Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бар «мәсихчеләр» дә — чын мәсихчеләрме?

Бар «мәсихчеләр» дә — чын мәсихчеләрме?

Бар «мәсихчеләр» дә — чын мәсихчеләрме?

КҮПМЕ кеше үзләрен мәсихче дип саный? Бер чыганак буенча, 2010 елда дөнья буйлап 2,3 миллиард кеше мәсихче булган («Atlas of Global Christianity»). Шул ук басмада әйтелгәнчә, мәсихче диннәрнең саны 41 000 нән артык. Аларның һәрберсе үз тәгълиматларына һәм үз нормаларына өйрәтә. «Мәсихче» диннәрнең андый төрлелеге кайбер кешеләрне аптырашта калдыра. Алар: «Бар „мәсихчеләр“ дә — чын мәсихчеләрме?» — дип уйлана.

Бер мисал карап чыгыйк. Сәяхәтче, берәр илнең чиген кичкәндә, үзенең нинди ил гражданы булуын күрсәтергә тиеш. Ул моны берәр документ, мәсәлән, паспорт, күрсәтеп дәлилләргә тиеш. Нәкъ шулай ук чын мәсихче дә үзенең Мәсихкә иман итүен дәлилләргә тиеш. Ничек итеп?

«Мәсихче» дигән сүз б. э. 44 елыннан соң кулланышка кергән. Изге Язмаларны язуда катнашкан тарихчы Лүк болай дип әйткән: «Антиох шәһәреннән башлап, шәкертләр, Аллаһының җитәкчелеге буенча, „мәсихчеләр“ дип атала башлады» (Рәсүлләр 11:26). Игътибар итегез: ул мәсихчеләр Мәсихнең шәкертләре булган. Кемне Гайсә Мәсихнең шәкерте дип атап була? Бер теологик сүзлектә болай диелә: «Гайсәнең шәкерте булу үз тормышыңны... бер тапкыр һәм мәңгегә шартсыз корбан итүне аңлата» («The New International Dictionary of New Testament Theology»). Шуңа күрә чын мәсихче Гайсәнең — мәсихче диненә нигез салучының — өйрәтүләрен һәм әмерләрен тулысынча, шартсыз үтәргә тиеш.

Бүгенге көндә андый кешеләрне үзләрен мәсихче дип атаучылар арасында табып буламы? Гайсә үзе аның шәкертләрен ничек билгеләп була икәнлеге турында нәрсә әйткән? Әйдәгез, бу сорауларга җавапны Изге Язмалардан табыйк. Киләсе биш мәкаләдә без Гайсәнең сүзләрен карап чыгарбыз. Алар безгә чын мәсихчеләрне аерырга булышыр. Без беренче мәсихчеләрнең ничек эш иткәнен белербез һәм бүген аларның үрнәгенә кем иярә икәнен билгеләргә тырышырбыз.