Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә — «Серләр Ачучы»

Йәһвә — «Серләр Ачучы»

Йәһвә — «Серләр Ачучы»

«Сезнең Аллаһыгыз чыннан да илаһларның Аллаһысы һәм патшаларның Хакиме һәм Серләр Ачучы» (ДАН. 2:47).

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

Йәһвә безгә киләчәк турында нинди җентеклелекләр ачкан?

Җанварның беренче алты башы нәрсәне аңлата?

Ачылыштагы җанвар белән Набуходоносор күргән тораташ арасында нинди уртаклык бар?

1, 2. Йәһвә безгә нәрсәне ачкан, һәм ул моны ни өчен эшләгән?

АЛЛАҺЫ ПАТШАЛЫГЫ кеше хөкүмәтләрен юк иткән чакта аларның кайсылары җирдә зур хакимлеккә ия булып идарә итәчәк? Без бу сорауга җавапны беләбез, чөнки аны безгә «Серләр Ачучы» Йәһвә Аллаһы ачып биргән. Ул Данил пәйгамбәр һәм рәсүл Яхъяның язмалары аша безгә бу хөкүмәтләрне билгеләргә булыша.

2 Йәһвә Данил белән Яхъяга бер-берсен алмаштыручы җанварлар турында берничә күренеш күрсәткән. Шулай ук ул Данилга металлдан ясалган зур тораташ турындагы пәйгамбәрлек төшнең мәгьнәсен аңлаткан. Йәһвә безнең файдабыз өчен Изге Язмаларда бу хәбәрләрнең язылуы һәм саклануы турында кайгырткан (Рим. 15:4). Шулай итеп, Йәһвә үз Патшалыгының бар кеше хөкүмәтләрен юк итәчәгенә өметебезне ныгытырга теләгән (Дан. 2:44).

3. Пәйгамбәрлекләрне төгәл аңлар өчен, безгә иң беренче нәрсәне аңларга кирәк һәм ни өчен?

3 Данил һәм Яхъяның хәбәрләре икесе бергә сигез патшаны, яки кеше идарәсен билгели һәм шулай ук аларның кайсысы артыннан кайсысы идарә итәчәген күрсәтә. Шулай да бу пәйгамбәрлекләрне төгәл аңлар өчен, безгә Изге Язмалардагы иң беренче пәйгамбәрлекнең мәгънәсенә төшенергә кирәк. Ни өчен? Чөнки бу пәйгамбәрлекнең үтәлеше Изге Язмаларда язылганнарны берләштереп тора. Бу пәйгамбәрлек, муенсаның җебе кебек, бар башка пәйгамбәрлекләрне берләштерә.

ЕЛАН ТОКЫМЫ ҺӘМ ҖАНВАР

4. Хатын-кызның нәселенә кемнәр керә, һәм бу нәсел нәрсә эшләячәк?

4 Гадән бакчасындагы фетнәдән соң озак та үтмәстән, Йәһвә «хатын-кызның» нәселе булачагы хакында вәгьдә биргән *. (Яратылыш 3:15 не укы.) Бу нәсел ахыр чиктә еланның, ягъни Шайтанның, башын ярырга тиеш булган. Соңрак Йәһвә бу нәселнең Ибраһим аша киләчәген ачыклаган. Ул Исраил халкының Яһүд буыныннан һәм Давыт патшаның гаиләсеннән чыгарга тиеш булган (Ярат. 22:15—18; 49:8, 10; Мәд. 88:4, 5; Лүк 1:30—33). Бу нәселнең, ягъни токымның, төп өлеше Гайсә Мәсих булып чыккан (Гәл. 3:16). Ә нәселнең икенче дәрҗәдәге өлеше мәсихче җыелышның рух белән майланган әгъзалары булып тора (Гәл. 3:26—29). Гайсә һәм бу майланган затлар бергә Аллаһы Патшалыгын тәшкил итә. Бу Патшалык ярдәмендә Аллаһы Шайтанны юк итәчәк (Лүк 12:32; Рим. 16:20).

5, 6. а) Данил һәм Яхъя ничә зур хакимлеккә ия булган патшалыкны сурәтләгән? б) Ачылыштагы җанварның башлары нәрсәне аңлата?

5 Гадәндә бирелгән беренче пәйгамбәрлектә Шайтанның да «токымы» булачак дип әйтелә. Аның токымы хатын-кызның нәселенә карата дошманлык тотарга, ягъни нәфрәт белдерергә тиеш булган. Еланның токымы кемнәр ул? Аллаһыны Шайтан кебек нәфрәт итүчеләрнең һәм аның халкына каршы торучыларның барысы. Тарих дәвамында Шайтан үз токымын төрле сәяси оешмаларга яки патшалыкларга берләштергән (Лүк 4:5, 6). Әмма бу патшалыкларның кайберләре генә Аллаһы халкына — Исраил халкына яисә майланган мәсихчеләр җыелышына — көчле йогынты ясаган. Бу безгә ни өчен Данил белән Яхъяның күренешләрендә зур хакимлеккә ия булган патшалыкларның нибары сигезе генә сурәтләнгәнен аңларга ярдәм итә.

6 Терелтелгән Гайсә б. э. I гасырының ахырында рәсүл Яхъяга берничә гаҗәеп күренеш күрсәткән (Ачыл. 1:1). Аларның берсендә Яхъя диңгез ярында басып торган аждаһаны, ягъни Иблисне күргән. (Ачылыш 12:17 — 13:2 не укы.) Яхъяга диңгездән чыгучы һәм Иблистән зур хакимлек алучы җиде башлы җанвар да күрсәтелгән. Соңрак Яхъя башка җиде башлы кызыл җанварны күргән. Ул Ачылыш 13:1 дә сурәтләнгән җанварның сыны булган. Фәрештә Яхъяга кызыл җанварның җиде башы «җиде патшаны», яки хөкүмәтне аңлата дип әйткән (Ачыл. 13:14, 15; 17:3, 9, 10). Яхъя Ачылыш китабын язганда, аларның бишесе инде һәлак булган, берсе идарә иткән, ә башкасы «әле килмәгән». Яхъя нинди патшалыклар, яисә бөтендөнья державалары турында язган? Әйдәгез, Ачылыш китабында сурәтләнгән җанварның һәрбер башы нинди хөкүмәтне аңлатканын карап чыгыйк. Без шулай ук бу хөкүмәтләрнең күбесе турында Данил китабыннан яхшырак белербез. Данил бу хөкүмәтләрнең кайберләре турында алар барлыкка килгәнче гасырлар алдан өстәмә аңлатмалар биргән.

БЕРЕНЧЕ ИКЕ БАШ — МИСЫР БЕЛӘН АССИРИЯ

7. Нинди патшалык җанварның беренче башын аңлата һәм ни өчен?

7 Җанварның беренче башы — Мисыр. Ни өчен? Чөнки Мисыр Аллаһы халкына дошманлык иткән беренче көчле патшалык булган. Аллаһы Ибраһимга аның гаиләсеннән хатын-кызның нәселе киләчәге хакында вәгъдә биргән. Ибраһим нәселеннән булган исраиллеләр Мисырга яшәргә килгән, анда ишәеп киткән һәм мисырлылар аларны җәберли башлаган. Шайтан Аллаһы халкын нәсел килгәнчегә кадәр юк итәргә тырышкан. Ничек итеп? Ул фиргавенне исраиллеләрнең яңа туган бар ир балаларын үтерергә котырткан. Йәһвә моңа юл куймаган һәм үз халкын Мисыр коллыгыннан азат иткән (Чыг. 1:15—20; 14:13). Соңыннан ул исраиллеләргә Вәгъдә ителгән җирне биргән.

8. Нинди патшалык җанварның икенче башы белән сурәтләнә, һәм ул нәрсә эшләргә тырышкан?

8 Җанварның икенче башы — Ассирия. Бу көчле патшалык шулай ук Аллаһы халкын юк итәргә тырышкан. Йәһвә Ассирияне ун буынлы Исраил патшалыгын җәзага тартыр өчен кулланган, чөнки исраиллеләр потларга табынган һәм Аллаһыга буйсынмаган. Әмма соңрак Ассирия Иерусалимга һөҗүм иткән. Шайтан, күрәсең, ахыр чиктә Гайсәгә китерергә тиеш булган патшаларның нәсел җебен өзәргә теләгән. Бу һөҗүм итү Йәһвәнең ниятенә кермәгән, һәм ул, үзенең тугры халкын азат итәр өчен могҗиза кылып, бу дошманнарны таркаткан (4 Пат. 19:32—35; Ишаг. 10:5, 6, 12—15).

ӨЧЕНЧЕ БАШ — БАБЫЛ

9, 10. а) Йәһвә бабыллыларга нәрсә эшләргә рөхсәт иткән? б) Пәйгамбәрлекләр үтәлсен өчен, нәрсә булырга тиеш булган?

9 Яхъя күргән җанварның өченче башы — башкаласы Бабыл булган патшалык. Йәһвә бабыллыларга Иерусалимны җимерергә һәм үз халкын коллыкка алып китәргә рөхсәт иткән. Әмма моңа хәтле Йәһвә фетнәчел исраиллеләрне андый кайгы булачагы турында кисәткән (4 Пат. 20:16—18). Ул аларның патшаларына Иерусалимдагы үзенең «тәхетендә» утырырга рөхсәт итмәячәген дә әйткән (1 Елъ. 29:23). Әмма Йәһвә Давыт патша нәселеннән чыккан һәм патша булырга «законлы хокукы» булган затның килүе турында да алдан хәбәр иткән (Йәз. 21:25—27).

10 Башка бер пәйгамбәрлектә әйтелгәнчә, яһүдләр Мәсих, яисә Майланган зат килгәндә Иерусалимдагы гыйбадәтханәдә гыйбадәт кылырга тиеш булган (Дан. 9:24—27). Исраил Бабылга коллыкка алып кителгәнче бирелгән бер пәйгамбәрлектә бу затның Бәйтлехемдә туачагы турында әйтелгән (Мих. 5:2). Бу пәйгамбәрлекләр үтәлсен өчен, яһүдләр коллыктан азат ителергә, үз җирләренә кайтырга һәм гыйбадәтханәне яңадан торгызырга тиеш булган. Ләкин бабыллылар беркайчан да үз әсирләрен азат итмәгән. Ничек соң Аллаһы халкы үз җирләренә кайтыр? Моны Йәһвә үз пәйгамбәрләре аша ачкан (Амос 3:7).

11. Данил һәм Яхъяның пәйгамбәрлекләрендәге нинди символлар Бабыл империясен сурәтли? (Искәрмәне карагыз.)

11 Данил пәйгамбәр Бабылга алып кителгән әсирләрнең берсе булган (Дан. 1:1—6). Йәһвә аңа Бабылдан соң башка бер-бер артлы килүче бөтендөнья державаларының булачагын ачкан, һәм киләчәктәге вакыйгаларны сурәтләр өчен, төрле символлар кулланган. Мәсәлән, ул Бабылның патшасы Набуходоносорга төрле металлдан ясалган зур тораташ турында төш күрсәткән. (Данил 2:32, 33 не укы *.) Данил аша Йәһвә бу тораташның алтын башы Бабыл империясен аңлата икәнен әйткән *. Бабылдан соңгы бөтендөнья державасы көмештән булган күкрәк һәм куллар белән сурәтләнгән. Бу нинди патшалык булачак, һәм ул Аллаһы халкына карата үзен ничек тотачак?

ДҮРТЕНЧЕ БАШ — МИДИЯ БЕЛӘН ФАРСЫ

12, 13. а) Йәһвә Бабылның яулап алынуы турында нәрсәне алдан хәбәр иткән? б) Ни өчен җанварның дүртенче башы Мидия белән Фарсы патшалыгын символлаштыра дип әйтеп була?

12 Данилга хәтле йөздән артык ел алдан Йәһвә Ишагыйя пәйгамбәр аша Бабылны яулап алачак бөтендөнья державасы турында мөһим мәгълүмат биргән. Йәһвә Бабыл шәһәренең ничек яулап алынуын гына түгел, ә шулай ук яулап алучының исемен дә ачкан. Бу җитәкче фарсы кешесе Кир булган (Ишаг. 44:28—45:2). Данил Мидия белән Фарсы бөтендөнья державасына кагылышлы башка ике күренеш күргән. Шул күренешләрнең берсендә бу патшалык бер ягы бераз күтәрелгән аю итеп күрсәтелгән. Аңа: «Күп итеп ит аша»,— дип әйтелгән булган (Дан. 7:5). Данилның башка күренешендә бу бөтендөнья державасы ике мөгезле сарык тәкәсе итеп сурәтләнә (Дан. 8:3, 20).

13 Йәһвә Мидия белән Фарсы империясен Бабылны яулап алу һәм исраиллеләрне үз җирләренә кайтару турындагы пәйгамбәрлекне үтәр өчен кулланган (2 Елъ. 36:22, 23). Әмма шушы ук империя соңрак Аллаһы халкын юк итәргә тырышкан. Изге Язмаларның Эстер китабында Фарсы империясенең зур дәрәҗәле түрәсе Һәмәннең мәкер коруы турында языла. Ул Фарсы империясендә яшәгән барлык яһүдләрне кырып бетерергә теләгән һәм бу вакыйганың көнен дә билгеләгән. Йәһвә бу хәлгә катнашканга гына аның халкы янә Шайтан токымының дошманлык һөҗүменнән коткарылган булган (Эст. 1:1—3; 3:8, 9; 8:3, 9—14). Шуңа күрә Ачылыш китабындагы җанварның дүртенче башы Мидия белән Фарсы патшалыгын символлаштыра дип әйтү урынлы.

БИШЕНЧЕ БАШ — ГРЕЦИЯ

14, 15. Борынгы Грек империясе турында Йәһвә нинди җентеклелекләр биргән?

14 Ачылыштагы җанварның бишенче башы — Греция. Данил Набуходоносорга аңлаткан төштә бу держава тораташның бакыр карыны һәм ботлары белән сурәтләнә. Шулай ук Данилга бу империя һәм аның иң бөек патшасы турында әһәмиятле җентеклелекләр булган ике күренеш күрсәтелгән.

15 Аларның берсендә Данил дүрт канатлы барсны күргән. Бу барс башка патшалыкларны бик тиз яулап алачак Грецияне сурәтләгән (Дан. 7:6). Башкасында исә Данил бер кәҗәне күргән; аның бер генә зур мөгезе булган. Бу кәҗә ике мөгезле сарык тәкәсен, ягъни Мидия белән Фарсыны, бик тиз җиңгән. Йәһвә Данилга бу кәҗәнең — Грецияне, ә зур мөгезе аның патшаларының берсен символлаштырганын әйткән. Данил шулай ук зур мөгезнең сыначагы һәм аның урынына кечкенәрәк дүрт мөгезнең чыгачагы хакында язган. Бу пәйгамбәрлек Греция бөтендөнья империясе булып киткәнчегә кадәр якынча ике йөз ел алдан язылган булса да, аның һәрбер җентеклелеге тулысынча үтәлгән. Борынгы Грециянең иң бөек патшасы Александр Македонский Мидия белән Фарсы иленә каршы сугышкан. Александр үз данының иң югары ноктасында нибары 32 яшендә һәлак булгач, бу мөгез сынган. Шуннан соң аның патшалыгын ахыр чиктә дүрт гаскәр башлыгы үзара бүлгән. (Данил 8:20—22 не укы *.)

16. Антиох IV нәрсә эшләгән?

16 Фарсы патшалыгын яулап алганнан соң, Греция Аллаһы халкы яшәгән җир белән идарә иткән. Бу вакытка яһүдләр Вәгъдә ителгән җиргә инде кире кайткан һәм Иерусалимдагы гыйбадәтханәне яңадан торгызган булган. Алар һаман да Аллаһының сайланган халкы булып саналган, ә яңадан торгызылган гыйбадәтханә чын гыйбадәт кылуның үзәге булып торган. Әмма б. э. к. II гасырда Греция — җанварның бишенче башы — Аллаһы халкына һөҗүм иткән. Александр империясенең бер өлешен мирас итеп алган Антиох IV Иерусалимдагы гыйбадәтханәнең территориясендә мәҗүси мәзбәх төзегән һәм яһүд динен тотуны үлем җәзасына лаеклы җинаять дип игълан иткән. Никадәр көчле булган Шайтан токымының нәфрәте! Әмма тиздән Греция урынына башка бөтендөнья державасы килгән. Нинди патшалык җанварның алтынчы башы булыр?

АЛТЫНЧЫ БАШ — РИМ, «КУРКЫНЫЧ ҺӘМ КОТОЧКЫЧ» ҖАНВАР

17. Яратылыш 3:15 тәге пәйгамбәрлекнең үтәлүендә алтынчы баш нинди төп роль уйнаган?

17 Яхъя җанвар турындагы күренешне күргәндә, бөтен дөнья державасы Рим булган (Ачыл. 17:10). Бу алтынчы баш Яратылыш 3:15 тәге пәйгамбәрлекнең үтәлүендә төп роль уйнаган. Шайтан Рим җитәкчеләрен нәселне «үкчәсеннән» чагар өчен кулланган. Ничек итеп? Алар Гайсәне фетнә салуда ялган гаепләп, аны җәзалап үтергән (Мат. 27:26). Әмма бу яра тиздән төзәлгән, чөнки Йәһвә Гайсәне үледән терелткән.

18. а) Йәһвә үзенә нинди яңа халык сайлаган һәм ни өчен? б) Елан токымы ничек итеп хатын-кыз нәселенә дошманлык күрсәтүен дәвам иткән?

18 Исраилнең дини җитәкчеләре Римның вәкилләре белән Гайсәгә каршы сүз куешкан һәм халыкның күпчелеге дә аны кире каккан. Шуңа күрә моннан ары Йәһвә Исраилне үз халкы итеп санамый башлаган (Мат. 23:38; Рәс. 2:22, 23). Ул үзенә яңа халык — «Аллаһының Исраилен» сайлаган (Гәл. 3:26—29; 6:16, искәрмә). Бу халык яһүд һәм башка халык кешеләреннән торган майланган мәсихчеләр җыелышы булган (Эфес. 2:11—18). Гайсә үлеп терелтелгәннән соң, елан токымы хатын-кыз нәселенә карата дошманлык күрсәтүен дәвам иткән. Ким дигәндә берничә тапкыр Рим мәсихче җыелышны — нәселнең икенче дәрәҗәдәге өлешен юк итәргә тырышкан *.

19. а) Данил алтынчы бөтендөнья державасын ничек сурәтләгән? б) Киләсе өйрәнү мәкаләсендә нәрсә каралачак?

19 Данил Набуходоносорга аңлаткан төштә Рим тимердән ясалган аяклар белән тасвирланган (Дан. 2:33). Данил шулай ук Рим империясен генә түгел, ә Римнан килеп чыгачак киләсе бөтендөнья державасын сурәтләгән күренеш тә күргән (Дан. 7:7, 8). Гасырлар дәвамында Рим «куркыныч һәм коточкыч һәм гаять көчле» җанвар кебек булган. Әмма бу пәйгамбәрлек буенча, ул империядән «ун мөгез» килеп чыгарга һәм алар арасында тагын бер бәләкәй мөгез чыгып, алардан көчлерәк булып китәргә тиеш булган. Бу ун мөгез һәм бәләкәй мөгез нәрсәне символлаштыра? Бәләкәй мөгез мәгънәсе буенча Набуходоносор күргән зур тораташның нинди өлешенә туры килә? Бу сорауларга җаваплар киләсе өйрәнү мәкаләсендә каралачак.

[Искәрмәләр]

^ 4 абз. Бу хатын-кыз Йәһвәнең күктәге рухи затлардан торган хатын сыман оешмасын аңлата (Ишаг. 54:1; Гәл. 4:26; Ачыл. 12:1, 2).

^ 11 абз. Данил 2:32, 33: «Бу тораташның башы — саф алтыннан, күкрәге һәм куллары көмештән булган, карыны һәм ботлары — бакырдан, аяклары — тимердән, аякларының балтырдан соң аскы өлеше өлешчә тимердән, өлешчә чүлмәк балчыктан ясалган».

^ 11 абз. Данил китабындагы тораташның башы да һәм Ачылыш китабындагы җанварның өченче башы да Бабылны символлаштыра. 12 һәм 13 нче битләрдәге таблицаны карагыз.

^ 15 абз. Данил 8:20—22: «Син күргән ике мөгезле сарык тәкәсе — Мидия һәм Фарсы патшалары. Ә йонлач кәҗә — Греция патшасы, ә күзләре арасындагы зур мөгез — аның беренче патшасы. Ул сынды, һәм аның урынына башка дүртәү чыкты. Бу шуны аңлата: аның халкыннан дүрт патшалык күтәреләчәк, ләкин аның көче белән түгел».

^ 18 абз. Рим Иерусалимны б. э. 70 елында җимергән вакытта Исраил инде Аллаһының сайланган халкы булудан туктаган. Шуңа күрә Иерусалимны җимерү хатын-кыз нәселенә һөҗүм итү һәм Яратылыш 3:15 тәге пәйгамбәрлекнең үтәлүе булмаган.

[Өйрәнү өчен сораулар]