Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә Мәсих. Сорауларыбызга җаваплар

Гайсә Мәсих. Сорауларыбызга җаваплар

Гайсә Мәсих. Сорауларыбызга җаваплар

«Халык Мине кем дип белә?» (ЛҮК 9:18).

НИ ӨЧЕН Гайсә үз шәкертләренә андый сорау биргән? Чөнки ул кешеләр аның турында төрлечә фикер йөртә икәнен белгән. Әмма кешеләрнең аның кем булганы турында шикләнергә сәбәпләре булмаган. Гайсә дәрвиш булып яшәмәгән һәм яшерен эш итмәгән. Киресенчә, ул авыллар һәм шәһәрләр буйлап халык белән ачык аралашкан. Ул кешеләргә вәгазьләгән һәм аларны өйрәткән, чөнки кешеләрнең үзе турында хакыйкатьне белүләрен теләгән (Лүк 8:1).

Гайсә турында аның сүзләреннән һәм эшләреннән белеп була. Аның турындагы хакыйкать Инҗилнең дүрт китабында язылган. Бу китаплар: Маттай, Марк, Лүк һәм Яхъя бәян иткән яхшы хәбәр. Аларга нигезләнеп, без Гайсә турындагы сорауларга җавап таба алабыз (Яхъя 17:17).

СОРАУ: Гайсә чынбарлыкта яшәгәнме?

ҖАВАП. Әйе. Беренче гасырдагы тарихчылар, шул исәптән Иосиф Флавий һәм Тацит, Гайсә турында язганнар. Ә иң мөһиме, Инҗилдә Гайсә уйлап чыгарылган түгел, ә чынбарлыкта булган шәхес итеп күрсәтелә. Анда вакыйгаларның кайда һәм кайчан булганы турында җентекләп язылган. Мәсәлән, Инҗилнең бер китабын язган Лүк, Гайсәнең хезмәт итә башлаган елны билгеләр өчен, җиде идарә итүченең исемнәрен язган. Аларның исемнәрен шул вакыттагы тарихчылар да искә алган (Лүк 3:1, 2, 23).

Гайсәнең тарихи шәхес булганы турында ышанычлы дәлил бар. «Белгечләрнең күбесе Насара шәһәрендә туган Гайсә исемле кеше чыннан да беренче гасырда яшәгән дигән факт белән ризалаша»,— дип әйтелә бер китапта («Evidence for the Historical Jesus»).

СОРАУ: Гайсә — ул Аллаһымы?

ҖАВАП. Юк. Гайсә беркайчан да үзен Аллаһыга тиң дип уйламаган. Киресенчә, ул Йәһвәгә * буйсына икәнен кат-кат күрсәткән. Мәсәлән, Гайсә Йәһвәне «Аллаһым» һәм «бердәнбер хак Аллаһы» дип атаган (Маттай 27:46; Яхъя 17:3). Андый сүзләр әйтеп тик буйсынган кеше генә башкага мөрәҗәгать итә алыр иде. Эшләгән кеше аңа эш бирә торган кешегә «начальнигым» дип мөрәҗәгать итсә, үзенең кечерәк булуын күрсәтә.

Гайсә шуны да күрсәткән: ул үзе һәм Аллаһы — бу ике төрле шәхес. Бер тапкыр Гайсә үзенә каршы чыккан кешеләргә болай дип әйткән: «Сезнең кануныгызда да: „Ике кешенең шаһитлеге хак“,— дип язылган. Мин Үзем хакында Үзем шаһитлек бирәм һәм Минем хакта Мине җибәргән Ата шаһитлек бирә — дип җавап бирде» (Яхъя 8:17, 18). Шулай итеп, Гайсә һәм Йәһвә — төрле шәхесләр булырга тиеш. Югыйсә аларны ике шаһит дип атап булмас иде *.

СОРАУ: Гайсә яхшы кеше генә булганмы?

ҖАВАП. Юк. Ул яхшы кеше генә булмаган. Гайсә Йәһвә ихтыярында мөһим рольләрне үтәгәнен яхшы аңлаган. Аларның кайберләрен карап чыгыйк.

«Аллаһының бердәнбер Улы» (Яхъя 3:18). Гайсә үзенең кайдан килүен белгән. Аның тормышы җирдәге тормышыннан күп еллар элек башланган. «Мин... күктән иңдем»,— дип әйткән ул (Яхъя 6:38). Гайсә Аллаһының беренче итеп барлыкка китерелгән заты булган һәм Аллаһының башка нәрсәләрне барлыкка китерүендә катнашкан. Гайсәне генә Йәһвә үзе барлыкка китергән, шуңа күрә Гайсәне, һичшиксез, Аллаһының «бердәнбер Улы» дип атап була (Яхъя 1:3, 14; Көлессәйлеләргә 1:15, 16).

«Адәм Улы» (Маттай 8:20). Гайсә үзен күп тапкыр «Адәм Улы» дип атаган. Бу сүзтезмә Инҗилдә якынча 80 тапкыр очрый һәм ул Гайсәнең кеше тәнендәге Аллаһы түгел, ә кеше булганын аңлата. Ничек соң Аллаһының бердәнбер Улы кеше булып туган? Үзенең изге рухы ярдәмендә Йәһвә үз Улының тормышын күктән җиргә, Мәрьямнең карынына, күчергән, һәм бу яһүди гыйффәтле кыз балага узган. Нәтиҗәдә, Гайсә камил һәм гөнаһсыз булып туган (Маттай 1:18; Лүк 1:35; Яхъя 8:46).

«Остаз» (Яхъя 13:13). Гайсә үзенә Аллаһы биргән йөкләмә — Аллаһы Патшалыгы турында «өйрәтү» һәм «Яхшы хәбәрне игълан итү» — турында ачык әйткән (Маттай 4:23; Лүк 4:43). Гайсә нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы һәм аның ярдәмендә Йәһвә ихтыяры ничек үтәләчәк икәнен аңлаешлы итеп һәм гади сүзләр белән аңлаткан (Маттай 6:9, 10).

«Сүз» (Яхъя 1:1). Гайсә Аллаһы вәкиле буларак хезмәт иткән, ягъни Аллаһы башкаларга мәгълүмат һәм күрсәтмәләр бирер өчен, аны кулланган. Йәһвә кешеләргә үз хәбәрен Гайсә аша җиткергән (Яхъя 7:16, 17).

СОРАУ: Гайсә вәгъдә ителгән Мәсих булганмы?

ҖАВАП. Әйе. Изге Язмаларда Мәсихнең, ягъни «Майланган зат»ның, килүе турында алдан әйтелгән булган. Бу вәгъдә ителгән Зат Йәһвә ниятенең үтәлүендә төп роль уйнарга тиеш булган. Бер тапкыр самарея хатыны Гайсәгә болай дип әйткән: «Мәсихнең киләчәген беләм». Гайсә аңа гади генә җавап кайтарган: «Синең белән сөйләшүче Мин — ул Үзе» (Яхъя 4:25, 26).

Гайсәнең чыннан да Мәсих булганына берәр нинди дәлил бармы? Берәр кешенең бармак эзе башка беркемдә дә була алмагандай, өч өлештән торган ышанычлы дәлил Гайсә генә Мәсих була алганын исбатлый.

Аның шәҗәрәсе. Изге Язмаларда Мәсих Ибраһим белән Давыт нәселеннән туачак дип алдан әйтелгән булган (Яратылыш 22:18; Мәдхия 131:11, 12). Гайсә Ибраһимның да, Давытның да буыннарыннан чыккан (Маттай 1:1—16; Лүк 3:23—38).

Үтәлгән пәйгамбәрлекләр. Еврей Язмаларында Мәсихнең җирдәге тормышы, шул исәптән аның тууы һәм үлеме турында күп пәйгамбәрлекләр язылган булган. Гайсә бар пәйгамбәрлекләрне үтәгән. Аларның кайберләре: Гайсә Бәйтлехем шәһәрендә туган (Михей 5:2; Лүк 2:4—11), ул Мисырдан чакырылган булган (Һошея 11:1; Маттай 2:15), аны һичбер сөяген сындырмыйча җәзалап үтергәннәр (Мәдхия 33:21; Яхъя 19:33, 36). Гайсә пәйгамбәрлекләрнең үзендә үтәлүенә берничек тә тәэсир итә алмаган *.

Аллаһының шаһитлеге. Гайсә тугач, Аллаһы көтүчеләргә Мәсих туган дип әйтер өчен, фәрештәләрне җибәргән (Лүк 2:10—14). Гайсә җирдә хезмәт иткәндә, Аллаһы берничә тапкыр аңа күктән үз хуплавын белдергән (Маттай 3:16, 17; 17:1—5). Йәһвә Гайсәгә искиткеч могҗизалар кылырга көч биреп, Гайсәнең Мәсих булганын тагы да ачыграк күрсәткән (Рәсүлләр 10:38).

СОРАУ: Ни өчен Гайсәгә газапланырга һәм үләргә туры килгән?

ҖАВАП. Гөнаһсыз кеше буларак, Гайсә газапланырга тиеш булмаган. Ул шулай ук җинаятьче итеп баганага кадакланырга һәм анда хурлыклы үлем белән үләргә лаек булмаган. Әмма Гайсә кешеләрнең аның белән шулай мөгамәлә итәчәген алдан белгән һәм моңа теләп буйсынган (Маттай 20:17—19; 1 Петер 2:21—23).

Мәсих турындагы пәйгамбәрлекләрдә Мәсих газапланырга һәм, башкаларның гөнаһларын каплар өчен, үләргә тиеш булган дип алдан әйтелгән булган (Ишагыйя 53:5; Данил 9:24, 26). Гайсә үзе турында ул «күпләрне йолып алу өчен Үзенең тормышын бирергә» килгән дип әйткән (Маттай 20:28). Йолым корбанына ышанган һәм аны кадерләгән кешеләрнең үз гөнаһларыннан коткарылырга, үлемнән азат ителергә һәм мәңгелек яшәргә өмете бар (Яхъя 3:16; 1 Яхъя 4:9, 10) *.

СОРАУ: Без Гайсәнең терелтелгән булганына ышана алабызмы?

ҖАВАП. Әйе. Гайсә үледән терелтеләчәк икәненә шикләнмәгән (Маттай 16:21). Әмма шуңа игътибар итү мөһим: Гайсә дә, Изге Язмалар язучылары да, ул үлеменнән үзе тереләчәк икәнен беркайчан да әйтмәгәннәр. Андый хәл була алмаган да. Изге Язмаларда «Аллаһы, үлем богауларын өзеп, Гайсәне үледән терелтте» дип әйтелгән (Рәсүлләр 2:24). Без Аллаһының барлыгына һәм аның Барлыкка Китерүче икәненә ышанабыз икән, аның үз улын терелтә алганына да ышанырга тиешбез (Еврейләргә 3:4).

Гайсәнең үледән терелтеләчәгенә ышанычлы дәлилләр бармы? Астагы мәгълүматны карап чыгыйк.

Үз күзләре белән күргән кешеләрнең шаһитлеге. Гайсә үлеменнән соң 22 ел үткәч, рәсүл Паул язганча, Гайсәнең терелтелүенә 500 артык шаһит булган һәм аларның күбесе, Паул язганда, әле исән булган (1 Көринтлеләргә 15:6). Бер яки ике шаһитнең сүзләренә ышанмаска була, әмма бу вакыйганы үз күзләре белән күргән 500 кешенең сүзләренә кем ышанмас?

Ышанычлы шаһитләр. Гайсәнең беренче шаһитләре — ә алар Гайсәнең терелтелүен үз күзләре белән күргән — бу вакыйга турында кыюлык белән вәгазьләгән (Рәсүлләр 2:29—32; 3:13—15). Алар шуны белгән: аның терелтелүенә ышану мәсихче иманының нигезе булып тора (1 Көринтлеләргә 15:12—19). Шул шаһитләр Гайсәгә иман итүдән ваз кичүгә караганда, үләргә әзер булганнар (Рәсүлләр 7:51—60; 12:1, 2). Берәр нәрсәнең дөрес булмаганын белеп тә, моның өчен үләргә әзер булган берәр кешене беләсезме?

Бу мәкаләдә Гайсә турында киң таралган алты сорау китерелгән, һәм без Изге Язмаларга нигезләнеп аларга җавап алдык. Бу җаваплар Гайсә кем икәнен ачыклый. Әмма шул җавапларны белү никадәр мөһим? Башкача әйткәндә, сезнең Гайсә турында нәрсә уйлаганыгыз чыннан да мөһимме?

[Искәрмәләр]

^ 9 абз. Изге Язмалар буенча, Аллаһы исеме — Йәһвә.

^ 10 абз. Күбрәк белер өчен, 20—22 нче битләрдә китерелгән «Изге Язмалар нигезендә сөйләшү. Гайсә Аллаһымы?» дигән мәкаләне карагыз.

^ 21 абз. Гайсәдә үтәлгән пәйгамбәрлекләрнең кайберләрен «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» китабының 200 нче битендә карагыз.

^ 25 абз. Гайсәнең йолым корбаны турында күбрәк белер өчен, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 5 нче бүлеген карагыз.