Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җаваплар эзләү

Җаваплар эзләү

Җаваплар эзләү

«Һәр кеше диярлек [Гайсә] турында үзенчә фикер йөртә. Без диндар булсак та, диндар булмасак та, һәрберебезнең мондый сорау биргәне бар: „Бу кеше кем булган?“» (ЯЗУЧЫ СТЭН ГАТРИ).

КЕШЕЛӘР һәрвакыт Гайсә турында белергә теләгән. Аның турында язылган китаплар һәм фильмнар киң танылган булып киткән. Әмма күп кешеләрнең Гайсә турындагы сораулары әле дә кала. Кешеләр аның чыннан да кем булганы турында төрлечә фикер йөртә.

Берничә ел элек ике журналист «Гайсә кем булган?» дигән сорау биреп сорашу үткәргән. Җавапларның кайберләре мондый булган:

● «Күрәсең, ул раввин (остаз) булган һәм кызганучан булып үрнәк калдырган».

● «Ул гади кеше булган, әмма гаҗәеп тормыш кичергән».

● «Гайсәнең яшәгәненә дәлилләр юк».

● «Гайсә — Аллаһының улы. Ул туган, үлгән һәм безне гөнаһларыбыздан азат итәр өчен терелтелгән булган. Ул бүген дә яши һәм яңадан җиргә киләчәк».

● «Мин Гайсә Мәсихнең Аллаһының бердәнбер улы икәненә ышанам. Ул бер ук вакытта кеше дә, илаһи зат та булган».

● «Гайсә — бу үсеп җиткән балалар өчен әкият кенә».

Әлбәттә, бу карашларның бөтенесе дә дөрес була алмый. Гайсә турындагы сорауларга җавап алыр өчен, ышанычлы чыганакны табып буламы? Бу брошюраны бастыручылар Изге Язмалар — Аллаһы Сүзе һәм анда гына Гайсә турында дөреслек язылган икәненә ышана (2 Тимутегә 3:16) *.

Киләсе мәкаләдә без Гайсә турындагы киң таралган сорауларның кайберләренә Изге Язмалардан җаваплар табарбыз. Гайсә коткаруга алып барган юл «Улына иман китерүче» һәркайсы кешегә ачык дип әйткән (Яхъя 3:16). Шуңа күрә без сезне дә бу җавапларны тикшерергә чакырабыз. Сез үзегезгә Гайсә турында күбрәк белергә кирәкме-юкмы икәнен аңларсыз һәм аңа ничек иман китерергә кирәк икәнен белерсез.

[Искәрмә]

^ 11 абз. Моның турында күбрәк белер өчен, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның «Изге Язмалар — Аллаһыдан бирелгән китап» дип исемләнгән 2 бүлеген карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.