгә күп кыенлыклар китергән. Ул патшаны тыңларга кирәк икәнен аңлаган, ләкин үзенең Аллаһы белән мөнәсәбәтләренә зыян китерерлек бернәрсә дә эшләргә теләмәгән. Ул хәтта бу мөнәсәбәтләрне патша канунына да бозарга рөхсәт итмәгән. Һәмән әгәгле булган. Димәк, ул Агагның, Аллаһы пәйгамбәре, Шамуил, үтергән Амалик патшаның, буыныннан килеп чыккан (1 Патшалык 15:33). Амаликиләр шулкадәр күп яманлык эшләгәннәр ки, хәтта Йәһвәнең һәм Исраилнең дошманы булып киткәннәр. Амалик, халык буларак, Аллаһының хөкеменә лаек булган (Канун 25:19) *. Ничек инде тугры яһүд патша сараендагы амаликиләрнең берсе алдында чүгәр? Мардокәй чүкмәгән. Безнең көннәрдә дә күп тугры кешеләр: «Без кешеләргә караганда күбрәк Аллаһыга итагатьле булырга тиешбез»,— дигән принципка буйсынып, үз тормышларын куркыныч астына куя (Рәсүлләр 5:29).

Һәмәннең җен ачулары чыккан. Бер Мардокәйгә генә кул салу аңа вак эш булып күренгән. Ул хәтта Мардокәйнең бөтен халкын кырып бетерергә теләгән! Һәмән, патша белән сөйләшкәндә, яһүдләргә кара яккан. Аларның яһүдләр булуы турында әйтмичә, ул аларның аз булулары һәм «барлык өлкәләрдәге халыклар арасына таралган һәм сибелгән» халык булуы турында сөйләгән. Әмма ул моның белән чикләнмәгән. Ул аларның патша кануннарына буйсынмаганнары турында әйткән: алар патшага каршы чыга, имеш. Һәмән шулай ук патшага барлык яһүдләрнең юк ителүенә патша казнасына күп акча кертергә тәкъдим иткән *. Ахашверош аңа, ул үзенең һәр әмерен ныгытсын дип, мөһер йөзеген биргән (Эстер 3:5—10).

Озакламый чапкыннар, яһүдләргә аларның үлемгә хөкем ителәчәген белдерер өчен, патшаның барлык өлкәләренә таралган. Бабыл әсирлегеннән кайткан һәм саклау стенасы әле булмаган шәһәрне яңадан төзергә тырышкан ерак Иерусалимдагы яһүдләр бу әмер турында ишетеп, нәрсә хис иткәннәрен күз алдыгызга гына китереп карагыз! Мардокәй дә, бәлки, шул куркыныч хәбәрне ишеткәч, Шушанда яшәгән дуслары һәм туганнары өчен борчыла башлагандыр. Төшенкелеккә бирелеп, ул үз өс киемен өзгәләгән дә чүпрәккә төренеп үз өстенә көл сипкән, һәм шәһәр уртасына чыгып, ачы вә иңрәүле тавыш белән үкереп елаган. Һәмән исә патша белән утырып шәраб эчкән. Ул яһүдләрнең һәм аларның Шушандагы дусларының никадәр кайгырганнары турында хәтта уйламаган да (Эстер 3:12—4:1).

Мардокәй үзенә берәр нәрсә эшләргә кирәк икәнен белгән. Ләкин нәрсә ул эшли алган? Эстер, Мардокәйнең төшенкелеккә бирелгәнен ишеткәч, аңа кием-салым җибәргән, ләкин ул тынычланырга теләмәгән. Бәлки, ул инде озак вакыт дәвамында ни өчен Йәһвә, аның Аллаһысы, ул яраткан Эстерне алып китәргә һәм мәҗүси патшаның хатыны итәргә рөхсәт иткән дип уйлагандыр. Хәзер аңа барысы да аңлашыла башлаган. Мардокәй Эстергә патша янына керергә һәм «үз халкы өчен» аңардан ялварырга кушкан (Эстер 4:4—8).

Эстернең күңелен, ул Мардокәйдән хәбәр алгач, курку баса башлагандыр. Бу аның өчен иң зур сынау булган. Ул курыккан һәм моның турыда Мардокәйгә ачык әйткән. Ул аңа патшаның әмерен искә төшергән: патша янына чакырылмыйча кергән һәркем үлемгә хөкем ителергә тиеш булган. Патша үзенең алтын таягы белән кемгә төртеп күрсәткән булса, бары тик шул гына исән калган. Эстер Вәштинең патша янына барудан, ул килергә кушкан булса да, баш тартканын белгән. Ул, моны исәпкә алып, патшаның үзенә мәрхәмәт күрсәтәчәгенә өметләнә алганмы? Ул Мардокәйгә үзенең утыз көн инде патша янына чакырылмаганы турында әйткән. Моның аркасында ул үзгәрүчән патшаның илтифатын югалткан дип уйлый башлаган (Эстер 4:9—11) *.

Мардокәйнең җавабы Эстернең иманын ныгыткан. Мардокәй Эстергә ул бернәрсә дә эшләмәсә, ул чакта яһүдләргә ярдәм һәм котылу башка урыннан киләчәк дигән. Ләкин, эзәрлекләүләр көчәя башласа, Эстер үзе исән калырмы? Шулай итеп Мардокәй Йәһвәгә үз иманын күрсәткән; ул шуны белгән: Йәһвә беркайчан да үз халкын юк итәргә рөхсәт итмәс, һәм аның вәгъдәләре үтәлмичә калмас (Ешуа 23:14). Мардокәй Эстерга болай дип әйткән: «Кем белә, бәлкем син нәкъ менә шушындый бер вакыт өчен мәликә дәрәҗәсенә ирешкәнсеңдер дә» (Эстер 4:12—14). Ул Йәһвәгә, үз Аллаһысына, тулысынча таянган. Без дә шулай эшлибезме? (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6)

Нык иман

Эстер өчен хәлиткеч момент җиткән. Ул Мардокәйдән Шушандагы бар яһүдләрнең өч тәүлек буенча ураза тотуларын сораган. Шулай ук ул иманын вә кыюлыгын күрсәткән һәм соңыннан гасырдан-гасырга кабатланган сүзләрне әйткән: «Әгәр һәлак булам икән, һәлак булырмын» (Эстер 4:15—17). Эстернең, күрәсең, бу өч көн эчендә кебек шулкадәр күп дога кылганы булмагандыр. Аның өчен эш итәргә вакыт җиткән. Ул үзенең иң матур патша күлмәген кигән һәм патшаның илтифатын казаныр өчен бар тырышлыклар куйган. Соңыннан ул патша янына киткән.

Бу мәкаләнең башында әйтелгәнчә, Эстер патша сараеның ишегалдына якынлашкан. Аның никадәр нык кайгыртканын һәм ничек дога кылганын күз алдына китереп була. Ул патша сараеның эчке ишегалдына килеп баскан, шул урыннан ул үз тәхетендә утырган Ахашверошны күрә алган. Бәлки, ул, рәтләнгән бөдрә чәчле һәм көрәк сакаллы патшага дикъкать белән карап, аның кәефен аңларга тырышкандыр. Аңа көтәргә туры килгән булса, бу вакыт аның өчен мәңгелек булып тоелгандыр. Ләкин аңа көтәргә туры килмәгән: ире аны күреп алган. Ул, әлбәттә, гаҗәпләнгән, ләкин аның күңеле йомшарган һәм ул үз кулындагы алтын таякны Эстергә таба сузган! (Эстер 5:1, 2)

Патша Эстерне тыңларга ризалашкан. Аллаһыга үз иманын күрсәтеп һәм үз халкын яклап, ул Аллаһының бар хезмәтчеләренә искиткеч үрнәк калдырган. Ләкин авыррагы әле алда булган. Ул патшаны аның иң яраткан киңәшчесенең, Һәмәннең, астыртын эш йөртүче кеше булуына ничек ышандырыр? Үз халкын яклар өчен, ул нәрсә эшләр? Бу сорауларга җавапны без соңрак белербез.

[Искәрмәләр]

^ 4 абз. Ахашверош — бу Ксеркс I. Ул б. э. к. 5 нче гасырның башында Фарсы империясе белән идарә иткән.

^ 24 абз. Бәлкем, Һәмән соңгы амаликиләрнең берсе булган, чөнки аларның «калдыгы» Хизәкыйя патша вакытында юк ителгән булган (1 Елъязма 4:43).

^ 25 абз. Һәмән 10 000 талант көмеш кертергә тәкъдим иткән — бүген бу берничә йөз миллион доллар булыр иде. Ахашверош Ксеркс I булган булса, Һәмәннең тәкъдиме аны кызыксындырырга тиеш булган. Греклар белән сугыштан соң Ксерксның казнасы бушаган; бу, күрәсең, аның Эстергә өйләнүенә кадәр булган.

^ 28 абз. Ксеркс I үзгәрүчән һәм мәрхәмәтсез кешене итеп белгәннәр. Грек тарихчы Геродот Ксерксның Греция белән сугышы вакытында булган берничә очракны язып куйган. Патша Геллеспонт бугазы аша вакытлыча йөзмә күпер төзергә боерык биргән. Бу күпер давыл вакытында җимерелгәч, Ксеркс төзүчеләрнең башларын кисеп ташларга һәм хәтта Геллеспонт бугазын, аның суларына сугып һәм аларны «мыскыллап», «җәзаларга» боерык биргән. Ә шул ук сугышта бер бай кеше патшадан ул аның улы сугышка бармасын дип үтенгәч, Ксеркс аның улын икегә ярып, башкалар күргән урынга куярга боерган.

[15 биттәге иллюстрация]

Мардокәйнең үз үги кызы белән горурланыр өчен сәбәпләре булган

[16 биттәге иллюстрация]

Эстер зирәклек белән басынкылык чибәрлектән күпкә мөһимрәк икәнен белгән

[18 биттәге иллюстрация]

Эстер, Аллаһы халкын яклар өчен, үз тормышын куркыныч астына куйган