Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җавапларны белү никадәр мөһим?

Җавапларны белү никадәр мөһим?

Җавапларны белү никадәр мөһим?

«[Сез] хакыйкатьне белерсез һәм хакыйкать сезне ирекле итәр» (ЯХЪЯ 8:32).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА Гайсә турында аңлашылмый торган тәгълиматлардан һәм хәтта ялган ышанулардан азат итә алган хакыйкать бар. Әмма безнең аның турында нәрсә белүебез чыннан да мөһимме? Әйе. Бу Йәһвә өчен мөһим. Бу Гайсә өчен мөһим. Һәм бу безнең өчен дә мөһим булырга тиеш.

Ни өчен бу Йәһвә өчен мөһим? Чөнки «Аллаһы — мәхәббәт ул» (1 Яхъя 4:8). Йәһвә безнең мәңге бәхетле яшәвебезне тели. Гайсә болай дип әйткән: «Аллаһы дөньяны [кешеләрне] шулкадәр яратты ки, Улына иман китерүче [һәркем]... мәңгелек тормыш алсын өчен, Үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:16). Аллаһы үзенең улын җибәреп, безне йолып алган һәм үзенең беренче нияте буенча эш итеп, безгә җирдәге оҗмахта мәңге яшәргә юл ачкан (Яратылыш 1:28). Аллаһы үзенең улы турында хакыйкатьне белергә теләүчеләргә һәм бу хакыйкать буенча яшәүчеләргә бүләкне — мәңгелек тормышны — бирергә тели (Римлыларга 6:23).

Ни өчен бу Гайсә өчен мөһим? Гайсә дә кешеләрне ярата. Ул безнең өчен үз тормышын теләп биреп фидакарь яратуны күрсәткән (Яхъя 15:13). Гайсә шуны аңлаган: үзенең тормышын биреп, ул кешеләрнең коткарылуына бердәнбер юл ача (Яхъя 14:6). Әйе, Гайсә йолым корбанын китереп, мөмкин кадәр күбрәк кешеләрнең файда алуын теләгән. Нәкъ шуңа күрә ул үзенең шәкертләренә кешеләрне бөтендөнья буенча Аллаһының ихтыярына һәм ниятенә өйрәтергә кушкан (Маттай 24:14; 28:19, 20).

Ни өчен бу безнең өчен мөһим булырга тиеш? Сезнең өчен мөһим нәрсәләр — сәламәтлегегез һәм гаиләгез — турында уйлап карагыз. Сез сәламәт булуыгызны һәм үзегезнең дә, яратканнарыгызның да яхшы яшәүләрен телисезме? Йәһвә Аллаһы Гайсә аша сезгә һәм яратканнарыгызга авырулар һәм газаплар булмаган яңа дөньяда мәңгелек тормышны һәм камил сәламәтлекне тәкъдим итә (Мәдхия 36:11, 29; Ачылыш 21:3, 4). Сез андый шартларда яшәргә теләр идегезме? Теләсәгез, сезгә тырышлыклар куярга кирәк.

Мәкаләнең башында китерелгән шигырьгә тагын бер тапкыр игътибар итик: «Хакыйкатьне белерсез һәм хакыйкать сезне ирекле итәр». Гайсә турындагы хакыйкать һәм аның Аллаһы ниятендә үтәгән ролен белү безне иң начар коллыктан — гөнаһ белән үлем коллыгыннан — азат итә ала. Әмма андый азатлыкка ия булыр өчен, сезгә «хакыйкатьне белергә» кирәк. Сез бу хакыйкать турында белергә теләр идегезме? Без сезне үзегезгә һәм якыннарыгызга ул нинди файда китерә ала икәне турында күбрәк белергә чакырабыз. Йәһвә Шаһитләре сезгә бу яктан ярдәм итәргә шат булачак.