Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә «тиздән нәрсә булырга тиешлеген» ача

Йәһвә «тиздән нәрсә булырга тиешлеген» ача

Йәһвә «тиздән нәрсә булырга тиешлеген» ача

«Бу китапта, тиздән нәрсә булырга тиешлеген Үзенең колларына күрсәтер өчен, Аллаһы тарафыннан Гайсә Мәсихкә бирелгән ачылыш» (АЧЫЛ. 1:1).

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

Зур тораташның нинди өлеше Англия белән Америка бөтендөнья державасын аңлата?

Яхъя Англия белән Америка бөтендөнья державасы һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы арасындагы бәйлелекне ничек сурәтли?

Данил белән Яхъя кешелек идарәсенең юкка чыгарылуын ничек тасвирлый?

1, 2. а) Данил белән Яхъяның пәйгамбәрлекләрен чагыштыру безгә нәрсәне аңларга булыша? б) Җанварның беренче алты башы нинди патшалыкларны аңлата?

ДАНИЛ белән Яхъяның пәйгамбәрлекләрен чагыштыру хәзерге һәм киләчәктәге күпчелек дөнья вакыйгаларын аңларга булыша. Яхъяның җанвар турындагы күренешеннән, Данилның ун мөгезле куркыныч җанвар турындагы хәбәреннән һәм зур тораташка бирелгән аңлатмасыннан без нәрсә белә алабыз? Һәм бу пәйгамбәрлекләрне ачык аңлау безне нәрсә эшләргә дәртләндерергә тиеш?

2 Әйдәгез, Яхъяның җанвар турындагы күренешенә игътибар итик (Ачыл., 13 нче бүлек). Үткән мәкаләдән күргәнебезчә, җанварның беренче алты башы Мисыр, Ассирия, Бабыл, Мидия белән Фарсы, Греция һәм Римны аңлата. Аларның барысы да хатын-кызның нәселенә нәфрәт күрсәткән (Ярат. 3:15). Яхъя үз күренешен язган чакта Рим бөтендөнья державасы булган һәм гасырлар дәвамында көчле империя булып калган. Ләкин Рим урынына җиденче баш килергә тиеш булган. Бу нинди патшалык булыр, һәм ул хатын-кызның нәселенә нинди мөнәсәбәт күрсәтер?

БРИТАНИЯ ҺӘМ КУШМА ШТАТЛАР КӨЧӘЯ

3. Ун мөгезле куркыныч җанвар нинди патшалыкны аңлата, һәм ун мөгез нәрсәне сурәтли?

3 Яхъяның күренешен Данилның ун мөгезле куркыныч җанвар турындагы күренеше белән чагыштырып, без Ачылыш китабының 13 нче бүлегендәге җанварның җиденче башы нинди патшалыкны аңлатканын билгели алабыз *. (Данил 7:7 не укы *.) Данил күргән ун мөгезле җанвар Рим империясен аңлата. (12 һәм 13 нче битләрдәге схеманы карагыз.) Б. э. V гасырында Рим империясе кечерәк патшалыкларга таркала башлый. Шул патшалыклар куркыныч җанварның ун мөгезен сурәтли.

4, 5. а) Бәләкәй мөгез нәрсә эшләгән? б) Нинди держава җанварның җиденче башы булып тора?

4 Данил пәйгамбәрлегендә куркыныч җанварның башыннан чыккан мөгезләрнең, яки патшалыкларның, дүртесенә аерым игътибар бирелә. Өч мөгез «бер бәләкәй» мөгез тарафыннан йолкып чыгарыла. Бу Рим империясенең бер өлеше — Британия көчәйгәч үтәлгән. XVII гасырга кадәр ул чагыштырмача көчсез булган. Рим империясенең башка өч өлеше — Испания, Нидерландия һәм Франция — аңа караганда күпкә зуррак хакимлеккә ия булган. Британия бу илләрне бер-бер артлы җиңеп, алардан көчлерәк булып киткән. XVIII гасыр урталарында Британия дөньядагы иң көчле патшалыкка әверелеп барган. Әмма ул чакта Британия җанварның җиденче башы әле булмаган.

5 Британия зур хакимлеккә ия булган булса да, Төньяк Америкадагы колонияләре аннан аерылган, һәм Кушма Штатлар барлыкка килгән. Британия аңа көчәергә юл куйган һәм аны хәтта үзенең диңгез флоты белән яклаган. 1914 елда Раббы көне башлануга Британия тарихта иң бөек империя төзегән, ә Кушма Штатлар җирдәге иң зур сәнәгый дәүләт булып киткән *. Беренче бөтендөнья сугышы дәвамында Кушма Штатлар Британия белән аеруча якынайган. Шулай итеп җанварның җиденче башы — Англия белән Америка бөтендөнья державасы барлыкка килгән. Ул хатын-кызның нәселенә нинди мөнәсәбәт күрсәтер?

6. Җиденче баш Аллаһы халкына нинди мөгамәлә күрсәткән?

6 Раббы көне башланганнан соң күп тә үтмәстән, җиденче баш Аллаһы халкына — Мәсих кардәшләренең җирдәге калдыгына үз һөҗүмнәрен башлаган (Мат. 25:40). Гайсә сүзләре буенча, ул үзе күктә Патша булган чакта бу нәселнең калдыгы җирдә ашкынып хезмәт итәргә тиеш булган (Мат. 24:45—47; Гәл. 3:26—29). Англия белән Америка бөтендөнья державасы бу изгеләргә каршы сугышкан (Ачыл. 13:3, 7). Беренче бөтендөнья сугышы дәвамында ул Аллаһы халкын эзәрлекләгән, кайбер басмаларын тыйган һәм аларның тугры хезмәтче сыйныфының вәкилләрен төрмәгә ташлаган. Җанварның җиденче башы вәгазьләү эшен күпмедер вакытка туктаткан. Йәһвә бу вакыйгаларның булачагын алдан күреп, аларны Яхъя аша ачкан. Аллаһы шулай ук Яхъяга нәселнең икенче дәрәҗәдәге өлешенең яңадан терелтелүе һәм рухи яктан тагы да активрак булып китүе турында әйткән (Ачыл. 11:3, 7—11). Йәһвә хезмәтчеләренең заманча тарихы бу вакыйгаларның чыннан да булганын раслый.

АНГЛИЯ БЕЛӘН АМЕРИКА ДЕРЖАВАСЫ ҺӘМ ТИМЕР КАТЫШ БАЛЧЫКТАН ТОРГАН АЯКЛАРНЫҢ АСКЫ ӨЛЕШЕ

7. Җанварның җиденче башы белән зур тораташ арасында нинди уртак яклар бар?

7 Җанварның җиденче башы белән зур тораташ арасында нинди уртак яклар бар? Британия һәм нәтиҗәдә Кушма Штатлар да Рим империясеннән барлыкка килгән. Ә тораташ аякларының аскы өлеше турында нәрсә әйтеп була? Алар тимер катыш кызыл балчыктан булган. (Данил 2:41 не укы *.) Андый сурәтләү җанварның җиденче башы — Англия белән Америка бөтендөнья державасы — зур хакимлеккә ия булган вакытка туры килә. Тимер катыш кызыл балчыктан ясалган әйбернең ныклыгы тимердән генә ясалган әйбернекеннән кимрәк булган кебек, Англия белән Америка бөтендөнья державасы үзе барлыкка килгән империядән көчсезрәк. Ни өчен алай әйтеп була?

8, 9. а) Җиденче бөтендөнья державасы тимер сыман ныклыгын ничек күрсәткән? б) Тораташ аякларының аскы өлешендәге кызыл балчык нәрсәне сурәтли?

8 Кайчак җанварның җиденче башы тимергә хас сыйфатлар күрсәткән. Мәсәлән, ул, Беренче бөтендөнья сугышы вакытында җиңеп, үз көчен раслаган. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында җиденче башның тимер сыман көче шулай ук ачык күренгән *. Бу сугыштан соң җиденче баш вакыт-вакыт үзенең тимергә хас сыйфатларын күрсәтеп торган. Әмма бу тимер баштан ук кызыл балчык белән катышкан булган.

9 Йәһвә хезмәтчеләре озак вакыт тораташ аякларының аскы өлеше нәрсә аңлата икәненә төшенергә теләгән. Данил 2:41 дә тимер белән кызыл балчык кушылмасы күп патшалык түгел, ә бер генә «патшалык» буларак сурәтләнә. Шуңа күрә кызыл балчык Англия белән Америка бөтендөнья державасының хакимлегендә булган кешеләрне аңлата. Алар аны тимердән генә торган аяклар белән сурәтләнгән Рим империясеннән көчсезрәк итә. Кызыл балчык «кеше орлыгын», ягъни кеше җәмгыятен символлаштыра (Дан. 2:43). Англия белән Америка бөтендөнья державасының халкы гражданлык хокукларын яклау кампанияләре, профсоюзлар һәм мөстәкыйльлек өчен көрәш оештырып, үз хокукларын яклап чыга. Кеше җәмгыяте Англия белән Америка бөтендөнья державасына тимер сыман көч белән эш итәргә бирми. Кешеләрнең сәяси карашлары төрле. Һәм берәр җитәкче сайлауларда икенчесенә караганда әз генә күбрәк тавыш белән җиңгәнгә, аның үз ниятләрен тормышка ашырыр өчен җитәрлек хакимлеге булмый. Бу Данилның мондый сүзләренә туры килә: «Патшалык та өлешчә нык, өлешчә ватылучан булачак» (Дан. 2:42; 2 Тим. 3:1—3).

10, 11. а) Тораташ «аякларының аскы өлешләрен» киләчәктә нәрсә көтә? б) Тораташның аяк бармакларының саны турында нинди нәтиҗә ясап була?

10 XXI гасырда Британия белән Кушма Штатлар дөнья мәйданында еш кына бергә эш итеп, үзара хезмәттәшлеген дәвам итә. Зур тораташ һәм җанвар турындагы пәйгамбәрлекләр Англия белән Америка урынына башка бөтендөнья державасы килмәячәк икәнен күрсәтә. Бу бөтендөнья державасы, тимер аяклар белән сурәтләнгән империядән көчсезрәк булса да, үзеннән-үзе таркалмаячак.

11 Тораташның аяк бармакларының саны берәр нинди мәгънә йөртәме? Уйлап карыйк: башка күренешләрендә Данил төгәл саннарны искә ала. Мәсәлән, ул төрле җанварларның башларындагы мөгезләрнең санын әйтеп китә. Бу саннар билгеле мәгънәгә ия. Әмма тораташны сурәтләгәндә, Данил аяк бармакларының санын әйтми. Шуңа күрә тораташның куллары, кул чуклары, бармаклары, аяклары һәм аякларының аскы өлешләре санының махсус мәгънәсе булмаган кебек, бу сан да, күрәсең, аерым мәгънә йөртми. Ләкин Данил аяк бармакларының тимер белән кызыл балчыктан ясалганын ачык әйтә. Аның тасвирлавыннан «таш» — Аллаһы Патшалыгы — зур тораташ аякларының аскы өлешенә китереп бәргәндә, Англия белән Америка бөтендөнья державасы зур хакимлеккә ия булачак дигән нәтиҗә ясап була (Дан. 2:45).

АНГЛИЯ БЕЛӘН АМЕРИКА ҺӘМ ИКЕ МӨГЕЗЛЕ ҖАНВАР

12, 13. Ике мөгезле җанвар нәрсәне аңлата, һәм ул нәрсә эшли?

12 Англия белән Америка бөтендөнья державасы тимер белән кызыл балчык кушылмасы итеп сурәтләнсә дә, Гайсә Яхъяга күрсәткән күренешләрдән бу державаның соңгы көннәрдә төп роль уйнавын дәвам итәчәге күренә. Ни өчен шулай дип әйтеп була? Яхъя аждаһа кебек сөйләүче ике мөгезле җанвар турында күренеш күргән. Бу сәер җанвар нәрсәне символлаштыра? Аның ике мөгезе булганга, ул бергә эш итүче ике хөкүмәтне аңлата. Яхъя яңадан Англия белән Америка бөтендөнья державасын күрә, ләкин хәзер бу держава махсус роль уйный. (Ачылыш 13:11—15 не укы.)

13 Бу ике мөгезле җанвар кешеләргә җиде башлы җанварның сынын ясарга куша. Яхъя язганча, җанварның сыны барлыкка киләчәк, юк булачак һәм янә бар булачак. Британия һәм Кушма Штатларның тәкъдиме буенча оештырылган оешма белән нәкъ шулай булган да. Бу оешма бөтен дөнья илләрен берләштерү һәм аларның вәкиле булу максаты белән оештырылган булган *. Ул Беренче бөтендөнья сугышыннан соң барлыкка килгән һәм Милләтләр Лигасы буларак билгеле булган. Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, ул юкка чыккан. Бу сугыш дәвамында Аллаһы халкы җанвар сынының Ачылыш китабындагы пәйгамбәрлек буенча яңадан күтәрелеп чыгачагы хакында игълан иткән. Һәм шулай булган да, әмма ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы дип атала башлаган (Ачыл. 17:8).

14. Нинди мәгънәдә җанварның сыны «сигезенче патша» дип атала?

14 Яхъя җанварның сынын «сигезенче патша» дип атый. Нинди мәгънәдә? Бу сын күренештәге җанварның сигезенче башы буларак сурәтләнми. Ул җанварның сыны гына. Ул хакимлеген үз әгъзалары булып торган хөкүмәтләрдән, аеруча төп яклаучысы Англия белән Америка бөтендөнья державасыннан ала (Ачыл. 17:10, 11). Бу сынга, бөтен дөньяга көчле тәэсир итәчәк эшләр башкарыр өчен, хакимлек бирелә, шуңа күрә Яхъя аны «патша» дип атый.

ҖАНВАРНЫҢ СЫНЫ ФАХИШӘНЕ ЮК ИТӘ

15, 16. Фахишә нәрсәне аңлата, һәм диннәр бүген нинди хәлдә?

15 Яхъя күргәнчә, кызыл җанвар — җанварның сыны өстендә символик фахишә утыра һәм аның белән идарә итә. Аның исеме «Бөек Бабыл» (Ачыл. 17:1—6). Бу фахишә бар ялган диннәрне аңлата. Христиан дөньясының диннәре, һичшиксез, Бөек Бабылның шактый өлеше булып тора. Дини оешмалар җанварның сынына үз фатихасын бирә һәм аңа йогынты ясарга тырыша.

16 Әмма Раббы көнендә Бөек Бабыл утырган сулар, ягъни үзенә ярдәм иткән халыклар, шактый кибә (Ачыл. 16:12; 17:15). Мәсәлән, җанварның сыны беренче тапкыр барлыкка килгәндә, христиан дөньясының чиркәүләре, ягъни Бөек Бабылның иң йогынтылы өлеше, Көнбатыш илләрендә зур хакимлеккә ия булган. Бүген исә бу чиркәүләр һәм аларның руханилары халыкның ярдәмен һәм хөрмәтен югалта. Күпләр хәтта, дөньядагы низаглар дин аркасында килеп чыга, дип саный. Башкалар бөтен диннәрне бетерергә кирәклеге турында ачык итеп белдерә.

17. Тиздән ялган дин белән нәрсә булачак, һәм ни өчен?

17 Әмма ялган дин әкренләп кенә юкка чыкмаячак. Бу фахишә үз дәрәҗәсен югалтмыйча, патшаларны үз ихтыярына буйсындырырга тырышачак. Әмма тиздән Аллаһы «үзенең ихтыярын үтәргә аларның [патшаларның] йөрәкләренә салачак». (Ачылыш 17:16, 17 не укы.) Тиздән Йәһвә Шайтан төзелешенең хөкүмәтләрен ялган дингә һөҗүм итәргә этәрәчәк. Алар аны дәрәҗәсеннән мәхрүм итәчәк һәм бөлгенлеккә төшерәчәк. Берничә дистә ел элек кенә андый вакыйга башка сыймаслык хәл кебек тоелыр иде. Бүген исә фахишә кызыл җанвар өстендә көчкә утыра. Әмма ул утырган урыныннан ипләп кенә төшмәячәк. Ул кискен һәм аяусыз рәвештә аударып төшереләчәк (Ачыл. 18:7, 8, 15—19).

ҖАНВАРЛАР ҺӘЛАК ИТЕЛӘ

18. а) Җанвар нәрсә эшләячәк, һәм моның нәтиҗәсе нинди булачак? б) Данил 2:44 буенча, Аллаһы Патшалыгы нинди патшалыкларны җимерәчәк? (17 нче биттәге рамканы карагыз.)

18 Ялган дин юк ителгәннән соң, җанвар — Шайтанның җирдәге сәяси системасы — Аллаһы Патшалыгына һөҗүм итәчәк. Җир патшалары, күктәге Аллаһы Патшалыгына һөҗүм итә алмаганга, үз ярсуын җирдә бу Патшалык ягында торучыларга юнәлтәчәк. Бу һөҗүмнең нәтиҗәсе билгеле (Ачыл. 16:13—16; 17:12—14). Данил бу ахыргы сугышның бер үзенчәлеген ача. (Данил 2:44 не укы *.) Ачылыш 13:1 дә искә алынган җанвар, аның сыны һәм ике мөгезле җанвар һәлак ителәчәк.

19. Без нәрсәгә ышанабыз, һәм хәзер нәрсә эшләү мөһим?

19 Без җанварның җиденче башы хакимлек иткән вакытта яшибез. Бу җанвар юк ителгәнгә кадәр, аның бүтән бернинди дә башы барлыкка килмәячәк. Ялган дин тар-мар ителгәндә, Англия белән Америка зур хакимлеккә ия булачак. Данил белән Яхъяның пәйгамбәрлекләре бар җентеклелекләренә кадәр үтәлеп килә. Без ялган диннең юкка чыгарылачагына һәм Һармагедун сугышы булачагына бер дә шикләнмибез. Аллаһы боларның барысын безгә алдан ачкан. Без бу пәйгамбәрлекләрдәге кисәтүләргә игътибар итәрбезме? (2 Пет. 1:19). Хәзер Йәһвә һәм аның Патшалыгы ягына басу үтә мөһим (Ачыл. 14:6, 7).

[Искәрмәләр]

^ 3 абз. Изге Язмаларда «10» саны еш кына тулылыкны символлаштыра. Бу очракта ун мөгез Рим империясеннән барлыкка килгән бар патшалыкларны сурәтли.

^ 3 абз. Данил 7:7: «Моннан соң төнге күренешләрдә мин шуны күрдем: менә дүртенче җанвар, куркыныч һәм коточкыч һәм гаять көчле. Аның зур тешләре тимердән иде. Ул һәлак итә һәм җимерә, ә калганын аяклары белән таптый иде. Ул алдагы бар җанварлардан аерылып тора, һәм аның ун мөгезе бар иде».

^ 5 абз. Бу бөтендөнья державасының ике өлеше XVIII гасырдан бирле булган булса да, Яхъя аның Раббы көненең башында гына барлыкка киләчәге хакында язган. Һәм чыннан да, Ачылыштагы күренешләр «Раббының көнендә» үтәлә (Ачыл. 1:10). Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Британия һәм Кушма Штатлар бер держава буларак эш итә башлый.

^ 7 абз. Данил 2:41: «Ә син күргән аякларның балтырдан соң аскы өлеше һәм аяк бармаклары өлешчә чүлмәк балчыгыннан, өлешчә тимердән булгач, патшалык бүленгән булачак, һәм син тимер катнаш йомшак кызыл балчыкны күргәнлектән, анда бераз тимер ныклыгы калачак».

^ 8 абз. Данил бу патшаның сугыш дәвамында китерәчәк коточкыч җимерүләре турында болай дип алдан язган: «Ул гаҗәеп [коточкыч] рәвештә һәлак итәчәк» (Дан. 8:24). Мәсәлән, Кушма Штатлар үз дошманнарына ике атом төш бомбасын ташлап, беркайчан да булмаган коточкыч җимерүләр китергән.

^ 13 абз. «Ачылыш: аның бөек апогее якын!» (рус) дигән китапның 240, 241, 253 нче битләрен кара.

^ 18 абз. Данил 2:44: «Һәм ул патшалар көннәрендә күктәге Аллаһы беркайчан да җимерелмәячәк патшалык урнаштырачак. Бу патшалык башка халыкка бирелмәячәк. Ул барлык бу патшалыкларны җимерәчәк һәм аларны юкка чыгарачак, ә үзе мәңге торачак».

[Өйрәнү өчен сораулар]

[17 биттәге рамка]

«БАРЛЫК БУ ПАТШАЛЫКЛАР» НӘРСӘ УЛ?

Данил 2:44 тәге пәйгамбәрлектә Аллаһы Патшалыгының «барлык бу патшалыкларны җимерәчәге һәм аларны юкка чыгарачагы» турында әйтелә. Бу пәйгамбәрлек тораташның төрле өлешләре белән сурәтләнгән патшалыкларга гына кагыла.

Ә башка кеше хөкүмәтләре турында нәрсә әйтеп була? Ачылыштагы шул ук вакыйгалар турында әйтелгән пәйгамбәрлектә күбрәк мәгълүмат бирелә. Анда «бөтен җир патшаларының» «Чиксез кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендә» Йәһвәгә каршы җыелачагы хакында әйтелә (Ачыл. 16:14; 19:19—21). Шулай итеп Һармагедунда тораташ белән сурәтләнгән патшалыклар гына түгел, ә бөтен кеше хөкүмәтләре дә юк ителәчәк.