Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

«Йолдызны» кем җибәргән?

«Йолдызны» кем җибәргән?

▪ Сезнең утлыкта ятучы яңа туган Гайсә янына килгән өч патшаны я акыл иясен сурәтләгән рәсемнәрне яисә моны сәхнәләштерелгән күренешләрне күргәнегез бармы? Бу хикәя буенча, Аллаһы йолдыз кулланып шул кешеләргә Бәйтлехем шәһәрендә булган абзарга юл күрсәткән. Күп балалар хәтта аларның исемнәрен белә: Мельхиор, Каспар һәм Бальтазар. Әмма бу киң таралган хикәя Изге Язмаларда язылганына туры киләме? Юк, бу хикәя төгәл түгел. Өч сорау карап чыгыйк.

Бу кешеләр кем булган? Грек Язмаларының төп нөсхәсендә бу кешеләр турында алар патшалар яки акыл ияләре булган икәне әйтелми. Алар сихерчеләр яки йолдызчылар булган. Бу шөгыль мәҗүсиләр арасында киң таралган булган. Алар, күрәсең, йолдызларга карап күрәзәлек иткән. Изге Язмаларда аларның ничә кеше булганнары яки аларның исемнәре турында әйтелми.

Бу кешеләр кайчан килгән? Гайсә сабый булып утлыкта яткан вакытта түгел. Без моны кайдан беләбез? Моны Инҗилнең бер китабын язучы Маттайның сүзләреннән күреп була. Ул болай дип язган: «Йолдызчылар, өйгә кергәч, анасы Мәрьям белән Баланы күрделәр» (Маттай 2:11). Шунсы кызык: Гайсә бу чакта имчәк бала булмаган, аның турында «бала» дип әйтелә. Мәрьям белән Йосыф ул вакытта абзарда инде яшәмәгән, алар йортта яшәгән.

Йолдызчыларга юл күрсәтер өчен бу йолдызны кем җибәргән? Дини җитәкчеләрнең өйрәтүләре буенча шул «йолдызны» Аллаһы җибәргән. Бу дөресме? Искә төшерегез, «йолдыз» йолдызчыларны башта Бәйтлехемгә түгел, ә Иерусалимга зур хакимлеккә ия булган Һируд патшасына алып барган. Йолдызчылар шул кеше үтерүче һәм көнче патшага Гайсә турында сөйләгәннәр, һәм шулай итеп Һирудта «яһүдләр Патшасы» булачак балага карата нәфрәт тудырган (Маттай 2:2). Хәйләкәр Һируд патша аларга, балага хөрмәт күрсәтергә тели, дип әйткән. Шуңа күрә йолдызчыларга аның янына кайтып, баланың кайда булганы турында төгәл урынын әйтергә кушкан. Патшадан соң бу «йолдыз» күрәзәлек итүчеләрне Мәрьям белән Йосыфка алып барган. Йолдызчыларның Һируд патшаның боерыгы буенча эш итүләре, Аллаһы аларга юл куйган булса, кечкенә Гайсәнең үлеменә китерер иде. Бәхеткә каршы, Аллаһы моңа юл куймаган. Йолдызчылар Һирудка Гайсә турында әйтмәгәнгә, патша шулхәтле ярсыган ки, Бәйтлехем шәһәрендәге һәм шәһәр тирәсендәге ике яшьлек яки яшьрәк малайларны үтерергә кушкан (Маттай 2:16).

Соңрак Йәһвә Гайсә турында «минем сөекле Улым, Ул Минем куанычым» дип әйткән (Маттай 3:17). Уйлап кына карагыз: шундый шәфкатьле, гадел Ата мәҗүси йолдызчыларны, үз канунына каршы килгән күрәзәлек белән шөгыльләнүчеләрне, үзенең хәбәрчеләре итеп сайлаган булыр идеме? (Канун 18:10). Аллаһы бу хәбәр Һируд йөрәгендә көнләшү һәм нәфрәт хисләрен тудырыр икәнен алдан белгән. Моны белә торып, ул, йолдызчыларны мәрхәмәтсез патшага һәм кеше үтерүчегә алып барыр өчен, йолдызны кулланган булыр идемени? Аллаһы шул ук йолдызны һәм йолдызчыларны кулланып үзенең ярдәмсез улының кайда булганын ачыклар идеме?

Әйтик, яхшы хәрби начальник үзенең иң яхшы солдатын куркыныч йөкләмә биреп дошманнар янына җибәрә. Ул бу солдатның дошманга аны кайда табып була икәнен әйтер идеме? Әлбәттә, юк. Йәһвә шулай ук үз улын бу куркыныч дөньяга җибәргән. Ул явыз Һируд патшага үзенең яклаусыз баланың кайда булганын ачыклар идеме? Һич тә юк!

Алайса «йолдызны» яки аңа охшаш нәрсәне кем җибәргән? Ә кем соң кечкенә Гайсәгә үсәргә һәм җирдәге йөкләмәсен үтәргә бирмичә, аның үлемен күрергә бик теләгән? Кем кешеләрне юлдан яздыра, ялганны, җәбер-золымны тарата һәм кешеләрнең канын коя? Гайсә аны «ялганчы һәм ялганның атасы», «баштан ук кеше үтерүче» дип атаган. Бу — Шайтан Иблис (Яхъя 8:44).