Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бу дөнья үз ахырына ничек киләчәк?

Бу дөнья үз ахырына ничек киләчәк?

«Сез караңгылыкта булсагыз, ул көн сезнең өчен карак кебек көтмәгәндә килер иде, ә сез... караңгылыкта түгел» (1 ТЕС. 5:4).

1. Уяу булып калырга һәм сынауларны кичереп чыгарга безгә нәрсә ярдәм итәр?

ОЗАКЛАМЫЙ тетрәндергеч вакыйгалар башланачак. Моны Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлеше исбатлый. Шунлыктан безгә уяу булу мөһим. Бу яктан безгә нәрсә ярдәм итәчәк? Рәсүл Паул безгә «күренмәгән» нәрсәләрне күздән ычкындырмаска киңәш итә. Аның нәрсә әйтәсе килгән? Өметебез нинди генә булмасын — күктәгеме, җирдәгеме, безгә мәңге яшәү әҗеребез турында онытмаска кирәк. Паул сүзләренең контекстыннан күренгәнчә, ул мәсихчеләрне Аллаһыга тугры булып калулары өчен алачак бүләкләрен күздән ычкындырмаска дәртләндергән. Алай эшләү аларга шулай ук сынауларны кичереп чыгарга һәм эзәрлекләүләрдә чыдам булып калырга ярдәм итәр иде (2 Көр. 4:8, 9, 16—18; 5:7).

2. а) Өметебез нык булсын өчен, нәрсә эшләргә? б) Бу һәм киләсе мәкаләләрдә нәрсә каралачак?

2 Паулның киңәшендә бер мөһим принцип бар: өметебез нык булсын өчен, безгә күргәннәребез белән чикләнергә ярамый. Безгә игътибарыбызны «күренмәгән» нәрсәләргә дә, ягъни булачак әһәмиятле вакыйгаларга тупларга кирәк (Евр. 11:1; 12:1, 2). Шуңа күрә бу һәм киләсе мәкаләдә мәңгелек тормышка өметебез тормышка ашканчы булачак ун вакыйга каралачак. Әйдәгез, аларга игътибар итик.

АХЫР КИЛГӘНЧЕ НӘРСӘ БУЛАЧАК?

3. а) 1 Тессалуникәлеләргә 5:2, 3 тә киләчәктә булачак нинди вакыйга искә алына? б) Сәяси җитәкчеләр нәрсә әйтәчәкләр һәм аларга, бәлки, кем кушылыр?

3 Киләчәктә булачак вакыйгаларның берсе Паулның тессалуникәлеләргә язган хатында искә алына. (1 Тессалуникәлеләргә 5:2, 3 не укы.) Анда Паул «Раббы [Йәһвә] көне» турында әйткән. Бу чор ялган диннең юк ителүеннән башланып Һармагедун сугышы белән тәмамланачак. Ләкин Йәһвә көненең килүенә күп тә калмастан, сәяси җитәкчеләр: «Бар да тыныч, куркыныч түгел»,— дип әйтәчәкләр. Бу бер яки берничә вакыйганы үз эченә алырга мөмкин. Халыклар, мөгаен, кайбер зур проблемаларын менә-менә чишәр дип уйлар. Ә дин җитәкчеләре нәрсә эшләр? Дөньяныкы булганга, алар, бәлки, сәяси җитәкчеләр әйткәнне кабатлар (Ачыл. 17:1, 2). Шулай эшләп, руханилар үзләренең борынгы Яһүд иленең ялган пәйгамбәрләреннән бер дә аерылып тормаганнарын күрсәтер. Ә алар турында Йәһвә болай дип әйткән булган: «Тынычлык булмаганда, алар: „Тынычлык! Тынычлык!“ — диләр» (Ирем. 6:14; 23:16, 17).

4. Күпчелек кешеләрдән аермалы буларак, без нәрсәне аңлыйбыз?

4 Кем генә: «Бар да тыныч, куркыныч түгел»,— дип әйтмәсен, бу вакыйга Йәһвә көненең тиз арада башлануын күрсәтер. Шуңа күрә Паул болай дип әйтә алган да: «Сез караңгылыкта булсагыз, ул көн сезнең өчен карак кебек көтмәгәндә килер иде, ә сез, туганнар, караңгылыкта түгел. Чөнки сез барыгыз да яктылыкныкы» (1 Тес. 5:4, 5). Күпчелек кешеләрдән аермалы буларак, без Изге Язмалар ярдәмендә бүгенге вакыйгаларның мәгънәсенә төшенәбез. Тынычлык һәм куркынычсызлык турындагы пәйгамбәрлек ничегрәк үтәлер? Анысын вакыт күрсәтер. Шуңа күрә без «йоклап ятмаска, бәлки уяу һәм аек булырга» тиеш (1 Тес. 5:6; Соф. 3:8).

БӨЕК БАБЫЛНЫҢ КИНӘТ ҺӘЛАК БУЛУЫ

5. а) «Зур афәт» нәрсә белән башланачак? б) «Фахишә» нәрсәдә ялгышачак?

5 Аннан соң әлегә күренмәгән вакыйгаларның кайсылары булачак? Паул болай дигән: «Кешеләр: „Бар да тыныч, куркыныч түгел“,— диярләр. Шулвакыт... аларга кинәт һәлакәт килер». «Кинәт һәлакәт килүенең» беренче этабында «Бөек Бабылга», ягъни «фахишә» булып та танылган ялган диннең бөтендөнья империясенә һөҗүм итечәкләр (Ачыл. 17:5, 6, 15). Бар ялган диннәргә, шул исәптән христиан диненә, һөҗүм «зур афәтнең» башлануын билгеләячәк (Мат. 24:21; 2 Тес. 2:8). Күпләр өчен бу көтелмәгән хәл булачак. Ни өчен? Чөнки ул вакытка кадәр фахишә үзен «патша» итеп исәпләп үзенең күңеленнән: «Кайгыны... күрмәм»,— дип әйтеп торачак. Әмма кинәт ул үзенең бик ялгышканын аңлаячак. Ул кыска арада, «бер көн» эчендә кебек, юкка чыгарылачак (Ачыл. 18:7, 8).

6. Ялган динне кем юк итәчәк?

6 Аллаһы Сүзе буенча, фахишәгә «ун мөгезле... җанвар» һөҗүм итәчәк. Ачылыш китабыннан бу җанвар Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) икәне ачыклана. Җанварның «ун мөгезе» шул «кызыл җанвар» яклы булган бар сәяси көчләрне символлаштыра * (Ачыл. 17:3, 5, 11, 12). Бу һөҗүм никадәр һәлакәтле булачак? БМОга кергән милләтләр фахишәнең байлыкларын талап бетерәчәк, аның чын йөзен күрсәтәчәк, тәнен ашаячак һәм аны «утта яндырачак». Ул мәңгегә харап ителәчәк. (Ачылыш 17:16 ны укы.)

7. «Җанварның» фахишәгә һөҗүм итүенең сәбәпчесе кем булачак?

7 Изге Язмаларда бу һөҗүмнең сәбәпчесе чынлыкта кем булачагы да ачыклана. Йәһвә Аллаһы сәяси җитәкчеләрнең йөрәкләренә — ничегрәк без белмибез — «үзенең ихтыярын» салачак, ягъни аларны фахишәне юк итәргә этәрәчәк (Ачыл. 17:17). Хөкүмәтләрне сугышырга котыртучы диннәр һаман да күп кайгы-хәсрәт китерә; шунлыктан халыклар фахишәне юк итү үз милләт файдасына булачак дип уйларга мөмкин. Хакимнәр үз «ниятләрен» үти дип уйласа да, чынлыкта алардан, бар ялган диннәрне юкка чыгарыр өчен, Аллаһы файдаланачак. Шулай итеп, вакыйгаларның кискен борылышы нәтиҗәсендә Шайтан дөньясының бер өлеше икенчесенә ташланачак, һәм Шайтан берни дә эшли алмаячак (Мат. 12:25, 26).

АЛЛАҺЫ ХАЛКЫНА ҺӨҖҮМ

8. «Магог җиреннән Гогның» һөҗүме нәрсә ул?

8 Ялган диннең юк ителүеннән соң да Аллаһы хезмәтчеләре «стенасыз», «иминлектә яшәячәк» (Йәз. 38:11, 14). Йәһвәгә гыйбадәт кылган һәм беренче карашка яклаучысы булмаган бу халык белән нәрсә булачак? Аңа «күп халыклар» берләшеп һөҗүм итәчәк. Аллаһы Сүзендә бу һөҗүм «Магог җиреннән Гогның» һөҗүме итеп тасвирлана (Йәз. 38:2, 15; Йәзәкил 38:16 ны укы *). Аның һөҗүменнән безгә куркырга кирәкме?

9. а) Мәсихчеләр өчен нәрсә иң мөһиме? б) Иманыбызны ныгытыр өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

9 Аллаһы халкына булачак һөҗүм турында белсәк тә, безгә чиктән тыш борчыласы юк. Безнең өчен үзебезнең котылуыбыз түгел, ә Йәһвә исемен изгеләндерү һәм аның хакимлегенең аклануы мөһимрәк. Йәһвә Йәзәкил китабында 60 тапкырдан артык: «Сез минем Йәһвә икәнемне белерсез»,— дигән (Йәз. 6:7). Без Йәзәкил пәйгамбәрлегенең бу мөһим өлешенең үтәлүен түземсезлек белән көтәбез, чөнки Йәһвәнең «Үзенә бирелгәннәрне сынаулардан ничек коткарырга... икәнен белгәненә» ышанабыз (2 Пет. 2:9). Ә әлегә безнең иманыбызны ныгытыр өчен һәр уңайлы мөмкинлектән файдаланасыбыз килә, чөнки бу безгә, юлыбызда нинди генә сынаулар очрамасын, Йәһвәгә тугры булып калырга ярдәм итәчәк. Нинди мөмкинлекләр турында сүз бара? Без дога кылырга, Аллаһы Сүзен өйрәнергә, укыганнарыбыз турында уйланырга һәм Патшалык хакындагы хәбәрне башкаларга җиткерергә тиеш. Шулай эшләсәк, мәңгелек тормышка өметебез «якорь сыман» нык булачак (Евр. 6:19; Мәд. 24:21).

ХАЛЫКЛАР ЙӘҺВӘНЕҢ КЕМ ИКӘНӘН БЕЛЕРЛӘР

10, 11. Һармагедунның башлануын нәрсә билгеләячәк, һәм Һармагедун вакытында нәрсә булачак?

10 Йәһвәнең хезмәтчеләренә һөҗүм итү нинди тетрәндергеч вакыйгага китерәчәк? Гайсә һәм күктәге гаскәрләр ярдәмендә Йәһвә үз халкын якларга чыгачак (Ачыл. 19:11—16). Моның белән «Чиксез кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендәге» Һармагедун сугышы башланачак (Ачыл. 16:14, 16).

11 Бу сугыш турында Йәһвә Йәзәкил аша игълан итә. «Бөтен таулы җирләремнән мин... [Гогка] каршы кылыч чакырырмын,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә.— Һәрберсенең кылычы үз туганына каршы булачак». Шайтан яклылар арасында чуалчык килеп чыгачак һәм алар, куркуга төшеп, бер-берсен кыра башлаячак. Һармагедунда Шайтанның бөтен дөньясы юкка чыгачак. Йәһвә моның турында болай дип әйтә: «Мин... [Гогка], аның гаскәрләренә һәм аның белән булган күп халыкларга... ут һәм күкерт яудырачакмын» (Йәз. 38:21, 22). Моның нәтиҗәсе нинди булачак?

12. Халыкларга нәрсәне танырга туры киләчәк?

12 Халыкларга үзләренең җиңелүе Йәһвә кушуы буенча булганын танырга туры киләчәк. Ул чакта Шайтан гаскәре, Кызыл диңгезне кичүче исраиллеләрне куа барган борынгы мисырлылар кебек, өметсезлек тулы тавыш белән: «Раббы, аларны яклап... көрәшә!» — дип кычкырачак (Чыг. 14:25). Әйе, халыклар Йәһвәнең кем икәнен белергә мәҗбүр булачак. (Йәзәкил 38:23 не укы *.) Бу вакыйгалар тезмәсенең башланып китүе никадәр якын?

БАШКА БЕРНИНДИ ДӘ БӨТЕНДӨНЬЯ ДЕРЖАВАСЫ БУЛМАЯЧАК

13. Данил сурәтләгән тораташның бишенче өлеше турында без нәрсә беләбез?

13 Данил китабындагы бер пәйгамбәрлек ярдәмендә без вакыт агымының кайсы урынында икәнебезне аңлый алабыз. Данил төрле металлдан ясалган кеше кыяфәтендәге тораташны сурәтләгән (Дан. 2:28, 31—33). Бу тораташ бер-бер артлы алмашынып торган һәм Аллаһы халкына — үткәндә дә, бүген дә — көчле йогынты ясаган бөтендөнья державаларын символлаштыра. Алар арасында — Бабыл, Мидия белән Фарсы, Греция, Рим һәм соңгысы — бүген идарә итүче башка бер бөтендөнья державасы. Данил пәйгамбәрлегеннән без бу соңгы бөтендөнья державасы тораташның аякларының балтырдан соң аскы өлеше һәм бармаклары итеп тасвирлана икәнен беләбез. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Англия белән Кушма Штатлар бер-берсе белән тыгыз хезмәттәшлек итә башлаган. Әйе, Англия белән Америка бөтендөнья державасы — Данил тасвирлаган тораташның бишенче өлеше. Тораташның бу өлеше соңгы булганга, бүтән бернинди дә бөтендөнья державасы дөнья мәйданына чыкмаячак. Ә тораташ аякларының балтырдан соң аскы өлеше һәм бармаклары тимер белән кызыл балчыктан булганы Англия белән Америка бөтендөнья державасының көчсезләнгәнен аңлата.

14. Һармагедун купканда, нинди бөтендөнья державасы хакимлек итәчәк?

14 Шул ук пәйгамбәрлектән күренгәнчә, зур таш белән сурәтләнгән Аллаһы Патшалыгы 1914 елда Йәһвә хакимлегенең символы булып торган таудан аерылган. Бу таш тораташның аяк табаннарына менә-менә бәрәчәк. Һармагедун сугышында тораташ аякларының балтырдан соң аскы өлеше дә, аның башка өлешләре дә җимереләчәк. (Данил 2:44, 45 не укы *.) Шулай итеп, Һармагедун купканда, Англия белән Америка бөтендөнья державасы хакимлек итәчәк. Бу пәйгамбәрлекнең тулысынча үтәлгәнен үз күзләребез белән күрү нинди дулкынландыргыч булачак! * Ә Шайтанга Йәһвә нәрсә әзерләп куйган?

АЛЛАҺЫНЫҢ ТӨП ДОШМАНЫН НӘРСӘ КӨТӘ?

15. Һармагедуннан соң Шайтан һәм аның җеннәре белән нәрсә булачак?

15 Башта Шайтан күзләре алдында аның җирдәге оешмасы тулысынча юк ителәчәк. Шуннан соң аның үзенә дә чират җитәчәк. Шайтан белән нәрсә булачагын рәсүл Яхъя тасвирлаган булган. (Ачылыш 20:1—3 не укы.) Гайсә Мәсих — «үзендә упкын ачкычы... булган» фәрештә — Шайтанны һәм аның җеннәрен тотып алып, мең елга упкынга ташлаячак (Лүк 8:30, 31; 1 Яхъя 3:8). Шулай итеп, елан башына сугып яру турындагы пәйгамбәрлек үтәлә башлаячак * (Ярат. 3:15).

16. Шайтан «упкында» нинди хәлдә булачак?

16 Шайтан һәм аның җеннәре ташланачак «упкын» нәрсә ул? Яхъя кулланган ави́сос дигән грек сүзе «бик яки чиктән тыш тирән» дигәнне аңлата. Ул шулай ук «төпсез, чиксез» һәм «очсыз-кырыйсыз буш» дип тә тәрҗемә ителергә мөмкин. Бу урыннан Шайтан белән җеннәрне Йәһвә һәм «упкын ачкычы» тоткан фәрештә генә чыгара ала. Шайтан анда үлемгә тиң хәлдә булгандай берни дә эшли алмаячак, шуңа күрә халыкларны инде алдамаячак. Ниһаять, «үкерүче арыслан» тынып калачак! (1 Пет. 5:8).

ТЫНЫЧЛЫК ЧОРЫНА КИТЕРҮЧЕ ВАКЫЙГАЛАР

17, 18. а) Әлегә күренмәгән нинди вакыйгаларны без карап чыктык? б) Бу вакыйгалардан соң нинди чор башланачак?

17 Тиздән мөһим һәм тетрәндергеч вакыйгалар булачак. Без «бар да тыныч, куркыныч түгел» дип игълан ителүен түземсезлек белән көтәбез. Аннан соң без Бөек Бабылның җимерелүен, Магог җиреннән Гогның Аллаһы халкына һөҗүм итүен һәм Һармагедун сугышында Шайтанның дөнья төзелешенең җимерелүен күрәчәкбез. Бу вакыйгалардан соң Шайтан һәм аның җеннәре упкынга ташланачак. Бөтен явызлык юкка чыгарылгач, без тормышның яңа чорына — Мәсихнең Меңьеллык идарәсенә аяк басачакбыз. Ул вакытта без «тыныч тормышта» рәхәтләнеп яшәячәкбез (Мәд. 36:10, 11).

18 Шушы мәкаләдә каралган биш вакыйгадан тыш игътибар итәсе башка «күренмәгән» нәрсәләр дә бар. Бу вакыйгалар киләсе мәкаләдә каралачак.

^ 6 абз. «Ачылыш: аның бөек апогее якын!» дигән китапның 251—258 нче битләрен кара.

^ 8 абз. Йәзәкил 38:16: «Син Исраил халкыма, җирне капларга дип чыккан кара болыт сыман, һичшиксез, каршы чыгачаксың. Бу соңгы көннәрдә булачак, һәм мин синең аркада үземне халыклар алдында изгеләндергәндә алар мине белсеннәр өчен, мин, и Гог, сине үз җиремә каршы китерәчәкмен».

^ 12 абз. Йәзәкил 38:23: «Һәм мин бөек вә изге ителәчәкмен һәм күп халыкларга үземне танытачакмын, һәм алар мин Йәһвә икәнен беләчәк».

^ 14 абз. Данил 2:44, 45: «Һәм ул патшалар көннәрендә күктәге Аллаһы беркайчан да җимерелмәячәк патшалык урнаштырачак. Бу патшалык башка халыкка бирелмәячәк. Ул барлык бу патшалыкларны җимерәчәк һәм аларны юкка чыгарачак, ә үзе мәңге торачак, чөнки син ташның таудан — куллар ярдәмендә түгел — аерылып, тимер, бакыр, балчык, көмеш һәм алтынны ватып ваклаганын күрдең. Бөек Аллаһы патшага моннан соң нәрсә булачагын белергә бирде. Бу төш дөрес, һәм аның аңлатмасы төгәл!»

^ 14 абз. Данил 2:44 тәге «барлык бу патшалыкларны... юкка чыгарачак» дигән сүзләр тораташ белән сурәтләнгән патшалыкларга, ягъни бөтендөнья державаларына кагыла. Әмма Изге Язмалардагы башка пәйгамбәрлектә әйтелгәнчә, «Чиксез кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендә» Йәһвәгә каршы «бөтен җир патшалары» җыелачак (Ачыл. 16:14; 19:19—21). Шулай итеп, Һармагедунда тораташ белән сурәтләнгән патшалыклар гына түгел, ә дөньяның бар патшалыклары юк ителәчәк.

^ 15 абз. Шайтан һәм аның җеннәре мең елдан соң «утлы һәм күкертле күлгә» ыргытылгач, елан башына сугып яру турындагы пәйгамбәрлек тулаем үтәләчәк (Ачыл. 20:7—10; Мат. 25:41).