Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Үз белдегеңә таянма»

«Үз белдегеңә таянма»

«Үз белдегеңә таянма»

«Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен, үз белдегеңә таянма» (ГЫЙБ. СҮЗ. 3:5).

1, 2. а) Без нинди хәлләргә очрарга мөмкин? б) Авыр шартларда булганда, мөһим карарлар кабул иткәндә яки вәсвәсәләргә каршы торганда, кемгә таянырга кирәк, һәм ни өчен?

СИНТИЯНЕҢ * начальнигы инде ярты фирмасын япкан һәм кайбер эшчеләрен эштән чыгарган. Синтия үзен дә озакламый эштән чыгарачаклар дип курка. Эшен югалтса, ул нәрсә эшләр? Счётларын ничек түләр? Памела исемле апа-кардәш вәгазьчеләр кирәк булган җиргә күченергә тели, ләкин икеләнеп тора. Яшь кеше Самуэльне башка нәрсә борчый. Кечкенә чакта ул порнография караган булган. Хәзер инде аңа 20 дән артык, һәм ул элекке гадәтенә бирелмәс өчен, көрәш алып бара. Аңа вәсвәсәгә ничек каршы торырга?

2 Авыр шартларга эләккәндә, мөһим карарлар кабул иткәндә яки вәсвәсәләргә каршы торганда, син кемгә таянасың? Тик үзеңә генәме я «кайгыларыңны Ходайга саласыңмы»? (Мәд. 54:22). Изге Язмаларда: «Ходайның күзләре гадел кешеләрдә, Аның колаклары алар ялваруында»,— дип әйтелә (Мәд. 33:16). Шуңа күрә бөтен йөрәгебез белән Йәһвәгә сыену һәм үз белдегебезгә таянмау үтә мөһим! (Гыйб. сүз. 3:5).

3. а) Йәһвәгә таяну нәрсә аңлата? б) Ни өчен кайберәүләр үз белдегенә таянырга мөмкин?

3 Йәһвәгә бөтен йөрәк белән таяну аның ихтыяры буенча яраклы булганны эшләү дигәнне аңлата. Моның өчен армый-талмый дога кылу һәм аңардан чын күңелдән җитәкчелек сорау мөһим. Әмма күпләргә бүген Йәһвәгә тулысынча таяну җиңел түгел. Мәсәлән, Линн исемле апа-кардәш болай ди: «Йәһвәгә тулысынча таянырга өйрәнер өчен, миңа һәрвакыт үзем белән көрәшергә туры килә». Ни өчен? «Мин әтисез үстем,— дип әйтә ул,— ә әнием минем турыда эмоциональ һәм физик яктан кайгыртмый иде. Шуңа күрә мин кечкенәдән үк үземне-үзем кайгыртырга өйрәндем». Шунлыктан Линнга кемгә дә булса тулысынча таяну кыен булган. Кайберәүләр, сәләтле булганга һәм уңышларга ирешкәнгә, үз-үзләренә ышана. Мәсәлән, берәр өлкән үз тәҗрибәсенә таянып, Аллаһыга дога кылмыйча, җыелыштагы берәр эшне башкара башларга мөмкин.

4. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

4 Йәһвә без үзебезнең догаларыбыз буенча яшәргә тырышачакбыз һәм үзенең ихтыяры буенча эш итәчәкбез дип көтә. Алайса, авыр проблемаларыбызны чишәр өчен, ничек үз мәшәкатьләребезне аңа йөкләргә һәм шул ук вакыт шәхси тырышлыклар куярга? Карарлар кабул иткәндә, без кайсы яктан сак булырга тиеш? Ни өчен вәсвәсәләргә каршы торганда, дога кылу мөһим? Бу сорауларны Изге Язмалардагы мисаллар нигезендә карап чыгыйк.

Авырлыклар вакытында

5, 6. Ассирия патшасы Хизәкыйягә янаганда, ул нәрсә эшләгән?

5 Яһүдия патшасы Хизәкыйя турында Изге Язмаларда болай диелә: «Ул Йәһвәгә ябышты һәм Йәһвәнең Мусага биргән әмерләрен үтәп, аңа иярүен дәвам итте». Әйе, ул «Исраил Аллаһысы Йәһвәгә таянган» (4 Пат. 18:5, 6). Ассирия патшасы Сеннахирим үз вәкилләрен, шул исәптән рабсакны, зур гаскәр белән Иерусалимга җибәргәч, Хизәкыйя нәрсә эшләгән? Көчле Ассирия армиясе инде Яһүдиядәге күп кенә ныгытылган шәһәрләрне яулап алган, һәм хәзер Сеннахиримның игътибары Иерусалимга юнәлгән булган. Хизәкыйя Йәһвә йортына кереп: «Безнең Аллаһыбыз Йәһвә, җирдәге бар патшалыклар синең, Йәһвә, бердәнбер Аллаһы икәнеңне белсеннәр өчен, зинһар, безне аның кулыннан коткар»,— дип дога кыла башлаган (4 Пат. 19:14—19).

6 Хизәкыйя үз догасы буенча эш иткән. Ул, гыйбадәтханәгә барып дога кылганчы, халыкка рабсакның мыскыллауларына җавап кайтармаска кушкан булган. Хизәкыйя шулай ук хезмәтчеләрен киңәш сорарга дип Ишагыйя пәйгамбәр янына җибәргән (4 Пат. 18:36; 19:1, 2). Хизәкыйя үз вәкаләтендә булганны эшләгән. Ул Йәһвә ихтыярына каршы килгәнне эшләмәгән, ягъни ярдәмне Мисырдан яки күрше халыклардан эзләргә тырышмаган. Хизәкыйя үз белдегенә түгел, ә Аллаһыга таянган. Нәтиҗәдә, Йәһвәнең бер фәрештәсе Сеннахиримның 185 000 сугышчысын үтергән, һәм Сеннахирим Нинәвигә кайтып киткән (4 Пат. 19:35, 36).

7. Һаннаның һәм Юнысның догаларыннан без нинди юаныч таба алабыз?

7 Шулай ук Елкана исемле левиленең хатыны Һанна да, балага уза алмаганына кайгырганда, Йәһвәгә таянган (1 Пат. 1:9—11, 18). Ә Юныс пәйгамбәр: «Бәлагә юлыккан вакытымда Раббыга ялвардым, Ул җавап бирде миңа; үлеләр йорты эченнән ярдәм сорадым, Син минем тавышымны ишеттең»,— дип дога кылганнан соң зур балыкның карыныннан коткарылган булган (Юныс 2:2, 3, 11). Шартларыбыз нинди генә булмасын, без Йәһвәгә ялвара алабыз; бу безне бик юата! (Мәдхия 54:2, 17 не укы.)

8, 9. Хизәкыйя, Һанна һәм Юныс дога кылганда беренче чиратта нәрсә турында уйлаганнар, һәм бу безне нәрсәгә өйрәтә?

8 Хизәкыйя, Һанна һәм Юныс мисалларыннан без шулай ук авыр вакытларда Йәһвәгә дога кылганда нәрсә турында онытмаска тиеш икәненә өйрәнәбез. Өчесе дә кыен чакларда җан әрнүе кичергән. Әмма аларның догаларыннан күренгәнчә, алар үзләре һәм проблемаларын чишү турында гына уйламаганнар. Аллаһы исеме, аңа гыйбадәт кылу һәм аның ихтыярын үтәү алар өчен иң мөһиме булган. Йәһвәнең исеме мыскыл ителгәнгә, Хизәкыйянең күңеле сыкранган. Һанна күптән табарга теләгән улын Шиломдагы изге чатырда хезмәт итәр өчен бирергә вәгьдә иткән булган. Ә Юныс: «Әйткән нәзеремне үтәрмен»,— дигән (Юныс 2:10).

9 Кыен чакларда ярдәм сорап дога кылганда, эчке теләкләребезне тикшерү акыллы булыр иде. Без үзебезнең проблемаларыбызны чишү турында гына уйлыйбызмы яки Йәһвәне һәм аның ниятен исебездә тотабызмы? Газап чиккәндә без җиңел генә үзебез турында гына уйлый башларга мөмкин, шунлыктан рухи нәрсәләрнең икенче планга күчүе бар. Аллаһыга ярдәм сорап дога кылганда әйдәгез беренче чиратта Йәһвә турында, аның исемен изгеләндерү һәм хакимлеген аклау хакында уйлыйк. Бу, проблемаларыбыз без өметләнгәнчә хәл ителмәгәндә дә, уңай караш сакларга ярдәм итәчәк. Кайчак Йәһвә догаларыбызга җавап итеп, авырлыкларга чыдар өчен, безгә кирәкле көч бирә. (Ишагыйя 40:29 *; Филиппуйлыларга 4:13 не укы.)

Карарлар кабул иткәндә

10, 11. Еһошафат авыр хәл алдында торганда, нәрсә эшләгән?

10 Тормышыңда җитди карарларны син ничек кабул итәсең? Син башта карар кабул итеп, аннары гына Йәһвә бу карарыңны фатихаласын дип дога кыласыңмы? Моаблылар белән аммонлыларның берләшкән гаскәрләре Яһүдия патшасы Еһошафатка каршы сугыш белән чыккач, аның ничек эш иткәнен карап чыгыйк. Яһүдия патшалыгы аларга каршы тора алмаган. Еһошафат нәрсә эшләр?

11 «Куркып, Еһошафат Йәһвәне эзләргә булды»,— дип әйтелә Изге Язмаларда. Ул Яһүдиядәге бар кешегә ураза тотарга кушкан һәм «Йәһвәдән сорарга дип» бар халыкны җыйган. Аннары ул Иерусалимда җыелган Яһүдия халкы алдында басып, Йәһвәгә болай дип дога кылган: «Аллаһыбыз, син аларны әллә хөкемгә тартмаячаксыңмы? Безгә каршы килгән бу бихисап күп кешегә каршылык күрсәтергә безнең көчебез юк бит. Без ни эшләргә белмибез, ләкин безнең күзләребез сиңа төбәлгән». Хак Аллаһы Еһошафатның догасын ишетеп, халыкны могҗизалы рәвештә коткарган (2 Елъ. 20:3—12, 17). Карарларны, аеруча рухилыгыбызга тәэсир итә алган карарларны кабул иткәндә, үз белдегебезгә таяныр урынына Йәһвәгә таяну әллә яхшырак булмас идеме?

12, 13. Карарлар кабул итүдә, Давыт патшадан нәрсәгә өйрәнеп була?

12 Без, бәлкем, үз тәҗрибәбезгә таянып, ниндидер мәсьәләне тиз генә чишә алабыз дип уйлыйбыздыр. Андый очракларда без нәрсә эшләргә тиеш? Давыт патшаның тормышында булган очраклар безгә бу яктан ярдәм итә ала. Амаликиләр Секелагка һөҗүм итеп, Давытның һәм аның белән булган ир-атларның хатыннары белән балаларын әсирлеккә алып киткән булган. Давыт Йәһвәдән: «Миңа бу юлбасарлар артыннан куа чыгаргамы?» — дип сораган. Йәһвә аңа: «Чык, чөнки син аларны куып җитәрсең һәм кешеләрне азат итәрсең»,— дип җавап биргән. Давыт шулай эшләгән дә һәм «амаликиләр һөҗүм итеп алып киткән бар кешеләрне коткарган» (1 Пат. 30:7—9, 18—20).

13 Берникадәр вакыт үткәч, Исраилгә каршы филистиләр чыккан. Давыт яңадан Йәһвәгә мәрәҗәгать иткән, һәм аңа анык җавап бирелгән булган. Аллаһы аңа: «Бар. Мин һичшиксез филистиләрне синең кулыңа бирермен» (2 Пат. 5:18, 19). Күп тә үтмәгән филистиләр яңадан Давытка каршы сугыш белән чыккан. Давыт нәрсә эшләр? Ул болай дип уйлый алган: «Мин инде ике тапкыр мондый хәлдә булдым. Моңарчы эшләгән кебек, Аллаһының дошманнарына каршы чыгарга кирәк». Яки ул Йәһвәдән җитәкчелек эзләрме? Давыт үз тәҗрибәсенә таянмаган. Ул кабат Йәһвәгә дога кылган. Алай эшләгәненә ул бик шатлангандыр! Бу очракта аңа башка төрле күрсәтмәләр бирелгән булган (2 Пат. 5:22, 23). Таныш хәл я проблема белән очрашканда, үз тәҗрибәбезгә генә таянмас өчен, сак булырга кирәк. (Иремия 10:23 не укы *.)

14. Ешуа белән Исраил өлкәннәренең гаваонлылар белән ничек эш иткәннәреннән без нәрсәгә өйрәнәбез?

14 Камил булмаганга безнең һәрберебез, хәтта тәҗрибәле өлкәннәр дә, карарлар кабул иткәндә Йәһвәнең җитәкчелеген эзләргә онытмаска тиеш. Мусаның варисы Ешуа һәм Исраилнең өлкәннәре белән нәрсә булганын исебезгә төшерик. Бер тапкыр алар янына иске-москы киемнәр кигән акыллы гаваонлылар килгән һәм ерак җирдән килдек дип, аларны алдаган. Йәһвәдән җитәкчелек сорамыйча, Ешуа һәм башкалар алар белән тынычлык турында килешү төзегән. Ахыр чиктә Йәһвә бу килешүне хуплаган булса да, ул исраиллеләр хатасының безнең файдабызга Изге Язмаларда язылуын кайгырткан (Ешуа 9:3—6, 14, 15).

Вәсвәсәләргә каршы торганда

15. Вәсвәсәләргә карыш торыр өчен, ни өчен дога кылу мөһим?

15 Безнең тәнебездә «гөнаһ кануны» эш иткәнгә, безгә бар көчебезне куеп, гөнаһлы омтылышларыбыз белән көрәшергә кирәк (Рим. 7:21—25). Бу көрәштә җиңеп була. Ничек? Гайсә үзенең шәкертләренә вәсвәсәләргә каршы торырга дога ярдәм итә дигән. (Лүк 22:40 ны укы.) Хәтта Аллаһыга дога кылганнан соң да дөрес булмаган теләкләр һәм фикерләрдән арына алмыйбыз икән, безгә бу сынауны җиңәр өчен, Аллаһыдан зирәклекне соравыбызны дәвам итәргә кирәк. Без «Аллаһы юмарт һәм, берсен дә шелтәләмичә, барысына да бирә» икәненә бер дә шикләнмибез (Ягък. 1:5). Ягъкуб шулай ук болай дип язган: «Кайсыгыз [рухи яктан] авыру булса, шул иман итүчеләр бердәмлеге өлкәннәрен чакырсын һәм алар, Раббы исеме белән, аңа зәйтүн мае сөртеп, аның өчен дога кылсыннар. Иман белән кылынган дога авыруны сәламәтләндерер» (Ягък. 5:14, 15).

16, 17. Вәсвәсәгә каршы торыр өчен, кайчан дога кылып ярдәм эзләү иң яхшысы?

16 Вәсвәсәләргә бирелмәс өчен дога кылырга кирәк. Ләкин без вакытында дога кылу мөһим икәнен аңларга тиеш. Гыйбрәтле сүзләр 7:6—23 тә әйтелгән бер яшь егет белән булган очракны карап чыгыйк. Төнге караңгылык төшә башлагач, ул уйнашчы хатын яшәгән урамнан бара. Бу хатынның ягымлы, җылы-йомшак сүзләренә алданып, ул сугым үгезе кебек, аның артыннан китә. Ни өчен бу яшь егет анда барган? Ул тәҗрибәсез булган һәм, күрәсең, начар теләкләре белән көрәшкән (Гыйб. сүз. 7:7). Аңа аеруча кайчан дога кылырга кирәк булган? Әлбәттә, ул бу хатын белән очрашкач, дога кылган булса, аңа вәсвәсәгә каршы тору җиңелрәк булыр иде. Ләкин бу хатынның урамына бару фикере башына килгәч үк, дога кылу иң яхшысы булыр иде.

17 Бүген берәрсе, бәлкем, порнография карау вәсвәсәсе белән бар көчен куеп көрәшәдер. Әмма ул белә торып Интернеттагы бозык сурәтләр һәм видео материаллар булган сайтларга керә ди. Бу Гыйбрәтле сүзләр китабының 7 нче бүлегендә әйтелгән егетнең очрагын әллә хәтерләтмиме? Алай эшләү бик куркыныч! Порнография карау вәсвәсәсенә каршы торыр өчен, Интернетның андый «урамына» бару теләге туу белән дога кылып, Йәһвәдән ярдәм эзләргә кирәк.

18, 19. а) Ни өчен вәсвәсәләргә каршы тору авыр булырга мөмкин, ләкин бу авырлыкны ничек уңышлы җиңеп чыгарга? б) Сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?

18 Вәсвәсәләргә каршы тору һәм начар гадәтләрне җиңү җиңел түгел. «Кешелек табигате Рухка каршы булганны тели,— дип язган Паул,— ә Рух — кешелек табигатенә каршы булганны [тели]». Шуңа күрә без теләгәнебезне эшләмибез (Гәл. 5:17). Бу көрәштә җиңәр өчен, безгә начар уйлар һәм теләкләр туу белән кайнар дога кылырга һәм аннары догаларыбыз буенча эш итәргә кирәк. Без «барлык кешеләргә хас булган сынауга гына дучар булабыз» һәм Йәһвә ярдәме белән аңа тугры булып кала алабыз (1 Көр. 10:13).

19 Авырлыклар булганда, җитди карарлар кабул иткәндә яки вәсвәсәләр белән көрәшкәндә безгә ярдәм итә алган Йәһвәнең кыйммәтле бүләге бар. Бу бүләк — дога. Аллаһыга дога кылып, без аңа таянганыбызны күрсәтәбез. Безгә шулай ук Аллаһыдан безнең белән җитәкчелек иткән һәм безне ныгыткан изге рухны һәрвакыт сорап торырга кирәк (Лүк 11:9—13). Әйдәгез үз белдегебезгә түгел, ә һәрчак Йәһвәгә таяныйк.

[Искәрмәләр]

^ 1 абз. Исемнәр үзгәртелгән.

^ 9 абз. Ишагыйя 40:29: «Ул алҗыган кешегә көч бирә һәм арган кешене ныклы итә».

^ 13 абз. Иремия 10:23: «И Йәһвә, мин беләм, кеше үз юлы белән идарә итә алмый. Баручы үз адымнарына юнәлеш бирә алмый».

Хәтерлисезме?

• Йәһвәгә таяну турында әйткәндә, сез Хизәкыйя, Һанна һәм Юныс мисалларыннан нәрсәгә өйрәндегез?

• Карарлар кабул иткәндә сак булырга кирәклеге Давыт һәм Ешуа мисалларыннан ничек күренә?

• Вәсвәсәләргә каршы торыр өчен, аеруча кайчан дога кылырга кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге иллюстрация]

Вәсвәсәләргә каршы торыр өчен, аеруча кайчан дога кылу мөһим?