Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хыянәт заманыбызның дәһшәтле билгесе!

Хыянәт заманыбызның дәһшәтле билгесе!

Хыянәт заманыбызның дәһшәтле билгесе!

«Мәхәббәт һәм тугрылык сине ташламасын» (ГЫЙБ. СҮЗ. 3:3).

ТӨП ФИКЕРЛӘРНЕ БИЛГЕЛӘГЕЗ:

Далилә, Абессалом һәм Яһүд Искариотның хыянәт итүләреннән нинди сабаклар алып була?

Тугрылык күрсәткән Йонафан һәм Петернең үрнәкләренә без ничек иярә алабыз?

Тормыш иптәшебезгә һәм Йәһвәгә тугрылыгыбызны без ничек саклый алабыз?

1—3. а) Нәрсә заманыбызның дәһшәтле билгесе булып тора һәм ул үз эченә нәрсәне ала? б) Нинди өч сорауга без җавап алачакбыз?

ДАЛИЛӘ́, Абессало́м һәм Яһүд Искарио́т арасында нинди уртаклык бар? Алар өчесе дә хыянәтче булган: Далилә үзен яраткан кешегә — хаким Шимшонга; Абессалом — әтисе Давыт патшага; Яһүд үзенең Раббысы Гайсә Мәсихкә хыянәт иткән. Аларның һәрберсе үзләренең начар эшләре белән башкаларга күп зыян китергән! Әмма бу безгә ничек кагыла?

2 Бер язучы безнең көннәрдә кешедә булган кимчелекләрнең иң таралганы хыянәт дип әйтә. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк. «Бу дөньяның бетәчәген» күрсәтүче билгене ачканда, Гайсә: «Күпләр... бер-беренә хыянәт итәр»,— дип әйткән (Мат. 24:3, 10). «Хыянәт» дигән сүз «сатылу; нинди дә булса эштә, мөнәсәбәттә тугрылыксызлык; алдау» дигәнне аңлата. Кешеләрнең тугры булмаулары безнең «соңгы көннәрдә» яшәгәнебезгә дәлил булып тора. Безнең көннәрдәге кешеләр турында Паул алар «хыянәтче» булырлар дип пәйгамбәрлек иткән (2 Тим. 3:1, 4). Язучылар, киносценаристлар әдәбиятта һәм фильмнарда еш кына хыянәтчел эшләргә драматик көч биреп, аларны идеаллаштырып күрсәтсә дә, чын тормышта хыянәт һәм тугрылыксыз булу күп авырту һәм кайгы китерә. Чыннан да, андый эшләр — заманыбызның дәһшәтле билгесе!

3 Изге Язмаларда тугры булмаган кешеләр турында язылган хәбәрләрдән без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Нинди тугры кешеләрдән без үрнәк ала алабыз? Һәм кемгә без тугры булырга тиеш? Әйдәгез, бу сорауларны карап чыгыйк.

ҮТКӘНДӘГЕ КИСӘТҮЧЕ МИСАЛЛАР

4. Далилә Шимшонга ничек хыянәт иткән һәм ни өчен аның эше шулкадәр җирәнгеч булган?

4 Иң башта, әйдәгез, хаким Шимшонның яраткан хатын-кызы мәкерле Далиләнең мисалын карап чыгыйк. Шимшон Аллаһы халкын яклар өчен, филистиләргә каршы сугышырга ниятләнгән булган. Бәлкем, биш филисти мирзасы Далиләнең Шимшонны чын ярату белән яратмаганын белгәндер. Алар Шимшонны үтерергә теләгән, шуңа күрә аның көче нәрсәдә икәнен белергә кушып, Далиләгә күп акча тәкъдим иткәннәр. Комсыз Далилә аларның тәкъдимнәрен кабул иткән. Әмма Шимшонның серен белергә теләп, ул өч тапкыр уңышсызлыкка очраган. Шулай да ул Шимшонны «һәрчак үз сүзләре белән йөдәтеп һәм үтенеп торган». Ахыр чиктә Шимшонның «җаны чиктән тыш әрни башлаган», һәм ул үзенең чәчләрен беркайчан да кистермәгәнен, ә кистерсә, көчен югалтачагын сөйләп биргән *. Моны белеп, Далилә, Шимшон аның тезләрендә йоклап ятканда, аның чәчләрен кистерер өчен, кеше чакырган һәм Шимшонны дошман кулына тапшырган (Хак. 16:4, 5, 15—21). Нинди җирәнгеч эш! Комсызлык аркасында Далилә үзен яраткан кешегә хыянәт иткән.

5. а) Абессалом Давытка ничек хыянәт иткән һәм моннан без аның турында нәрсә беләбез? б) Ахитофелның хыянәтенә дучар булгач, Давыт нинди хисләр кичергән?

5 Ә хәзер, әйдәгез, хыянәтче Абессаломның мисалын карап чыгыйк. Хакимлеккә омтылганга, ул атасы Давыт патшаның тәхетен үз кулына төшерергә теләгән. Башта ул, кешеләрне яратам дип кыланып һәм ялган вәгъдәләр биреп, «исраиллеләрнең йөрәкләрен урлаган». Ул, алар белән һәм аларның ихтыяҗлары белән чыннан да кызыксынгандай, аларны кочаклаган һәм үпкән (2 Пат. 15:2—6). Абессалом хәтта Давытның ышанычлы киңәшчесен Ахитофелны үзенең ягына авыштырган, һәм Ахитофел да, хыянәтче булып китеп, аның фетнәсенә кушылган (2 Пат. 15:31). Өченче һәм 54 нче Мәдхияләрдә без Давыт андый хыянәткә дучар булгач, кичергән хисләре турында укыйбыз (Мәд. 3:1—8; Мәдхия 54:13—15 не укы). Абессалом Йәһвә билгеләгән патшага каршы явыз план корган. Андый хыянәт белән ул Аллаһының патша сайлау хокукын санга сукмаганын күрсәткән (1 Елъ. 28:5). Ахыр чиктә, Абессаломның фетнәсе басылган, ә Давыт Йәһвә тарафыннан майланган патша буларак идарә итүен дәвам иткән.

6. Ничек Яһүд Гайсәгә хыянәт иткән, һәм кайбер телләрдә Яһүднең исеме нинди сүзнең синонимы булып киткән?

6 Хәзер, әйдәгез, Яһүд Искариотның Мәсихкә карата хыянәте турында уйланыйк. Үзенең унике рәсүле белән соңгы Коткарылу бәйрәмен үткәргәндә, Гайсә аларга болай дигән: «Мин сезгә хак сүз әйтәм: сезнең берегез Миңа хыянәт итәчәк» (Мат. 26:21). Шул ук төнне соңрак Гетсимәни бакчасында Гайсә Петергә, Ягъкубка һәм Яхъяга: «Карагыз, Миңа хыянәт итүче килә»,— дип әйткән. Һәм бу сүзләрне әйткәч, бакчада халык төркеме белән Яһүд күренгән, һәм ул «шунда ук Гайсә янына килде. Исәнме, Остаз! — диде... һәм Гайсәне үбеп алды» (Мат. 26:46—50; Лүк 22:47, 52). Яһүд «гөнаһсызга хыянәт иткән», һәм Гайсәне дошманнарга тапшырган. Комсыз Яһүд Гайсәгә ничә тәңкәгә хыянәт иткән? Нибары утыз көмеш тәңкәгә! (Мат. 27:3—5). Ул вакыттан алып кайбер телләрдә Яһүд дигән исем «хыянәтче» дигән сүзнең синонимы булып тора; аеруча бу исем дус булып кыланган хыянәт итүчегә карата кулланыла *.

7. а) Абессалом белән Яһүд мисалларыннан һәм б) Далилә мисалыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

7 Бу кисәтүче мисаллардан без нәрсәгә өйрәнәбез? Йәһвәнең майланган затларына хыянәт иткән Абессалом белән Яһүднең ахырлары хурлыклы булган (2 Пат. 18:9, 14 —17; Рәс. 1:18—20). Ә Далиләнең исемен һәрвакыт хыянәт итү һәм ясалма ярату белән бәйләрләр. Йәһвәнең хуплавын югалтуга китерә алган хакимлеккә яки комсызлыкка теләсә кайсы омтылышларыбызны юк итү бик мөһим! Бу көчле мисаллар хыянәт кебек җирәнгеч эшне кире кагарга ярдәм итә.

ТУГРЫ БУЛГАННАРДАН ҮРНӘК АЛЫГЫЗ

8, 9. а) Ни өчен Йонафан Давытка тугры булырга ант иткән? б) Без Йонафаннан ничек үрнәк ала алабыз?

8 Изге Язмаларда тугры кешеләрнең дә мисаллары күп. Әйдәгез, аларның икесен карап чыгыйк һәм алардан нәрсәгә өйрәнә алганыбызга игътибар итик. Давытка тугры булган Йонафан мисалыннан башлыйк. Йонафан Шаул патшаның олы улы булган һәм, күрәсең, атасының тәхетен мирас итеп алырга тиеш булган. Ләкин Йәһвә Исраилнең булачак патшасы итеп Давытны сайлаган. Йонафан Аллаһының карарын хөрмәт иткән. Ул Давыттан көнләшмәгән, аны ярышташ дип санамаган. Киресенчә, Йонафанның «җаны Давытның җанына ябышкан» һәм ул аңа тугры булырга вәгъдә биргән. Ул Давытка, патшаларга күрсәтелә торган хөрмәт күрсәтеп, хәтта үзенең киемен, кылычын, җәясен һәм билбавын биргән (1 Пат. 18:1— 4). Давытны «ныгытыр өчен», Йонафан көченнән килгәннең барысын да эшләгән, алай гына да түгел, ул, Шаул алдында аны яклаганда, үз тормышын куркыныч астына куйган. Үзенең тугрылыгын белдереп, Йонафан Давытка мондый сүзләр әйткән: «Син Исраил патшасы булачаксың, ә мин синнән соң икенче булачакмын» (1 Пат. 20:30—34; 23:16, 17). Йонафан үлгәч, Давытның үз хәсрәтен һәм аңа карата яратуын кайгылы җырда белдергәненә гаҗәпләнәсе юк (2 Пат. 1:17, 26).

9 Йонафан үзенең кемгә тугры булырга тиеш икәнен белгән. Ул Йәһвә Тәгаләгә тулысынча буйсынган һәм аның майланган заты Давытка булышлык күрсәткән. Бүген дә шулай ук. Җыелышта махсус йөкләмәләребезнең булу-булмавына карамастан, безнең, җитәкчелек итәргә билгеләнгән кардәшләргә булышлык күрсәтергә теләгебез булырга итеш (1 Тес. 5:12, 13; Евр. 13:17, 24).

10, 11. а) Ни өчен Петер Гайсә белән калган һәм аңа тугрылыгын саклаган? б) Без Петердән ничек үрнәк ала алабыз, һәм бу безне нәрсәгә дәртләндерергә тиеш?

10 Тагын бер яхшы мисал — бу Гайсәгә тугры булырга вәгъдә иткән рәсүл Петер. Мәсих бер мисал ярдәмендә үзенең тиздән корбанга китереләчәк тән белән канына иман итүнең мөһимлегенә басым ясаган булган. Шунда аның шәкертләренең күбесе, аның сүзләрен акылга сыймаслык дип санап, аны калдырып киткән (Яхъя 6:53—60, 66). Шуннан соң Гайсә унике рәсүленә мондый сорау биргән: «Сез дә китәргә теләмисезме?» Петер аңа: «Раббым! Без кем янына барыйк соң? Мәңгелек тормыш сүзләре Синдә бит. Без Сиңа иман итәбез, Сине Аллаһының Изге Заты дип таныйбыз»,— дип җавап биргән (Яхъя 6:67—69). Петер Гайсә китерергә тиеш булган корбан турында әйтелгәннәренең барысына да төшенгәнме? Юктыр. Әмма моңа карамастан, Петер Аллаһының майланган Улына тугры булырга тәвәккәл булган.

11 Петер Гайсә ялгыша һәм, вакыт узгач, үз сүзләреннән ваз кичәр дип уйламаган. Киресенчә, ул «мәңгелек тормыш сүзләре» Гайсәдә икәнен басынкылык белән таныган. Ә без «ышанычлы хезмәтче» тарафыннан бирелгән мәсихче басмаларыбызда аңларга авыр булган яисә безнең карашыбыз белән туры килмәгән фикерне очратканда, үзебезне ничек тотабыз? Безгә, андый фикер үзгәртелеп безнең карашларыбызга туры килер дип өметләнер урынына, аны аңларга тырышырга кирәк. (Лүк 12:42 не укы.)

ТОРМЫШ ИПТӘШЕГЕЗГӘ ТУГРЫ БУЛЫП КАЛЫГЫЗ

12, 13. Ни өчен кеше үз тормыш иптәшенә хыянәт итәргә мөмкин, һәм ни өчен андый тәртипне кешенең яше белән аклап булмый?

12 Хыянәт нинди генә булмасын, ул барыбер явыз эш булып кала. Без аңа мәсихче гаиләдәге һәм җыелыштагы бердәмлекне вә иминлекне җимерергә юл куймаска тиеш. Моны истә тотып, әйдәгез, тормыш иптәшебезгә һәм Аллаһыга тугрылыгыбызны ничек саклый алганыбызны карап чыгыйк.

13 Зина кылу — хыянәтнең иң җимергеч төре. Зина кылучы үз тормыш иптәшенә тугрылыгын боза, һәм игътибарын башка кешегә бирә. Хыянәт ителгән ир я хатын көтмәгәндә берүзе кала һәм аның тормышының асты өскә килә. Кайчандыр бер берсен яраткан ике кеше арасында андый хәл ничек килеп чыга? Хыянәткә беренче адым — бу еш кына ир белән хатынның бер-берсенең хисләренә карата битараф булып китүе. Социология профессоры Габрие́лла Турнату́ри, никахта хыянәт итү ир белән хатын үзара мөнәсәбәтләрен ныгытыр өчен, көчләреннән килгәнне эшләүләреннән туктагач була ала дип аңлата. Андый ераклашу хәтта никахта озак вакыт булган урта яшьтәге парларда да була ала. Мәсәлән, 50 яшьлек бер ир кеше, үзенә ошаган хатын-кыз белән булыр өчен, 25 ел дәвамында тугры булган хатыны белән аерылышкан. Кемдер моны «урта яшь кризисы» белән аңлата. Әмма андый тәртипне котылгысыз нәрсә итеп күрсәтер урынына, әйдәгез, аны үз исеме белән атыйк — бу урта яшь хыянәте *.

14. а) Никахтагы хыянәткә Йәһвә ничек карый? б) Гайсә никахтагы тугрылык турында нәрсә әйткән?

14 Изге Язмаларга нигезләнгән сәбәп булмый торып үз тормыш иптәшен калдырган кешегә Йәһвә ничек карый? Безнең Аллаһыбыз «аерылышуны нәфрәт итә» һәм тормыш иптәшләре белән начар мөгамәлә иткән һәм аларны калдырган кешеләрне каты сүзләр белән шелтәли. (Малахий 2:14, 16 ны укы *.) Гайсә дә никахтагы тугрылыксызлыкка Атасы кебек карый. Гайсә, кеше үз тормыш иптәшен ташлап, үзен бернәрсә дә булмагандай тота алмый дип өйрәткән. (Маттай 19:3—6, 9 ны укы.)

15. Ирле-хатынлылар үз тормыш иптәшләренә тугрылыкларын ничек саклый ала?

15 Никахтагылар үз тормыш иптәшләренә ничек тугры булып кала ала? Аллаһы Сүзендә: «Яшьлегеңдәге сөекле хатының [яисә ирең] белән күңелең ач» һәм «сөйгән хатының [яисә ирең] белән бергә рәхәттә яшә»,— дип әйтелә (Гыйб. сүз. 5:18; Вәг. 9:9). Олыгая барган ирле-хатынлы, үзләренең физик һәм эмоциональ мөнәсәбәтләрен ныгытыр өчен, бар тырышлыкларын куярга тиеш. Бу бер-берсенә карата игътибарлы булырга, бер-берсе белән вакыт үткәрергә һәм бер-берсенә якынаерга кирәк дигәнне аңлата. Аларга, үз никахларын һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен саклар өчен, бар көчләрен куярга кирәк. Моның өчен парларга Изге Язмаларны бергә өйрәнергә, регуляр рәвештә бергә вәгазьләргә һәм Йәһвәдән фатихалар сорап бергә дога кылырга кирәк.

ЙӘҺВӘГӘ ТУГРЫЛЫК САКЛАГЫЗ

16, 17. а) Җыелышта һәм гаиләдә Аллаһыга тугрылыгыбыз ничек сыналырга мөмкин? б) Җыелыштан чыгарылган туган белән аралашмаска дигән Аллаһының боерыгына буйсыну яхшы нәтиҗәләргә китерә икәнен нинди мисал күрсәтә?

16 Җитди гөнаһ кылган мәсихчеләрне «хак иманны тотсыннар... өчен, аларны бик нык тәнкыйтьләргә» туры килә (Тит. 1:13). Кайберәүләр тәртипләре аркасында җыелыштан чыгарылган булган. «Тәрбия узган кешеләргә» андый җәза Аллаһы белән мөнәсәбәтләрен яңадан кайтарырга ярдәм итә ала (Евр. 12:11). Безнең туганыбыз яисә якын дустыбыз җыелыштан чыгарылса, нәрсә эшләргә? Бу очракта безнең бу кешегә түгел, ә Аллаһыга тугрылыгыбыз сынала. Йәһвә, без җыелыштан чыгарылган беркем белән дә аралашмаска дигән таләпкә тыңлаучанмы икәнен күзәтеп тора. (1 Көринтлеләргә 5:11—13 не укы.)

17 Гаиләдәгеләр җыелыштан чыгарылган туганнар белән аралашмаска дигән Йәһвәнең боерыгына буйсынганда, яхшы нәтиҗәләр була ала. Әйдәгез бер мисал карап чыгыйк. Бер яшь ир кеше җыелыштан чыгарылган булган. Ун елдан артык вакыт дәвамында аның әтисе, әнисе, абыйсы һәм өч энесе аның «белән бергә аралашмаган». Кайчак ул алар белән бергәләп вакыт үткәрергә тырышкан, ләкин алар моңа юл куймаган. Җыелышка кире кайткач, ул һәрчак, аеруча кичләрен үзе генә калганда, гаиләсен бик нык сагынганын әйткән. Ул, гаиләсе белән әз генә дә аралаша алган булса, бу алар белән булу теләген канәгатьләндерер иде дип таныган. Ләкин гаиләдәгеләрнең берсе дә аның белән һич тә аралашмаган. Шуңа күрә якыннарын юксыну, аның өчен Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен кайтаруга бер этәргеч көч булган. Җыелыштан чыгарылган туган белән аралашмаска дигән Аллаһының боерыгына буйсынмаска теләгегез туса, бу мисалны исегезгә төшерегез.

18. Тугрылык ничек бүләкләнә һәм хыянәт нәрсәгә китерә икәнен карап чыкканнан соң, сез, нәрсә эшләргә тәвәккәл?

18 Без тугрылыксыз һәм хыянәтчел дөньяда яшибез. Әмма җыелышыбызда үрнәк алырлык тугры абый һәм апа-кардәшләр әз түгел. Аларның тормыш рәвешләре «мәхәббәт һәм тугрылык» аларны «ташламаганын» күрсәтә (Гыйб. сүз. 3:3). Безнең һәрберебез Аллаһыга һәм бер-беребезгә үз тугрылыгын сакласын.

[Искәрмәләр]

^ 4 абз. Шимшонның көче чәчләрендә түгел, ә Йәһвә белән махсус мөнәсәбәтләрендә, ягъни нәзир булуында булган.

^ 6 абз. Кайбер телләрдә «Яһүднең үбүе» дигән әйтем «хыянәт» дигәнне аңлата.

^ 13 абз. Ир я хатын хыянәт иткәндә ярдәмне «Никахтагы хыянәт. Бирешмәскә нәрсә булышыр» дигән мәкаләдән табып була. «Күзәтү манарасы», 2010 ел, 15 июнь, 29—32 битләрне кара.

^ 14 абз. Малахий 2:14, 16: «Йәһвә синең һәм яшь чагыңда өйләнгән хатының арасында үзе шаһит булган һәм син аңа [хатыныңа] каршы мәкерлек иттең, ә ул бит синең тормыш иптәшең һәм, аның белән төзегән килешү буенча, хатының. „Мин бит аерылышуны нәфрәт итәм“,— дип әйтә Исраил Аллаһысы Йәһвә».

[Өйрәнү өчен сораулар]

[10 биттәге иллюстрация]

Аллаһының майланган Улын башкалар кире какса да, Петер аңа тугры калган