Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Дини яктан бүленгән гаиләдә бәхетле булу мөмкин

Дини яктан бүленгән гаиләдә бәхетле булу мөмкин

Дини яктан бүленгән гаиләдә бәхетле булу мөмкин

«Син... [тормыш иптәшеңне] коткара алмаячагыңны каян беләсең?» (1 КӨР. 7:16).

СИН БУ СОРАУЛАРГА ҖАВАП ТАБА АЛАСЫҢМЫ?

Дини яктан бүленгән гаиләдә тынычлыкка омтылыр өчен, мәсихчеләр нәрсә эшли ала?

Мәсихче иман итмәүче гаилә әгъзаларына чын гыйбадәт ягына басарга ничек ярдәм итә ала?

Дини яктан бүленгән гаиләләрдә яшәүче имандашларына башка кардәшләр ничек булыша ала?

1. Берәрсе Патшалык хәбәрен кабул иткәндә, бу аның гаиләсенә ничек тәэсир итә ала?

БЕР тапкыр Гайсә үзенең рәсүлләрен вәгазьләргә җибәргәндә, аларга болай дигән: «Барганда исә: „Күкләр Патшалыгы якынлашты!“ — дип хәбәр итегез» (Мат. 10:1, 7). Бу яхшы хәбәр аны чын рәхмәт хисе белән кабул иткән кешеләргә тынычлык һәм бәхет китерергә тиеш булган. Әмма Гайсә үз рәсүлләрен күпләр Патшалык турындагы вәгазьләү эшенә каршылык күрсәтәчәк дип алдан кисәткән (Мат. 10:16—23). Гаилә әгъзалары Патшалык хәбәрен кире какканда аларның каршылыклары аеруча әрнүле була. (Маттай 10:34—36 ны укы.)

2. Ни өчен дини яктан бүленгән гаиләләрдә яшәгән мәсихчеләр бәхетле була ала?

2 Мәсихче дини яктан бүленгән гаиләсендә каршылыкларга очраса, ул бәхетле була алмый дигәнне аңлатамы? Һич тә юк. Гаиләләрдә каршылыклар кайчак бик каты булырга мөмкин, ләкин бөтен гаиләләрдә дә алай түгел. Өстәвенә, андый каршылыклар даими булмаска да мөмкин. Мәсихченең бәхетле булу-булмавы күбесенчә аның каршылыкларга я ваемсызлыкка мөнәсәбәтенә бәйле. Моннан тыш, Йәһвә үзенә тугры булганнарны фатихалый һәм авыр шартларга карамастан шатлыклы итә. Мәсихчеләр 1) үз өйләрендә тынычлыкка омтылып һәм 2) иман итмәүче гаилә әгъзаларына хакыйкатьне кабул итәргә чын күңелдән ярдәм итәргә тырышып, бәхетлерәк була ала.

ӨЙДӘ ТЫНЫЧЛЫККА ОМТЫЛЫГЫЗ

3. Ни өчен дини яктан бүленгән гаиләдә яшәгән мәсихче тынычлыкка омтылырга тиеш?

3 Тәкъвалык орлыклары гаиләдә уңыш китерсен өчен, өйдә тыныч шартларның булуы мөһим. (Ягъкуб 3:18 не укы.) Мәсихченең гаиләсе әле чын гыйбадәттә берләшкән булмаса да, ул өендә тынычлык булдырыр өчен зур тырышлыклар куярга тиеш. Моны ничек эшләп була?

4. Мәсихчеләр җан тынычлыгын ничек саклый ала?

4 Мәсихчеләр җан тынычлыгын сакларга тиеш. Моның өчен чын күңелдән дога кылырга кирәк; бу безгә чагыштыргысыз «Аллаһы иминлеге» китерә ала (Флп. 4:6, 7). Йәһвә турында белем һәм Изге Язмалардагы принципларны тормышта куллану бәхет һәм тынычлык китерә (Ишаг. 54:13). Безнең тынычлыкка һәм бәхеткә ия буласыбыз килсә, җыелыш очрашуларында катнашу һәм ашкынып вәгазьләү шулай ук зарур. Гадәттә дини яктан бүленгән гаиләдә яшәгән кардәшләр ниндидер дәрәҗәдә мәсихче эшләрдә катнаша ала. Мәсәлән, ире нык каршылык күрсәткән Энза * мисалына игътибар итик. Ул өйдәге эшләрен бетергәннән соң, вәгазьләү эшендә катнаша. Энза болай ди: «Башкалар белән яхшы хәбәрне уртаклашыр өчен куйган һәр тырышлыгымны Йәһвә мул итеп фатихалый». Андый фатихалар һичшиксез тынычлык, канәгатьлек һәм бәхет китерә.

5. Дини яктан бүленгән гаиләдә яшәгән мәсихчеләр еш кына нинди авырлыкларга очрый, һәм аларга бу яктан нәрсә булыша ала?

5 Иман итмәүче гаиләдәгеләр белән тыныч мөнәсәбәтләр булдырыр өчен, безгә зур тырышлыклар куярга кирәк. Бу авыр булырга мөмкин, чөнки кайчак аларның безгә Изге Язмалардагы принципларга каршы килгәнне эшләргә кушуы ихтимал. Гадел принципларны бозмавыбыз кайбер гаиләдәгеләрне күңелсезләндерергә мөмкин, ләкин алай эшләү ахыр чиктә тынычлыкка китерә. Әлбәттә, Изге Язмалардагы принципларга каршы килмәгән эшләрдә үз дигәнеңдә нык тору кирәкмәгән ызгышлар чыгарырга мөмкин. (Гыйбрәтле сүзләр 16:7 не укы.) Берәр авырлыкка очраганда ышанычлы һәм акыллы хезмәтче сыйныфы чыгарган басмалардан һәм өлкәннәрдән Изге Язмаларга нигезләнгән киңәш эзләү мөһим (Гыйб. сүз. 11:14).

6, 7. а) Ни өчен кайберәүләр Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнгән гаилә әгъзаларына каршы килә? б) Изге Язмаларны өйрәнүче я мәсихче гаиләдәге каршылыкларга ничек карарга тиеш?

6 Гаиләдә тынычлык саклар өчен, Йәһвәгә таянырга һәм иман итмәүче гаиләдәгеләрнең хисләрен аңлый белергә кирәк (Гыйб. сүз. 16:20; 24:3). Хәтта Изге Язмаларны яңа гына өйрәнә башлаган кешеләр дә бу яктан зирәклек күрсәтә ала. Кайбер иман итмәүче ирләр я хатыннар тормыш иптәшләренең Изге Язмаларны өйрәнгәннәренә каршы түгел. Алар хәтта моның гаиләләренә файда китергәнен күрәдер. Башкалар исә үзләрен дошманнарча тотарга мөмкин. Хәзер инде Йәһвә Шаһите Эстер, ире Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, «эчендә ярсу кайнаганын» таный. «Мин аның әдәбиятын чыгарып ташлый идем я яндыра идем»,— дип әйтә ул. Башта хатынының Изге Язмаларны өйрәнүенә каршы булган Ховард болай ди: «Күп ирләр хатыннарының берәр дини сектага эләгүеннән курка. Ир андый очракта үзен ничек тотарга икәнен белмичә, каршы килә башларга мөмкин».

7 Өйрәнүчегә аның тормыш иптәше каршылык күрсәтсә, аңа Изге Язмалар өйрәнүен дәвам итү мөһим икәнен аңларга ярдәм итәргә кирәк. Еш кына ул тормыш иптәшенең күңелен басынкы булып һәм аңа ихтирам күрсәтеп йомшарта ала (1 Пет. 3:15). Ховард болай ди: «Мин хатыныма тыныч булып калганы һәм сабыр булганы өчен шулхәтле рәхмәтлемен!» Аның хатыны болай ди: «Ховард миңа катгый итеп Изге Язмаларны өйрәнмәскә кушты. Алар минем миемне чистарталар диде ул. Бәхәсләшер урынына мин аңа ул, бәлкем, хаклыдыр да дип, ләкин моны ничек эшләгәннәрен аңлап җиткермәгәнемне әйттем. Шуңа күрә мин аңардан өйрәнгән китабымны укып чыгуын сорадым. Аны укып чыккач, ул анда әйтелгәннәргә каршы бер сүз дә әйтә алмады. Бу аңа бик нык тәэсир итте». Шуны онытмагыз: җыелышларга яисә вәгазьгә чыгып киткәндә, мәсихченең иман итмәүче тормыш иптәше үзен калдырылган яки тынычсыз итеп хис итәргә мөмкин, ләкин наз белән әйтелгән ышандырулар андый уй-хисләрне баса ала.

АЛАРГА ХАКЫЙКАТЬКӘ КИЛЕРГӘ БУЛЫШЫГЫЗ

8. Рәсүл Паул тормыш иптәшләре иман итмәүче булган мәсихчеләргә нинди киңәш биргән?

8 Рәсүл Паул мәсихчеләргә тормыш иптәшләрен, алар иман итмәүче булганнары өчен генә, ташлап китмәскә киңәш иткән *. (1 Көринтлеләргә 7:12—16 ны укы.) Тормыш иптәшенең мәсихче булып китә алганын истә тоту иман итүчегә, дини яктан бүленгән гаиләдә яшәсә дә, бәхетле булып калырга ярдәм итә ала. Әмма, иман итмәүчегә хакыйкатьне җиткерергә тырышканда, сак булырга кирәк. Моны аста китерелгән очраклар күрсәтә.

9. Изге Язмалардагы хакыйкатьне иман итмәүче гаиләдәгеләргә сөйләгәндә ни өчен сак булырга кирәк?

9 Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне сөенеп кабул иткәнен исенә төшереп, Джейсон болай ди: «Белгәннәремне бөтенесенә сөйлисем килә иде!» Өйрәнүче, Изге Язмалардан өйрәнгәннәренең хакыйкать икәнен аңлый башлагач, шулхәтле шатлана ки, хәтта һәрвакыт диярлек шуның турында гына сөйли. Ул гаиләдәгеләр Патшалык турындагы хәбәрне шунда ук кабул итәр дип көтәдер, ләкин аларның яхшы хәбәргә каршы килүләре бар. Джейсонның зур куанычы хатынына ничек тәэсир иткән? «Мин аптырашта калдым»,— дип исенә төшерә ул. 18 елдан соң гына хакыйкатькә килгән бер абый-кардәшнең хатыны болай ди: «Миңа барысын аңлар өчен вакыт кирәк иде». Изге Язмаларны өйрәнгән кешенең тормыш иптәше чын гыйбадәт ягына басарга теләмәсә, аны әдәпле генә үз тормыш иптәшенә хакыйкатьне ничек сөйләргә икәнен өйрәтү яхшы булмас идеме? Муса болай дигән: «Өйрәтүем яңгыр кебек яусын, яшеллеккә иртән чык төшкән кебек, ләйсән яңгыр кебек төшсен сүзләрем» (Кан. 32:2). Хакыйкатьнең вакытында тамган тамчылары еш кына коеп яуган рухи яңгырга караганда күбрәк файда китерә.

10—12. а) Рәсүл Петер иман итмәүче тормыш иптәшләре булган мәсихчеләргә нинди киңәш биргән? б) Бер өйрәнүче 1 Петер 3:1, 2 дә язылган киңәшне кулланырга ничек өйрәнгән?

10 Рәсүл Петер дини яктан бүленгән гаиләдә яшәгән мәсихче хатыннарга Аллаһы тарафыннан рухландырылган киңәш биргән. «Ирләрегезгә күндәм булыгыз,— дип язган ул.— Шуның белән, ирләрегез арасында Аллаһы сүзенә итагать итмәүчеләр сезнең пакь һәм тәкъва яшәвегезне күргәнгә, аларны берсүзсез Аллаһы янына алып килерсез» (1 Пет. 3:1, 2). Хатын үз ирен, ул аның белән үзен тупас тотса да, аңа буйсынып һәм аны тирән хөрмәт итеп, Аллаһыга алып килә ала. Шулай ук иман итүче ир дә, иман итмәүче хатынының нинди генә каршылыкларына дучар булмасын, үзен Аллаһыга яраклы итеп тотарга һәм гаиләнең кайгыртучан башы булырга тиеш (1 Пет. 3:7—9).

11 Петернең киңәшен куллану мөһим икәнен бүгенге күп кенә мисаллар күрсәтә. Сельма мисалын карап чыгыйк. Ул Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, аның ире Стивка бу ошамаган. Стив болай ди: «Мин ачулана, көнләшә, шикләнә һәм үземне хуҗаларча тота башладым». Сельма болай дип сөйли: «Хәтта хакыйкатьне белгәнгә кадәр дә, Стив белән яшәү нечкә боздан йөрүгә охшаш иде. Ул кызу канлы иде. Ә мин Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, ул тагы да көчлерәк ярсый башлады». Сельмага нәрсә ярдәм иткән?

12 Аның белән өйрәнгән апа-кардәш аңа бер киңәш биргән. Сельма моны исенә төшереп, болай дип сөйли: «Бер көнне минем Изге Язмаларны өйрәнергә теләгем юк иде. Үткән кичне без Стив белән бәхәсләшкән идек, һәм ул миңа сукты. Миңа бик күңелсез иде һәм мин үземне кызгана идем. Минем белән өйрәнгән апа-кардәшкә булган хәлне һәм хисләремне сөйләп биргәннән соң, ул миңа 1 Көринтлеләргә 13:4—7 не укырга кушты. Укыганда: „Стив мине алай ярата белми“,— дип уйлап куйдым мин. Ләкин апа-кардәш миннән: „Син иреңә шундый мәхәббәт күрсәтәсеңме?“ — дип сорап, мине башкача уйларга этәрде. „Юк, аның белән яшәү шулхәтле авыр бит“,— дип җавап бирдем мин аңа. Ул миңа тыныч кына: „Сельма, кем монда мәсихче булырга тырыша? Синме я Стивмы?“ — диде. Фикер йөртүемне үзгәртергә кирәк икәнен аңлап, мин Йәһвәгә дога кылдым һәм Стивка карата мәхәббәтемне үстерергә ярдәм итүен сорадым. Хәл әкрен генә үзгәрә башлады». 17 елдан соң Стив хакыйкатькә килгән.

БАШКАЛАРНЫҢ ЯРДӘМЕ

13, 14. Җыелыштагы кардәшләр дини яктан бүленгән гаиләдә яшәүчеләргә ничек ярдәм итә ала?

13 Яңгырның җылы тамчылары җирне сугарган кебек, җыелыштагы кардәшләр дини яктан бүленгән гаиләләрдә яшәгән мәсихчеләргә бәхетле булырга ярдәм итә. «Кардәшләремнең яратуы миңа хакыйкатьтә нык торырга ярдәм итте»,— дип әйтә Бразилиядә яшәүче Элвина.

14 Җыелыштагы кардәшләрнең игелеге һәм кызыксынуы кардәшләребезнең иман итмәүче гаилә әгъзаларының йөрәкләренә тәэсир итә ала. 13 елдан соң хакыйкатькә килгән Нигериядә яшүче бер апа-кардәшнең ире болай дип сөйләгән: «Бер Йәһвә Шаһите белән юлда барганда, аның машинасы ватылган иде. Ул якындагы авылда үз имандашларын эзләп тапты, һәм алар безне кунарга чакырдылар. Алар безнең турында безне бала чактан ук белгән сыман кайгырттылар. Шул чакта мин хатыным һәрвакыт әйтеп торган мәсихче яратуны сиздем». 18 елдан соң хакыйкатькә килгән Англиядә яшәүче бер абый-кардәшнең хатыны болай дип исенә төшерә: «Йәһвә Шаһитләре безне икебезне дә кунакка чакыралар иде. Мине һәрвакыт ачык йөз белән каршы алдылар» *. Шул ук илдә яшәүче һәм ахыр чиктә Йәһвә Шаһите булып киткән бер ир болай ди: «Безгә абый һәм апа-кардәшләр килә иде, без дә аларга бара идек, һәм мин аларның кайгыртучан икәннәрен күреп тордым. Хастаханәдә яткан вакытта күпләр хәлемне белешергә килгәндә, мин моны аеруча сиздем». Сез кардәшләрнең иман итмәүче гаилә әгъзаларына шундый ук кызыксыну күрсәтергә тырышасызмы?

15, 16. Гаиләдәгеләр хакыйкатьне кабул итмәсә, мәсихчегә бәхетле булып калырга нәрсә ярдәм итә ала?

15 Әлбәттә, мәсихче хәтта күп еллар үзен яхшы тотса да һәм әдәпле генә шаһитлек бирсә дә, иман итмәүче хатыннар я ирләр, балалар, ата-аналар яки башка туганнарның барысы да хакыйкатькә килмәс. Кайберәүләр ваемсыз я каршы килүчеләр булып кала (Мат. 10:35—37). Әмма мәсихчеләр Аллаһыга яраклы сыйфатлар күрсәтсә, бу яхшы нәтиҗәләргә китерәчәк. Элек Йәһвә Шаһите булмаган бер ир болай ди: «Иман итүче тормыш иптәше андый күркәм сыйфатларны чагылдыра башлагач, бу иман итмәүченең акылына һәм йөрәгенә ничек тәэсир иткәнен белмәссең. Шуңа күрә тормыш иптәшегездән өметегезне өзмәгез».

16 Хәтта берәр гаилә әгъзасы хакыйкатьне кабул итмәсә дә, мәсихче барыбер бәхетле була ала. Бер апа-кардәшнең ирен хакыйкатькә алып килер өчен 21 ел буена куйган тырышлыклары уңышсыз булган. Ул болай ди: «Мин Йәһвәгә ярарга теләп, аңа тугры булып һәм рухилыгымны ныгытырга тырышып, шатлыгымны югалтмыйм. Рухи эшләр белән мәшгуль булу, мәсәлән шәхси өйрәнү, очрашуларга йөрү, вәгазьләү, җыелыштагыларга ярдәм итү мине Йәһвәгә якынлаштыра һәм йөрәгемне саклый» (Гыйб. сүз. 4:23).

БИРЕШМӘГЕЗ!

17, 18. Хәтта дини яктан бүленгән гаиләдә дә мәсихчегә ничек өметсезлеккә бирелмәскә?

17 Син дини яктан бүленгән гаиләдә яшәп Йәһвәгә тугры хезмәт итәсең икән, бирешмә. «Йәһвә үзенең бөек исеме хакына үз халкын калдырмаячак» икәнен онытма (1 Пат. 12:22). Син аңа ябышканда, ул синең белән. (2 Елъязма 15:2 не укы *.) Шуңа күрә «Раббы Ходайга кинәнеп тор». Һәм «юлыңны Ходайга күрсәтеп тор, Аңа өметлән» (Мәд. 36:4, 5). «Армый-талмый дога кыл» һәм күктәге кайгыртучан Атабызның сиңа һәр авырлыкны җиңеп чыгарга ярдәм итә алачагына бер дә шикләнмә (Рим. 12:12).

18 Үзеңә өйдә тынычлыкка омтылырга ярдәм итсен дип, Йәһвәдән изге рухын сора (Евр. 12:14). Әйе, вакыт узу белән иман итмәүче гаиләдәгеләрнең йөрәкләренә тәэсир итә алган тыныч шартлар булдыру мөмкин. «Һәммәсен дә Аллаһы даны өчен эшләсәң», син бәхет һәм җан тынычлыгы кичерәчәксең (1 Көр. 10:31). Мәсихче җыелыштагы кардәшләреңнең ярату белән ярдәм күрсәтергә әзер булуын сизү бик дәртләндерә!

[Искәрмә],[Искәрмәләр]

^ 4 абз. Исемнәр үзгәртелгән.

^ 8 абз. Паулның киңәше кайбер очракларда аерым яшәүне тыймый. Андый җитди карарны кеше үзе кабул итә. «Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз» дигән китапның 220—221 нче битләрен карагыз.

^ 14 абз. Иман итмәүчеләр белән бергә ашау Изге Язмаларда тыелмый (1 Көр. 10:27).

^ 17 абз. 2 Елъязма 15:2: «Ул Асаның каршысына чыгып, аңа болай диде: „Тыңлагыз мине, Аса, барлык Яһүдия һәм Биньямин! Сез Йәһвә белән булганда, ул сезнең белән. Аны эзләсәгез, сез аны табачаксыз, ә аны калдырсагыз, ул сезне калдырачак“».

[Өйрәнү өчен сораулар]

[28 биттәге иллюстрация]

Ышануларыңны аңлатыр өчен, уңайлы вакыт сайла

[29 биттәге иллюстрация]

Йәһвәгә ышанмаучы хатыннарга я ирләргә кызыксыну күрсәтегез