Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен Йәһвәгә хезмәт итүне беренче урынга куярга кирәк?

Ни өчен Йәһвәгә хезмәт итүне беренче урынга куярга кирәк?

Ни өчен Йәһвәгә хезмәт итүне беренче урынга куярга кирәк?

«Дөреслегеңне, коткаруыңны авызым көне буе сөйләр» (МӘД. 70:15).

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

Ни өчен Нух, Муса, Иремия һәм Паул Йәһвәгә хезмәт итүне тормышларында беренче урынга куйган?

Тормышыңны нәрсәгә багышларга икәнен хәл иткәндә сиңа нәрсә булышачак?

Ни өчен син Йәһвәгә хезмәт итүне беренче урынга куярга тәвәккәл?

1, 2. а) Үзен Йәһвәгә багышлаганда, кеше нәрсә күрсәтә? б) Нух, Муса, Иремия һәм Паулның мисалларын карап чыгу безгә ничек булыша ала?

ҮЗЕҢНЕ Аллаһыга багышлаганда һәм Гайсәнең чумдырылган шәкерте булып киткәндә, син тормышыңда иң җитди карар кабул итәсең. Ниндидер мәгънәдә син Йәһвәгә болай дип әйтәсең: «Йәһвә, тормышымның һәр өлкәсендә миңа Хуҗа бул. Мин моны бик телим. Мин — синең хезмәтчең. Вакытымнан ничек файдаланырга, тормышымда беренче урынга нәрсәне куярга, сәләтләремне һәм матди әйберләремне ничек кулланырга кирәк икәнлеген әйтеп торчы миңа».

2 Суга чумдырылган һәр мәсихче Йәһвәгә шундый вәгъдә биргән булган дип әйтеп була. Андый дөрес һәм акыллы адым ясаганың өчен син мактауга лаек. Әмма Йәһвәне үз Хуҗаң итеп тануың вакытыңны куллануыңа ничек тәэсир итәргә тиеш? Нух, Муса, Иремия һәм рәсүл Паулның мисаллары безгә бу сорауны тикшереп чыгарга ярдәм итәчәк. Аларның һәрберсе Йәһвәгә саф күңелдән хезмәт иткән. Безнең шартларыбыз аларныкына охшаш. Аларның кабул иткән карарлары тормышларында нәрсә мөһим булганын күрсәткән, һәм аларның үрнәкләре безне вакытыбызны ничек кулланганыбызны тикшерергә дәртләндерә (Мат. 28:19, 20; 2 Тим. 3:1).

ТУФАН АЛДЫННАН

3. Безнең көннәр Нух яшәгән вакытка кайсы яктан охшаш?

3 Гайсә Нух яшәгән вакытны безнең көннәр белән чагыштырган. «Нух көннәрендә ничек булган булса, Адәм Улы килгән вакытта да шулай булачак»,— дип әйткән ул. Кешеләр «ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар. Нух көймәгә кергән көнгә кадәр шулай булган. Туфан килеп, барын да агызып киткәнгә кадәр, алар төшенмәгәннәр» (Мат. 24:37—39). Бүген дә күпчелек кеше нинди вакытта яшәгәненә игътибар итми. Алар Аллаһы хезмәтчеләре игълан иткән кисәтүләргә колак салмый. Күбесе, Нух көннәрендәге кешеләр кебек, Аллаһы бу дөньяны үзгәртәчәк дигән фикерне хәтта көлкегә күтәрә (2 Пет. 3:3—7). Әмма Нух, үзләрен дошманнарча тоткан кешеләр арасында яшәп, үз вакытын ничек кулланган?

4. Аллаһының нияте турында белгәч һәм аңардан йөкләмә алгач, Нух үз вакытын ничек кулланган, һәм ни өчен?

4 Аллаһының нияте турында белгәч һәм аннан йөкләмә алгач, Нух кешеләрне һәм хайваннарны коткарыр өчен көймә төзи башлаган (Ярат. 6:13, 14, 22). Нух шулай ук Йәһвә чыгарган хөкемне игълан иткән. Ул замандашларына нинди вакытта яшәгәннәрен аңларга ярдәм итәргә тырышкан. Шуңа күрә рәсүл Петер аны «тәкъва тормышны вәгазьләүче» дип атаган. (2 Петер 2:5 не укы.) Сез ничек уйлыйсыз, Нух һәм аның гаиләсе бар көчләрен табышлы эш башлар өчен, дан казаныр өчен яисә рәхәт тормышка ирешер өчен багышлаган булса, бу акыллы булыр идеме? Әлбәттә, юк! Киләчәктә нәрсә буласын белеп, алар игътибарларын читкә юнәлтә алган нәрсәләрдән сакланган.

МИСЫР ПРИНЦЫ ЯСАГАН САЙЛАУ

5, 6. а) Муса алган өйрәтү аны, күрәсең, нәрсәгә әзерләгән? б) Ни өчен Муса Мисыр принцы булып яшәүдән баш тарткан?

5 Хәзер, әйдәгез, Муса мисалына игътибар итик. Ул Мисыр сараенда фиргавен кызының тәрбиягә алынган угылы булып үскән. Яшь принц буларак, ул «мисырлыларның барлык гыйлемнәренә» өйрәтелгән булган (Рәс. 7:22; Чыг. 2:9, 10). Аны, күрәсең, фиргавен сараенда түрә булырга әзерләгәннәр. Муса шул көннәрдәге иң көчле патшалыкта бик дәрәҗәле кеше булып китә алган. Бу аңа мул тормыш, өстенлекләр һәм рәхәтлекләр китерер иде. Ләкин боларның барысы Муса өчен мөһим булганмы?

6 Бала чагында туган әти-әнисеннән өйрәтү алганга, Муса, мөгаен, Йәһвәнең үз ата-бабалары Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубка биргән вәгъдәләрен белгән. Муса бу вәгъдәләргә ышанган. Ул, күрәсең, үз киләчәге һәм Йәһвәгә тугрылыгы турында тирән уйланган. Шуңа күрә сайлау алдында торганда, ул Мисыр принцы яки исраилле кол булуны сайлаганмы? Муса «гөнаһтан кыска вакытлы ләззәт алуга караганда Аллаһы халкы белән бергә газаплар кичерүне мәгъкульрәк күргән». (Еврейләргә 11:24—26 ны укы.) Соңрак ул Йәһвә кушканча эш итәргә булган (Чыг. 3:2, 6—10). Ни өчен Муса шулай эшләгән? Чөнки ул Аллаһы вәгъдәләренә иман иткән. Ул үзенең Мисырда киләчәге юк икәнен белгән. Һәм чыннан да, тиздән Аллаһы мисырлыларга ун җәза җибәргән. Монда Йәһвәгә багышланган кешеләр өчен нинди сабак бар? Бу дөнья төзелешендә карьера ясау яки рәхәтлекләргә омтылу урынына, без үз игътибарыбызны Йәһвәгә һәм аңа хезмәт итүгә тупларга тиеш.

ИРЕМИЯ НӘРСӘ БУЛАСЫН БЕЛГӘН

7. Иремия яшәгән вакыт безнең көннәргә кайсы яктан охшаш?

7 Йәһвәгә хезмәт итүне беренче урынга куйган кешеләр арасында Иремия дә булган. Йәһвә Иремияне, Иерусалим һәм Яһүд патшалыгында яшәгән мөртәт халыкка хөкем хәбәрләрен игълан итәр өчен, үз пәйгамбәре итеп билгеләгән. Ниндидер мәгънәдә, Иремия «соңгы көннәрдә» яшәгән (Ирем. 23:19, 20). Ул үзе яшәгән патшалыкның ахыры киләчәген яхшы белгән.

8, 9. а) Ни өчен Варухның фикер йөртүен үзгәртергә кирәк булган? б) Планнар корганда, без нәрсәне истә тотарга тиеш?

8 Йәһвәнең әйткәннәренә ышану Иремиянең тормышында ничек чагылган? Ул һәлакәткә дучар булачак бу патшалыкта тамырланырга тырышмаган. Моны эшләү акылсыз булыр иде. Әмма Иремиянең сәркатибе Варух күпмедер вакыт моны ачык аңламаган. Шуңа күрә Аллаһы Иремиягә үз сәркатибенә болай дип әйтергә кушкан: «Мин үзем төзегәнне җимерәм һәм үзем утыртканны йолкып чыгарам, бар бу җирне һәлак итәм. Ә син үзеңә бөекне эзлисең. Эзләмә. Менә мин һәркайсы затка бәла китерәм... ә сиңа мин бөтен җирдә, кая гына барсаң да, табыш итеп җаныңны бирәм» (Ирем. 45:4, 5).

9 Варух үзенә эзләгән «бөекнең» нәрсә икәнен төгәл әйтеп булмый *. Әмма без андый нәрсәләрнең киләчәге булмаганын төгәл беләбез, алар б. э. к. 607 елда бабыллылар Иерусалимны яулап алганда юк ителергә тиеш булган. Моннан без үзебез өчен нинди сабак алабыз? Үзебезне тормыш кирәк-яраклары белән тәэмин итәр өчен, безгә күпмедер дәрәҗәдә планнар корырга туры килә (Гыйб. сүз. 6:6—11). Ләкин тиздән әһәмиятен югалтачак нәрсәләргә ия булыр өчен, бик күп вакыт һәм көч сарыф итү акыллы булыр идеме? Әйе, Йәһвә оешмасы Патшалык Залларын, Вефиль биналарын һәм башка теократик объектлар төзүне планлаштыруын дәвам итә. Әмма андый биналарның киләчәге бар, чөнки алар Патшалык эшләре өчен кулланыла. Шуңа күрә Йәһвәнең багышланган бар хезмәтчеләре, планнар корганда, Аллаһы Патшалыгын беренче урынга куярга тиеш. Син «барыннан да бигрәк, Аның [Йәһвәнең] Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен» эзлисеңме? (Мат. 6:33).

«МИН... БАР НӘРСӘНЕ ЧҮП-ЧАР ДИП ИСӘПЛИМ»

10, 11. а) Мәсихче булып киткәнче, Паул бар көчен нәрсәгә юнәлткән булган? б) Ни өчен Паулның максатлары тулысынча үзгәргән?

10 Ә хәзер, әйдәгез, рәсүл Паул мисалын карап чыгыйк. Мәсихче булып киткәнче, күпләр аның алдында зур мөмкинлекләр ачыла дип уйлаган. Ул шул кәннәрдәге иң атаклы укытучыларның берсеннән яһүдләр канунына өйрәнгән. Аңа иң баш руханидан вәкаләт бирелгән булган. Һәм ул яһүд динендә күп кенә яшьтәшләреннән алга чыккан (Рәс. 9:1, 2; 22:3; 26:10; Гәл. 1:13, 14). Ләкин Паул Йәһвәнең яһүдләрне халык буларак кире какканын аңлагач, аның тормышы тулысынча үзгәргән.

11 Паул яһүд дөньясында абруй казану Йәһвә алдында бернинди әһәмияткә ия булмаганын аңлаган; бу халыкның киләчәге булмаган (Мат. 24:2). Элек фарисей булган Паул Аллаһының ниятләрен аңлаган һәм вәгазь эшендә катнашуны зур хөрмәт дип санаган. Ул үзе элек мөһим дип санаган нәрсәләрне хәтта «чүп-чар» дип атаган. Паул яһүд динен калдырган һәм җирдәге гомеренең калган өлешен яхшы хәбәрне вәгазьләүгә багышлаган (Филиппуйлыларга 3:4—8, 15 не укы; Рәс. 9:15).

ТОРМЫШЫГЫЗДА ИҢ МӨҺИМЕ НӘРСӘ?

12. Суга чумдырылганнан соң, Гайсә үз көчен нәрсәгә туплаган?

12 Нух, Муса, Иремия, Паул һәм Аллаһының башка күп кенә хезмәтчеләре үз вакытларының һәм көчләренең иң зур өлешен теократик эшләргә багышлаган. Алар безнең өчен яхшы үрнәк булып тора. Әлбәттә, Йәһвәгә багышланган хезмәтчеләрнең иң бөеге Гайсә (1 Пет. 2:21). Суга чумдырылганнан соң, Гайсә үзенең җирдәге тормышының калган өлешен яхшы хәбәрне вәгазьләүгә һәм Йәһвәгә дан китерүгә багышлаган. Димәк, Йәһвәне үз Хуҗалары итеп таныган мәсихчеләр үз тормышларында Аллаһыга хезмәт итүне беренче урынга куярга тиеш. Ә синең турында моны әйтеп буламы? Ничек без Йәһвәгә күбрәк хезмәт итеп, шул ук вакыт башка эшләребез турында да кайгырта алабыз? (Мәдхия 70:15; 144:2 не укы.)

13, 14. а) Барлык багышланган мәсихче нәрсә турында уйланырга чакырыла? б) Аллаһы халкы нинди канәгатьлек кичерә ала?

13 Күп еллар Йәһвә оешмасы мәсихчеләрне пионер хезмәте турында дога кылып уйланырга дәртләндереп тора. Төрле сәбәпләр аркасында Йәһвәнең кайбер хезмәтчеләре һәр ай 70 сәгать вәгазьли алмый. Алар моның аркасында күңелсезләнергә тиеш түгел (1 Тим. 5:8). Ә синең турында нәрсә әйтеп була? Син пионер хезмәтен булдыра алмассыңмы?

14 Аллаһы хезмәтчеләренең быел март аенда нинди шатлык кичергәнен искә төшерик. Бу Искә алу кичәсе алдындагы ай иде, һәм ярдәмче пионерларның 30 яки 50 сәгать вәгазьләргәме икәнен сайларга махсус мөмкинлекләре булды (Мәд. 109:3). Миллионлаган абый һәм апа-кардәшләр ярдәмче пионер булып хезмәт итте, һәм җыелышларда гадәттән тыш зур куаныч һәм күтәренке рух хөкем сөрде. Андый шатлыкны ешрак кичерер өчен, син нинди дә булса үзгәрешләр ясый аласыңмы? Багышланган мәсихче, пионер булып хезмәт иткәндә, һәр көннең азагында зур канәгатьлек сизеп, болай дип әйтә ала: «Йәһвә, мин сиңа хезмәт итүдә хәлемнән килгәнен барысын да эшләдем».

15. Яшь мәсихчеләргә белем алуга карата нинди максатлар куярга кирәк?

15 Син мәктәпне тәмамлап барган яшь мәсихче икәнсәң, синең сәламәтлегең яхшыдыр һәм вазифаларың да күп түгелдер. Синең гомуми пионер хезмәтен башлау турында җитди уйлаганың бармы? Һичшиксез, мәктәп укытучылары, югары белем алу һәм карьера ясарга омтылу сиңа файда гына китерәчәк, дип чын күңелдән ышана. Әмма алар иҗтимагый оешмалар һәм финанс системасына таяна, ә боларның киләчәге юк. Икенче яктан, Йәһвәгә хезмәт итүдә уңышларга ирешергә тырышсаң, син чыннан да мөһим һәм дәвамлы максатларга омтылырсың. Шулай эшләп, син Гайсәнең камил үрнәгенә иярерсең. Андый акыллы карар сине бәхетле итәр. Ул сине яклар. Һәм бу синең Йәһвәгә багышлануың буенча яшәргә тәвәккәл булуыңны күрсәтәчәк (Мат. 6:19—21; 1 Тим. 6:9—12).

16, 17. Мәсихчеләр үзләренә эшкә яисә башка шөгыльләргә кагылышлы нинди сораулар бирергә тиеш?

16 Аллаһы хезмәтчеләренең күбесенә, гаиләләрен иң кирәкле нәрсәләр белән тәэмин итәр өчен, күп вакыт эшләргә туры килә. Әмма кайберәүләр, бәлкем, кирәгеннән артык эшлидер (1 Тим. 6:8). Сәүдә дөньясы, безне үзе тәкъдим иткән күп товар һәм яңа чыккан һәр әйбердән башка яши алмавыбызга ышандырыр өчен, барысын да эшли. Шайтан дөньясы мәсихчеләрнең тормышларында беренче урында нәрсә булырга тиеш икәнен хәл итәргә тырыша. Ләкин без моңа юл куярга теләмибез (1 Яхъя 2:15—17). Ә пенсиягә чыкканнар турында нәрсә әйтеп була? Алар эшли алганның иң яхшысы — вакытларын пионер булып хезмәт итәр өчен куллану һәм Йәһвәгә хезмәт итүне беренче урынга кую.

17 Йәһвәнең багышланган бар хезмәтчеләре үзләренә мондый сораулар бирә ала: тормышымда иң мөһиме нәрсә? Мин Патшалык эшләрен беренче урынга куяммы? Мин фидакарьлек рухы күрсәтүдә Гайсәгә охшарга тырышаммы? Гайсәнең үзенә иярергә дигән чакыруына буйсынаммы? Патшалыкны вәгазьләү эшенә яки башка теократик эшләргә күбрәк вакыт багышлар өчен, мин үз графигымны үзгәртә аламмы? Хәтта әлеге вакытта төрле шартлар аркасында хезмәтемне киңәйтә алмасам да, үземдә фидакарьлек рухы үстерүне дәвам итәмме?

«ТЕЛӘК ҺӘМ СӘЛӘТ ТУДЫРА»

18, 19. Сез нәрсә турында дога кыла аласыз, һәм ни өчен андый үтенеч Йәһвәне сәендерәчәк?

18 Аллаһы халкының ашкынып хезмәт итүен күрү зур шатлык китерә. Әмма кайберәүләр, мөмкинлекләре булса да, үзләрендә пионер булырга теләк сизмидер яки моның өчен җитәрлек сәләтләре юк дип уйлыйдыр (Чыг. 4:10; Ирем. 1:6). Андый чакта нәрсә эшләргә? Йәһвәгә моның турында дога кылып, ярдәм сора. Паул үз имандашларына болай дип әйткән: «Аллаһы Үзенең игелекле ихтыяры белән, эш итү өчен, сездә теләк һәм сәләт тудыра» (Флп. 2:13). Хезмәтеңне киңәйтергә теләгең булмаса, Йәһвәдән моны эшләргә теләк уятуын һәм сәләт бирүен сора (2 Пет. 3:9, 11).

19 Нух, Муса, Иремия, Паул һәм Гайсә тугры кешеләр булган. Алар үзләренең вакытын һәм көчен Йәһвәнең кисәтү хәбәрен игълан итәр өчен кулланган. Алар бернәрсәгә дә үз игътибарларын читкә алып китәргә юл куймаган. Хәзерге дөнья төзелешенең ахыры бик якын. Шуңа күрә безнең барыбызга да, тормышларын Аллаһыга багышлаган кешеләргә, Изге Язмалардагы шушы хезмәтчеләрнең искиткеч үрнәкләренә иярер өчен, хәлебездән килгәннең барысын да эшләгәнебезгә инанган булырга кирәк (Мат. 24:42; 2 Тим. 2:15). Шулай эшләп, без Йәһвәне сөендереп, аның мул фатихаларын ала алабыз. (Малахий 3:10 ны укы *.)

[Искәрмәләр]

^ 9 абз. «Аллаһының Иремия аша безгә әйткән сүзе» (рус) дигән китапның 104—106 нчы битләрен кара.

^ 19 абз. Малахий 3:10: «Минем йортымда ризык булсын өчен, бар уңышларның уннан бер өлешен амбарга алып килегез һәм шулай итеп мине сынагызчы,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә,— сез бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын өчен, әллә мин күк капкаларын ачмаммы һәм өстегезгә фатихалар яудырмаммы?»

[Өйрәнү өчен сораулар]

[21 биттәге иллюстрация]

Кешеләр Нухның кисәтүләренә колак салмаган

[24 биттәге иллюстрация]

Синең гомуми пионер хезмәтен башлау турында җитди уйлаганың бармы?