Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Патша-руханилар бөтен кешелеккә файда китерә

Патша-руханилар бөтен кешелеккә файда китерә

«Сез... сайланган нәсел, патша-руханилар, изге халык, Аллаһының Үз халкы» (1 ПЕТ. 2:9).

1. Ни өчен «Раббының кичке ашы» Искә алу кичәсе дип тә атала, һәм аның максаты нинди?

ГАЙСӘ МӘСИХ үзенең 12 рәсүле белән б. э. 33 елының 14 нисан кичендә соңгы тапкыр яһүдләрнең Коткарылу бәйрәмен үткәргән. Хыянәтче Яһүд Искариотны чыгарып җибәргәч, Гайсә башка бәйрәмне гамәлгә керткән; соңрак ул «Раббының кичке ашы» дип атала башлаган (1 Көр. 11:20). Гайсә ике тапкыр «Мине искә алу өчен» шулай эшләгез дигән. Бу бәйрәм шулай ук Искә алу кичәсе дип тә билгеле. Ул кичне Мәсих, аеруча аның үлеме искә алына (1 Көр. 11:24, 25). Бу әмергә буйсынып, Йәһвә Шаһитләре бөтен дөнья буенча бу бәйрәмне үткәрә. 2012 елда яһүдләр календаре буенча 14 нисан көне 5 апрельдә, пәнҗешәмбе, кояш баткач башлана.

2. Гайсә икмәк белән шәраб турында нәрсә әйткән?

2 Шәкерт Лүк Гайсәнең ул кичне нәрсә эшләгәнен һәм әйткәнен ике шигырьдә болай дип гомумиләштергән: «Гайсә икмәк алды һәм, шөкрана иткәннән соң, аны сындырды һәм шәкертләренә бирде. „Бу — Минем сезнең өчен бирелә торган тәнем. Мине искә алу өчен шулай эшләгез“,— диде Ул. Аштан соң Гайсә шулай ук итеп касәне шәкертләренә бирде һәм әйтте: „Менә бу касә — Минем сезнең өчен түгелә торган каным белән расланган яңа килешү“» (Лүк 22:19, 20). Бу сүзләрне рәсүлләр ничек аңлаган?

3. Рәсүлләр Гайсәнең икмәк белән шәраб турындагы сүзләрен ничек аңлаган?

3 Яһүдләр буларак, рәсүлләр руханиларның Иерусалимдагы гыйбадәтханәдә Аллаһыга хайван корбаннары китергәннәре турында яхшы белгән. Андый корбаннар Йәһвәнең илтифатын алыр өчен китерелгән булган, һәм аларның күбесе гөнаһларны каплау чарасы булып торган (Лев. 1:4; 22:17—29). Шуңа күрә рәсүлләр, Гайсә алар өчен үз тәнен бирәчәге һәм канын түгәчәге турында әйткәндә, аның нәрсә әйтәсе килгәнен аңлаган; ул үзенең камил тормышын корбан итәчәген күздә тоткан. Бу корбан хайван корбаннарыннан күпкә кыйммәтлерәк.

4. Гайсәнең «бу касә... каным белән расланган яңа килешү» дигән сүзләре нәрсә аңлаткан?

4 Гайсәнең «бу касә... каным белән расланган яңа килешү» дигән сүзләре нәрсә аңлаткан? Рәсүлләр Иремия 31:31, 33 тә язылган яңа килешү турындагы пәйгамбәрлекне белгән. (Укы *.) Гайсәнең сүзләре аның яңа килешүне гамәлгә керткәнен күрсәткән. Бу килешү Йәһвәнең Муса аша Исраил белән төзегән Канун килешүен алмаштырырга тиеш булган. Бу ике килешү арасында бәйләнеш булганмы?

5. Канун килешүе Исраил алдында нинди мөмкинлекләр ачкан?

5 Әйе, бу килешүләр арасында бәйләнеш бик тыгыз булган. Канун килешүен гамәлгә керткәндә Йәһвә халыкка болай дигән: «Әгәр Миңа тулысы белән буйсынсагыз һәм Минем килешүемә тугрылык сакласагыз, сез Минем җир йөзендәге башка халыклар арасыннан сайлап алынган Үз халкым булырсыз. Бөтен җир Минеке, ә сез Минем өчен руханилар патшалыгы һәм изге халык булырсыз» (Чыг. 19:5, 6). Исраиллеләр бу сүзләрне ничек аңлаган?

ПАТША-РУХАНИЛАР ТУРЫНДА ВӘГЪДӘ

6. Канун килешүе нинди вәгъдәнең үтәлүенә булышлык иткән?

6 Исраиллеләр «килешү» дигән сүзне аңлаган, чөнки Йәһвә андый махсус килешүләрне аларның борынгы бабалары Нух һәм Ибраһим белән төзегән булган (Ярат. 6:18; 9:8—17; 15:18; 17:1—9). Ибраһим белән килешү төзегәндә, Йәһвә аңа мондый вәгъдә биргән: «Мине тыңлаганың өчен, синең нәсел орлыгың аша җир йөзендәге барлык халыклар мөбарәк кылыначак» (Ярат. 22:18). Канун килешүе бу вәгъдәнең үтәлүенә булышлык иткән. Бу килешү нигезендә Исраил Йәһвәнең «җир йөзендәге башка халыклар арасыннан сайлап алынган» халкы булып китә алган. Нинди максат белән? Йәһвә өчен «руханилар патшалыгы» булып китәр өчен.

7. «Руханилар патшалыгы» дигән сүзтезмә нәрсә аңлаткан?

7 Исраиллеләргә патшалар һәм руханилар билгеле булган, ләкин үткәндә яшәгән бер кеше генә, Мәлик-Садыйк, Йәһвә хуплавы белән бер үк вакыт бу ике вазифаны үтәгән (Ярат. 14:18). Хәзер Йәһвә Исраил халкына «руханилар патшалыгы» булып китәргә мөмкинлек биргән. Аллаһы тарафыннан рухландырылган хатлар соңрак күрсәткәнчә, бу исраиллеләрнең патша-руханилар булып хезмәт итәргә мөмкинлеге булган икәнен аңлаткан (1 Пет. 2:9).

8. Аллаһы билгеләгән руханилар нинди хезмәт башкара?

8 Билгеле, патша җитәкчелек итә. Ә рухани нәрсә эшли? Еврейләргә 5:1 дә болай дип аңлатыла: «Һәр баш рухани, кешеләр арасыннан сайланып, Аллаһыга хезмәт итү өчен кешеләрнең вәкиле итеп куела; һәм ул, кешеләрнең гөнаһлары өчен, Аллаһыга бүләк вә корбаннар бирә». Димәк, Йәһвә билгеләгән рухани аның алдында гөнаһлы кешеләрнең вәкиле булып тора һәм тиешле корбаннар китереп, исраиллеләрнең гөнаһларын кичерүен сорый. Икенче яктан, рухани шулай ук халыкны Аллаһы кануннарына өйрәтеп, алар алдында Йәһвәнең вәкиле булып хезмәт итә (Лев. 10:8—11; Мал. 2:7). Шулай эшләп, Аллаһы билгеләгән рухани халыкны аның белән татулаштыра.

9. а) Исраиллеләрнең «патша-руханилар» булып китүе нинди шартка бәйле булган? б) Ни өчен Йәһвә Исраил халкы арасыннан кайберәүләрне руханилар итеп билгеләгән? в) Исраилгә Канун килешүе астында «руханилар патшалыгы» булып китәргә нәрсә комачаулаган?

9 Канун килешүе Исраил кешеләренә «башка халыкларга» файда китерәчәк патша-руханилар булып китәргә гаҗәеп мөмкинлек биргән. Әмма бу мондый шартка бәйле булган: «Әгәр Миңа тулысы белән буйсынсагыз һәм Минем килешүемә тугрылык сакласагыз». Исраиллеләр Йәһвәгә «тулысы белән» буйсына алганмы? Әйе, ниндидер дәрәҗәдә буйсына алган. Алар моны камил рәвештә эшли алганмы? Юк (Рим. 3:19, 20). Шул сәбәптән Йәһвә Исраил халкы арасыннан кайберәүләрне руханилар итеп билгеләгән. Бу руханилар патшалар булып хезмәт итмәгән. Алар халыкның гөнаһлары өчен хайван корбаннары китергән (Лев. 4:1—6:7). Бу гөнаһлар руханиларның да гөнаһларын үз эченә алган (Евр. 5:1—3; 8:3). Йәһвә андый корбаннарны кабул иткән булса да, алар исраиллеләрнең гөнаһларын тулысынча каплый алмаган. Канун килешүе астындагы руханиларның хезмәте хәтта эчкерсез исраиллеләрне дә Аллаһы белән тулысынча татулаштыра алмаган. Рәсүл Паул моны болай дип аңлаткан: «Үгез каны белән кәҗә каны кешенең гөнаһын юа алмый» (Евр. 10:1—4). Канунны бозганга, исраиллеләр ләгънәт астында булган (Гәл. 3:10). Андый хәлдә алар патша-руханилар булып хезмәт итә алмаслар иде.

10. Канун килешүенең максаты нинди булган?

10 Йәһвәнең алар «руханилар патшалыгы» була ала дигән вәгъдәсе буш сүз булганмы? Әлбәттә юк. Алар Аллаһыга чын күңелдән буйсынырга тырышкан булсалар, аларның андый мөмкинлеге булыр иде, ләкин Канун астында түгел. Ни өчен? (Гәләтиялеләргә 3:19—25 не укы.) Моны аңлар өчен, безгә Канун килешүенең максаты нинди булганын белергә кирәк. Канун аны тугры үтәргә тырышкан исраиллеләргә гыйбадәтләрен саф килеш сакларга булышкан. Канун исраиллеләргә гөнаһлы булганнарын һәм баш руханилары китергән корбаннан бөегрәк корбан кирәклеген күрсәткән. Ул аларны Мәсихкә, ягъни Майланган затка, алып барачак тәрбияче булган. Әмма Мәсих килеп, Иремия алдан әйткән яңа килешүне гамәлгә керткән. Мәсихне кабул иткән кешеләр яңа килешүгә кергән һәм «руханилар патшалыгы» булып киткән. Ничек?

ЯҢА КИЛЕШҮГӘ КЕРГӘННӘР ПАТША-РУХАНИЛАР БУЛЫП КИТӘ

11. Гайсә руханилар патшалыгына ничек нигез булып киткән?

11 Б. э. 29 елында насаралы Гайсә, Мәсих булып киткән. Якынча 30 яшендә ул Йәһвәнең үзенә карата ихтыярын үтәр өчен үзен аңа багышлаган һәм моны суга чумдырылып символлаштырган. Йәһвә Гайсәне май белән түгел, ә изге рух белән майлап, аны үзенең «сөекле Улы» итеп таныган (Мат. 3:13—17; Рәс. 10:38). Шулай итеп Гайсә үзенә иман иткән бар кешеләр өчен Баш рухани, ә киләчәктә Патша булырга билгеләнгән булган (Евр. 1:8, 9; 5:5, 6). Ул руханилар патшалыгына нигез булып киткән.

12. Гайсәнең корбаны ярдәмендә нәрсә мөмкин булган?

12 Баш рухани буларак, Гайсә иманлы кешеләрнең мирас итеп алынган гөнаһларын тулысынча каплар өчен нинди корбан китерә алган? Гайсәнең үз үлемен искә алу кичәсен гамәлгә керткәндә әйткән сүзләре буенча, бу корбан аның камил тормышы булган. (Еврейләргә 9:11, 12 не укы.) Б. э. 29 елны суга чумдырылуыннан алып үлеменә хәтле Гайсә Баш рухани буларак сынауларга түзгән һәм күп нәрсәгә өйрәнгән (Евр. 4:15; 5:7—10). Терелтелгәннән соң ул күккә күтәрелеп, Йәһвәгә үз корбанының бәясен тапшырган (Евр. 9:24). Шуннан соң Гайсә үзенең корбанына иман итүчеләр турында Йәһвәгә ялвара алган һәм аларга мәңгелек тормышка китерүче хезмәтне башкарырга ярдәм итә алган (Евр. 7:25). Аның корбаны шулай ук яңа килешүне дә раслаган (Евр. 8:6; 9:15).

13. Яңа килешүгә чакырылганнар алдында нинди мөмкинлекләр ачылган?

13 Яңа килешүгә чакырылган мәсихчеләр шулай ук рух белән билгеләнергә, ягъни майланырга, тиеш булганнар (2 Көр. 1:21). Тугры яһүдләр, ә аннары башка халык кешеләре бу килешүгә кабул ителгән (Эфес. 3:5, 6). Алар алдында нинди мөмкинлекләр ачылган? Аларның гөнаһлары тулысынча кичерелгән. Йәһвә: «Мин аларның канунсызлыгын кичерермен һәм аларның гөнаһларын исемә төшермәмен»,— дип вәгъдә иткән (Ирем. 31:34). Гөнаһлары законлы рәвештә кичерелгәнгә, алар «руханилар патшалыгы» булып китә алган. Майланган мәсихчеләргә мөрәҗәгать итеп Петер болай дигән: «Сез — караңгылыктан Үзенең гаҗәеп яктылыгына Чакыручының шөһрәтле эшләрен игълан итү өчен сайланган нәсел, патша-руханилар, изге халык, Аллаһының Үз халкы» (1 Пет. 2:9). Петер монда Йәһвәнең Канунны гамәлгә керткәндә Исраилгә әйткән сүзләрен китерә һәм аларны яңа килешүдә булган мәсихчеләргә карата куллана (Чыг. 19:5, 6).

ПАТША-РУХАНИЛАР БӨТЕН КЕШЕЛЕККӘ ФАЙДА КИТЕРӘ

14. Патша-руханилар кайда хезмәт итә?

14 Яңа килешүгә кергәннәр кайда хезмәт итә? Алар җирдә төркем буларак руханилар булып хезмәт итә һәм кешеләргә Йәһвәнең шөһрәтле эшләрен игълан итеп һәм рухи ризык таратып, алар алдында аның вәкилләре булып тора (Мат. 24:45; 1 Пет. 2:4, 5). Үлгәч һәм терелтелгәч, алар күктә Мәсих белән бергә хезмәт итеп, патша һәм рухани вазифаларын үти алачак (Лүк 22:29; 1 Пет. 1:3—5; Ачыл. 1:6). Рәсүл Яхъяга бирелгән күренеш моны раслый. Ул күктә Йәһвәнең тәхете янында рухи шәхесләрнең «Бәрәнгә» мондый «яңа җыр» җырлаганын күргән: «Үзеңнең каның белән һәр кабиләдән һәм телдән, халыктан һәм милләттән Аллаһы өчен кешеләрне йолып алдың. Аларны Аллаһыбызга хезмәт итү өчен патшалар һәм руханилар иттең» (Ачыл. 5:8—10). Соңрак үзенә бирелгән күренешне сурәтләп, Яхъя бу идарәчеләр турында болай ди: «Алар Аллаһының һәм Мәсихнең руханилары булачаклар. Алар Мәсих белән бергә мең ел буе патшалык итәчәкләр» (Ачыл. 20:6). Мәсих белән алар бар кешелек файдасына эш итүче руханилар патшалыгы булып тора.

15, 16. Патша-руханилар кешелеккә нинди фатихалар китерәчәк?

15 144 000 җирдә яшәүчеләргә нинди файда китерәчәк? Ачылыш китабының 21 нче бүлегендә алар күктәге шәһәр, Яңа Иерусалим, буларак сурәтләнә һәм «Бәрәннең хатыны» дип атала (Ачыл. 21:9). Анда болай диелә: «Мин, үзенең кияве өчен әзерләнгән, бизәнгән кәләш кебек, Аллаһыдан, күктән төшүче яңа изге Иерусалим шәһәрен күрдем. Һәм тәхеттән килгән көчле тавышны ишеттем: „Менә Аллаһының кешеләр белән яшәү урыны. Ул кешеләр белән бергә яшәячәк. Алар Аның халкы булачак һәм Аллаһы Үзе алар белән булачак, Ул аларның Аллаһысы булачак. Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак. Чөнки әүвәлге үтеп китте“» (Ачыл. 21:2—4). Нинди гаҗәеп фатихалар! Күз яшьләрнең, кайгының, ачы тавышларның, авыртуның төп сәбәбе булып торган үлем юк ителәчәк. Ягъни Аллаһыга тугры булган кешеләр камиллеккә ирешәчәк һәм аның белән тулысынча татулашачак.

16 Патша-руханиларның хезмәте китерәчәк башка фатихалар турында Ачылыш 22:1, 2 дә язылган: «Фәрештә миңа Аллаһының һәм Бәрәннең тәхетеннән чыккан, кристалл сыман ялтырап торган тереклек суы елгасын күрсәтте. Ул елга [Яңа Иерусалим] урамының уртасыннан ага. Елганың бу һәм теге як ярында унике тапкыр җимеш бирүче, һәр айны үз җимешен бирүче тереклек агачы бар. Агачның яфраклары халыкларны савыктыру өчен». Бу символик чаралар ярдәмендә «халыклар», яки җирдәге бар гаиләләр Адәмнән мирас итеп алынган камилсезлектән тулысынча савыгачак. Чыннан да, «әүвәлге үтеп китәчәк».

ПАТША-РУХАНИЛАР ҮЗ ЭШЛӘРЕН ТӘМАМЛЫЙ

17. Патша-руханилар вакыт узу белән нинди эшне тәмамлаячак?

17 1000 ел хезмәт итүләре ахырында патша-руханилар кешелекне камиллеккә китерәчәк. Аннары Мәсих, Баш рухани һәм Патша буларак, камиллеккә китерелгән кешелекне Йәһвәгә тапшырачак. (1 Көринтлеләргә 15:22—26 ны укы.) Патша-руханилар үз эшләрен тәмамлаячак.

18. Патша-руханилар үз эшләрен тәмамлагач, Йәһвә аларны ничек кулланачак?

18 Аннан соң Йәһвә бу патша-руханиларны ничек кулланачак? Ачылыш 22:5 буенча, «алар мәңге патшалык итәчәкләр». Кем өстеннән? Изге Язмаларда моның турында әйтелми. Ләкин алар, үлемсез һәм череми торган тормышка һәм камилсез кешелеккә ярдәм итүдә тәҗрибәгә ия булганга, мәңге патшалар булып хезмәт итеп, Йәһвәнең ниятләрен үтәүдә катнаша алачак.

19. Мәсихнең үлемен искә алу кичәсенә килгәннәр нәрсәне исләренә төшерәчәк?

19 2012 елның 5 апрелендә, пәнҗешәмбе Мәсихнең үлемен искә алу кичәсен үткәрер өчен җыелганда, Изге Язмалардагы бу тәгълиматлар безнең исебезгә төшереләчәк. Майланган мәсихчеләрнең җирдәге калдыгы яңа килешүгә кергәннәрен күрсәтеп, төче икмәктән һәм кызыл шәрабтан авыз итәчәк. Мәсихнең корбанын символлаштырган икмәк белән шәраб аларның Аллаһының мәңгелек ниятен үтәүдә үзләренә бирелгән гаҗәеп хөрмәтне һәм җаваплылыкны исләренә төшерәчәк. Әйдәгез һәрберебез Кичәгә килеп, Йәһвә Аллаһыга барлык кешелеккә файда китерә торган патша-руханилар хезмәте өчен рәхмәтебезне белдерик.

[Искәрмә]

^ 4 абз. Иремия 31:31, 33: «Менә, мин Исраил йорты һәм Яһүд йорты белән яңа килешү төзиячәк көннәр килә,— дип әйтә Йәһвә... Канунымны аларның эчләренә салырмын һәм аны аларның йөрәкләренә язармын. Мин аларның Аллаһысы булырмын, ә алар минем халкым булачак».

[Өйрәнү өчен сораулар]

[29 биттәге иллюстрация]

Патша-руханилар кешелеккә мәңгелек фатихалар китерәчәк