Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы Сүзен өйрәнегез

Изге Язмаларда киләчәк турында әйтеләме?

Изге Язмаларда киләчәк турында әйтеләме?

Бу мәкаләдә күп кешеләрне борчый торган сораулар карала һәм бу сорауларга Изге Язмалардан җавапны ничек табып була икәне күрсәтелә. Йәһвә Шаһитләре сезгә бу сорауларга җавап бирә ала.

1. Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр никадәр җентекләп язылган?

Чиксез кодрәт Иясе Аллаһы гына киләчәктә нәрсә булачагын җентекләп әйтә ала (Амос 3:7). Мәсәлән, ул үзеннән махсус бер йөкләмә алачак Затның, ягъни Мәсихнең килүе турында алдан әйткән. Мәсих тугры кеше Ибраһимның токымыннан чыгарга тиеш булган. Ул тыңлаучан кешеләрне камиллеккә кайтаручы һәм бар чирләрне юк итүче хаким булачак (Яратылыш 22:18; Ишагыйя 53:4, 5). Мәсих турында ул Бәйтлехемдә туачак дип тә алдан әйтелгән булган. (Михей 5:2; Маттай 2:6 ны укы.)

Бу пәйгамбәрлекләр Гайсә — Мәсих икәнен күрсәткән. Изге Язмаларда Мәсихнең тууына кадәр Мәсих бер гыйффәтле кыздан туачак һәм башкалар аны мыскыллаячак дип, җиде гасыр алдан әйтелгән булган. Пәйгамбәрлекләр буенча, ул үз тормышын күпләрнең гөнаһлары өчен бирәчәк һәм байлар белән җирләнәчәк (Ишагыйя 7:14; 53:3, 9, 12). Изге Язмаларда шулай ук ул Иерусалимга ишәк баласына атланып керәчәк һәм утыз көмеш тәңкә өчен хыянәт ителәчәк дип, биш гасыр алдан әйтелгән булган. Бу җентекләп әйтелгән пәйгамбәрлекләрнең барысы да үтәлгән. (Зәкәрия 9:9; 11:12; Маттай 21:5; 27:9 ны укы.)

2. Аллаһы вакытны билгелиме?

Изге Язмаларда Мәсихнең килү елы 5 гасыр алдан әйтелгән булган. Бер пәйгамбәрлектә аның килүенә кадәр еллар еллык атналар белән саналган булган, ә бу һәр «атна» җиде елга тигез булган дигәнне аңлата. Ул килгәнче, андый 7 атна һәм 62 атна, ягъни, 69 еллык атна үтәргә тиеш булган, барысы 483 ел. Изге Язмалар буенча, бу вакыт Аллаһының хезмәтчесе Нихами Иерусалимга аны яңадан торгызыр өчен килгәч башланган. Фарсы язмаларыннан күренгәнчә, бу вакыйга б. э. к. 455 елда булган (Нихами 2:1—5). Һәм 483 ел үткәч, нәкъ пәйгамбәрлектә әйтелгәнчә, Гайсә, Мәсих буларак, суга чумдырылган; бу б. э. 29 елында булган. (Данил 9:25 не укы *.)

3. Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр безнең көннәрдә үтәләме?

Гайсә безнең көннәрдә мөһим вакыйгалар булачак дип әйткән. Мәсәлән, ул Аллаһы Патшалыгы турында яхшы хәбәр бөтен дөнья буенча вәгазьләнәчәк дип әйткән. Бу яхшы хәбәр Аллаһыны яраткан кешеләргә юаныч китерәчәк, ә Патшалык без яшәгән явыз дөнья төзелешен юк итәчәк. (Маттай 24:14, 21, 22 не укы.)

Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрдә бу дөнья төзелешенең ахырында булачак вакыйгалар турында җентекләп әйтелә. Мәсәлән, Изге Язмаларда соңгы көннәрдә кешеләр җирне һәлак итәчәк дип әйтелә. Һәм бу кешелек алга киткән чорда! Сугышлар, ачлык, җир тетрәүләр һәм үләтләр кешеләргә күп кайгы китерәчәк (Лүк 21:11; Ачылыш 11:18). Кешеләрнең әхлакый нормалары бозылачак. Бу авыр вакытларда Гайсәнең шәкертләре Аллаһы Патшалыгы турында яхшы хәбәрне бар милләтләр арасында таратачак. (Маттай 24:3, 7, 8; 2 Тимутегә 3:1— 5 не укы.)

4. Кешелекне киләчәктә нәрсә көтә?

Чиксез кодрәт Иясе — Аллаһы — тугры кешеләр өчен гаҗәеп киләчәк әзерләгән. Күктәге Патшалыкка кергән Гайсә Мәсих һәм сайланганнар җир өстеннән мең ел буе хакимлек итәчәкләр. Ул вакытта үлгәннәр терелтеләчәк, һәм аларга үзләренең мәңгелек тормышка лаеклы икәнен күрсәтергә мөмкинлек биреләчәк. Моннан тыш, Аллаһы Патшалыгы кешеләрне бар чирләрдән савыктырачак. Авырту һәм үлем инде булмаячак. (Ачылыш 5:10; 20:6, 12; 21:4, 5 не укы.)

[Искәрмә]

^ 8 абз. Данил 9:25: «Шулай итеп бел һәм аңла: Иерусалимны торгызу һәм яңадан төзү турындагы боерыктан алып Мәсих Җитәкчегә кадәр җиде атна һәм алтмыш ике атна үтәчәк. Иерусалим, аның мәйданы һәм канавы яңадан төзелгән булачак, ләкин авыр вакытларда».

Моның турында күбрәк белер өчен, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» китабының 23—25 нче һәм 197—201 нче битләрен карагыз.