Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алар изге рухтан рухландырылган булган

Алар изге рухтан рухландырылган булган

Алар изге рухтан рухландырылган булган

«Пәйгамбәрлек сүзе беркайчан да кеше ихтыярыннан бирелмәде, бәлки кешеләр Аллаһыдан килгән хәбәрне Изге Рухтан рухландырылып сөйләделәр» (2 ПЕТ. 1:21).

УЙЛАНЫР ӨЧЕН СОРАУЛАР

Аллаһы хәбәре изге рух ярдәмендә Изге Язмаларны язучыларга ничек итеп тапшырылган булган?

Изге Язмаларның Аллаһыдан иңдерелгәнен күрсәтүче нинди дәлилләр бар?

Аллаһы Сүзе өчен рәхмәт хисен саклар өчен, сез һәр көн нәрсә эшли аласыз?

1. Ни өчен без Аллаһының рухландырылган Сүзенә мохтаҗ?

БЕЗ кайдан килдек? Ни өчен без монда? Без кая барабыз? Ни өчен бу дөнья шундый? Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була? Бу сораулар кешеләрне бөтен дөнья буенча борчый. Бездә Аллаһының рухландырылган Сүзе булмаса, без бу һәм башка мөһим сорауларга җавапларны кайдан белер идек? Изге Язмалар булмаса, безгә үз тәҗрибәбездән генә өйрәнергә туры килер иде. Алай булган булса, без берәр кайчан «Ходайның... канунына» карата мәдхия җырлаучыныкы кебек хисләр кичерә алыр идекме? (Мәдхия 18:8 не укы.)

2. Безгә Изге Язмалар өчен рәхмәт хисебезне сакларга нәрсә булышачак?

2 Әмма, кызганычка каршы, кайберәүләр үзләренең Изге Язмалардагы хакыйкатькә карата беренче мәхәббәтенең суынуына юл куйган. (Ачылыш 2:4 не чагыштырыгыз.) Алар Йәһвәне сөендергән юлдан инде бармыйлар (Ишаг. 30:21). Андый хәл безнең белән беркайчан да булмасын. Без, Изге Язмаларга һәм аның өйрәтүләренә карата рәхмәт хисен саклар өчен, тырышлыклар куя алабыз һәм тиеш тә. Изге Язмалар — безнең кайгыртучан Барлыкка Китерүчебездән кыйммәтле бүләк (Ягък. 1:17). Безгә «Аллаһының сүзе» өчен рәхмәт хисебезне тирәнәйтергә нәрсә булышачак? Төп юлларның берсе — Аллаһының Изге Язмаларны язучыларны ничек җитәкләгәне турында уйлану. Моның өчен Изге Язмаларның Аллаһы тарафыннан рухландырылганын күрсәтүче күп дәлилләрнең кайберләрен искә төшерергә кирәк. Шулай эшләсәк, бездә Аллаһы Сүзен көн дә уку һәм аның киңәшләрен куллану теләге ныгыячак (Евр. 4:12).

АЛАР НИЧЕК «ИЗГЕ РУХТАН РУХЛАНДЫРЫЛГАН»?

3. Пәйгамбәрләр һәм Изге Язмаларны язучылар ничек «Изге Рухтан рухландырылган» булган?

3 Изге Язмаларны 1 610 ел дәвамында — б. э. к. 1513 елдан алып б. э. 98 елына кадәр — 40 ка якын ир кеше язган. Аларның кайберәүләре «Изге Рухтан рухландырылган» пәйгамбәрләр булган. (2 Петер 1:20, 21 не укы.) «Рухландырылган» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «бер урыннан икенче урынга күтәреп бару яки күчерү» дигән мәгънә йөртә һәм аны «төрлечә тәрҗемә итеп була: хәрәкәткә китерелгән булу, йөртелгән булу, үзеңне алып барырга рөхсәт итү» *. Рәсүлләр 27:15 тә бу сүз җил эләктереп алган һәм билгеле юнәлештә алып киткән корабны сурәтләр өчен кулланыла. Пәйгамбәрлек итүчеләр һәм Изге Язмаларны язуда катнашучылар «Изге Рухтан рухландырылган» булган, ягъни Аллаһы үзенең эш итүче көче ярдәмендә алар белән аралашкан, аларны берәр нәрсәгә дәртләндергән һәм җитәкләгән. Шунлыктан алар үз уйларын түгел, ә Аллаһы фикерләрен язган. Кайчак пәйгамбәрләр һәм Изге Язмаларны язучылар үзләре әйткән пәйгамбәрлекләрнең яки язган хәбәрләрнең мәгънәсен хәтта аңламаган да (Дан. 12:8, 9). Әйе, «бөтен Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган» һәм анда кеше карашлары юк (2 Тим. 3:16).

4—6. Йәһвә үз хәбәрен Изге Язмаларны язучыларга ничек итеп тапшырган булган? Мисал китерегез.

4 Әмма ничек итеп Аллаһы хәбәре изге рух ярдәмендә Изге Язмаларны язучыларга тапшырылган булган? Аларга язасы хәбәр сүзгә-сүз бирелгәнме яки бирелгән фикерләрне алар үз сүзләре белән белдерә алганмы? Мисал өчен, директорның ничек хат яза алганын карап чыгыйк. Билгеле сүзләрне куллану мөһим булганда, ул хатны үзе яза яки сәркатибенә нәрсә язарга икәнен сүзгә-сүз әйтеп тора. Сәркатибе хатны бастырып чыгара, ә директор кул куя. Башка очракларда ул төп фикерләрне генә әйтә, ә сәркатибе хатны үз сүзләре белән яза. Шуннан соң директор хатны тикшереп, сәркатибенә үзгәрешләр кертергә кушарга мөмкин. Ахырда директор хатка кул куя, һәм ул аңардан килгән хат дип исәпләнә.

5 Шуның кебек үк, Изге Язмаларның кайбер өлешләре Аллаһының «бармагы белән» язылган булган (Чыг. 31:18). Билгеле сүзләрне куллану мөһим булганда, Йәһвә нәрсә язарга икәнен сүзгә-сүз әйтеп торган. Мәсәлән, Чыгыш 34:27 дә без болай дип укыйбыз: «Раббы Мусага әйтте: „Мин әйткәннәрнең барысын да язып ал, чөнки бу — Минем синең белән һәм Исраил халкы белән төзегән килешү нигезе“». Шулай ук Йәһвә Иремия пәйгамбәргә болай дип әйткән: «Сиңа әйтәчәк барлык сүзләремне үзеңә китапка язып куй» (Ирем. 30:2).

6 Әмма күпчелек очракта Аллаһы Изге Язмаларны язучыларның күңелләре һәм акылларына билгеле сүзләр түгел, ә могҗизалы рәвештә фикерләр салган. Шулай итеп ул аларга бу фикерләрне җиткерү өчен сүзләр сайларга ирек биргән. «Вәгазьче күңелгә хуш-хозур хикмәтле сүзләр табарга тырышкан; ул язганнар барысы да дөрес»,— дип әйтелә Вәгазьче 12:10 да. Инҗилнең бер китабын язучы Лүк «башыннан ук барысын да җентекләп тикшергәннән соң... вакыйгаларның барышын эзлекле рәвештә язарга дигән фикергә килгән» (Лүк 1:3, 4). Аллаһы үз хәбәренә кешеләрнең камил булмаулары аркасында хаталар кермәсен өчен изге рухны кулланган.

7. Изге Язмаларны язар өчен кешеләрне куллануында Аллаһының акыллылыгы ничек чагылган?

7 Изге Язмаларны язар өчен кешеләрне куллануында Аллаһының бөек акыллылыгы чагылган. Андагы сүзләр безгә мәгълүмат кенә түгел, ә шулай ук эмоцияләрне һәм хисләрне җиткерә. Йәһвә Изге Язмаларны язар өчен фәрештәләрне кулланган булса, нәрсә булыр иде? Алар кешеләргә генә хас булган курку, кайгы һәм өмет өзелү кебек хисләрне тасвирлый алыр идеме? Камил булмаган кешеләргә изге рух ярдәмендә алынган фикерләрне язу өчен сүзләр сайларга рөхсәт иткәнгә, Аллаһы үз хәбәрен күңелебезгә шулхәтле тирән үтеп керерлек итеп җиткергән!

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ АЛЛАҺЫДАН ИҢДЕРЕЛГӘНЕНӘ ДӘЛИЛЛӘР

8. Ни өчен Изге Язмалар башка бер дини китапка да охшамаган дип әйтеп була?

8 Изге Язмаларның Аллаһы тарафыннан рухландырылганын күрсәтүче бик күп дәлилләр бар. Башка бернинди дини китап та Аллаһы белән безне Изге Язмалар таныштырган кебек таныштыра алмый. Мәсәлән, индуизм китаплары безгә бу диннең йолалары, фәлсәфәсе, мифлары һәм әхлак кагыйдәләре турында сөйли. Буддизм китаплары монах ир-атлар һәм хатын-кызлар тотарга тиеш кагыйдәләрне аңлата. Аларда шулай ук буддизм тәгълиматлары һәм Будданың өйрәтүләре аңлатыла. Будда үзен аллаһы дип атамаган һәм Аллаһы турында бик әз сөйләгән. Конфуцианство китапларында үткәндә булган вакыйгалар, әхлак кагыйдәләре, сихерчелек һәм җырлар турында язылган. Ислам диненең изге китабы Аллаһы бер дип өйрәтә, һәм Аллаһыны киләчәкне күрүче итеп сурәтли, әмма анда, Изге Язмаларда меңләгән тапкыр очраган, Аллаһының исеме Йәһвә телгә алынмый.

9, 10. Изге Язмалардан Аллаһы турында нәрсә белеп була?

9 Күпчелек дини китапларда Аллаһы турында бик аз, яисә бөтенләй бернәрсә дә әйтелми. Изге Язмалар исә безгә Йәһвә Аллаһы һәм аның эшләре турында белергә ярдәм итә. Аннан Аллаһы шәхесенең күп якларын күреп була. Изге Язмаларда Аллаһының гаять зур көчле, акыллы һәм гадел икәнлеге генә түгел, ә шулай ук безне ярата икәне дә ачыла. (Яхъя 3:16; 1 Яхъя 4:19 ны укы.) Моннан тыш, Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Аллаһы кешеләрне аермый... Һәр халык арасында Аннан куркучылар һәм тәкъвалык кылучылар Аңа мәгъкуль» (Рәс. 10:34, 35). Изге Язмаларның күп телләргә тәрҗемә ителүе бу хакыйкатьне раслый. Тел галимнәренең әйтүе буенча, бүген бөтен дөньяда якынча 6 700 телдә сөйләшәләр. Аларның якынча 100 е кешелекнең 90 процентына аңлаешлы. Ә Изге Язмалар тулысынча я өлешчә 2 400 дән күбрәк телгә тәрҗемә ителгән. Дөньядагы һәрбер кеше диярлек Изге Язмаларның, ким дигәндә, бер өлешен туган телендә укый ала.

10 Гайсә болай дип әйткән: «Минем Атам һәрвакыт эшли, Мин дә эшлим» (Яхъя 5:17). Йәһвә — «гомердән гомергә» Аллаһы. Аның күпме эшләр башкарганы хакында уйлап кына карагыз! (Мәд. 89:3). Тик Изге Язмаларда гына Аллаһының үткәндәге, хәзерге һәм киләчәктә башкарачак эшләре турында язылган. Изге Язмалардан без шулай ук Аллаһыга нәрсә яраклы һәм нәрсә яраксыз икәнен беләбез, һәм анда безгә ничек Аллаһыга якынлашырга икәнлеге күрсәтелә (Ягък. 4:8). Бернинди дә шәхси омтылышлар һәм тормыш мәшәкатьләре безне Аллаһыдан аермасын.

11. Изге Язмаларда нинди чиксез һәм ышанычлы акыл чагыла?

11 Изге Язмаларда чагылган чиксез һәм ышанычлы акыллылык шулай ук бу китапның Аллаһы тарафыннан рухландырылганын күрсәтә. Рәсүл Паул болай дип язган: «Раббыга киңәш бирергә Аның уй-фикерләренә кем төшенгән?» (1 Көр. 2:16). Бу шигырь Ишагыйя пәйгамбәрнең үз замандашларына биргән мондый соравына нигезләнгән: «Йәһвә рухын кем үлчәгән һәм киңәш биреп, аны кем өйрәтә алсын?» (Ишаг. 40:13). Җавап ап-ачык: беркем дә. Менә ни өчен Изге Язмаларның никах, балалар тәрбияләү, күңел ачу, аралашу, эш сөю, намуслылык һәм әхлаклылыкка кагылышлы киңәшләрен куллану иң яхшы нәтиҗәләргә китерә! Изге Язмаларда начар киңәшләр юк. Кешеләрнең исә, киресенчә, яхшы нәтиҗәләргә генә китерә алган киңәш бирер өчен җитәрлек акыллары юк (Ирем. 10:23). Алар, үз киңәшләренең дөрес булмаганын аңлагач, аларны еш кына үзгәртә һәм төзәтә. «Кеше уйлары ыгы-зыгылы»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Мәд. 93:11).

12. Гасырлар дәвамында Изге Язмаларны ничек итеп юк итәргә тырышканнар?

12 Изге Язмалар Аллаһыдан иңдерелгән икәнен тарих та раслый. Үткәндә күп кешеләр Аллаһы хәбәрен юк итәргә тырышкан. Б. э. к. 168 елда Сурия патшасы Антиох IV рухландырылган Канун китапларын эзләп табарга һәм аларны яндырып юк итәргә тырышкан. Б. э. 303 елында Рим императоры Диоклетиан мәсихче очрашулар үткән урыннарны юк итәргә һәм аларның Язмаларын яндырырга кушучы указ чыгарган. Андый һөҗүмнәр ун ел буе дәвам ителгән. XI гасырдан соң Рим папалары, Аллаһы Сүзен гади халык теленә тәрҗемә итүгә каршы килеп, Изге Язмалардагы белемнең таралуын туктатырга тырышканнар. Шайтан һәм аның иярченнәренең тырышлыкларына карамастан, Изге Язмалар безнең көннәргә кадәр сакланган. Кешелеккә биргән үз бүләген Йәһвә беркемгә дә юк итәргә юл куймаган.

КҮПЛӘРНЕ ЫШАНДЫРУЧЫ ДӘЛИЛЛӘР

13. Изге Язмаларның рухландырылганын күрсәтүче тагын нинди дәлилләр китереп була?

13 Изге Язмаларның Аллаһыдан иңдерелгәненә башка дәлилләр дә бар: башыннан алып ахырына кадәр бер тема булуы, фән һәм тарих ягыннан төгәллеге, пәйгамбәрлекләренең үтәлүе, язучыларының намуслылыгы, кеше тормышын үзгәртергә көче һәм 1 нче абзацтагы сорауларга канәгатьләнерлек җаваплар бирүе. Кайберәүләргә Изге Язмаларның Аллаһыдан иңдерелгәненә ышана башларга нәрсә ярдәм иткәнен карап чыгыйк.

14—16. а) Мөселман, индуист һәм агностикны Изге Язмаларның Аллаһыдан иңдерелгәненә нәрсә ышандырган? б) Сез хезмәттә Изге Язмаларның Аллаһыдан иңдерелгәнен күрсәтүче нинди дәлилләрне кулланырга яратасыз?

14 Әнвәр * Якын Көнчыгыш илләренең берсендә туып үскән һәм мөселман итеп тәрбияләнгән булган. Берникадәр вакыт ул Төньяк Америкада яшәгән һәм шулчак аның ишеген Йәһвә Шаһитләре шакыган. Ул болай дип сөйли: «Ул вакытта мин христиан диннәрен яратмый идем, чөнки аларның Тәре походлары һәм инквизиция турында белә идем. Әмма табигатем буенча кызыксынучан булганга, мин Изге Язмаларны өйрәнергә ризалаштым». Соңрак Әнвәр туган иленә кайтып киткән һәм аның Йәһвә Шаһитләре белән бәйләнеше өзелгән. Еллар узгач, ул Европага күченгән һәм яңадан Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Алган белемнәр ярдәмендә ул шундый нәтиҗәгә килгән: «Изге Язмалар пәйгамбәрлекләренең үтәлүе, анда баштан ахыргача бер тема булуы, каршылыклар булмавы һәм Йәһвә хезмәтчеләренең бер-берсен яратуы мине Изге Язмаларның Аллаһыдан булуына ышандырды». Әнвәр 1998 елны суга чумдырылган.

15 Индуизм динен нык тоткан гаиләдә үскән уналты яшьлек кыз Аиша́ болай дип әйтә: «Мин гыйбадәтханәгә барганда яки авырлыклар белән очрашканда гына дога кыла идем, ә барысы әйбәт булганда Аллаһыны искә дә алмый идем». Ул болай дип дәвам итә: «Ләкин Йәһвә Шаһитләре ишегемне шакыгач, минем тормышым 180 градуска борылды». Изге Язмаларны өйрәнгәнгә, Аиша Аллаһыга дустына караган кебек карый башлаган. Изге Язмаларның Аллаһыдан иңдерелгәненә аны нәрсә ышандырган? Ул болай дип аңлата: «Изге Язмаларда мин барлык сорауларыма җавап таптым. Ул миңа Аллаһыны күрми торып, аңа иман үстерергә ярдәм итте, һәм моның өчен миңа гыйбадәтханәгә барырга, потларга сәҗдә кылырга кирәк булмады».

16 Па́ула католиклар гаиләсендә тәрбияләнгән, әмма үскәч, үзен агностик дип исәпли башлаган. Моннан соң бер вакыйга булган. Ул болай дип сөйли: «Мин берничә ай күрешмәгән бер иптәшемне очраттым. Бу хиппи заманасы иде. Ул нык үзгәргән иде. Ул пөхтә итеп кырынган, чәчләрен алдырган һәм бик шат күренә иде. Мин аннан: „Синең белән нәрсә булды, син кайда булдың?“— дип сорадым. Ул Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаганын әйтте һәм миңа хакыйкать турында сөйли башлады». Изге Язмалардагы хакыйкать шундый көчкә ия булганын һәм кешене үзгәртә алганын күреп, Паула бу хәбәр белән кызыксына башлаган. Ахыр чиктә, ул Изге Язмаларның Аллаһыдан иңдерелгәненә инанган.

«СИНЕҢ СҮЗЕҢ МИНЕМ АЯКЛАРЫМА — ЯКТЫРТКЫЧ»

17. Аллаһы Сүзен һәр көн уку һәм укыганнарыгыз турында уйлану сезгә нинди файда китерәчәк?

17 Изге Язмалар — Йәһвәнең үз изге рухы ярдәмендә биргән искиткеч бүләге. Аны һәр көн укудан шатлык табыгыз. Шулай итеп сезнең аңа һәм аның Авторына карата яратуыгыз үсәчәк (Мәд. 1:1, 2). Һәр өйрәнү алдыннан дога кылып, Аллаһыдан фикерләрегезне дөрес якка юнәлтсен өчен изге рухны сорагыз (Лүк 11:13). Изге Язмаларда Аллаһының фикерләре язылган, шуңа күрә укыганнарыгыз турында уйланганда, сез Аллаһы кебек уйларга өйрәнәсез.

18. Ни өчен сез Изге Язмалардан белем алуыгызны дәвам итәргә телисез?

18 Хакыйкатьне төгәл белүегез арта барганда, алган белемнәрегез буенча яшәгез. (Мәдхия 118:105 не укы.) Изге Язмаларга, көзгегә караган кебек, җентекләп карагыз. Үзгәртергә кирәк якларыгызны күрәсез икән, аларны үзгәртегез (Ягък. 1:23—25). Аллаһы Сүзен кылыч кебек кулланып, үз иманыгызны яклагыз һәм юаш кешеләрне ялган тәгълиматлардан азат итегез (Эфес. 6:17). Изге Язмаларны кулланганда, аны «Изге Рухтан рухландырылган» пәйгамбәрләрнең һәм башка ир кешеләрнең язганы өчен рәхмәтле булыгыз.

[Искәрмәләр]

^ 3 абз. «A Greek-English Lexicon of the New Testament and Other Early Christian Literature».

^ 14 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[29 биттәге текст эчендә булган рамка]

Изге Язмаларны һәр көн укыгыз, һәм сезнең аның Авторына карата яратуыгыз үсәчәк

[26 биттәге иллюстрация]

Хатка кем кул куя, шул хатның авторы дип исәпләнә