Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яшь укучыларыбыз өчен

Муса пәйгамбәргә махсус эш бирелә

Муса пәйгамбәргә махсус эш бирелә

Йөкләмә. Бу йөкләмәне үтәр өчен тыныч урын тап. Изге Язмалардагы шигырьләрне укыганда, үзеңне шул вакыйгаларда катнашучы итеп күр. Ул вакыйганы күз алдыңа китер, андагы кешеләрнең тавышларын ишетеп кара. Анда булган кешеләрнең хисләрен аңларга тырыш.

Катнашучылар: Йәһвә Аллаһы һәм Муса пәйгамбәр.

Туган хәл: Йәһвә Мусага исраиллеләрне Мисырдан чыгарырга йөкләмә бирә.

1 БУ ӨЗЕКЛӘРНЕ КАРАП ЧЫК. ЧЫГЫШ 3:1—14; 4:1—17 НЕ УКЫ.

Янып торган куакны сурәтләп бир. Син аны ничек күз алдыңа китерәсең?

․․․․․

Чыгыш 3:4 тә язылганча, Аллаһы Мусага мөрәҗәгать итә. Моны ишетү пәйгамбәргә ничек тәэсир итә? Синеңчә, аның йөзендә һәм тавышында бу ничек чагыла?

․․․․․

Чыгыш 3:11, 13 нче һәм 4:1, 10 нчы шигырьләрдә язылганча, Муса Йәһвәгә сораулар бирә. Синеңчә, аның тавышында нинди хисләр чагыла?

․․․․․

2 ТИРӘНРӘК УЙЛАН.

Изге Язмаларга нигезләнгән материалны кулланып, «Мин кем булырга теләсәм, шул булам» дигән сүзләр турында күбрәк белергә тырыш (Чыгыш 3:14, ЯД). Ни өчен Йәһвә, Муса аның исемен сорагач, аңа «Мин кем булырга теләсәм, шул булам» дигән сүзләр әйткән? *

․․․․․

Синеңчә, ни өчен Муса Фиргавен белән сөйләшергә теләмәгән? (Җавап табар өчен Саннар 12:3 не укы.)

․․․․․

Ни өчен Муса башка исраиллеләр белән сөйләшергә теләмәгән?

․․․․․

3 БЕЛГӘННӘРЕҢНЕ КУЛЛАН ҺӘМ ЯЗЫП КУЙ.

Кешеләргә хас булган үз-үзеңә ышанмау хисе турында.

․․․․․

Йәһвәнең сиңа һәм синең сәләтләреңә ышануы турында.

․․․․․

БЕЛГӘННӘРЕҢНЕ ТАГЫН НИЧЕК КУЛЛАНА АЛАСЫҢ?

Тормышның нинди очракларында сиңа үз-үзеңә ышану җитми?

․․․․․

Мөмкинлекләрең чикле булса да, син кайсы яктан Йәһвә Аллаһыга файдалы була аласың?

․․․․․

4 БЕЗ КАРАП ЧЫККАН ӨЗЕКТӘ СИНЕҢ ӨЧЕН НӘРСӘ АЕРУЧА КЫЗЫК БУЛДЫ ҺӘМ НИ ӨЧЕН?

․․․․․

Бу мәкаләне үзеңә www.pr418.com дигән сайттан алып була

ЙӘҺВӘ ШАҺИТЛӘРЕНӘ МӨРӘҖӘГАТЬ ИТЕП СОРАГЫЗ ЯКИ БУ САЙТТАН УКЫГЫЗ: www.watchtower.org

[Искәрмә]

^ 14 абз. Йәһвә Шаһитләре өйрәнү өчен күп китаплар һәм брошюралар бастырган, алар ярдәмендә Изге Язмаларны өйрәнгәндә тирәнрәк уйланып була. Күбрәк белер өчен сезнең яныгызда яшәгән Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать итегез яки бу брошюраны бастыручыларга языгыз.