Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә безне коткарыр өчен саклап тора

Йәһвә безне коткарыр өчен саклап тора

Йәһвә безне коткарыр өчен саклап тора

«Соңгы вакытта ачылырга әзер торучы котылу өчен Аллаһы сезне иман итүегез аша Үзенең кодрәте белән саклап тора» (1 ПЕТ. 1:5).

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

Чын гыйбадәт кылуга Йәһвә безне ничек җәлеп иткән?

Без Йәһвәнең үз киңәше белән безне алып баруына ничек юл куя алабыз?

Йәһвә безне ничек дәртләндерә?

1, 2. а) Аллаһының безгә сафлыгыбызны сакларга ярдәм итәчәгенә безне нәрсә ышандыра? б) Йәһвә безнең һәрберебезне никадәр яхшы белә?

«АХЫРГА тикле чыдаган кеше котылыр» (Мат. 24:13). Бу сүзләр белән Гайсәнең шуны әйтәсе килгән: без Аллаһы Шайтанның дөньясын хөкем иткәндә исән калырга теләсәк, безгә сафлыгыбызны ахырга тикле сакларга кирәк. Әмма бу, Йәһвә безнең үз зирәклегебезгә һәм көчебезгә генә таянып нык булып калуыбызны көтә дигән сүз түгел. Изге Язмалар безне болай дип ышандыра: «Аллаһы Үз вәгъдәсенә турылыклы һәм Ул сез чыдый алмаслык сынауны рөхсәт итмәячәк. Сыналган вакытыгызда түзеп тору өчен, сезгә котылу юлын да күрсәтәчәк» (1 Көр. 10:13). Бу сүзләр нәрсәне аңлата?

2 Чыдый алмаслык сынауларны рөхсәт итмәс өчен, Йәһвә безнең турында барысын да: шәхесебезнең үзенчәлекләрен, нинди авырлыклар белән очрашканыбызны һәм никадәр чыдамлы булуыбызны белергә тиеш. Аллаһы чыннан да безне шулкадәр яхшы беләме? Әйе. Изге Язмаларда Аллаһы безнең һәрберебезне якыннан белә дип әйтелә. Аңа безнең көндәлек эшләребез һәм гадәтләребез мәгълүм. Ул хәтта безнең уйларыбызны, йөрәгебездәге омтылышларны да күрә ала. (Мәдхия 138:1— 6 ны укы.)

3, 4. а) Йәһвәнең аерым кешеләр белән кызыксынганы Давытның мисалыннан ничек күренә? б) Бүген Йәһвә нинди искиткеч эш башкара?

3 Аллаһы гади кешеләр белән тирән кызыксына дип әйтү, күпертү булмасмы? Мәдхия җырлаучы Давыт мондый сүзләр белән Йәһвәгә мөрәҗәгать иткән: «Син беркеткән күкләргә, Үз кулың булдырган айга, йолдызларга караганда, нәрсә соң ул кеше? Алай да Син аны исеңдә тотасың» (Мәд. 8:3, 4). Давыт Йәһвәнең үзе белән кызыксынганын күргән һәм шуңа күрә аның андый уйлары тугандыр. Көтүче Давытны — Ишайның төпчек улын — Йәһвә «үз күңеленә ошаган кеше» итеп тапкан һәм аны Исраилнең патшасы итеп сайлаган (1 Пат. 13:14; 2 Пат. 7:8). Галәмнең Барлыкка Китерүчесе Давытның, яшь көтүченең, уйлануларына игътибар иткән. Моны аңлау Давытта нинди хисләр тудырганын күз алдыгызга китерегез!

4 Бүген Йәһвәнең һәрберебез белән тирән кызыксынуы шулай ук гаҗәпләндерә. Ул чын гыйбадәт кылуда «бар халыклардан асылташлар» җыя һәм үз хезмәтчеләренә сафлыкларын сакларга булыша (Агг. 2:7). Йәһвәнең безгә сафлыгыбызны сакларга ничек булышканын яхшырак аңлар өчен, әйдәгез, башта Аллаһы кешеләрне чын гыйбадәт кылуга ничек җәлеп иткәне турында уйланыйк.

АЛЛАҺЫ ҮЗЕ АЛЫП КИЛӘ

5. Йәһвә үзенең Улына кешеләрне ничек җәлеп итә? Мисал китерегез.

5 Гайсә: «Мине җибәргән Ата алып килмәсә, Минем яныма беркем дә килә алмый»,— дип әйткән (Яхъя 6:44).Бу сүзләр шуны ачыклый: Мәсихнең шәкерте булып китәр өчен, безгә Аллаһының ярдәме кирәк. Йәһвә эчкерсез кешеләрне үзенең Улына ничек җәлеп итә? Яхшы хәбәрне вәгазьләү һәм изге рухның тәэсире аша. Мәсәлән, рәсүл Паул һәм аның миссионерлык хезмәтендәге иптәшләре Филиппуй шәһәрендә булганда, Лудия исемле хатынны очратканнар һәм аңа яхшы хәбәрне сөйләгәннәр. Рухландырылган Язмада болай дип әйтелә: «Паул сөйләгән сүзләргә Раббы аның [Лудиянең] йөрәген ачты». Әйе, Аллаһы үзенең рухы белән Лудиягә хәбәргә төшенергә булышкан һәм, нәтиҗәдә, ул да, өйдәгеләре дә, суга чумдырылу үткәннәр (Рәс. 16:13—15).

6. Аллаһы безнең барыбызны чын гыйбадәт кылуга ничек җәлеп иткән?

6 Андый очрак Лудия белән генә булганмы? Әлбәттә, юк. Син, багышланган мәсихче икән, димәк, сине дә Аллаһы чын гыйбадәт кылуга җәлеп иткән булган. Безнең күктәге Атабыз Лудиянең йөрәгендә кыйммәтле нәрсә күргән кебек, синдә дә ул ниндидер яхшылык тапкан. Син яхшы хәбәрне тыңлаганда, аңа төшенергә ярдәм итәр өчен, Йәһвә сиңа изге рухын биргән (1 Көр. 2:11, 12). Аллаһы син белгәннәреңне кулланырга тырышканда, аның ихтыярын үтәүдә куйган тырышлыкларыңны фатихалаган. Син аңа үз тормышыңны багышлагач, аның йөрәге куанган. Чыннан да, син тормыш юлына баскач, бу юлда адымнар ясаганда, Йәһвә һәрчак синең белән булган.

7. Аллаһының безгә тугры булып калырга ярдәм итәчәген без кайдан беләбез?

7 Йәһвә безгә мәсихче юлына басарга булышты, шуңа күрә без шуңа ышана алабыз: ул тугрылыгыбызны саклауда ярдәм итүен дәвам итәчәк. Без хакыйкатькә үз көчебез белән килмәгән кебек, анда аның ярдәменнән башка кала алмаячакбыз. Ул моны белә. Майланган мәсихчеләргә рәсүл Петер болай дип язган: «Соңгы вакытта ачылырга әзер торучы котылу өчен Аллаһы сезне иман итүегез аша Үзенең кодрәте белән саклап тора» (1 Пет. 1:5). Бу сүзләр бар мәсихчеләргә дә кулланырлык, һәм бүген һәрберебез аларга игътибар итәргә тиеш. Ни өчен? Чөнки Аллаһыга тугры булып калыр өчен, безнең һәрберебезгә аның ярдәме кирәк.

АЛЛАҺЫ БЕЗНЕ ЯЛГЫШ АДЫМНАН САКЛЫЙ АЛА

8. Ни өчен безгә ялгыш адым ясамас өчен игътибарлы булырга кирәк?

8 Тормыш авырлыклары һәм үзебезнең камил булмавыбыз аркасында без, рухи әйберләргә кызыксынуны югалтып, үзебез сизмәстән ялгыш адым ясарга мөмкин. (Гәләтиялеләргә 6:1 не укы.) Моны Давыт белән булган бер очрак раслый.

9, 10. Йәһвә Давытны ялгыш адымнан ничек саклап калган, һәм ул безнең өчен бүген нәрсә эшли?

9 Шаул патшадан качып йөргәндә, Давыт искиткеч тотнаклык күрсәткән һәм үзеннән көнләшкән хакимнән үч алмаган (1 Пат. 24:2—7). Әмма бер очракта Давытның камил булмавы өстенлек алган. Үз кешеләрен ашатыр өчен ризык кирәк булганда, ул исраилле Набалга ярдәм сорап әдәпле генә мөрәҗәгать иткән. Давытны Набалның җавабы кимсеткән, аның ачуы чыккан һәм ул Набалның йортындагы бар ирләрдән үч алу уты белән кабынган. Йәһвә аны гаепсез кешеләрнең каны өчен хөкем итәр иде; ул моның турында уйлап та карамаган. Набал хатыны Әбигыянең вакытында катышуы гына Давытны андый котычкыч хатадан саклап калган. Әбигыянең килүендә Йәһвәнең кулын күреп, Давыт аңа: «Сине минем каршыма җибәргән Исраил Аллаһысы Йәһвәгә дан булсын! Синең акылың фатихалы булсын һәм син үзең фатихалы бул, чөнки син мине бүген кан коюдан һәм үзем өчен үч алудан тотып калдың» (1 Пат. 25:9 —13, 21, 22, 32, 33).

10 Бу очрактан без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Давытны гөнаһ кылудан саклап калыр өчен, Йәһвә Әбигыяне кулланган. Безнең өчен дә бүген ул шуны ук эшли. Әлбәттә, без Аллаһы безне ялгыш адым ясаудан саклар өчен, һәрвакыт берәрсен җибәреп торачак дип уйларга тиеш түгел. Һәм без Аллаһы һәрбер очракта ничек эш итәчәген яисә, үзенең ниятен тормышка ашырыр өчен, нәрсәне рөхсәт итәчәген төгәл беләбез дип әйтә алмыйбыз (Вәг. 11:5). Әмма без Йәһвәнең һәрвакыт безнең хәлебезне белә икәненә һәм тугры булып калырга ярдәм итәчәгенә тулысынча ышана алабыз. Ул: «Сине акыллыландырырмын, шушы барасы юлыңнан сине өйрәтеп йөртермен, синең белән җитәкчелек итеп, күзләремне сиңа салырмын»,— кебек сүзләре белән безне ныгыта (Мәд. 31:8). Йәһвә безгә киңәш ничек бирә? Аннан без ничек файда ала алабыз? Һәм ни өчен без Йәһвәнең бүген үз халкын алып барганына ышана алабыз? Бу сорауларга Ачылыш китабының ничек җавап биргәненә игътибар итик.

КИҢӘШ БЕЗНЕ ЯКЛЫЙ

11. Йәһвә үз халкының җыелышларындагы хәлне никадәр яхшы белә?

11 Ачылыш китабының 2 нче һәм 3 нче бүлекләрендә тасвирланган күренештә, данлыклы Гайсә Кече Азиядәге җиде җыелышның хәлен тикшерә. Бу күренештән шунысы ачык: Гайсә җыелышның гомуми хәлен генә түгел, ә аларга хас булган үзенчәлекләрне дә күрә. Кайбер очракларда ул хәтта кешеләрнең исемнәрен дә телгә алып китә. Шулай ук ул җыелышларны мактый яисә кирәкле киңәш бирә. Безнең өчен бу нәрсәне аңлата? Күренештәге җиде җыелыш 1914 елдан соң яшәгән майланган мәсихчеләрне символлаштыра. Мәсих үз киңәшләрен беренче чиратта майланган мәсихчеләргә биргән булса да, бүген Аллаһы халкының бар җыелышлары алардан файда ала ала. Шуңа күрә Аллаһы үз халкын Улы аша алып бара дигән нәтиҗәгә килү дөрес булыр иде. Аның җитәкчелегеннән без ничек файда ала алабыз?

12. Ничек без Йәһвәгә үзебезне алып барырга юл куя алабыз?

12 Йәһвәнең җитәкчелегеннән файда алыр өчен бер мөмкинлек — бу шәхси өйрәнү. Ышанычлы һәм акыллы хезмәтченең басмалары аша Йәһвә безгә Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләрне мул итеп биреп тора (Мат. 24:45). Алар безгә файда китерсен өчен, безгә аларны укуга вакыт бүлеп куярга һәм белгәннәребезне тормышта кулланырга кирәк. Шәхси өйрәнү ярдәмендә Йәһвә безне «гөнаһка төшүдән саклый» ала (Яһүд 24). Безнең басмаларыбызны өйрәнгәндә сезнең нәкъ үзегез өчен язылган берәр мәкаләне очратканыгыз булдымы? Нәсыйхәтне Йәһвәнең төзәтүе итеп кабул итегез. Дустыбыз игътибарыбызны берәр нәрсәгә юнәлтер өчен, җилкәбездән кага алган кебек, Йәһвә безгә тәртибебездә я холкыбызда нәрсәне үзгәртергә кирәк икәнен күрсәтер өчен, изге рухын куллана ала. Рухның җитәкчелегенә буйсынып, без Йәһвәгә үзебезне алып барырга юл куябыз. (Мәдхия 138:23, 24 не укы.) Шуңа күрә шәхси өйрәнүләребез нинди «хәлдә» икәнен тикшерү яхшы булыр иде.

13. Ни өчен үзебезнең өйрәнү гадәтләребезне тикшереп чыгу акыллы булыр иде?

13 Күп итеп күңел ачсак, шәхси өйрәнү өчен вакыт аз калырга мөмкин. Бер абый-кардәш болай дигән: «Шәхси өйрәнү өчен бүлеп куелган вакытны әрәм итү бик җиңел. Элеккегә караганда, бүген күңел ачулар күбрәк тә, арзанрак та. Аларны телевизор я компьютерны кабызып, яисә кулыбызга телефонны алып табып була. Күңел ачулар безне чолгап алган». Үзебезне контрольдә тотмасак, тирән шәхси өйрәнү өчен вакыт әкрен-әкрен кими барырга яисә бөтенләй дә калмаска мөмкин (Эфес. 5:15—17). Һәрберебез үзенә мондый сораулар бирергә тиеш: «Изге Язмаларны аңлавымны тирәнәйтүгә мин никадәр еш вакыт бүлеп куям? Мин моны нотыкны яисә очрашу программасы буенча башка йөкләмәне әзерләргә кирәк булганда гына эшлимме?» Алай булса, бәлкем, безгә Изге Язмалардан Аллаһының кыйммәтле акыллылыгын эзләр өчен, гаилә белән гыйбадәт кылуга яисә шәхси өйрәнүгә бүлеп куелган кичне нәтиҗәлерәк кулланырга кирәк булыр, чөнки Йәһвәнең зирәклеге безгә котылу бирә (Гыйб. сүз. 2:1—5).

ДӘРТЛӘНДЕРҮ НЫГЫТА

14. Йәһвә безнең хисләребезгә игътибар итә икәнен Изге Язмалар ничек күрсәтә?

14 Тормышы дәвамында Давыт күп тапкыр авырлыкларга дучар булган (1 Пат. 30:3—6). Аның рухландырылган сүзләреннән без Йәһвә аның хисләрен белгән икәнен күрәбез. (Мәдхия 33:19; 55:9 ны укы.) Аллаһы безнең дә хисләребезне белә. Без төшенкелеккә бирелгәндә яисә боекканда, ул безгә тагы да якынлаша. Моны белү безне Давытны юаткан кебек юата ала. Ул болай дип җырлаган: «Мәрхәмәтеңә сөенеп куанырмын, чөнки Син минем ярлылыгыма карап, җанымны бәлаләрдән сакладың» (Мәд. 30:8). Әмма Йәһвә безнең газаплануыбызны күреп кенә калмый, ул, юату һәм дәртләндерү биреп, безне ныгыта. Моны ул, мәсәлән, җыелыш очрашулары аша эшли.

15. Асаф мисалыннан без нинди сабак ала алабыз?

15 Мәдхия җырлаучы Асаф мисалыннан җыелыш очрашуларына йөрү файда китерә икәнен күреп була. Тирә якта хөкем сөргән гаделсезлекне күреп, Асаф Аллаһыга хезмәт итүнең кирәклеген шик астына куя башлаган. Аның боегуы арта барган. Үз хисләрен ул болай тасвирлаган: «Йөрәгем янып, эчем пошты». Нәтиҗәдә, ул Йәһвәгә хезмәт итмәс дәрәҗәгә җиткән. Асафка рухи хәлен торгызырга нәрсә ярдәм иткән? «Алланың Изге Йортына керү»,— дигән ул. Анда, Йәһвәгә гыйбадәт кылучылар арасында, ул бар нәрсәгә яңадан дөрес карый башлаган. Ул явызларның вакытлыча гына уңышлы булуларын, һәм Йәһвәнең барысын да төзәтәчәген күргән (Мәд. 72:2, 13—22). Безнең белән дә андый хәл булырга мөмкин. Шайтан дөньясының гаделсезлеге безне боектыра ала. Кардәшләр белән очрашу исә безгә көч өсти һәм Йәһвәгә хезмәт итүдә шатлыкны сакларга булыша.

16. Һанна үрнәгеннән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

16 Ә берәр сәбәп аркасында очрашуларга килеп йөрү кыен булса? Бәлкем, сез Йәһвәгә хезмәт итүдә җаваплы вазифаларыгызны югалткансыздыр һәм хәзер уңайсызланасыз, яисә сезнең берәр абый я апа-кардәш белән фикер каршылыклары тугандыр. Андый очракта сезгә Һанна үрнәге ярдәм итәр. (1 Патшалык 1:4— 6 ны укы *.) Көндәше Феннана аны һәрвакыт мыскыллап торган. Бөтен гаилә, Йәһвәгә корбаннар китерер өчен, һәр ел Силомга барганда, бу хәл тагы да кискенләшкән. Һаннага шулкадәр авыр булган ки, ул хәтта елаган һәм ашамаган. Әмма андый авырлыкларга карамастан, ул Йәһвәгә гыйбадәт кылу урынына барудан туктамаган. Йәһвә аның тугрылыгына игътибар иткән һәм аны фатихалаган (1 Пат. 1:11, 20).

17, 18. а) Җыелыш очрашуларында без ничек дәртләндерү алабыз? б) Йәһвәнең безнең турында назлы кайгыртуын күреп, сез нинди хисләр кичерәсез?

17 Мәсихчеләргә бүген Һанна үрнәгенә ияреп, җыелыш очрашуларын калдырмаска кирәк. Очрашулар безгә бик кирәк булган дәртләндерү бирәләр; моны безнең барыбыз да үзе татып карады (Евр. 10:24, 25). Кардәшлекнең җылысы безне юата. Нотыкта я комментарийдә ишеткәнебез күңелебезгә үтеп керергә мөмкин. Очрашу алдыннан я аннан соң аралашканда, имандашыбыз безне игътибар белән тыңлый яисә юатучы сүзләр әйтә ала (Гыйб. сүз. 15:23; 17:17). Тавышларыбыз җырда кушылганда күңелләребез күтәрелеп китә. «Кайгылы» уйларга чумганда, очрашулар китергән дәртләндерү безгә аеруча кирәк. Җыелыш очрашуларында Йәһвә безне үзе «юата» һәм аңа тугры булырга тәвәккәлегебезне ныгыта (Мәд. 93:18, 19).

18 Аның назлы кайгыртуына ышанып, без мәдхия җырлаучы Асаф кичергән хисләрне уртаклашабыз. Ул Йәһвәгә болай дип җырлаган: «Син мине уң кулымнан тотып торасың. Син мине Үз киңәшең белән йөртәсең» (Мәд. 72:23, 24). Без Аллаһының безне котылу өчен саклаганына бик рәхмәтле!

[Искәрмә]

^ 16 абз. 1 Патшалык 1:4—6: «Корбан китергән көнне Елкана хатыны Феннанага һәм аның уллары белән кызларына берничә өлеш, ә Һаннага бер генә өлеш бирә иде. Ул Һаннаны бик ярата иде, әмма Йәһвә аны кысыр кылган. Көндәше Һаннаны һәрвакыт мыскыллап торганга, ул Йәһвәнең үзен кысыр кылганы өчен кайгыга төшкән».

[Өйрәнү өчен сораулар]

[28 биттәге иллюстрация]

Сине дә Йәһвә җәлеп итте

[30 биттәге иллюстрацияләр]

Аллаһының киңәшен куллану безне яклый

[31 биттәге иллюстрация]

Дәртләндерү безне ныгыта