Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Зирәк булыгыз—«акыллы җитәкчелекне» эзләгез

Зирәк булыгыз—«акыллы җитәкчелекне» эзләгез

Зирәк булыгыз​—«акыллы җитәкчелекне» эзләгез

Тормыш юлын диңгездәге сәяхәт белән чагыштырып була. Әмма тормышта уңышлы булыр өчен кешеләргә еш кына зирәклек җитеп бетми. Тормыштагы «тынычсыз диңгез сулары» аркасында, күпләр кораб һәлакәтенә охшаш хәлдә кала (Мәд. 106:23, 27). Ни өчен тормыш юлын диңгездәге сәяхәт белән чагыштыру урынлы?

Борынгы заманнарда диңгез буенча сәяхәт итү авыр булган һәм тәҗрибә таләп иткән. Бу осталыкка, гадәттә, озак вакыт йөзеп йөргән диңгезчедән, бәлки штурвалчыдан өйрәнгәннәрдер (Рәс. 27:9 —11). Штурвалчы роленең мөһимлеген күрсәтер өчен, борынгы рәссамнар аны башкаларга караганда зуррак итеп сурәтләгәннәр. Ачык диңгезгә чыгар алдыннан, сәяхәтчеләр йолдызларны, җилләрне һәм кирәкле ориентирларны өйрәнгәннәр. Изге Язмаларда кайбер диңгезчеләр «оста» дип атала, һәм бу сүз «зирәкле булу» дигән мәгьнә дә йөртә (Йәз. 27:8).

Борынгы вакытларда диңгезгә чыгу авырлыклар белән бәйле булган кебек, бүгенге тормыштагы проблемаларны чишү дә авыр булып күренергә мөмкин. Безгә нәрсә булыша ала?

«АКЫЛЛЫ ҖИТӘКЧЕЛЕКНЕ» НИЧЕК ТАБАРГА?

Тормышны диңгездәге сәяхәт белән чагыштыруны истә тотып, Изге Язмалардагы мондый хакыйкатьне карап чыгыйк: «Зирәк кеше, боларны тыңлап, белемен киңәйтер, аңлы кеше акыллы гамәлләр [«җитәкчелек», ЯД] табар» (Гыйб. сүз. 1:5, 6). «Акыллы җитәкчелек» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзләре борынгы корабтагы капитанның эшләрен күрсәтер өчен кулланылырга мөмкин. Бу сүзләр зирәклек белән җитәкчелек итү һәм юнәлеш бирү сәләтен аңлата.

Бу тырышлыклар таләп итсә дә, без «акыллы җитәкчелекне» эзләп таба алабыз һәм тормыш диңгезендә уңышлы йөзәргә өйрәнә алабыз. Гыйбрәтле сүзләрдә әйтелгәнчә, без «зирәклек», «мәгънә» һәм «аңлауның» бергә эш итүләренә юл куярга тиешбез (Гыйб. сүз. 1:2—6; 2:1—9). Без Аллаһы җитәкчелеген эзләми кала алмыйбыз, чөнки гаделсезләрнең дә явыз эш башкарырга җитәкчелекләре бар (Гыйб. сүз. 12:5).

Шуңа күрә Аллаһы Сүзен тырышып өйрәнү яшәвебез өчен мөһим. Андый өйрәнү ярдәмендә, Йәһвә һәм аны иң яхшы чагылдыручы Гайсә Мәсих турында, кыйммәтле белемнәр ала алабыз (Яхъя 14:9). Мәсихче очрашуларда без күп акыллы киңәшләр ишетәбез. Шулай ук без башкаларның тәҗрибәләреннән, шул исәптән ата-аналарыбыздан, өйрәнә алабыз (Гыйб. сүз. 23:22).

АЛДАН КҮРЕП ПЛАНЛАШТЫР

Без, образлы әйткәндә, тынычсыз диңгез суларында булганда, «акыллы җитәкчелеккә» аеруча мохтаҗ. Кеше авыр шартларда нәрсә эшләргә икәнен белмәсә, бу аны көчсез калдырырга һәм аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин (Ягък. 1:5, 6).

Шунсы да кызык: «акыллы җитәкчелек» дип тәрҗемә ителгән сүзтезмә сүз сугыш турында барганда да кулланыла: «Сугышыңны бөтен яктан уйлап, акыл белән алып бар; сугышның күп киңәшләр нигезендә алып барылганы уңыш китерә» (Гыйб. сүз. 20:18; 24:6).

Сугышка әзерләнгән баш гаскәр сыман, без дә рухилыгыбызга зыян китерә алган куркынычлыкларны алдан күрергә тиешбез (Гыйб. сүз. 22:3). Мәсәлән, сиңа яңа эшкә урнашыргамы-юкмы яисә хезмәт баскычы буйлап күтәрелергәме-юкмы дигән берәр карарны кабул итәргә кирәк булыр. Син эш хакын, эшкә барып-кайту вакытын һәм башка якларны да исәпкә алырсың. Әмма башка сорауларны да үзеңә биреп була: булачак эшем Изге Язмаларның принципларына туры килерме? Эш сәгатьләрнең үзгәрүе минем мәсихче тормышыма ничек тәэсир итәр? (Лүк 14:28—30).

Лоретта исемле бер Йәһвә Шаһитенең яхшы эше булган. Ул эшләгән компания бүтән җиргә күчкәндә, Лореттага яхшы урын тәкъдим иткәннәр. Директорлар аңа: «Бу синең шанс, бүтән андый мөмкинлегең булмаячак,— дип әйткәннәр,— без анда якында булган Патшалык Залын да инде таптык». Ләкин Лореттаның Барлыкка Китерүчегә күбрәк хезмәт итәр өчен үз тормышын гадиләштерәсе килгән. Ул яңа эше аркасында мәсихче эшләренә әзрәк вакыты кала алачагын аңлаган. Директорларның берсе аңа сер итеп башкалар арасыннан тик аның гына китүен теләмәгәнен әйткән. Әмма моңа карамастан, Лоретта эштән китәргә булган. Хәзер инде Лоретта якынча 20 ел гомуми пионер булып хезмәт итә. Ул хезмәттәге уңышлары турыдан-туры Аллаһы Сүзе киңәшләре һәм «акыллы җитәкчелек» ярдәме белән планлаштырудан торганын белә. Лоретта Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен ныгыткан һәм кайбер кешеләргә Изге Язмалар хакыйкатьләрен кабул итәргә булышкан.

Һичшиксез, «акыллы җитәкчелек» гаиләдә дә бик кирәк. Балаларны аякка бастыру озак дәвамлы эш. Ата-аналарның рухи я материаль нәрсәләргә кагылышлы карарлары гаиләдәгеләрнең бөтенесенә тәэсир итә (Гыйб. сүз. 22:6). Мәсихче ата-аналар үзләреннән сорый ала: «Балалар үскәч, кичерәчәк авырлыкларны дөрес чишәр өчен, без аларны сөйләшүләребез һәм мисалыбыз белән Аллаһыга якынлашырга өйрәтәбезме? Яшәү рәвешебез аларга гади тормыш белән ничек канәгать булырга һәм игътибарларын мәсихче хезмәтләренә ничек тупларга икәнен аңларга ярдәм итәме?» (1 Тим. 6:6—10, 18, 19).

Чын уңыш дөньядагы кешеләр куйган материаль яки икътисади максатларга бәйле түгел. Сөләйман патша моны ачык аңлаган. Аллаһы аны мондый сүзләрне язарга рухландырган: «Аллаһыны хөрмәт итүче һәм Аллаһыдан куркучыларга гына игелек насыйптыр» (Вәг. 8:12). Бу сүзләр шунысын раслый: Аллаһы Сүзенә нигезләнгән һәм аңа туры килгән «акыллы җитәкчелекне» эзләү — файдалы (2 Тим. 3:16, 17).

[30 биттәге иллюстрация]

Штурвалчылар роленең мөһимлеген күрсәтер өчен, башка диңгезчеләргә караганда аларны зурайтып күрсәткәннәр

[Кайсы чыганактан алынган]

Su concessione del Ministero per i Beni e le Attività Culturali. It is forbidden to reproduce or duplicate this image in any way or by any means.