Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Атасының кем икәнен улының «белдерәсе килгән»

Атасының кем икәнен улының «белдерәсе килгән»

Атасының кем икәнен улының «белдерәсе килгән»

«Атасының кем икәнен Улыннан һәм Улы белдерәсе килгән кешедән башка беркем дә белми» (ЛҮК 10:22).

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

Ни өчен Гайсә генә Атасының шәхесен иң яхшы итеп ача алган?

Гайсә башкаларга Атасының кем икәнен ничек ачкан?

Атаның кем икәнен белдерүдә сез ничек итеп Гайсәдән үрнәк ала аласыз?

1, 2. Күп кешеләрне нинди сорау борчый һәм ни өчен?

«АЛЛАҺЫ кем ул?» Бу сорау күпләрне борчый. Мәсәлән, христианнарның күбесе Аллаһының Троица икәненә ышансалар да, бу тәгълиматны аңлап булмаганы белән ризалаша. Бер язучы һәм рухани: «Бу тәгълиматны кешенең чикле акыл көче белән аңлап булмый. Кеше үз логикасы һәм аңлау сәләте белән бу тәгълиматка төшенә алмый»,— дип таныган. Ә эволюция теориясенә ышанучылар Аллаһының барлыгын бөтенләй кире кага. Алар бар нәрсә үзеннән-үзе килеп чыккан дип әйтә. Шулай да Чарлз Дарвин, Аллаһының барлыгын инкяр итмичә: «Бу мәсьәләне [Аллаһының асылын] кеше акылы сыйдыра алмый дигән нәтиҗә ясау, минемчә, дөресрәк булыр»,— дип әйткән.

2 Күпчелек кешене, тоткан диннәренә карамастан, Аллаһының барлыгы белән бәйле сораулар борчый. Әмма канәгатьләндерүче җавап тапмаганга, күпләр Аллаһыны эзләүдән туктаган. Өстәвенә, Шайтан «имансызларның акылын томалаган» (2 Көр. 4:4). Шуңа күрә күпчелек кешеләрнең аптырашта булганына һәм Галәмне Барлыкка Китергән Ата турында хакыйкатьне белмәгәненә гаҗәпләнәсе юк! (Ишаг. 45:18).

3. а) Барлыкка Китерүченең шәхесен безгә кем ачкан? б) Без нинди сорауларны карап чыгарбыз?

3 Әмма кешеләргә Аллаһы турында хакыйкатьне белү мөһим. Ни өчен? Чөнки «Йәһвә исемен» ялварып чакыручы гына исән калачак (Рим. 10:13, ЯД). Аллаһының исемен чакыру Йәһвәнең шәхесен белү дигәнне аңлата. Гайсә Мәсих бу мөһим белемнәрне үз шәкертләренә ачкан. Ул аларга Атасының кем икәнен белдергән. (Лүк 10:22 не укы.) Ни өчен Гайсә генә Атасының шәхесен иң яхшы итеп ача алган? Ул моны ничек эшләгән? Һәм без башкаларга Атаның кем икәнен белдерүдә Гайсәдән ничек итеп үрнәк ала алабыз? Әйдәгез, бу сорауларны карап чыгыйк.

УГЫЛ БЕЛГӘН КЕБЕК АТАНЫ БЕРКЕМ ДӘ БЕЛМИ

4, 5. Ни өчен Атаның кем икәнен Гайсәдән яхшырак башка беркем дә белдерә алмаган?

4 Атаның кем икәнен Гайсәдән яхшырак башка беркем дә белдерә алмаган. Ни өчен? Чөнки соңыннан җирдә кеше булып яшәгән «Аллаһының бердәнбер Улы», бар яшәү формалары барлыкка китерелгәнче үк, күктә рухи зат булып яшәгән (Яхъя 1:14; 3:18). Нинди искиткеч өстенлек! Гайсә барлыкка китерелгән бердән-бер зат булганда, Атасы чиксез күп еллар дәвамында бар игътибарын аңа биргән, һәм Угыл Атасы һәм аның сыйфатлары турында күп нәрсә белә алган. Ата һәм Угыл, күрәсең, якын аралашкан һәм бу озак вакыт дәвамында аларның үзара яратулары көчәя барган (Яхъя 5:20; 14:31). Уйлап карагыз: Атасының шәхесен никадәр тирән аңлауга килә алган Угыл! (Көлессәйлеләргә 1:15—17 не укы.)

5 Ата Угылын үз вәкиле — «Аллаһы Сүзе» итеп билгеләгән (Ачыл. 19:13). Шуңа күрә, Гайсәнең махсус вазифасы, ягъни Атасының кем икәнен ачыклау йөкләмәсе булган. Шул сәбәпле, яхшы хәбәрне бәян иткән Яхъя «Сүз» дип атаган Гайсәне «Ата өчен иң якын булган» зат итеп сурәтләгән (Яхъя 1:1, 18). Бу сүзләре белән Яхъя үзе яшәгән көннәрдә табын янында гадәти булган бер хәлне телгә ала. Килгән кунак башка кунак янына шул ук ятакка яткан. Бер берсенә якын булганга, алар җиңел генә аралаша алган. Угыл Атасына «якын булып» аның белән якыннан аралашкан.

6, 7. Атаның һәм Угылның үзара мөнәсәбәтләре ничек ныгый барган?

6 Ата һәм Угыл арасында мөнәсәбәтләр ныгый барган. Угыл «һәр заман, һәр көн Аның [Аллаһының] сөенече... булган». (Гыйбрәтле сүзләр 8:22, 23, 30, 31 не укы.) Угыл Атасы белән бергә эшләгән һәм аның сыйфатларын чагылдырырга өйрәнгән. Шуңа күрә Угылның Атасы белән мөнәсәбәтләре әлбәттә ныгыган. Акылга ия булган башка затлар барлыкка китерелгәч, Угыл Йәһвәнең бу затларның һәрберсе белән ничек эш иткәнен күзәткән һәм, һичшиксез, бу аның Атасына карата яратуын һәм хөрмәтен тагы да тирәнәйткән.

7 Хәтта Шайтанның Йәһвә хакимлеген шик астына куюы да Угылга Атасының авырлыклар белән очрашканда яратуын, гаделлеген, акыллылыгын һәм көчен ничек күрсәткәнен белергә мөмкинлек биргән. Һичшиксез бу, үз чиратында, Гайсәне җирдә хезмәт иткәндә туачак авырлыкларны хәл итәргә әзерләгән (Яхъя 5:19).

8. Инҗилдәге хәбәрләр Атаның сыйфатлары турында күбрәк белергә ничек ярдәм итә?

8 Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләре булганга, Угыл Атасының кем икәнлеген башкаларга караганда җентекләбрәк аңлата алган. Ата турында белем алыр өчен, аның бердәнбер Улының әйткәннәрен һәм эшләгәннәрен өйрәнергә кирәк. Мисал өчен, «ярату» дигән сүзнең аңлатмасын сүзлекләрдән генә карап, аның мәгънәсенә төшенү бик авыр булыр иде. Әмма Яхшы хәбәрне бәян итүчеләрнең Гайсәнең хезмәте һәм аның башкаларны ничек кайгыртканы турында язганнары хакында уйланганда, без «Аллаһы — мәхәббәт ул» дигән сүзләрне яхшырак аңлый алабыз (1 Яхъя 4:8, 16). Җирдә яшәгәндә, Гайсә үз шәкертләренә яратудан тыш Аллаһының башка сыйфатларын да ачкан.

ГАЙСӘ АТАСЫНЫҢ КЕМ ИКӘНЕН НИЧЕК БЕЛДЕРГӘН?

9. а) Гайсә үз Атасының шәхесен нинди ике төп ысул белән ачкан? б) Гайсәнең үз өйрәтүләре аша Атасының кем икәнлеген ничек ачканын күрсәтүче бер мисал китер.

9 Гайсә Атасының шәхесен үзенең шәкертләренә һәм соңрак шәкертләре булып киткән кешеләргә ничек ачкан? Ул моны ике төп ысул — үзенең өйрәтүләре һәм үз-үзен тотышы белән эшләгән. Әйдәгез, башта беренче ысулны карап чыгыйк. Гайсәнең өйрәтүләрендә Атасының фикерләрен, тойгыларын һәм эш итү рәвешен тирән аңлаганы чагылган. Мәсәлән, Гайсә үз Атасын югалган сарыгын эзләгән һәм үз көтүе турында кайгырткан кеше белән чагыштырган. Гайсә әйткәнчә, бу кеше югалган сарыгын тапкач «югалмаган туксан тугызга караганда, табылганына күбрәк куанган». Бу мисал белән Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән? «Сезнең Күктәге Атагыз да шулай: кечкенәләрнең берсенең дә һәлак булуын теләми»,— дип аңлаткан Гайсә (Мат. 18:12—14). Бу мисалдан син Йәһвә турында нәрсәгә өйрәнә аласың? Син үзеңне кайчак әһәмиятсез һәм беркемгә дә кирәкмәгән кеше итеп хис итсәң дә, Күктәге Атаң синең белән кызыксына һәм сине кадерли. Аның күзләре алдында син «кечкенәләрнең берсе».

10. Үз-үзен тотышы белән Гайсә Атасының кем икәнен ничек белдергән?

10 Гайсәнең үз шәкертләренә Атасының кем икәнлеген белдерүнең икенче ысулы — үз-үзен тотышы. Рәсүл Филип Гайсәдән: «Безгә Атаны күрсәт»,— дип сорагач, Гайсәнең: «Мине күргән кеше Атаны да күргән була»,— дип әйтергә хакы булган (Яхъя 14:8, 9). Гайсә Атасының сыйфатларын ничек чагылдырган? Моны күрер өчен, берничә мисал карап чыгыйк. Махаулы бер кеше Гайсәдән үзен савыктырырга үтенгәч, Гайсә «бөтен тәне махаулы» булган бу кешегә кагылган һәм аңа: «Әйе, телим. Тазарын!» — дигән. Савыктырылган бу кеше, һичшиксез, Гайсәнең бу эшендә Йәһвәнең кулын күргән (Лүк 5:12, 13). Шулай ук Лазар үлгәч, Гайсәнең «борчылганын», «көенгәнен» һәм «елаганын» күреп, шәкертләр, күрәсең, Ата кешеләрне ничек кызгана икәнен сизгән. Гайсә Лазарны үледән терелтәчәген белгән булса да, ул Лазарның гаиләсе һәм дуслары кичергән кайгыны уртаклашкан (Яхъя 11:32—35, 40—43). Изге Язмаларда Гайсәнең эшләре аша Атаның мәрхәмәтен күрергә ярдәм итүче хәбәрләр бик күп. Һәм алар арасында сиңа аеруча ошаганнары бардыр.

11. а) Гайсә, гыйбадәтханәне чистартып, Атасы турында нәрсәне ачкан? б) Ни өчен Гайсәнең гыйбадәтханәне чистартканы турында хәбәр безне юата?

11 Ә Гайсәнең гыйбадәтханәне чистартуыннан нинди нәтиҗә ясап була? Күз алдыгызга китерегез: Гайсә, баулардан чыбыркы ясап, үгезләрне һәм сарыкларны куып чыгара; акча алмаштыручыларның акчаларын чәчеп җибәрә һәм өстәлләрен аударып ташлый (Яхъя 2:13—17). Андый кыю адым шәкертләрнең исләренә Давыт патшаның мондый пәйгамбәрлек сүзләрен төшергән: «Йортыңа күңел бирүлек мине алып узды шул» (Мәд. 68:10). Гайсәнең андый тәвәккәллек белән эш итүе аның чын гыйбәдәт кылуны якларга көчле теләген күрсәткән. Сез, Гайсәнең бу эшендә Атаның сыйфатларын күрәсезме? Бу безгә Аллаһының явызлыкны җир йөзеннән тулысынча юк итәр өчен чиксез көче булганын гына түгел, ә моны эшләргә нык теләге дә бар икәнен күрсәтә. Гайсәнең начар эшләргә андый мөнәсәбәте Атаның бүген җирдә явызлыкны күргәндә кичергән хисләрен күрсәтә. Үзебез гаделсезлек кичергәндә моны белү безне бик юата!

12, 13. Гайсәнең үз шәкертләре белән ничек мөгамәлә иткәненнән Йәһвә турында нәрсә белеп була?

12 Әйдәгез, Гайсәнең үз шәкертләре белән ничек мөгамәлә иткәнен дә карап чыгыйк. Алар араларында кайсысы иң бөек дип еш бәхәсләшкән булган (Марк 9:33—35; 10:43; Лүк 9:46). Атасы белән озак вакыт дәвамында бергә булганга, Гайсә Йәһвәнең горурлыкка карата мөнәсәбәтен белгән (2 Пат. 22:28; Мәд. 137:6). Өстәвенә, Гайсә Иблис Шайтанның ничек горур булып киткәнен күргән. Бу эгоистик зат үзе турында гына уйлаган һәм үзенең абруе һәм дәрәҗәсе турында гына кайгырткан. Шуңа күрә үзе өйрәткән кешеләрнең дан һәм дәрәҗәгә омтылышларын калдырмаганын күреп, Гайсә бик күңелсезләнгәндер! Андый омтылышлар хәтта рәсүлләр итеп сайланылган шәкертләре арасында да булган! Бу караш аларда Гайсәнең җирдә яшәгән соңгы көненә тикле кала биргән (Лүк 22:24—27). Шулай да Гайсә аларга игелек күрсәтеп үгет-нәсыйхәт биреп торган һәм алар, ахыр чиктә, үзенә хас булган басынкылыкны күрсәтергә өйрәнерләр дип өметен югалтмаган (Флп. 2:5—8).

13 Шәкертләрендә булган хаталы омтылышларны Гайсәнең сабырлык белән төзәтүендә, сез, Атаның шәхесен күрәсезме? Сез, Гайсәнең эшләреннән һәм сүзләреннән Ата турында әйрәнәсезме? Аның Атасы үз хезмәтчеләрен, алар кат-кат тайпылса да, калдырмый. Аллаһының андый сыйфатлары турында белү безне, хаталар ясаганда тәүбә итеп, аңа догада мөрәҗәгать итәргә дәртләндермиме?

УГЫЛ АТАСЫНЫҢ ШӘХЕСЕН ТЕЛӘП АЧКАН

14. Гайсә Атасының кем икәнен белдерергә теләгәнен ничек күрсәткән?

14 Күп кенә диктаторлар кешеләрдән ниндидер мәгълүмат яшереп, аларны наданлыкта һәм үз кулында тотарга тырыша. Алардан аермалы буларак, Гайсә, Атасының шәхесен башка кешеләргә ачып, аның турында белгәннәрен теләп сөйләгән. (Маттай 11:27 не укы.) Өстәвенә, ул «хакыйкый Аллаһыны таныр өчен,.. [шәкертләренә] аң биргән» (1 Яхъя 5:20). Бу нәрсәне аңлата? Гайсә, шәкертләре Атасы турындагы өйрәтүләрен аңлый алсын өчен, аларның зиһеннәрен ачкан. Ул, Атасы турында хакыйкатьне кеше акылына сыймаслык тәгълиматларда, мәсәлән, Троица кебек тәгълиматта яшермәгән.

15. Ни өчен Гайсә Атасы турында кайбер белемне ачмый торган?

15 Гайсә Атасы турында бар белгәннәрен дә ачканмы? Юк. Акыллылык күрсәтеп, ул бар белгәннәре белән бүлешергә ашыкмаган. (Яхъя 16:12 не укы.) Ни өчен? Чөнки ул вакытта аның шәкертләре кайбер хакыйкатьләрне «кабул итә алмаган». Әмма Гайсә аңлатканча, «Яклаучы-Юатучы» — «тулы хакыйкатькә» юл күрсәтүче изге рух — килгәч, күбрәк белем ачылачак (Яхъя 16:7, 13). Зирәк әти-әни үз балаларына алар әле үсеп җитмичә нәрсәдер сөйләми торган кебек, Гайсә дә шәкертләренең җитлегүләрен һәм Атасы турында аерым хакыйкатьләне аңларга сәләтле булуларын көткән. Гайсә аларның мөмкинлекләре чикле икәнен исәпкә алган.

БАШКАЛАРГА ЙӘҺВӘНЕ БЕЛЕРГӘ ЯРДӘМ ИТЕП, ГАЙСӘДӘН ҮРНӘК АЛЫГЫЗ

16, 17. Ни өчен без Ата турында белгәннәребезне башкаларга сөйли алабыз?

16 Берәр кеше белән яхшырак танышкач һәм аның ягымлы сыйфатларын күргәч, сезнең бу кеше турында башкаларга сөйләргә теләгегез тумыймы? Җирдә яшәгәндә Гайсә үзенең Атасы турында сөйләгән (Яхъя 17:25, 26). Без Йәһвәнең кем икәнен белдерүдә Гайсәдән үрнәк ала алабызмы?

17 Карап чыкканыбызча, Гайсә Атасы турында башкаларга караганда күбрәк белгән. Шулай да Гайсә белгәннәренең өлешен башкаларга ачарга теләгән. Мәсих хәтта шәкертләре Атасының кайбер сыйфатларын тирәнрәк аңласын өчен, аларның зиһеннәрен ачкан. Күпчелек кеше Аллаһыны ниндидер дәрәҗәдә белсә дә, Гайсә ярдәмендә без аны яхшырак белдек. Гайсәнең үз өйрәтүләре һәм үз-үзен тотышы белән безгә Атасын теләп ачканы өчен, без бик рәхмәтле! Атаны белүебез белән без горурлана алабыз (Ирем. 9:24; 1 Көр. 1:31). Без Йәһвәгә якынлашыр өчен тырышлыклар куйдык һәм ул да безгә якынлашты (Ягък. 4:8). Шуңа күрә без Йәһвә турында белгәннәребезне башкаларга сөйли алабыз. Ничек итеп?

18, 19. Атаның кем икәнен сез нинди ысуллар белән белдерә аласыз? Аңлатыгыз.

18 Безгә, сүзләребез һәм эшләребез белән кешеләргә Атаның кем икәнен белдерүдә Гайсәдән үрнәк алырга кирәк. Күп кешеләрнең Аллаһының кем икәнен белмәгәнен исегездә тотыгыз. Кайчак аларның Аллаһы турында белгәннәре ялган тәгълиматлар белән «агуланган». Без аларга Изге Язмалардан Аллаһының исеме, нияте һәм шәхесе турында белгәннәребезне сөйли алабыз. Өстәвенә, без үзебезгә Аллаһының сыйфатларын яхшырак белергә ярдәм иткән Изге Язмалардагы өзекләр турында кардәшләр белән фикер алыша алабыз. Шулай итеп белгәннәребез башкаларга да файда китерәчәк.

19 Без Гайсәдән үрнәк алырга һәм тәртибебез белән Атаның кем икәнен ачарга тиеш. Кешеләр безнең эшләребездә Мәсих күрсәткән яратуны күргәндә, Атага да, Гайсәгә дә якынлаша (Эфес. 5:1, 2). Рәсүл Паул үзе «Мәсихтән үрнәк алган кебек», безне дә «үзеннән үрнәк алырга» дәртләндергән (1 Көр. 11:1). Безнең үз тәртибебез белән кешеләргә Йәһвәнең сыйфатларын күрергә ярдәм итәргә искиткеч мөмкинлегебез бар! Әйдәгез, алга таба да Атаның кем икәнен белдереп, Гайсәдән үрнәк алыйк.

[Өйрәнү өчен сораулар]