Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Икенче араны үтү турында әйткәндә, Гайсә нәрсәне күз алдында тоткан?

Күпләргә билгеле Таудагы вәгазендә Гайсә болай дигән: «Берәрсе сине бер ара җир үтәргә мәҗбүр итсә, аның белән ике ара үт» (Маттай 5:41). Гайсәнең тыңлаучылары аның сүзләрен, күрәсең, шунда ук аңлаган: ул хакимлеккә ия булган кешеләр халыктан таләп итә алган хәрби хезмәт йөкләмәсе турында сөйләгән.

Беренче гасырда Исраилдә римлылар хакимлек иткән. Римлылар кешеләрне һәм хайваннарны үзләре хакына эшләргә мәҗбүр иткәннәр һәм хәтта үзләренә кирәкле булган мал-мөлкәтне талаган. Мәсәлән, Рим гаскәриләре Киринидән булган Шимун исемле бер кешене Гайсәнең җәфалану баганасын күтәреп барырга мәҗбүр иткәннәр (Маттай 27:32). Андый мөнәсәбәтне еврейләр нәфрәт иткән.

Еврейләр йөкләрне никадәр ерак ташырга мәҗбүр ителгән булган? Анысы безгә билгеле түгел. Әмма аларның римлылар барырга таләп иткән җирдән ераграк барырга теләгәннәрен күз алдына да китерү авыр. Гайсә тыңлаучыларын икенче араны үтәргә чакырганда, аларны хакимлеккә ия булган кешеләрнең законлы таләпләрен сүзсез үтәргә генә түгел, ә, бәлки, күбрәк эшләргә өндәгән (Марк 12:17).

Инҗилнең беренче дүрт китабында искә алынган Һаннас кем булган?

Гайсәнең хөкем итүе вакытында Һаннас (Анан) «иң баш рухани» дип атала (Лүк 3:2; Яхъя 18:13; Рәсүлләр 4:6). Ул Исраилнең Каяфә́с исемле иң баш руханиның каенатасы булган. Һаннас үзе дә б. э. якынча 6 нчы я 7 нче елыннан башлап якынча 15 нче елына кадәр, аны Рим прокураторы Валерий Грат урыныннан төшергәнче, иң баш рухани булып хезмәт иткән. Һаннас элек иң баш рухани булып хезмәт итсә дә, аның тәэсире Исраилдә шул вакытта да зур булган. Аның биш улы һәм кияве дә иң баш руханилар булып хезмәт иткән.

Исраил мөстәкыйль халык булган вакытларда иң баш рухани үзенең үлеменә кадәр хезмәт иткән (Саннар 35:25). Әмма римлылар Исраилне яулап алгач, иң баш рухани Рим идарәчеләренең һәм Рим билгеләгән патшаларның теләкләре буенча сайланган һәм төшерелгән булган. Тарихчы Иосиф Флавий язганча, Сурия белән хакимлек иткән Рим идарәчесе Күрини б. э. якынча 6 нчы я 7 нче елында Иоазар исемле иң баш руханины урыныннан төшереп, Һаннасны бу урынга билгеләгән. Шулай да, бу мәҗүси идарәчеләр, күрәсең, иң баш руханины башка руханилардан сайларга тырышканнар.

Һаннасның гаиләсе үзенең комсызлыгы һәм шактый бай булуы белән билгеле булган. Ничек соң бу гаилә үз байлыгын җыйган? Кешеләр гыйбадәтханәдә корбанга китерү өчен кирәкле булган әйберләр — күгәрченнәр, сарыклар, май һәм шәраб — сатып алган. Сатудан килгән табыш Һаннасның гаиләсе кулында булганга, ул, күрәсең, шулай үз мал-мөлкәтен җыйган да. Иосиф Флавий сүзләре буенча, Һаннасның улы Ананның (Һананинең) «хезмәтчеләре караклар булган, һәм алар руханилардан уннан бер өлешне көч белән алган; уннан бер өлешне бирергә теләмәгән һәрбер кешене алар кыйнарга әзер булган».