Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы Сүзен өйрәнегез

Рухлар безгә зыян яки файда китерә аламы?

Рухлар безгә зыян яки файда китерә аламы?

Бу мәкаләдә күп кешеләрне борчый торган сораулар карала һәм бу сорауларга Изге Язмалардан җавапны ничек табып була икәне күрсәтелә. Йәһвә Шаһитләре сезгә бу сорауларга җавап бирә ала.

1. Фәрештәләр. Алар кем?

Фәрештәләр — күктә яшәүче рухи затлар. Аларның яшәү формасы кешеләрнекеннән югарырак. Хак Аллаһы — үзе дә рух. Ул фәрештәләрне җирне барлыкка китергәнче булдырган (Әюб 38:4, 7; Маттай 18:10). Йәһвә янында миллионлаган тугры фәрештә яши. (Мәдхия 102:20, 21; Данил 7:9, 10 ны укыгыз.)

2. Фәрештәләр кешеләргә булышамы?

Бер тапкыр Аллаһы явыз кешеләр яшәгән бер шәһәрне юк итәргә булган. Ә бу шәһәрдә Лут исемле тәкъва кеше яшәгән. Ике фәрештә Лутка һәм аның гаиләсенә шул шәһәрдән качарга кушкан. Кайбер кешеләргә аларның сүзләре шаярту булып тоелган, һәм алар бу сүзләрне санга сукмаган. Әмма Лут белән аның кызлары, Аллаһының фәрештәләр аша җиткергән кисәтүенә колак салып, исән калганнар. (Яратылыш 19:1, 13 —17, 26 ны укыгыз.)

Изге Язмалар буенча, фәрештәләр безнең көннәрдә дә кешеләргә булышалар. Алар Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне тугры вәгазьләгән кешеләр белән җитәкчелек итәләр (Маттай 24:14). Вәгазьләүчеләр яхшы хәбәрне таратып йөргәндә, кешеләргә Аллаһының кисәтүен дә җиткерәләр. Лутка бирелгән кисәтү кебек, бу кисәтү дә шаярту түгел. Ул Аллаһының үз фәрештәләре аша биргән кисәтүе. (Ачылыш 1:1; 14:6, 7 не укыгыз.)

Аллаһы фәрештәләрне безне сынаулар вакытында ныгытыр өчен куллана ала. Мәсәлән, ул, Гайсә пәйгамбәрне ныгытыр өчен, үз фәрештәсен җибәргән. (Лүк 22:41—43 не укыгыз.)

Тиздән Аллаһы газаплар китерүче явыз кешеләрне юк итәр өчен, фәрештәләрен кулланачак. Бу кешелеккә зур юаныч китерәчәк. (2 Тессалуникәлеләргә 1:6—8 не укыгыз.)

3. Җеннәр безгә нинди зыян китерә?

Җирдә күп кенә кеше, Аллаһыга тыңламаучан булып, бозыклык кыла. Күктә дә күп кенә фәрештә Аллаһыга каршы күтәрелгән (2 Петер 2:4). Шул тыңламаучан фәрештәләр җеннәр дип атала. Аларның башлыгы — Шайтан Иблис. Шайтан һәм аның җеннәре кешелекне юлдан яздыралар. (Ачылыш 12:9 ны укыгыз.)

Шайтан ялганга нигезләнгән икътисадны, җирдәге хөкүмәтләрне һәм ялган диннәрне кулланып, кешеләрне юлдан яздыра һәм Аллаһыдан читкә алып китә. Шуңа күрә кешелек кичергән гаделсезлек, җәбер-золым һәм газаплар өчен Шайтан гаепле. (1 Яхъя 5:19 ны укыгыз.)

4. Җеннәр кешеләрне юлдан яздырыр өчен нәрсә эшли?

Шайтан, үлеләр рух булып китә һәм кешеләр белән сөйләшә ала, дип ышандырырга тырыша һәм шулай итеп ул күп кенә кешеләрне юлдан яздырган. Әмма Изге Язмаларда үлеләр бернәрсә дә эшли алмый диелә (Вәгазьче 9:5). Җеннәр үлгән кешенең тавышына охшаш тавыш белән сөйләшеп, кешеләрне алдыйлар (Ишагыйя 8:19). Алар медиумнар, күрәзәчеләр, багучылар һәм астрологлар аша башкаларны ялгыш юлдан алып китәләр. Аллаһы Сүзе безгә андый эшләрдән качарга куша. Без җеннәр һәм сихерчелек белән бәйле һәрнәрсәдән арынырга тиеш. (Канун 18:10, 11; Рәсүлләр 19:19 ны укыгыз.)

Йәһвәне яратсак, безгә җеннәрдән куркасы юк. Аллаһы Сүзен өйрәнеп һәм анда әйтелгәнчә эш итеп, без Иблискә каршы торабыз һәм Аллаһыга якынлашабыз. Йәһвә җеннәргә караганда күпкә көчлерәк. Аның тугры фәрештәләре, кирәк булганда, безне ныгыта ала. (Мәдхия 33:8; Ягъкуб 4:7, 8 не укыгыз.)

Бу сорау турында күбрәк белер өчен, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 10 нчы бүлеген карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.