Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ибраһим кыю кеше

Ибраһим кыю кеше

Ибраһим кыю кеше

Ибраһимның гаиләдәгеләре һәм хезмәтчеләре Кәнган җиренә китәргә әзерләнә (Яратылыш 12:1—5). Аларның җыенуларын күреп, Ибраһим күп санлы өйдәгеләренең исән-имин яшәүләре өчен үзен җаваплы дип сизә. Ул бу таныш булмаган җирдә аларны бар кирәкле нәрсә белән тәэмин итә алырмы? Гөрләп алга барган Ур шәһәрендә моны эшләү җиңелрәк, чөнки андагы көтүлекләр зур, җире уңдырышлы һәм су чыганаклары күп. Ә таныш булмаган җирдә ул авырып я үлеп китсә, аның гаиләсе турында кем кайгыртыр? Ибраһимны андый уйлар борчыса да, ул курку хисенә бирелмәгән. Нәрсә генә булмасын, ул Аллаһы кушканны эшләргә тәвәккәл булган. Нинди кыюлык!

КЫЮЛЫК НӘРСӘ УЛ? Бу батырлык һәм тәвәккәллек, ул кыюсызлыкның һәм куркаклыкның капма-каршысы. Кыю булу бернәрсәдән дә курыкмау дигәнне аңлатмый. Кешедә Аллаһы биргән кыюлык булганда, ул үз куркуларына бирелми.

ИБРАҺИМНЫҢ КЫЮ БУЛГАНЫ НӘРСӘДӘН КҮРЕНГӘН? Ибраһим башкалардан аерылып торырга курыкмаган. Ибраһим күп санлы илаһларга һәм потларга табынучы кешеләр арасында үскән. Шулай да ул кешедән куркуга бирелмәгән һәм дөрес булганны эшләргә тәвәккәл булган. Ибраһим, кыюлык күрсәтеп, башка юлдан баруны, ягъни бердән-бер «Аллаһы Тәгаләгә» — Йәһвәгә гыйбадәт кылуны сайлаган (Яратылыш 14:21, 22).

Ибраһим хак Аллаһыга гыйбадәт кылуны материаль әйберләрдән өстенрәк күргән. Ул Йәһвәнең аның ихтыяҗлары турында кайгыртачагына тулысынча ышанган, шуңа күрә, үзенең Урдагы мул тормышын калдырып, чүлгә киткән. Еллар дәвамында Ибраһим, бәлки, үзенең Урдагы тормышын искә төшергәндер. Ләкин ул Йәһвә аның турында да, гаиләсе турында да кайгыртачак икәненә ышанган. Тормышында Йәһвәне иң мөһим шәхес дип санап, Ибраһим Аллаһы кушканны эшләргә тәвәккәл булган.

БЕЗНЕҢ ӨЧЕН САБАКЛАР. Безнең көннәрдә күп кеше Аллаһыга буйсынмый. Әмма без, Ибраһим кебек, Йәһвәгә буйсынырга тәвәккәл була алабыз. Мәсәлән, Инҗилдә Йәһвә Аллаһы ягында торган кешеләргә башкалар, дуслар я туганнар каршы килергә мөмкин дип әйтелә (Яхъя 15:20). Әмма без, Йәһвә турында алган белемнәребез хак икәненә инансак, ышануларыбызны ихтирам белән яклаячакбыз (1 Петер 3:15).

Шулай ук без Аллаһының аңа ышанган кешеләр турында кайгыртачагына ышана алабыз. Андый ышану безгә тормышыбызда беренче урынга материаль әйберләрне түгел, ә рухи нәрсәләрне куярга ярдәм итәчәк (Маттай 6:33). Әйдәгез, моны раслаучы бер гаиләнең мисалын карап чыгыйк.

Бер ир белән хатынның — Даг белән Бекинең — ике кечкенә уллары бар. Бер илдә Изге Язмалардагы яхшы хәбәрне вәгазьләгән кешеләр әз булганга, алар балалары белән бу илгә күчәргә булган. Бу ил турында кирәкле мәгълүматлар җыеп һәм Йәһвәгә моның турында кат-кат дога кылып, алар үз планнарын тормышка ашырырга булган. Даг болай ди: «Без үзебезне нәрсә көтәсен белмәдек. Чынында балалар белән башка илгә күчәр өчен, кыю булырга кирәк. Ләкин безгә Ибраһим белән Сараның мисалы ярдәм итте. Күчү турында уйлый башлавыбыз белән без аларның мисалын карап чыктык. Алар Йәһвәгә нык ышанган һәм Йәһвә дә аларны беркайчан да ярдәмсез калдырмаган. Моның турында уйлану безгә бик ярдәм итте».

Үзләренең чит илдә яшәүләре турында Даг болай дип сөйли: «Безнең фатихаларыбыз күп! Гади тормыш алып барганга, без күбрәк вакыт бергә үткәрәбез: вәгазьлибез, сөйләшәбез, малайларыбыз белән уйныйбыз. Шулай итеп без гаиләбез һәм гыйбадәт кылуыбыз өчен иң яхшысын эшлибез, һәм бу безне чыннан да бәхетле итә».

Әлбәттә, һәрбер кеше үз тормышын алар кебек кискен үзгәртә алмый. Шулай да безнең һәрберебез, Ибраһимнан үрнәк алып, Аллаһыга гыйбадәт кылуны тормышында беренче урынга куя ала һәм Аллаһының аның турында кайгыртачагына ышана ала. Шулай эшләп, без дә кыю булачакбыз һәм: «Аллаһы — минем Ярдәмчем, мин курыкмам»,— дип әйтәчәкбез (Еврейләргә 13:5, 6).

[7 биттәге сүзләр]

Кешедә Аллаһы биргән кыюлык булганда, ул үз куркуларына бирелми

[8 биттәге иллюстрация\рамка]

Аллаһыдан куркып яшәгән һәм иренә тугры булган хатын-кыз

Сараның ире нык иманлы кеше булган. Ләкин Аллаһыдан куркып яшәгән бу хатын-кыз да үрнәк алырлык булган. Сара Аллаһыдан куркып яшәгән хатыннарга үрнәк итеп куела. Моның турында Изге Язмаларда өч тапкыр әйтелә (Ишагыйя 51:1, 2; Еврейләргә 11:11; 1 Петер 3:3—6). Изге Язмаларда Сара турында күп әйтелмәсә дә, алардан Сараның искиткеч сыйфатлары күп булганын күреп була.

Әйдәгез, Ибраһим Сарага Аллаһының Урны калдырырга дигән әмере турында әйткәч, Сара нәрсә хис иткәнен күз алдыбызга китереп карыйк. Аның, бәлкем, мондый сораулары тугандыр: «Без кая барабыз һәм ни өчен? Безнең анда ашарга-кияргә әйберебез булырмы? Дусларымны һәм туганнарымны кайчан күрермен һәм гомумән күрә алырмынмы?» Андый уйлар аны борчыган булса да, ул үз йортын калдырган, чөнки Йәһвә аны тыңлаучанлыгы өчен фатихалаячак дип ышанган (Рәсүлләр 7:2, 3).

Сара Аллаһының тугры хезмәтчесе генә түгел, ә үрнәк хатын да булган. Аның гаиләсендә Ибраһим баш булган һәм ул аның белән ярышмаган. Сара ирен ихлас күңелдән хөрмәт итәргә һәм аның җитәкчелегенә буйсынырга тырышкан. Андый тәртип аны бизәгән (1 Петер 3:1—6).

Безнең көннәрдәге хатыннар Сарадан нәрсәгә өйрәнә ала? Инде 30 елдан артык никахта бәхетле яшәгән Джилл болай ди: «Сарадан мин шуңа өйрәндем: миңа ирем белән ачык аралашырга һәм аның белән үз карашларымны уртаклашырга оялырга кирәкми». Ул болай дип өсти: «Ирем, гаилә башы буларак, гаилә белән бәйле бар сорауларны хәл итү өчен җаваплы. Һәм миңа, ул кабул иткән карарлар тормышка ашсын өчен, хәлемнән килгәнне эшлисе генә кала».

Ләкин без Сарадан күпкә мөһимрәк нәрсәгә өйрәнәбез: ул бик чибәр булса да, чибәрлеге белән горурланып китмәгән (Яратылыш 12:10—13). Киресенчә, ул басынкы булып калган һәм шатлыкларда да, кайгыларда да Ибраһим янында булган. Әйе, Ибраһим белән Сара — басынкы, бер-берсенә тугры һәм бер-берсен яратучы пар — бер-берсе өчен чын фатиха булган!