Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар тормышны үзгәртә

Изге Язмалар тормышны үзгәртә

Изге Язмалар тормышны үзгәртә

КОМАРЛЫ уеннар белән мавыккан каракны үзгәрергә нәрсә дәртләндергән? Ул үзе сөйләгәннәре турында укыгыз.

«Мин ат чабышларын бик ярата идем» (РИЧАРД СТЬЮАРД).

ТУУ ЕЛЫ: 1965

ТУГАН ИЛЕ: ЯМАЙКА

ҮТКӘНДӘ: КОМАРЧЫ ҺӘМ ҖИНАЯТЬЧЕ

ЭЛЕККЕГЕ ТОРМЫШЫМ: Мин Ямайканың башкаласы Кингстонның ярлы, күп халыклы районында үстем. Анда эшсезлек һәм җинаятьчелек хөкем сөрде. Җирле бандалар халыкны куркуда тотты. Ату тавышларын көн саен диярлек ишетеп булды.

Әнием, мине, энемне һәм сеңелемне тәэмин итәр өчен, күп эшләде. Без яхшы белем ала алсын өчен, ул күп тырышлыклар куйды. Әмма уку белән мин әллә ни кызыксынмый идем. Ә менә ат чабышларын мин бик ярата идем. Еш кына мин мәктәпкә түгел, ә ипподромга бара идем. Атка атланып та йөрергә ярата идем.

Тиздән мин ат чабышларында хирыс уйнаучы булып киттем. Мин әхлаксыз тормыш алып бара идем, марихуана тарта идем һәм, моңа акча булсын өчен, мин урлый идем. Минем күп кенә ату коралларым булды. Ярый әле мин катнашкан талауларда беркем дә үтерелмәгән иде.

Ахыр чиктә мин төрмәгә эләктем. Төрмәдән чыккач, шул начар эшләрне дәвам иттем һәм элеккегә караганда мин хәтта әшәкерәк булып киттем. Тышкы яктан мин гаепсез һәм эчкерсез булып күрендем, әмма чынлыкта мин кире беткән, ачулы, мәрхәмәтсез кеше булдым һәм гел үзем турында гына уйлый идем.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ: Шул тынычсыз вакытта әнием Изге Язмаларны өйрәнә башлады һәм Йәһвә Шаһите булып китте. Аның яхшы якка үзгәрүен күреп, кызыксынып киттем. Аңа үзгәрергә нәрсә булышкан икәнен белергә теләп, мин дә Йәһвә Шаһитләре белән аралаша башладым.

Мин ап-ачык шуны күрдем: Йәһвә Шаһитләренең өйрәтүләре тулысынча Изге Язмаларга нигезләнгән һәм башка диннәрнекеннән аерылып тора. Алар гына, беренче мәсихчеләр кебек, өйдән өйгә йөреп вәгазьли (Маттай 28:19; Рәсүлләр 20:20). Алар күрсәткән чын мәхәббәт мине хак динне тапканыма ышандырды (Яхъя 13:35).

Изге Язмаларны өйрәнеп, миңа тормыш рәвешемне тулысынча үзгәртергә кирәк икәнен аңладым. Мин Йәһвә Аллаһының зина кылуны нәфрәт иткәнен белдем, һәм миңа, аңа яраклы булыр өчен, тәнемне нәҗесли торган гадәтләрдән арынырга кирәк иде (2 Көринтлеләргә 7:1; Еврейләргә 13:4). Йәһвәнең хисләре бар икәнлеге һәм мин үз эшләрем белән аны я рәнҗетә, я сөендерә алам икәнлеге турында белгәч, бу фикерләр минем йөрәгемә үтеп керде (Гыйбрәтле сүзләр 27:11). Шуңа күрә мин марихуана тартудан, ату коралларыннан арынырга һәм үзгәрергә карар иттем. Әхлаксыз тормышны һәм комарлы уеннарны калдыру минем өчен иң авыры иде.

Башта мин Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнгәнемне дусларымнан яшерә идем. Ләкин бер мәлне мин Маттай 10:33 тә язылган Гайсәнең сүзләрен укыдым: «Ә кешеләр алдында миннән ваз кичүче һәркемнән мин дә күктәге Атам алдында ваз кичәрмен». Бу сүзләр мине дусларыма Изге Язмаларны өйрәнгәнемне әйтергә дәртләндерде. Алар шаккатты. Алар ышана алмады: ничек инде мин мәсихче булып китәргә телим?! Шулай да мин аларга: «Инде элеккегечә яшисем килми»,— дидем.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ: Мин Изге Язмаларның принциплары буенча яши башлагач, әнием бик бәхетле булды. Хәзер ул мин берәр бәлагә эләгермен дип борчылмый. Йәһвәгә карата яратуыбыз безгә әнием белән якынлашырга булышты. Элеккеге тормышымны искә төшереп, мин хәтта ышанып бетмим: ничек мин Аллаһы ярдәмендә шулкадәр үзгәрә алдым?! Элеккеге әхлаксыз һәм материалистик тормыш рәвешем мине бер дә сагындырмый.

Изге Язмаларны өйрәнмәгән булсам, мин хәзер я төрмәдә булыр идем я инде исән булмас идем. Минем бик яхшы гаиләм бар, бар нәрсәдә ярдәм итүче хатыным һәм буйсынучан кызым. Йәһвәгә хезмәт итү безгә күп шатлык китерә. Мин Йәһвәгә үземә кардәшлекнең өлеше булырга рөхсәт иткәне өчен бик рәхмәтлемен. Шулай ук миңа хакыйкатьне белергә булышкан кардәшләргә дә бик рәхмәтлемен. Кешеләрне Изге Язмалар белән таныштыра алганыма мин бик шат. Йәһвә миңа карата яратучан игелеген күрсәтте һәм аңа якынлашырга рөхсәт итте. Моның өчен аңа аеруча зур рәхмәт.

[Өстәмә текст]

«Йәһвәнең хисләре бар икәнлеге һәм мин үз эшләрем белән аны я рәнҗетә, я сөендерә алам икәнлеге турында белгәч, бу фикерләр минем йөрәгемә үтеп керде»

[Иллюстрация]

Мин әниемнең яхшы якка үзгәрә баруына игътибар иттем

[Иллюстрация]

Хатыным һәм кызым белән бергә