Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аталарга уллары белəн якын мөнəсəбəтлəрне ничек сакларга?

Аталарга уллары белəн якын мөнəсəбəтлəрне ничек сакларга?

Аталарга уллары белән якын мөнәсәбәтләрне ничек сакларга?

«ӘТИ, син шундый күп нәрсәне каян беләсең?» Улыгызның сезгә шундый сорау биргәне булдымы? Андый чакта сез, әти кеше буларак, горурлык сизгәнсездер. Әгәр дә улыгыз, сезнең киңәшләрегезне тыңлап, уңышларга ирешкән булса, һичшиксез, сезнең йөрәгегез шатлык хисе белән тулгандыр * (Гыйбрәтле сүзләр 23:15, 24).

Улыгыз, үсеп, буйга җиткәч тә, элеккечә үк сезнең белән сокланамы? Яисә, вакыт уза барган саен, аның сезгә карата мөнәсәбәте үзгәрдеме? Һәрхәлдә, улыгыз кечкенә малайдан җитлеккән ир кешегә әверелгәч тә, ничек аның белән яхшы мөнәсәбәтләрне саклап калырга? Башта, әйдәгез, аталар очрый торган кайбер авырлыкларны карап китик.

Киң таралган өч авырлык

1. ВАКЫТ ҖИТМӘҮ. Гадәттә, күп кенә илләрдә гаиләне ир кеше тәэмин итә, шуңа күрә алар көне буе өйдә булмый. Кайбер аталар үзләренең балалары белән бик аз аралаша. Мәсәлән, Франциядә күптән түгел генә үткәрелгән сораштырулар шуны күрсәткән: бу илдә аталар балаларына көненә 12 минут кына бүлеп куя.

УЙЛАНЫГЫЗ. Сез улыгыз белән күпме вакыт үткәрәсез? Киләсе атна дәвамында улыгыз белән көн саен күпме вакыт аралашканыгызны язып барыгыз. Нәтиҗәсе сезне, бәлки, гаҗәпләндерер.

2. ҮРНӘК АЛЫРЛЫК МИСАЛЛАРНЫҢ БУЛМАВЫ. Кайбер ир-атлар бала чакларында үзләренең аталарын күрмәгән дә диярлек. Франциядә яшәүче Жан-Мари болай дип искә төшерә: «Без әтиебез белән бик әз аралаштык». Бу аңа ничек тәэсир иткән? Ул болай ди: «Моның аркасында минем гел дә уйламаган проблемаларым туды. Мәсәлән, миңа үз улларым белән эчтәлекле әңгәмә кору бик авыр». Кайберәүләр аталары белән вакыт үткәрсә дә, якын мөнәсәбәтләр үстерә алмаган. 43 яшьлек Филипп болай ди: «Әтиемә миңа карата булган яратуын чагылдыру авыр иде. Шуңа күрә миңа да үз улыма карата булган назлы хисләремне белдерү авыр».

УЙЛАНЫГЫЗ. Әтиегез белән булган мөнәсәбәтләрегез улыгызга карата булган мөнәсәбәтләрегезгә йогынты ясыймы? Сез үзегездә әтиегезнең нинди яхшы яисә начар мөнәсәбәтләрен күрәсез?

3. АКЫЛЛЫ КИҢӘШЛӘРНЕҢ БУЛМАВЫ. Кайбер культураларда ир-атлар балаларын тәрбияләүдә катнашмый. Көнбатыш Европа илендә туып үскән Лука болай дип сөйли: «Мин үскән җирдә балаларны ана кеше тәрбияләргә тиеш дип санала». Башка культураларда аталар гаиләдәге дисциплинаны гына күзәтергә тиеш дип санала. Мәсәлән, Африка илендә туып үскән Джордж болай ди: «Бездә аталар балалары белән уйнамый, чөнки балалары аларны хөрмәт итмәс дип курка. Шуңа күрә миңа хәтта улым янында булу һәрвакыт авыр иде».

УЙЛАНЫГЫЗ. Сезнең культурада аталардан нәрсә көтелә? Бала тәрбияләү — хатын-кызлар эше дип саналамы? Аталар үз улларына яратуларын һәм назлы хисләрен белдерәме яисә бу хупланмыймы?

Әгәр дә сез андый авырлыклар кичерәсез икән, аларны җиңеп чыгарга нәрсә ярдәм итәр? Киләсе киңәшләргә игътибар итегез.

Улыгыз әле кечкенә булганда, эш итә башлагыз

Ир бала һәрчак үз әтисенә охшарга тырыша. Шуңа күрә, улыгыз әле кечкенә булганда, аның бу теләгеннән файдаланыгыз. Моны ничек эшләргә? Кайдан вакыт табарга?

Мөмкин булганча, улыгыз белән йорт эшләрен бергәләп башкарыгыз. Мәсәлән, аңа кечкенә көрәк яисә себерке бирегез. Һичшиксез, ул үз әтисе кырында эшләргә бик шат булыр. Эш акрынрак барса да, сез улыгыз белән якынрак булып китәрсез һәм аңа хезмәткә дөрес караш үстерергә булышырсыз. Борынгыдан ук Изге Язмалар аталарны үз балалары белән бергәләп көндәлек эшләр башкарырга һәм алар белән аралашыр өчен теләсә нинди мөмкинлекне кулланарга дәртләндергән (Канун 6:6—9). Бу киңәш бүген дә актуаль.

Улыгыз белән шулай ук бергәләп уеннар уйнарга да вакыт бүлеп куегыз. Уен ул — бергәләп күңел ачу гына түгел. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, әтиләрнең үз балалары белән уеннар уйнавы аларга тәвәккәл һәм тапкыр булырга ярдәм итә.

Әти кеше, улы белән төрле уеннар уйнап, мөһимрәк максатка ирешә. Социолог Мишель Физ болай ди: «Ир баланың үз әтисе белән иң яхшы аралашуы уен барышында була». Бу вакытта әти кеше үз улын яратканын сүзләре һәм эшләре белән күрсәтә ала. Шулай эш итеп, ул улын да ярату күрсәтергә өйрәтә. Германиядә яшәүче Андре болай дип исенә төшерә: «Улым кечкенә булганда, без еш кына бергәләп уйный идек. Мин аны кочаклап ала идем һәм ул яратуга мәхәббәт белән кайтарырга өйрәнде».

Кичен йокларга ятар алдыннан да атаның үз улы белән аралашып алуы — мөнәсәбәтләрне ныгытыр өчен яхшы мөмкинлек. Улыгызга берәр хикәя укыгыз һәм, ул сезгә көнне ничек үткәргәне турында сөйләгәндә, аны игътибар белән тыңлагыз. Моның ярдәмендә улыгызга сезнең белән аралашу һәрчак җиңел булачак.

Карашларыгыз уртак булсын

Яшүсмерләр аталары белән аралашырга әллә ни атлыгып тормый кебек тоелырга мөмкин. Әгәр дә улыгыз сезнең белән сөйләшергә теләмәсә, аны гаепләргә ашыкмагыз. Мөгаен, аны сөйләштерер өчен, берәр җай эзләргә туры килер.

Франциядә яшәүче Жакка улы Жером белән аралашу авыр булган. Ул, улын сөйләштерергә тырышып, аңа басым ясамаган, әмма җаен табып, аның белән футбол уйный башлаган. Жак болай ди: «Уйнап алгач, без чирәмгә утырып ял итә идек. Шул вакытта улым минем белән ачыктан-ачык сөйләшә иде. Минем аның янында булуым һәм аңа карата игътибарым безне бик якынайтты».

Ә улыгыз спортны яратмаса? Андре үз улы белән сәгатьләр буе йолдызлы күк йөзенә сокланып карап утырганнарын җылылык белән искә ала. Ул болай ди: «Без урамга җәелмәле урындыклар чыгарып куя идек тә, җылы итеп киенеп, чәй алып, шунда чыгып, төнге салкынча һавада күк йөзен күзәтеп утыра идек. Без йолдызларны барлыкка китергән Аллаһы турында сөйләштек, шулай ук шәхси темаларга һәм башка күп нәрсәләр турында да гәпләштек» (Ишагыя 40:25, 26).

Әмма улыгыз мавыккан нәрсәләр сезгә ошамаса, нәрсә эшләргә? Ул чакта сезгә үзегезгә ошаган нәрсәләрне корбан итәргә туры килер (Филипиялеләргә 2:4). «Миңа спорт ошый иде, ә минем улым Вонга спорт бик үк кызык түгел иде,— дип сөйли Көньяк Африкада яшәүче Иен.— Ул самолетлар һәм компьютерлар белән мавыга иде. Шуңа күрә мин дә болар белән кызыксына башладым. Мин улымны авиашоуга алып бардым һәм аның белән компьютерда авиауеннар уйнадым. Боларның барысы ярдәмендә улым Вон минем белән ачыктан-ачык сөйләшә ала дип уйлыйм».

Аңа үз-үзенә ышанычын ныгытырга ярдәм итегез

«Әти, кара әле, кара!» Берәр яңа нәрсәгә өйрәнгәнен күрсәтер өчен, улыгызның сезгә шулай дип әйткәне булдымы? Ә инде улыгыз яшүсмер икән, ул әле дә хуплавыгызны эзлиме? Бәлкем, юктыр. Әмма аңа, тыныч холыклы кеше булып җитлегер өчен, ярдәм итәргә кирәк.

Йәһвә Аллаһының үз улларының берсе белән ничек мөгамәлә иткәненә игътибар итегезче. Гайсәнең җирдәге тормышында иң җаваплы этап башлану белән, Аллаһы аңа, үз яратуын ачык белдереп, болай дигән: «Бу минем яраткан Улым, мин аны хуплыйм» (Маттай 3:17; 5:48). Һичшиксез, сез балаларыгызны өйрәтергә һәм төзәтергә тиеш (Эфеслеләргә 6:4). Ләкин сез аларны ягымлы сүзләре һәм яхшы эшләре өчен мактарга онытмыйсызмы?

Кайбер аталар өчен үз балаларына хуплау сүзләре әйтү һәм яратуларын белдерү авыр була. Бәлки, алар балачакта үз ата-аналарыннан күбрәк тәнкыйтьләү сүзләре ишетеп үскәндер. Әгәр сезнең белән шундый хәл булган булса, улыгызның үз-үзенә ышанычын үстерер өчен, көчегезне кызганмагыз. Сез моны ничек эшли аласыз? Югарыда искә алынган Лука 15 яшьлек улы Мануэльны еш кына өйдәге эшләр белән булышырга чакыра. Ул болай ди: «Кайчак мин улым Мануэльны эшне минсез генә башлачы дип сорыйм. Әгәр кирәк булса, ярдәм итәрмен, дим. Күп очракта ул үзе генә дә эшне булдыра ала. Бу аңа канәгатьлек китерә һәм үз-үзенә ышанычын арттыра. Барысы да яхшы гына килеп чыкса, мин аны мактыйм. Әгәр дә инде эш ул теләгәнчә килеп чыкмаса, аның тырышлыклары аеруча кадерле дип әйтәм».

Моннан тыш, улыгызга тормыштагы иң мөһим максатларга ирешергә ярдәм итсәгез, аның үз-үзенә ышанычы тагы да артачак. Әмма ул куйган максатларына бик тиз ирешә алмаса я аның максатлары, начар булмаса да, сезнекеннән аерылып торса, нәрсә эшләргә? Өметләрегезне һәм максатларыгызны яңадан карап чыгарга кирәк булыр. Алдарак искә алынган Жак болай ди: «Мин улыма ирешә алырдай максатлар куярга ярдәм итәргә тырышам. Шул ук вакыт, бу максатлар фəкать аныкы булсын өчен, аны бернәрсәгә дә мәҗбүр итмим. Мин шулай ук улым куйган максатларына үз вакытында ирешер икәнен онытмаска тырышам». Улыгызның фикерләренә колак салыгыз, уңышлары өчен мактагыз һәм, авырлыклары булганда, аңа таяныч булыгыз. Шулай итеп сез улыгызга куйган максатларына ирешергә ярдәм итә алырсыз.

Әлбәттә, араларыгызда кыенлыклар да туар. Ләкин нәтиҗәдә улыгыз сезнең белән дуслыкның кадерен беләчәк. Аның үзенә яхшылыкны гына теләгән кеше белән дус буласы килмәсмени?

[Искәрмә]

^ Бу мәкаләдә аталар белән уллары арасындагы мөнәсәбәтләр турында сүз барса да, биредә китерелгән принциплар аталар белән кызлары арасындагы мөнәсәбәтләргә дә кулланырлык.