Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Ни өчен Аллаһы Ибраһимга үз улын корбан итәргә кушкан?

Ни өчен Аллаһы Ибраһимга үз улын корбан итәргә кушкан?

Тәүратның беренче китабында Йәһвә Аллаһы Ибраһим пәйгамбәргә үз улын Исхакны корбанга китерергә кушканы турында язылган (Яратылыш 22:2). Изге Язмаларны укыган кайбер кешеләргә бу өзекне аңларга бик авыр. Мәсәлән, Карол Делейни исемле бер профессор болай дип әйтә: «Бәләкәй чагымда беренче тапкыр бу хикәя турында ишеткәч, минем ачуым килде. Андый нәрсәне таләп иткән Аллаһы, Аллаһы була аламыни?» Андый хисләр аңлашылса да, әйдәгез, берничә фактка игътибар итик.

Беренчедән, Йәһвә нәрсә эшләмәгәнне карап чыгыйк. Ибраһим үз улын корбанга китерергә әзер булган булса да, Аллаһы аңа моны эшләргә юл куймаган. Шулай ук Йәһвә башка беркемгә дә андый эшне башкарырга кушмаган. Йәһвә бар хезмәтчеләренең, шул исәптән балаларның да, озак һәм канәгатьлек китерүче тормыш алып баруларын тели.

Икенчедән, Изге Язмалар буенча, Йәһвәнең Ибраһимга Исхакны корбанга китерергә кушыр өчен җитди сәбәбе булган. Аллаһы шуны белгән: гасырлар үткәч ул үзенең бердәнбер улы * Гайсәнең безнең хакка үлүен рөхсәт итәчәк (Маттай 20:28). Йәһвә безнең бу корбан аңа никадәр кадерле икәнен белүебезне тели. Ибраһимга үз улын корбанга китерергә кушып, ул үзенең бөегрәк корбан китерергә җыенганын күрсәткән. Ничек итеп?

Йәһвәнең Ибраһимга әйткән сүзләрен карап чыгыйк: «Бердәнбер сөекле угылыңны — Исхакны ал да... корбанлык учагы өстендә угылыңны корбан чал» (Яратылыш 22:2). Игътибар итик, Йәһвә Исхак турында «сөекле угылың» дип әйткән. Әйе, Исхак Ибраһим өчен никадәр кадерле икәнен Йәһвә белгән. Аллаһы да үз улын, Гайсәне, бик кадерләгән. Ул Гайсәне шул хәтле яраткан ки, хәтта аңа ике тапкыр күктән: «Син Минем сөекле Улым»,— дип әйткән (Марк 1:11; 9:7).

Шуңа да игътибар итик: Изге Язмаларның төп нөсхәсендә Йәһвә Ибраһимга үз улын корбанга китерергә кушканда, аңа «зинһар» дип мөрәҗәгать иткән. Изге Язмаларның бер белгече әйткәнчә, Раббы, «зинһар» дигән сүзне кулланып, Ибраһимга моны эшләргә никадәр авыр булачак икәнен аңлаганын күрсәткән. Йәһвә кушканны эшләү Ибраһимны никадәр тирән кайгыга төшергәнен күз алдыбызга китереп буладыр, ләкин Йәһвәнең үз сөекле улының газапланып үлгәнен күрүе аңа никадәр зур авырту китергәнен күз алдыбызга китерү авыр. Һичшиксез, андый зур авыртуны Йәһвәнең беркайчан да кичергәне булмаган һәм булмаячак та.

Әйе, безгә Йәһвәнең Ибраһимга үз улын корбанга китерергә кушканын аңлау авыр. Әмма шуны истә тоту мөһим: Аллаһы бу тугры ыруг башлыгына бу корбанны китерергә бирмәгән. Йәһвә Ибраһимны әти-әниләр өчен иң зур кайгы булган газапны кичерүдән саклаган; ул Исхакның үлеменә юл куймаган. Әмма Йәһвә үзенең улын якламаган, ул «Аны безнең һәммәбез өчен биргән» (Римлыларга 8:32). Ни өчен Йәһвә андый авыр сынау үтәргә булган? Ул моны «безгә яшәү булсын өчен» эшләгән (1 Яхъя 4:9). Бу Аллаһының безгә карата искиткеч мәхәббәте! Әллә Йәһвәнең андый яратуы безне дә аны яратырга дәртләндермиме? *

[Искәрмәләр]

^ 5 абз. Изге Язмаларда Аллаһы, хатын-кыз белән җенси мөнәсәбәтләргә кереп, Гайсәне тудырган дип әйтелми. Киресенчә, Йәһвә аны рухи зат итеп барлыкка китергән, һәм соңрак аның тормышын Мәрьям исемле гыйффәтле кызның карынына күчереп, аны җиргә җибәргән. Аллаһы Гайсәне барлыкка китергәнгә, аны Гайсәнең Атасы дип атап була.

^ 8 абз. Гайсәнең ни өчен үләргә тиеш булганы һәм без аның үлеме өчен ничек рәхмәтле була алганыбыз турында күбрәк белер өчен, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 5 нче бүлеген карагыз.