Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар тормышны үзгәртә

Изге Язмалар тормышны үзгәртә

Изге Язмалар тормышны үзгәртә

ТӘМӘКЕ үстерүчене үз һөнәрен генә түгел, ә шулай ук нык тамырланган дини тәгълиматларын калдырырга нәрсә этәргән? Алкоголизм белән авырган бер хатын-кызга үз тормышын үзгәртергә нәрсә ярдәм иткән? Әйдәгез, бу сорауларга җавапны аларның үзләреннән белик.

«Шундый зур гаиләм булуына мин бик шат!» (ДИНО АЛАЙ).

ТУУ ЕЛЫ: 1949

ТУГАН ИЛЕ: АВСТРАЛИЯ

ҮТКӘНДӘ: ТӘМӘКЕ ҮСТЕРҮЧЕ

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ. 1939 елны әти-әнием Албаниядән күчеп Квинсленд штатында (Австралия) Мариба исемле кечкенә шәһәрдә урнашты. Карашлары, гореф-гадәтләре һәм культуралары төрле булган кешеләр Босниядән, Грециядән, Италиядән, Сербиядән һәм башка урыннардан килеп монда урнашты. Марибада күп кенә кешеләр тәмәке үстерү белән шөгыльләнде, һәм әти-әнием дә тәмәке үстерә башлады.

Тиздән минем олы апаем туды, аннан соң ике абыем һәм мин. Кызганычка каршы, әтиемнең йөрәк өянәге кузгалганга ул үлде. Бу вакытта миңа бер яшь иде. Әнием тагын бер тапкыр кияүгә чыкты һәм аның тагын дүрт улы туды. Без бөтенебез үги атамның тәмәке үстерү фермасында үстек.

Яшүсмер чагымда, мин өемне калдырдым. Миңа 23 яшь булганда, мин Сайми исемле кызга өйләндем. Без икебез дә мөселманнар булганга, никахыбыз мәчеттә үтте. Бөтен туганнарым ислам динен тотты. Мин Коръәнне һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы турындагы китапны укый идем. Шул ук вакытта мин кечкенә Изге Язмалар китабын укый идем. Коръән китабында Изге Язмалардагы пәйгамбәрләр турында язылган, һәм Изге Язмаларны укып мин аларның кайчан яшәгәне турында аңлый башладым.

Миңа Йәһвә Шаһитләре килеп йөри иде һәм даими рәвештә журналлар белән китаплар калдыра иде. Без Сайми белән аларны укырга ярата идек. Мин еш кына Йәһвә Шаһитләре белән төрле дини темаларга аралаша идем. Алар һәрвакыт, үз фикерләрен әйтер урынына, Изге Язмалардан җавап кайтара иде. Бу миңа нык тәэсир итте.

Йәһвә Шаһитләре миңа Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдим итә иделәр һәм очрашуларга чакыра иделәр, әмма мин һәрвакыт моннан баш тарттым. Мин үземнең фермам һәм зур гаиләм турында хыяллана идем. Үземнең фермам беркайчан булмаса да, биш балам булуына мин бик шат идем.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. Йәһвә Шаһитләрен 9 ел белгән булсам да, мин үз дини карашларымны үзгәртмәдем. Әмма мин аларның басмаларын алып укырга ярата идем. Һәр якшәмбе көнне без Сайми белән бу әдәбиятны укый идек. Без алган журналларны саклый бардык. Күңелемдә иман үсә барды, һәм, иманым сыналганда, бу журналлардан укыганнарым миңа нык булып калырга ярдәм итте.

Мәсәлән, бер евангелист мине Гайсәне Коткаручы итеп кабул итәргә мәҗбүр итә иде. Ул Сайминың энесен һәм бер энемне үзенә иярергә ышандырды. Тиздән төрле динне тоткан танышларым мине үз диннәренә тарта башлады. Кайберәүләр миңа Йәһвә Шаһитләрен тәнкыйтьләүче әдәбиятны бирде. Мин алардан тәгълиматлары Изге Язмаларга нигезләнәме-юкмы икәнен күрсәтүен сорадым, әмма алар сорауларыма җавап бирә алмый иде.

Андый каршылыклар мине Изге Язмаларны тагы да тирәнрәк тикшерергә дәртләндерде. Моның өчен мин Йәһвә Шаһитләре китергән әдәбиятны куллана идем. Ахыр чиктә мин аңладым: алган белемнәрем буенча тормышымны үзгәртер өчен вакыт килеп җитте.

Йәһвә Шаһитләре минем белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрмәде, мин аларның очрашуларына гына йөрдем. Башта мин борчыла идем һәм оялып тора идем, әмма бу очрашуларда мин үзләрен дусларча тоткан күп кешеләр белән таныштым, һәм анда алган белемнәрем миңа ошый иде. Мин Йәһвә Шаһите булып китәргә булдым, һәм 1981 нче елда үземнең Аллаһыга багышланганымны суга чумдырылу үтеп күрсәттем.

Хатыным карарыма каршы булмады, әмма кайвакыт ул, мине алдамадылар микән, дип миннән сорый иде. Шулай да ул суга чумдырылуымны күзәтергә килде. Мин аның белән алган белемнәремне уртаклашып тордым. Суга чумдырылуымнан соң бер ел үткәч, машина белән ялдан кайтканда Сайми Йәһвә Шаһите булып китәргә теләген белдерде. Моны ишетү мине шулкадәр шатландырды ки, мин чак кына машинаның рулен ычкындырмадым! Ул 1982 елда суга чумдырылды.

Тормышыбызны үзгәртергә җиңел булмады. Мин тәмәке үстерүемне ташладым, чөнки бу эш Изге Язмаларга каршы килә иде (2 Көринтлеләргә 7:1; Ягъкуб 2:8). Яхшы эш тапканчы, берникадәр вакыт үтте. Шулай ук туганнарыбызның кайберләре безнең белән күп еллар дәвамында аралашмады. Шулай да, без аларга ярату күрсәтеп, Изге Язмалардагы принциплар буенча эш итәргә тырыштык. Ахыр чиктә мөнәсәбәтләребез яхшыра барды, һәм хәзер якын туганнарыбыз бездән инде читләшми.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Мин төрле сынаулар аша үттем: оялчанлыгымны җиңәргә туры килде. Акча белән бәйле кыенлыклар туганда аларны чишәргә кирәк иде. Шулай ук туганнарым да каршы торды. Йәһвәнең миңа бөтен бу авырлыкларны җиңеп чыгуда ярдәм иткәне аның никадәр түземле икәнен күрсәтте. Мәсәлән, мин хәзер җыелыш өлкәне булып хезмәт итәм һәм еш кына чыгышлар ясыйм. Бу минем өчен шулай ук көрәшү дип әйтеп була, чөнки дулкынлану аркасында мин тотлыгып сөйли башлыйм. Ләкин мин дога кылып торам һәм Йәһвәнең ярдәме белән үз вазифаларымны үти алам.

Без хатыным белән тагы да якынлаштык һәм никахыбыз чыннан да бәхетле булып китте. Әйе, балаларыбызны тәрбияләгәндә без хаталар эшләдек, әмма Изге Язмалардан белем алган саен, без көчебездән килгәнне эшләргә һәм хакыйкатьләрне аларның күңелләренә сеңдерергә тырыштык (Канун 6:6—9). Хәзер олы улыбыз киленебез белән бергә миссионерлар булып хезмәт итәләр.

Миңа бер очрак исемә төшә. Ул вакытта без гаилә буларак, Йәһвә Шаһитләре очрашуларына йөри башладык кына. Машинаны куеп, мин Залның эченә карадым һәм күп кешеләрнең җыелганын күрдем. Гаиләдәгеләремнән: «Күрәсезме?» — дип сорадым. Патшалык Залында культуралары, чыгышлары һәм телләре төрле булган кешеләр сөйләшә иде. Албаниядән, Австралиядән, Хорватиядән күчкән кешеләр һәм аборигеннар бергә шатланып аралаша иде. Шундый зур гаиләм булуына мин бик шат! Кардәшләрем Австралиядә генә түгел, ә җир шарының төрле почмакларында яши (1 Петер 5:9).

«Апам беркайчан да бирешмәде» (ЕЛЕНА СЁМИНА).

ТУУ ЕЛЫ: 1952

ТУГАН ИЛЕ: РОССИЯ

ҮТКӘНДӘ: АЛКОГОЛИЗМ БЕЛӘН АВЫРГАН, ҮЗ-ҮЗЕН ҮТЕРЕРГӘ ТЫРЫШКАН

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ. Мин Мәскәү өлкәсендәге Красногорск исемле кечкенә шәһәрдә тудым. Әти-әнием укытучылар булып эшләде. Мәктәптә мин яхшы укучы идем. Шулай ук музыка мәктәбен тәмамладым. Киләчәгем якты булып күренде.

Өйләнгәч, без ирем белән икенче җиргә күчтек. Андагы кешеләр өчен сүгенү, эчү һәм тәмәке тарту гадәти хәл иде. Башта сизмәсәм дә, андый кешеләр белән аралашу миңа зыян китерә башлады. Яшьләр белән җыелганда, мин анда бераз җырлар өчен һәм гитарада уйнар өчен генә бардым. Әмма килгәндә, андагы кешеләр мине үзләре белән тартырга һәм эчәргә чакыра иде. Тиздән эчү минем гадәтемә кереп китте.

Эчкечелек аркасында тормышым җимерелә башлады. Ахыр чиктә бу мине аяныч хәлгә китерде, мин хәтта ашый алмый идем. Минем үләсем килә иде һәм мин үз-үземә кул салырга булдым. Шулай да бүген мин исән, һәм мин моңа бик шат.

Шул вакытта апам миңа һәрвакыт килеп йөри иде. Ул Йәһвә Шаһите булып китте һәм Изге Язмалар миңа кайсы яктан булыша ала икәнен аңлатырга тырышты. Мин Изге Язмалар белән кызыксынмый идем, шуңа күрә аның килүенә каршы булдым. Әмма апам беркайчан да бирешмәде. Ул миңа карата шулхәтле түземле иде, мине ярата иде, шуңа күрә ахыр чиктә мин Изге Язмаларны өйрәнергә булдым.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, мин эчүемне ташлар өчен бөтен көчемне куйдым. Шул вакытта минем күршем эчкән килеш миңа ташланды һәм мине кыйнады. Авыр хәлдә мин больницага эләктем. Дүрт кабыргам сындырылган һәм күземнең челтәр катлавы зарарланган иде. Шулай да моның уңай ягы да булды — больницада булу миңа эчү гадәтемне ташларга булышты.

Бу вакыт дәвамында мин даими дога кылдым. Изге Язмалардагы Иремиянең елавы 3:55, 56 нчы шигырьләрдәге сүзләр мине юата иде. Анда болай дип язылган: «И Йәһвә, мин сиңа исемең белән иң тирән чокырдан дәштем. Син минем тавышымны ишетерсең; ачы тавышымнан, сукрануымнан үз колагыңны япма».

Йәһвә догаларыма җавап бирде. Мин моңа шикләнмим. Ул миңа начар гадәтемә кайтмаска көч бирде. Кайвакыт минем бик эчәсем килә иде. Әмма минем беркайчан да бу теләгемә бирешкәнем юк. Моңа мин бик шат!

Изге Язмаларны өйрәнгән саен, мин шуны аңлый башладым: миңа иремә, гаилә башына буларак, гаиләдәге бурычларын үтәүдә ярдәм итеп торырга кирәк (1 Петер 3:1, 2). Бу җиңел булмады, чөнки мин өемдә боерык биреп торырга күнеккәнмен. Шуңа күрә Йәһвәдән ярдәм сорап тордым. Үземне үзгәртер өчен миңа вакыт кирәк иде, әмма вакыт узу белән мин яхшы хатын булырга өйрәндем.

Үзгәрешләрем иптәшемә нык тәэсир итте. Бу мизгелгә кадәр ул Изге Язмалар белән кызыксынмады. Әмма мин тәмәке тартуымны ташларга булгач, ирем: «Әгәр дә син тәмәке тартуыңны ташласаң, мин Изге Язмаларны өйрәнә башлармын!» — диде. Без бер үк көнне тәмәке тартуыбызны ташладык.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Ирем сүзендә торды һәм Изге Язмаларны өйрәнә башлады. Хәзер без көн саен бергәләп Изге Язмаларны укыйбыз, укыганнарыбыз турында уйланабыз һәм Аллаһының киңәшләрен тормышта кулланырга тырышабыз.

Хисләремне сүз белән дә әйтеп бирерлек түгел, гаиләбездәге тормыш искиткеч итеп үзгәрде. Ә үзем турында әйтәсе дә юк. Йәһвәгә, ул мине үзенә алып килгәнгә, мин бик рәхмәтле (Яхъя 6:44). Мин шулай ук апама да рәхмәтле, ул беркайчан да миңа карата өметен өзмәде. Хәзер мин үзем беләм: Изге Язмалар чыннан да кеше тормышын үзгәртә.

[13 биттәге текст эчендә булган рамка]

Мин аңладым: тормышымны үзгәртер өчен вакыт килеп җитте