Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ибраһим яратуда үрнәк

Ибраһим яратуда үрнәк

Ибраһим яратуда үрнәк

Ибраһим үзенең яраткан хатыны Сара үлгәнгә бик нык кайгыра. Сараның җирләү урынына килеп аның белән саубуллашканда, бу олы яшьтәге кешенең күңеле күпсанлы кадерле истәлекләр белән тула. Аңа үз хисләрен тыю авыр, аның йөрәге әрни, күз яшьләре тама (Яратылыш 23:1, 2). Ул күз яшьләрен күрсәтергә оялмый, чөнки алар аның көчсез булуын түгел, киресенчә, яратучан булуын исбатлый. Әйе, ярату Ибраһимның күркәм сыйфатларының берсе.

ЯРАТУ НӘРСӘ УЛ? Ярату — бу берәр кешене бик якын күрү, аңа тартылу. Яратучан кеше үз яратуын эшләрдә күрсәтә, ул башкалар хакына хәтта корбаннарга барырга әзер.

ИБРАҺИМНЫҢ ЯРАТУЫ НӘРСӘДӘН КҮРЕНГӘН? Ибраһим үз гаиләсен яраткан һәм үз яратуын эшләрдә күрсәткән. Әлбәттә, Ибраһимның эшлисе эшләре күп булган. Шулай да ул гаиләсенең эмоциональ һәм рухи ихтыяҗларын беркайчан да игътибарсыз калдырмаган. Ибраһимның, гаилә башы буларак, Аллаһыга гыйбадәт кылу өчен җаваплылыкны үз өстенә алганына Йәһвә дә игътибар иткән (Яратылыш 18:19). Моннан тыш, Ибраһим белән сөйләшкәндә аның улы Исхакны «сөекле угылы» дип атап, Йәһвә Ибраһимның үз улын нык яратканын күрсәткән (Яратылыш 22:2).

Ибраһим үз сөйкемле хатынын Сараны бик яраткан, чөнки Сара үлгәч, ул кайгырып елаган. Ул, көчле һәм кыю булса да, кайгысын яшермәгән. Әйе, Ибраһим бер үк вакытта көчле дә, йомшак та булган.

Ибраһим Аллаһыны яраткан һәм үз яратуын эшләрдә күрсәткән. Аның яратуы бөтен тормышыннан күренгән. Ничек итеп? Без, бәлкем, 1 Яхъя 5:3 тә әйтелгән сүзләрне искә төшерәбездер: «Аллаһыны яратуыбызны Аның әмерләрен үтәвебез белән күрсәтәбез». Ибраһим нәкъ шул сүзләр буенча эш иткән дә, һәм Аллаһыны яратуда безгә искиткеч үрнәк калдырган.

Йәһвә Ибраһимга берәр әмер биргән саен, Ибраһим шунда ук аны үтәп барган (Яратылыш 12:4; 17:22, 23; 21:12—14; 22:1—3). Әмерләрне үтәү аның өчен җиңел я авыр булганмы, Йәһвә аларны үтәргә ни өчен таләп иткәнен ул белгәнме-юкмы, бу Ибраһим өчен әллә ни әһәмиятле булмаган. Аның Аллаһысы аңа берәр нәрсә эшләргә кушканда, Ибраһим аны әзерлек белән эшләгән. Һәрбер әмерне ул Йәһвәгә үз яратуын белдерергә мөмкинлек дип санаган.

БЕЗНЕҢ ӨЧЕН САБАКЛАР. Без башкалар хакында, аеруча гаиләдәгеләребез хакында, наз белән кайгыртканда, Ибраһим үрнәгенә иярәбез. Тормыштагы авырлыклар безнең яраткан кешеләребезгә бүлеп куелган вакытны урларга тиеш түгел.

Безгә шулай ук Йәһвәгә карата яратуыбызны үстерергә кирәк. Андый ярату безнең тормышыбызга нык тәэсир итәргә мөмкин. Мәсәлән, ул безне Аллаһы илтифатына ия булыр өчен, карашларыбызны, сөйләмебезне һәм тәртибебезне үзгәртергә дәртләндерергә мөмкин (1 Петер 1:14—16).

Әйе, Йәһвә әмерләрен үтәү кайвакыт җиңел түгел. Ләкин без Ибраһимны дустым дип атаган һәм аңа ярдәм иткән Зат — Йәһвә Аллаһы — безгә дә ярдәм итәчәгенә ышана алабыз (Ишагыйя 41:8). Аның Сүзендә, ягъни Изге Язмаларда вәгъдә ителгәнчә, ул безне «ныгытачак һәм... какшамас итәчәк» (1 Петер 5:10). Ибраһим Дустының бу вәгъдәсе безне бик юата!

[11 биттәге рамка]

Ир кеше еларга тиешме?

Күпләр бу сорауга: «Юк»,— дип җавап бирер. Бәлкем, андый кешеләр Ибраһимның гына түгел, ә Аллаһыга тугры булган башка көчле ирләрнең дә кайгы килгән чакта елаганнары турында белсәләр, гаҗәпләнерләрдер. Мәсәлән, Изге Язмаларда Йосыф, Давыт, рәсүл Петер, Эфес җыелышындагы өлкәннәр һәм хәтта Гайсә елаган дип әйтелә (Яратылыш 50:1; 2 Патшалык 18:33; Лүк 22:61, 62; Яхъя 11:35; Рәсүлләр 20:36—38). Күргәнебезчә, Изге Язмаларда ирләр еларга тиеш түгел дип өйрәтелми.