Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз

Ул үрнәк ата булган

Ул үрнәк ата булган

ЙОСЫФ ишәк аркасына йөк сала. Чыдам хайванкаен аркасыннан сыйпап, ул караңгылык төшә барган Бәйтлехемнең тирә-ягына күз сала. Йосыф, һичшиксез, алдагы озын юл — Мисырга бару юлы турында уйлана. Чит халык, чит тел, чит йолалар. Аның кечкенә гаиләсе шулкадәр зур үзгәрешләргә ничек ияләшер икән?

Начар хәбәрне сөекле хатыны Мәрьямгә әйтү җиңел түгел, ләкин Йосыфка моны барыбер эшләргә туры килә. Ул аңа Аллаһының төшенә кергән фәрештә аша җибәргән хәбәре турында сөйли: Һируд патша аларның кечкенә угылларын үтерергә җыена. Аларга хәзер үк китәргә кирәк (Маттай 2:13, 14). Бу Мәрьямне пошаманга төшерә. Ничек инде кемдер аның гаепсез, көчсез сабыен үтерергә тели? Моны Мәрьям дә, Йосыф та башларына сыйдыра алмый. Ләкин алар Йәһвәгә таяна һәм юлга чыгарга әзер.

Нинди фаҗига буласын белмәгән Бәйтлехем тирән йокыга талган. Йосыф, Мәрьям һәм Гайсә төн караңгылыгында авылдан чыгып китә. Йосыф аларны көньякка таба алып бара. Инде яктыра башлый. Ул, бәлки, алда нәрсә буласы турында уйлый. Гади генә балта остасы үз гаиләсен көчле дошман кулыннан ничек яклый алыр? Ул гаиләсен бар кирәклесе белән тәэмин итә алырмы? Ул Йәһвә Аллаһының үзенә бирелгән бу авыр йөкләмәсен үтәрме — үзенә күрә бердәнбер бу бала турында кайгыртып аны үстерә алырмы? Моның барысы Йосыфны бик борчый. Аның һәр авырлыкны ничек итеп кичергәнен карап чыкканда, без бүгенге аталарга, шул исәптән безнең барыбызга да, иманы нык булган Йосыфтан ни өчен үрнәк алырга кирәк икәнен күрербез.

Йосыф үз гаиләсен яклаган

Бер елдан артык ел элек үзенең туган шәһәре Насарада Йосыфның тормышы, ул Эли кызы белән ярәшелгәч, бөтенләй үзгәргән. Йосыф Мәрьямне саф, нык иманлы яшь хатын-кыз буларак белгән. Ләкин аннары ул аның балага узганын белеп алган. Ул яшерен генә аның белән, аны хурлыктан саклар өчен, аерылышырга теләгән *. Әмма төшендә фәрештә аңа Мәрьямнең изге рухтан балага узганын әйткән. Фәрештә Мәрьям карынында йөрткән бала «Үзенең халкын гөнаһлардан коткарачак» дигән. Аннары ул Йосыфны: «Мәрьямне хатын итеп алырга курыкма»,— дип тынычландырган (Маттай 1:18—21).

Тәкъва һәм тыңлаучан Йосыф шулай эшләгән дә. Ул иң авыр йөкләмәне үти башлаган: ул үзенеке булмаган, ләкин Аллаһы өчен иң кадерле булган угыл турында кайгырткан һәм аны тәрбияләгән. Соңрак, кайсарның боерыгына буйсынып, Йосыф авырлы хатыны белән Бәйтлехемгә теркәлер өчен барган. Нәкъ шунда Гайсә туган да *.

Йосыф үз гаиләсе белән, Насарага кире кайтыр урынына, Иерусалимнан берничә километр ераклыктагы Бәйтлехем шәһәрендә урнашкан. Алар ярлы яшәгән, ләкин Йосыф Мәрьям белән Гайсәне мохтаҗлыктан һәм бәла-казалардан саклар өчен, көченнән килгәнне эшләгән. Тиздән алар гади генә бер йортта яши башлаган. Аннары, Гайсә инде бераз үскәч, бәлки, аңа бер яшьтән артык булган чакта, аларның тормышы яңадан кискен үзгәргән.

Көнчыгыштан, күрәсең, ерак Бабылдан берничә ир-ат, йолдызчылар, килгән. Алар бер йолдызга ияреп, Йосыф белән Мәрьям яшәгән йортка килгән һәм яһүдләр патшасы булырга тиеш баланы эзләп тапкан. Бу ир-атлар үзләрен бик ихтирамлы тоткан.

Бу йолдызчылар белгәнме, юкмы кечкенә Гайсәнең тормышын зур куркыныч астына куйган. Алар күргән йолдыз башта аларны Бәйтлехемгә түгел, ә Иерусалимга алып килгән. Анда алар явыз Һируд патшага яһүдләр патшасы булырга тиеш баланы эзләгәннәре турында әйткән. Бу көнчел патшаны бик нык ярсыткан (29 нчы биттәге «Укучыларның сораулары. „Йолдызны“ кем җибәргән?» дигән мәкаләне карагыз).

Әмма, бәхеткә каршы, Һирудныкыннан да куәтлерәк көч булган. Булган хәлгә Йәһвә катнашкан. Ничек итеп? Йолдызчылар Йосыф гаиләсенә юмарт бүләкләр алып килгән. Йосыф белән Мәрьям өчен көтмәгәндә кыйммәтле әйберләргә — «алтын, ладан һәм миррага» ия булу бик гаҗәп хәл булгандыр! Йолдызчылар Һируд патшага бала кайда икәнлеген әйтергә ниятләгән. Ләкин Йәһвә йолдызчыларга төшләрендә өйләренә икенче юл белән кайтып китәргә кушкан (Маттай 2:1—12).

Йолдызчылар киткәннән соң озак та үтмәгән, Йәһвәнең фәрештәсе Йосыфка болай дигән: «Баланы анасы белән алып Мисырга кач. Мин сиңа әйткәнгә кадәр шунда кал. Чөнки Һируд, Баланы табып, үтерергә ниятли» (Маттай 2:13). Белгәнебезчә, Йосыф шунда ук буйсынган. Ул баланың иминлеген бар нәрсәдән дә өстенрәк куеп, гаиләсен Мисырга алып киткән. Йолдызчылар гаиләгә кыйммәтле бүләкләр биргәнгә, аларның анда вакытлыча яшәү өчен бар кирәклесе булган.

Апокрифлардагы мифлар белән риваятьләрдә аларның Мисырга барган юлы күпертеп сурәтләнгән. Имеш кечкенә Гайсә могҗизалы рәвештә юлны кыскарткан, юлбасарларны зарарсызландырган һәм хәтта финик пальмасын, анасы җимешләрен җыйсын өчен, бөгелергә мәҗбүр иткән *. Чынлыкта исә бу билгесезлеккә таба озын, кыен юл булган.

Ата-аналар Йосыфтан күп нәрсәгә өйрәнә ала. Ул бер дә икеләнмичә үз эшен калдырган һәм гаиләсен куркынычтан яклар өчен, җайга салынган яшәвен корбан иткән. Билгеле, ул үз гаиләсен үзенә Йәһвә ышанып тапшырган хәзинә итеп санаган. Ата-аналар бүген үз балаларын куркыныч дөньяда — яшьләрне боза алган һәм хәтта юк итә алган тәэсирләр тулы дөньяда үстерә. Үз балаларын андый тәэсирләрдән яклар өчен тырышлыкларын куйган һәм Йосыф кебек тәвәккәллек белән эш иткән аталар һәм аналар мактауга лаек!

Йосыф үз гаиләсе турында кайгырткан

Күрәсең, Йосыф гаиләсе Мисырда озак тормаган, чөнки тиздән фәрештә Йосыфка Һирудның үлеме турында хәбәр иткән. Йосыф үз гаиләсе белән туган иленә кайткан. Борынгы пәйгамбәрлектә Йәһвә үз улын Мисырдан чакырып алачак дип әйтелгән булган (Маттай 2:15). Йосыф моның үтәлешендә катнашкан, ләкин хәзер ул үз гаиләсен кая алып барыр?

Йосыф саклык һәм зирәклек белән эш иткән. Ул Һирудның шундый ук явыз һәм мәрхәмәтсез булган варисы Архелайдан курыккан. Аллаһының җитәкчелеге буенча Йосыф үз гаиләсен Иерусалимнан һәм андагы бар мәкерле эшләрдән ераграк, төньякка таба, Гәлиләядәге туган шәһәре Насарага алып кайткан. Анда алар төпләнгән дә (Маттай 2:19—23).

Алар гади яшәгән, ләкин тормышлары җиңел булмаган. Инҗилдә Йосыф балта остасы булган дип әйтелә. Бу исем агач эшләрен башкарган кешегә карата кулланылган. Мәсәлән, балта остасы агач кискән, аны төяп алып кайткан һәм киптергән. Соңыннан ул шул агачтан йортлар, көймәләр, кечкенә күперләр төзегән, арбалар, тәгәрмәчләр, камытлар һәм һәртөрле авыл хуҗалыгы кораллары ясаган (Маттай 13:55). Бу күп көч сорый торган эш булган. Изге Язмалар язылган вакытта балта остасы еш кына үзенең йорты янында яки янындагы һөнәрханәдә эшләгән.

Йосыфның төрле кораллары булган. Аларның кайберсе, күрәсең, аның атасыннан калган. Мәсәлән, ул почмаклык, асма, чирткеч, балта, пычкы, аркылы балта, чүкеч, агач чүкеч, өтерге, җәяле борау, төрле җилемнәр һәм, бәлки, кадаклар, аларның кайберсе кыйммәт торса да, куллангандыр.

Күз алдыгызга китерегез: кечкенә Гайсә үги атасының эшләгәнен күзәтеп тора. Аның күзләре Йосыфның һәр хәрәкәтен күзәтә. Ул һичшиксез аның киң җилкәләреннән һәм көчле кулларыннан ташып торган көчкә, аның осталыгына һәм йөгерек акылына сокланып тора. Йосыф, бәлки, инде үсә төшкән улына гади эшләрне ничек башкарырга, мәсәлән, киптерелгән балык тиресе белән агачны ничек шомартырга икәнен күрсәтәдер. Ул, мөгаен, Гайсәне төрле агачларның — сикомор, имән һәм зәйтүн агачы — үзенчәлекләрен күрергә өйрәтәдер.

Өстәвенә, Гайсә бу көчле кулларның — агачлар кискән, бүрәнәләрне юнып чыккан һәм аларны тоташтырып куйган кулларның — үзен, әнисен һәм эне-сеңелләрен иркәләгән һәм сыйпаган назлы куллар да булганын белгән. Йосыф белән Мәрьямнең гаиләсе арта барган: аларның Гайсәдән тыш ким дигәндә тагын алты баласы туган (Маттай 13:55, 56). Йосыфка, алар турында кайгыртыр өчен, тагы да катырак эшләргә туры килгән.

Әмма Йосыф үз гаиләсенең рухи ихтыяҗлары турында кайгырту иң мөһиме икәнен аңлаган. Шуңа күрә ул үз балаларын Йәһвә Аллаһы турында һәм аның кануннарына өйрәтер өчен вакыт бүлеп куйган. Алар Мәрьям белән балаларын синагогага ала торган булган; анда Канунны кычкырып укыганнар һәм аңлатканнар. Аннан соң Гайсәнең, бәлки, бик күп сораулары булгандыр, һәм Йосыф аның рухи сусавын басарга тырышкандыр. Йосыф шулай ук үз гаиләсен Иерусалимда үткән дини бәйрәмнәргә алып бара торган булган. Иерусалимга кадәр 110 нан артык километр ара үтәргә кирәк булган. Мәсәлән, ел саен үткәрелгән Коткарылу бәйрәменә барып, аны үткәреп кайтыр өчен ике атна вакыт киткәндер.

Бүген гаилә башлары шул ук рәвешчә эш итә. Алар үз балаларына рухи тәрбия бирер өчен, бөтен тырышлыкларын куя һәм моны башка бар нәрсәләрдән, шул исәптән матди мәнфәгатьләрдән дә өстенрәк күрә. Алар үз балаларын мәсихче очрашуларга һәм конгрессларга алып барыр өчен көчләреннән килгәнне эшли. Алар, Йосыф кебек, үз балаларын рухи яктан кайгыртудан да мөһимрәк нәрсә юк икәнен аңлый.

Алар «бик борчылган»

Гайсәгә 12 яшь булганда, Йосыф гадәттәгечә үз гаиләсен Иерусалимга Коткарылу бәйрәменә алып барган. Ул вакытта зур гаиләләрдән торган озын кәрваннар бергә язгы яшеллеккә күмелгән юллардан барганнар. Алар биеклектә урнашкан Иерусалим тирәсендәге үсемлекләргә ярлырак булган җирләргә якынлашканда, күпләр күтәрелү җырлары дип аталган мәдхияләр җырлаган (Мәдхия 119—133). Шәһәрдә бик күп халык җыелган. Бәйрәмнән соң шундый ук озын кәрваннар өйләренә кайтып киткән. Йосыф белән Мәрьям, күрәсең, мәшәкатьләре күп булганлыктан, Гайсәнең башкалар, бәлки, гаиләдәгеләр белән кайта дип уйлагандыр. Иерусалимнан бер көнлек юл үткәннән соң гына, алар коточкыч нәрсә белеп алган — Гайсә юкка чыккан! (Лүк 2:41—44).

Бик нык хафаланып, алар тиз генә Иерусалимга кире кайткан. Урам буйлап үз улларының исемен кычкырып әйтеп йөргәндә, алар шәһәрнең хәзер үзләре өчен никадәр буш һәм ят булып күренгәнен күз алдыгызга китерегез. Гайсәне кайда эзләргә микән? Өченче көнгә Йосыф, бәлки, Йәһвә үзенә ышанып тапшырган хәзинәне саклап кала алмадым дип өзгәләнгәндер. Ахыр чиктә алар гыйбадәтханәгә барган. Анда алар бөтен җирне айкап чыккан һәм ниһаять бер бүлмәгә кереп, Канунны яхшы белгән күп кенә ир-атлар арасында утырган Гайсәне күргән. Йосыф белән Мәрьям нинди җиңеллек сизгәннәрдер! (Лүк 2:45, 46).

Гайсә яһүд укытучыларын тыңлап һәм аларга бик күп сораулар биреп утырган. Алар бу баланың аңлау сәләтенә һәм җавапларына гаҗәпләнгән. Ә Мәрьям белән Йосыф хәйран калган. Инҗилдән күренгәнчә, Йосыф берни дәшмәгән. Ләкин Мәрьямнең әйткән сүзләре аларның икесенең дә хисләрен ап-ачык белдергән: «Улым, ни өчен Син безнең белән шулай эшләдең? Без әтиең белән Сине эзләдек, бик борчылдык» (Лүк 2:47, 48).

Шулай итеп Аллаһы Сүзе бу берничә юл белән ата-аналарга нәрсә кичерергә туры килә икәнен сурәтли. Ата-ана булу, хәтта бала камил булганда да, бик авыр булырга мөмкин. Бүгенге куркыныч дөньяда бала тәрбияләү әйтеп бетермәслек борчылулар китерергә мөмкин. Ләкин Аллаһы әтиләргә һәм әниләргә нинди авырлыкларга очрарга туры килгәнен яхшы аңлый.

Бәхеткә каршы, Гайсә үзен күктәге Атасы Йәһвәгә иң якын итеп хис иткән дөньядагы бердәнбер урында, гыйбадәтханәдә, булган һәм белгәннәрен күңеленә сеңдергән. Шуңа күрә ул әти-әнисеннән эчкерсез: «Сез мине нигә эзләдегез? Атам Йортында булырга тиешлегемне белмәдегезме әллә?» — дип сораган (Лүк 2:49).

Йосыф, һичшиксез, күп тапкырлар Гайсәнең бу сүзләре турында уйлангандыр һәм, бәлки, горурлык хисе кичергәндер. Ул бит үзенең үги улының Йәһвә Аллаһы белән андый мөнәсәбәтләре булсын өчен, хәленнән килгәнне эшләгән. Гайсә малай булганда «ата» дигән сүз аңарда инде җылы хисләр уяткан; бу хисләр башлыча аңарда Йосыфның тырышлыклары ярдәмендә барлыкка килгән.

Сез әти кеше булсагыз, балаларыгыз сезне назлы һәм кайгыртучан әти кеше итеп күрәме? Сез бу яктан күпне эшли алганыгызны аңлыйсызмы? Сезнең үги балагыз булса, Йосыфтан үрнәк алыгыз, аны аерым шәхес итеп санагыз һәм кадерләгез. Аларга үзләренең күктәге Атасына, Йәһвә Аллаһыга, якынлашырга ярдәм итегез.

Йосыф үз бурычын үтәгән

Инҗилдә Йосыфның тормышы турында әллә ни күп әйтелми, ләкин булганны игътибар белән карап чыгу мөһим. Инҗилдә Гайсә «әти-әнисенә итагатьле булды» һәм шулай ук ул «үсте, акыл җыйды, Аллаһыга да, кешеләргә дә бик ошый иде» дип әйтелә (Лүк 2:51, 52). Бу сүзләрдән Йосыф турында нәрсә белеп була? Мәсәлән, Йосыфның элеккечә яхшы гаилә башы булганы турында. Бу аның камил улының үз атасының хакимлеген хөрмәт иткәненнән һәм аңа итәгать булып калганыннан күренә.

Без шулай ук Гайсәнең зирәк акыл җыйганы турында беләбез. Йосыф һичшиксез бу яктан күпне эшләгән. Ул көннәрдә яһүдләр арасында борынгы бер гыйбрәтле хикәя киң таралган булган. Бу хикәя буенча, буш вакытлары күп булган кешеләр генә чын мәгънәдә зирәк булып китә алган, ә һөнәрчеләр, мәсәлән, балта осталары, игенчеләр һәм тимерчеләр, яхшылык белән яманлыкны аерырга һәм башкаларны хөкем итәргә сәләтсез булган, һәм алар «кинаяле хикәяләр сөйли алмаган». Соңрак Гайсә бу гыйбрәтле хикәянең буш булуын исбатлаган. Кечкенә чакта ул еш кына, күрәсең, үги атасының, ул гади генә балта остасы булса да, Йәһвә урнаштырган яхшылык белән яманлык нормалары турында сөйләгәнен тыңлаган. Бу һичшиксез күп мәртәбәләр булгандыр.

Өстәвенә, Йосыф Гайсәнең физик үсешенә дә йогынты ясаган. Яхшы кайгырту күргән Гайсә һәрьяктан сау-сәламәт, көчле ир-ат булып үскән. Моннан тыш, Йосыф үз улын һөнәренә өйрәткән. Гайсә балта остасы улы булып кына түгел, ә «балта остасы» булып та билгеле булган (Марк 6:3). Шуңа күрә Йосыфның куйган тырышлыклары юкка гына булмаган. Гаилә башлары Йосыфтан үрнәк алып акыллы эш итә: алар үз балаларын хезмәт сөючән булырга, үз-үзләре турында кайгырта белергә, тормышта кирәк булачак белемнәр алырга һәм үзләрен тәэмин итә белергә өйрәтә.

Инҗилдә Гайсәнең 30 яшендә суга чумдырылуы турында сүз барганда, Йосыф турында инде әйтелми. Инҗилдән күренгәнчә, Гайсә үзенең хезмәтен башлаган вакытка Мәрьям инде тол хатын булган (27 нче биттәге «Йосыф кайчан үлгән?» дигән рамканы карагыз). Шулай да Йосыф, яхшы ата буларак, искиткеч үрнәк калдырган. Ул үз гаиләсен яклаган, аның турында кайгырткан һәм ахырга кадәр үз бурычын үтәгән. Һәр ата, һәр гаилә башлыгы, гомумән алганда һәр мәсихче иманы нык булган Йосыфтан үрнәк алырга тиеш.

[Искәрмәләр]

^ 7 абз. Ул көннәрдә ярәшү никахлашуга тиң булган дип әйтеп була.

^ 8 абз. 2008 ел, «Күзәтү манарасы»ның (рус) 1 октябрь саны, «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз» дигән рубрикадагы мәкаләне карагыз.

^ 14 абз. Изге Язмалардан ачык күренгәнчә, Гайсә беренче могҗизасын суга чумдырылганнан соң гына эшләгән (Яхъя 2:1—11). Апокрифик яхшы хәбәрләр турында күбрәк белер өчен, «Гайсә Мәсих. Сорауларыбызга җаваплар» (рус) брошюрадагы 18 нче биттәге мәкаләне карагыз.

[27 биттәге рамка]

Йосыф кайчан үлгән?

Безгә билгеле булганча, Гайсәгә 12 яшь булганда Йосыф әле исән булган. Ул яшьтә күп кенә яһүд малайлары аталарының һөнәрен өйрәнә башлаган, ә инде 15 яшьтә останың ярдәмчесе булып киткән. Йосыф, мөгаен, Гайсәне балта остасы булырга өйрәтергә өлгергән. Гайсә якынча 30 яшендә үз хезмәтен башлаганда Йосыф исән булганмы? Күрәсең, юк. Ул вакыттагы вакыйгаларда Гайсәнең әнисе һәм эне-сеңелләре искә алына, ләкин Йосыф турында берни дә әйтелми. Бер тапкыр аны хәтта Йосыф улы дип түгел, ә «Мәрьямнең улы» дип атаганнар (Марк 6:3). Мәрьям карарларны үзе, ире белән киңәшләшмичә, кабул иткән дип әйтелә (Яхъя 2:1—5). Изге Язмалар язылган чорда бу гадәти булмаган; тол хатыннар гына алай эшли алган. Шулай ук Гайсә үзенең үлеме алдыннан рәсүл Яхъяга әнисе турында кайгыртырга кушкан (Яхъя 19:26, 27). Ул вакытта Йосыф исән булган булса, бу кирәк булмас иде. Бар әйтелгәнгә нигезләнеп шуны әйтеп була: Йосыф, күрәсең, Гайсә чагыштырмача яшь булганда үлгән. Олы угыл буларак, Гайсә, һичшиксез, суга чумдырылу үткәнчегә кадәр балтачылык эшен дәвам итеп, гаилә турында кайгырткан.

[24 биттәге иллюстрация]

Йосыф үзенең кечкенә улын тәвәккәлек белән яклаган

[25 биттәге иллюстрация]

Йосыф үз гаиләсен тәэмин итәр өчен каты эшләгән

[26 биттәге иллюстрация]

Йосыф үз гаиләсен һәр ел Иерусалимдагы гыйбадәтханәгә алып барган

[28 биттәге иллюстрация]

Йосыф үз улын балта остасы һөнәренә өйрәткән