Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһыны яхшырак белегез

«Безгә кире кайтырга рөхсәт ит»

«Безгә кире кайтырга рөхсәт ит»

Сез үткәндә Йәһвәгә хезмәт иткән идегезме? Аңа хезмәтегезне яңадан башларга уйлыйсызмы? Ә, бәлки, сез Аллаһы мине кабат кабул итәрме дип шикләнәсездер? Бу мәкаләне игътибар белән укып чыгыгыз. Ул сезнең өчен язылган.

«МИН Йәһвәгә ул миңа аның янына кайтырга рөхсәт итсен һәм мине аны рәнҗеткәне өчен кичерсен дип дога кыла идем». Бу сүзләрне мәсихче гаиләдә үскән, әмма Изге Язмаларның нормалары буенча яшәргә теләмәгән бер хатын-кыз әйткән. Аның хисләре сезгә танышмы? Бәлкем, сезнең дә мондый сорауларыгыз тугандыр: «Аллаһы аңа элек хезмәт иткән хезмәтчеләренә ничек карый? Ул аларны онытмаганмы? Аларның аңа кире кайтуларын телиме?» Бу сорауларга җавап табар өчен, әйдәгез, Иремия язган сүзләрне тикшерик. Шул җаваплар, һичшиксез, күңелегезне җылытыр. (Иремия 31:18—20 не укыгыз.) *

Иремия сүзләренең контекстын карап чыгыйк. Б. э. к 740 елда, Иремия яшәгән вакыттан дистәләгән еллар алдарак, Йәһвә ашшурлыларның ун буынлы Исраил патшалыгын яулап алуына юл куйган *. Бу газапларга юл куеп, Аллаһы үз халыкны тәрбияләргә теләгән, чөнки исраиллеләр аның пәйгамбәрләренең кабат әйтелгән кисәтүләренә колак салмыйча җитди гөнаһларга баткан булган (4 Патшалык 17:5—18). Аллаһыдан читләшеп, туган иленнән ерак булып һәм әсирлектәге кыенлыкларны күреп бу халык үзгәргәнме? Йәһвә аның турында онытканмы? Аллаһы аның кире кайтуын теләрме?

«Мин үкендем»

Әсирлектә булганда халык айныган һәм тәүбә иткән. Йәһвә аларның чын тәүбә итүләрен күргән. Әйдәгез, Аллаһы әсирлектә булган Эфраимның, ягъни исраиллеләрнең, хисләрен һәм карашларын сурәтләгәненә игътибар итик.

«Эфраимның үзе турында кайгырып елаганын ишеттем»,— дип әйтә Йәһвә (18 нче шигырь). Аллаһы исраиллеләрнең үз гөнаһлары аркасында газаплар кичереп үкенгәнен ишеткән. Бер белгечнең сүзләре буенча, «кайгырып елаганын» дигән сүзләр «селкетүне яки чайкауны» аңлатырга мөмкин. Исраиллеләр юлдан язган угылга охшаш булган: ул үз авырлыклары турында уйланып үкенү белән башын селкеткән һәм өйгә кире кайтырга теләгән (Лүк 15:11—17). Исраил Йәһвәгә нәрсә әйткән?

«Син мине өйрәтелмәгән бозауны кебек төзәттең» (18 нче шигырь). Халык үзенең төзәтүгә мохтаҗ булуын таныган. Моннан тыш, ул өйрәтелмәгән бозау белән чагыштырылган. Бер белешмәлектә бу чагыштыру турында болай дип язылган: «[Үгез] камытын ташлаган булмаса, ул мал куа торган таякны беркайчан да күрмәгән булыр иде».

«Мине үзеңә кире кайтар, һәм мин шунда ук кире кайтачакмын, чөнки син Йәһвә, минем Аллаһым» (18 нче шигырь). Исраиллеләр басынкы булып киткән һәм Аллаһыга мөрәҗәгать иткән. Алар үз гөнаһларына баткан, әмма хәзер Йәһвәнең хуплавын эзләп, аңардан ялварып ярдәмен сораганнар. Бер тәрҗемәдә болай дип әйтелә: «Син безнең Аллаһыбыз, безгә кире кайтырга рөхсәт ит» («Contemporary English Version»).

«Мин үкендем. ... Мин оятка калдым һәм үземне түбәнсетелгән итеп хис иттем» (19 нчы шигырь). Гөнаһ кылганнан соң халык үз гаебен таныган һәм үкенгән. Күкрәкләренә суккандай, исраиллеләр шулай ук хурлану хисләрен кичергән һәм көенгән (Лүк 15:18, 19, 21).

Исраиллеләр тәүбә иткән. Алар бик үкенгән, Аллаһы каршында үз гөнаһларын таныган һәм начар юлларын калдырган. Аларның тәүбә итүләре Аллаһының күңелен йомшартырмы? Ул аларга кире кайтырга рөхсәт итәрме?

«Һичшиксез, аны кызганырмын»

Йәһвә исраиллеләрне нык яраткан. Ул болай дип әйткән: «Мин Исраилгә Ата булып киттем, ә Эфраим минем беренче балам» (Иремия 31:9). Ничек инде яратучан ата эчкерсез тәүбә иткән үз улын кабул итмәс? Йәһвә үз халкына мөрәҗәгать иткәндә, үз хисләрен әтиләрчә белдерә.

«Эфраим минем кадерле улым түгелмени, наз белән кайгырткан балам түгелмени? Аңа каршы ни дәрәҗәдә әйткән булсам, шул дәрәҗәдә аны моннан ары да исемдә тотармын» (20 нче шигырь). Аның сүзләре никадәр назлы! Таләпчән, әмма шул ук вакытта яратучан әтигә кебек, Аллаһыга үз балаларын аларның гөнаһлары нәрсәгә китерә ала икәне турында кат-кат кисәтеп, аларга «каршы» сөйләргә туры килгән. Алар үҗәтләнеп аны тыңларга теләмәгән, шуңа күрә Йәһвә аларны әсирлеккә алып китүгә юл куйган, һәм алар туган илен калдырган. Ләкин Аллаһыга үз халкына җәза бирергә туры килгән булса да, ул аны онытмаган. Йәһвә беркайчан да алай эшләмәс иде. Яратучан ата үз балаларын беркайчан да онытмый. Алайса, үз халкының эчкерсез тәүбә итүен күргәч, Йәһвә үзен ничек хис иткән?

«Менә ни өчен аның аркасында эчемдәге барысы кысыла *. Һичшиксез аны кызганырмын» (20 нче шигырь). Йәһвә үз балаларына карата нык тойгылар кичергән. Аларның эчкерсез тәүбә итүләре аның күңел түренә үтеп кергән һәм ул аларның үзенә кайтуларын бик теләгән. Гайсәнең читкә киткән угыл турында кинаяле хикәясендәге ата кебек, Йәһвә дә үз балаларын «бик кызганган» һәм аларның кайтуларын бик теләгән (Лүк 15:20).

«Йәһвә миңа кире кайтырга рөхсәт итте!»

Иремия 31:18—20 дәге сүзләр безгә Йәһвәнең тирән кызгануын һәм шәфкатьлелеген күрергә ярдәм итә. Аллаһы аңа кайчан да булса хезмәт иткән кешеләрне онытмый. Ә андый кешеләр аңа кире кайтырга теләсә? Аллаһы — «шәфкатьле», ягъни кичерергә әзер булган Аллаһы (Мәдхия 85:5). Ул тәүбә иткәннәрне беркайчан да кире какмаячак (Мәдхия 50:19). Киресенчә, ул аларны каршы алырга бик шат (Лүк 15:22—24).

Мәкаләнең башында искә алынган хатын-кыз, Йәһвәгә кире кайтырга булып, үзе яшәгән җирдәге Йәһвә Шаһитләренең җыелышына барган. Әмма аңа үзенең тискәре хисләрен җиңәргә туры килгән. «Мин үземне бернәрсәгә дә яраксыз булып сиздем»,— дип искә төшерә ул. Җыелыштагы өлкәннәр аны дәртләндергән һәм яңадан рухи яктан нык булып китәргә ярдәм иткән. Ул чын күңелдән рәхмәтләрен белдерә: «Йәһвә миңа кире кайтырга рөхсәт иткәненә мин бик бәхетле!»

Сез үткәндә Йәһвәгә хезмәт иткәнсез икән һәм аңа яңадан хезмәт итәргә телисез икән, без сезне яныгызда яшәгән Йәһвә Шаһитләренең җыелышына барырга чакырабыз. Шуны онытмагыз: тәүбә иткәннәр Йәһвәгә, «безгә кире кайтырга рөхсәт ит», дип үтенеп мөрәҗәгать иткәндә, ул аларга шәфкатьлелеген күрсәтә һәм аларны кызгана.

[Искәрмәләр]

^ 4 абз. Иремия 31:18—20: «„Эфраимның үзе турында кайгырып елаганын ишеттем: „Мине үзгәртер өчен, син мине өйрәтелмәгән бозауны кебек төзәттең. Мине үзеңә кире кайтар, һәм мин шунда ук кире кайтачакмын, чөнки син Йәһвә, минем Аллаһым. Аллаһыга таба борылгач, мин үкендем, төзәтелгәч, үземне ботыма сугып куйдым. Яшьлегемнең хурлыгын күтәреп барганга, мин оятка калдым һәм үземне түбәнсетелгән итеп хис иттем“. „Эфраим минем кадерле улым түгелмени, наз белән кайгырткан балам түгелмени? Аңа каршы ни дәрәҗәдә әйткән булсам, шул дәрәҗәдә аны моннан ары да исемдә тотармын. Менә ни өчен аның аркасында эчемдәге барысы кысыла. Һичшиксез, аны кызганырмын“,— дип әйтә Йәһвә».

^ 5 абз. Гасырлар элек, б. э. к. 997 елда, Исраил патшалыгы икегә бүленгән булган. Берсе — ике буынлы көньяк Яһүд патшалыгы булган. Икенчесе — ун буынлы төньяк Исраил патшалыгы булган. Аны шулай ук иң зур буынның исеме буенча Эфраим дип атаганнар.

^ 16 абз. Изге Язмалар тәрҗемәчеләре өчен бер белешмәлектә бу сүзтезмә турында болай дип әйтелгән: «Яһүдләр тәннең эчке әгъзалары турында әйткәндә, тойгыларны күздә тоткан».