Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Минем кебек... кеше ничек вәгазьли алсын?»

«Минем кебек... кеше ничек вәгазьли алсын?»

«Минем кебек... кеше ничек вәгазьли алсын?»

Бөтен дөнья буенча, сәламәтлекләре ягыннан җитди авырлыклары булуына карамастан, тугрылык күрсәтеп вәгазь эшендә катнашучы абый һәм апа-кардәшләр бар, һәм алар бу яктан искиткеч үрнәк булып тора. Литва башкаласында, Вильнюста, яшәүче Даля мисалын алыйк.

Далягә якынча 35 яшь. Тумыштан ул баш мие инсульты нәтиҗәләреннән интегеп яши. Аның гәүдәсенең сул ягы параличлы һәм сөйләме бозылган. Шуңа күрә гаилә әгъзалары гына аның сөйләмен яхшы аңлый ала. Даляне үзе белән яшәүче әнисе Галина карый. Тормышында күп кенә авырлыклар һәм борчылулар булса да, Даля төшенкелеккә бирелми. Ни өчен?

Галина болай ди: «1999 елны безгә Аполония исемле туганыбыз килгән иде. Ул Йәһвә Шаһите, һәм без аның Изге Язмаларны яхшы белгәненә игътибар иттек; Даля аңа күп кенә сораулар бирде. Тиздән ул Изге Язмаларны өйрәнә башлады. Кайчак мин Далянең сөйләмен аңларга ярдәм итәр өчен, өйрәнүгә кушыла идем. Өйрәнү аңа чыннан да файда китерә иде. Тиздән мин дә Изге Язмаларны өйрәнә башладым».

Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне аңлый башлагач, бер сорау Даляне көннән-көн күбрәк борчый башлаган. Ахыр чиктә ул Аполонядән: «Минем кебек паралич суккан кеше ничек вәгазьли алсын?» — дип сораган (Мат. 28:19, 20). Аполония тыныч кына Далягә болай дигән: «Курыкма, Йәһвә сиңа ярдәм итәчәк». Һәм чыннан да, аның сүзләре хак булып чыккан.

Даля ничек вәгазьли? Төрлечә. Җыелыштагы апа-кардәшләр аңа Изге Язмаларга нигезләнгән хатлар язарга булыша. Башта Даля аларга үз фикерләрен әйтеп бирә. Аннары алар бергә бу фикерләр нигезендә хатлар яза. Шулай ук Даля кешеләргә кесә телефоныннан СМСлар җибәреп вәгазьли. Ә һава торышы яхшы булганда, җыелыштагы кардәшләр аны якындагы паркларда һәм урамда вәгазьләр өчен үзләре белән ала.

Даля һәм аның әнисе рухи уңышларга ирешеп, 2004 елның ноябрендә үзләрен Йәһвәгә багышлаган һәм суга чумдырылу үткән. 2008 елның сентябрендә Вильнюста поляк телендә төркем оештырылган булган. Бу төркемдә Патшалык вәгазьчеләре кирәк булганга, Даля әнисе белән анда күчкән. Даля болай ди: «Кайбер айларны, мине вәгазьгә беркем дә әле алып бармаганга, мин борчыла башлыйм. Ләкин моның турында Йәһвәгә дога кылганнан соң берәрсе минем белән вәгазьгә сөйләшеп куя». Үзенең хәле турында кадерле Даля кардәшебез нәрсә уйлый? Ул болай ди: «Авыру минем гәүдәмне параличлады, ләкин акылыма зыян китермәде. Башкаларга Йәһвә турында сөйли алганыма мин бик шат!»