Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мең ел һәм мәңгегә — тынычлык!

Мең ел һәм мәңгегә — тынычлык!

«Аллаһы һәммә нәрсәдә [«һәркем өчен», ЯД] бар нәрсә булачак» (1 КӨР. 15:28).

1. «Бихисап күп кешене» нинди искиткеч киләчәк көтә?

ГАДЕЛ һәм кызганучан хаким кулындагы көчле дәүләт үз гражданнары өчен мең ел эчендә күпме яхшылык кыла алганы турында уйлап кына карагыз! «Бихисап күп кешене» искиткеч киләчәк көтә. Алар бу дөнья төзелешенә ахыр китерәчәк «зур газапны» кичереп чыгачак (Ачыл. 7:9, 14).

2. Үзенең 6 000 еллык тарихы дәвамында кешелек нәрсә күргән?

2 Кешеләрнең 6 000 ел дәвамында үз-үзләре өстеннән идарә итүләре үзләренә күп кайгы һәм газап китерде. Изге Язмаларда моның турында инде күптән болай дип әйтелгән булган: «Бер кешенең башка кеше өстеннән хакимлеге аның үзенә генә зарар китерә» (Вәг. 8:9). Ә бүгенге хәл турында нәрсә әйтеп була? Сугышлардан һәм фетнәләрдән тыш кешеләр ярлылык, чирләр, мохитнең пычрануы, климатның үзгәрүе һәм башка проблемалар аркасында интегә. Хөкүмәт вәкилләре без үз карашыбызны үзгәртмәсәк һәм җирне һәлак итүдән туктамасак, бу зур афәткә китерәчәк дип кисәтә.

3. Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе вакытында нәрсә чынга ашачак?

3 Гайсәнең үзенең 144 000 хакимдәшләре белән Мәсих-Патша булып идарә итүе вакытында Аллаһы Патшалыгы тора-бара кешеләргә һәм аларның өйләренә — җиргә китерелгән зыянны юк итәчәк. Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе вакытында Йәһвә Аллаһының мондый искитәрлек вәгъдәсе чынга ашачак: «Менә мин яңа күкләр һәм яңа җир барлыкка китерәм, һәм элеккеләр инде искә төшмәячәк һәм күңелгә дә килмәячәк» (Ишаг. 65:17). Әйе, киләчәктә безне сокланырлык вакыйгалар көтә! Аллаһының пәйгамбәрлек Сүзе ярдәмендә, әйдәгез, әлегә күренмәгән бу вакыйгаларга күз салыйк (2 Көр. 4:18).

«КЕШЕЛӘР ЙОРТЛАР ТӨЗЕРЛӘР ҺӘМ... ЙӨЗЕМ БАКЧАЛАРЫ УТЫРТЫРЛАР»

4. Бүген күп кешеләрнең торак шартлары нинди?

4 Гаиләсе белән үз өендә тыныч-имин генә яшәргә кем теләмәс иде? Ләкин бүгенге дөньяда торак шартларын яхшырту чишмәслек мәсьәлә булып кала. Шәһәрләр кешеләр белән шыгрым тулы. Берничә гаиләгә кайвакыт бергә энә дә төртерлек урын булмаган фатирда яшәргә туры килә. Үз йортлары белән яшәү алар өчен чынга ашмас хыял булып кала.

5, 6. а) Ишагыйя 65:21 һәм Михей 4:4 тәге пәйгамбәрлекләр ничек үтәләчәк? б) Андый фатихаларга ия булыр өчен, без нәрсә эшли алабыз?

5 Патшалык идарәсендә һәрберсенең үз йорты белән яшәү хыялы тормышка ашачак. Ул вакыт турында Ишагыйя пәйгамбәр болай дип әйткән булган: «Кешеләр йортлар төзерләр һәм анда яшәрләр, йөзем бакчалары утыртырлар һәм аларның җимешләрен ашарлар» (Ишаг. 65:21). Ләкин үз йорты белән яшәү Аллаһы Патшалыгы китерәчәк фатихаларның берсе генә. Бүген кайберәүләр үз йортларында инде яши яисә аларның хәтта купшы йортлары я патша сарае сыман йортлары бар. Шулай да алар иҗтимагый кризис аркасында йортсыз калырлар дип яки йортларын караклар басар дип борчылып яши. Әмма Патшалык идарәсендә бар нәрсә бөтенләй башка булачак! Михей пәйгамбәрлегендә болай диелә: «Аларның һәрберсе үзенең йөзем куагы һәм үзенең инҗир агачы астында утырачак, һәм аларны беркем дә куркытмаячак» (Мих. 4:4).

6 Андый искиткеч шартларда яшисебез килсә, без нишләргә тиеш? Сүз дә юк, безнең һәрберебез яхшы торакка мохтаҗ. Әмма үз йортыбыз белән яшәү хыялыбызны, бәлки, бурычларга батып, инде хәзер тормышка ашырырга тырышу акыллы булыр идеме? Моның урынына игътибарыбызны Йәһвә вәгъдәсенә туплау акыллырак булмас идеме? Гайсәнең үзе турында: «Төлкеләрнең өннәре, кошларның оялары бар, ә Адәм Улының башын терәр урыны да юк»,— дип әйткәнен онытмыйк (Лүк 9:58). Гайсә теләгән булса, аның тиңсез йорты булыр иде. Ни өчен соң ул андый йорт булдырмаган? Аның үз игътибарын читкә юнәлтәсе һәм үз тормышын катлауландырасы килмәгән, чөнки бу аңа Патшалыкны беренче урынга куярга комачаулар иде. Без дә Гайсәдән үрнәк алып, үз күзләребезне яхшы килеш саклый алабызмы? Башкача әйткәндә, без матди әйберләр турында артык борчылып тормышыбызны катлауландырмыйча яши алабызмы? (Мат. 6:33, 34).

«БҮРЕ... БӘРӘН БӘТИЕ ЯНЫНДА ЯШӘЯЧӘК»

7. Йәһвә нияте буенча, кешеләр һәм хайваннар арасында нинди мөнәсәбәтләр булырга тиеш булган?

7 Кешеләрне Йәһвә иң ахырда барлыкка китергән. Беренче Угылына — Һөнәрчегә — Йәһвә үз нияте турында болай дип әйткән: «Кешене Үз сурәтебездә, Үзебезгә охшатып яратачакбыз. Кеше диңгездәге балыклар, күктәге кошлар, җирдәге хайваннар — җирдә хәрәкәт итүче барлык тереклек һәм хәшәрәтләр өстеннән, җир йөзе өстеннән хакимлек итсен» (Ярат. 1:26). Шулай итеп, Адәм белән Хаувага, ә соңыннан бөтен кешелеккә хайваннар өстеннән хакимлек бирелгән булган.

8. Хайваннар нинди хисләр чагылдыра ала?

8 Кешеләргә бөтен хайваннар өстеннән хакимлек итеп, алар белән тату яшәү мөмкинме? Байтак кеше йорт хайваннарын, мәсәлән, этләрен я мәчеләрен үлеп ярата. Әмма кыргый хайваннар белән хәл ничегрәк? Куркыныч янаганда, хайваннарны курку я ачу хисе биләп алуы билгеле. Ләкин кыргый хайваннар янәшәсендә яшәгән һәм аларны күзәтеп торган галимнәр кыргый хайваннар шатлык, кызгану һәм наз кебек хисләрне дә чагылдыра ала икәнен күргән. Галимнәрнең күзәтүләреннән күренгәнчә, үз токымнарын үстергәндә, хайваннар бик назлы була.

9. Безнең хайваннар белән мөнәсәбәтләребез нинди булачак?

9 Шуңа күрә Изге Язмаларда кешеләрнең хайваннар белән тату яшәячәге турында әйтелгәне безне гаҗәпкә калдырырга тиеш түгел (Ишаг. 11:6, 7; 65:25; Ишагыйя 11:8, 9 ны укы *). Хәтерлисездер, Нух гаиләсе белән көймәдән чыккач, Йәһвә аларга: «[Җирдәге бар тереклек] сездән куркып-калтырап торсын»,— дигән. Бу хайваннарның үз-үзләрен саклау өчен кирәк булган (Ярат. 9:2, 3). Әллә Йәһвә хайваннарның кешеләрдән куркуларын киметә алмыймы? Әллә кешеләрнең хайваннар белән тату яшәүләрен кире кайтара алмыймы? (Һош. 2:18). Аллаһы Патшалыгы идарәсендә яшәячәк кешеләрне нинди гаҗәеп киләчәк көтә!

«УЛ АЛАРНЫҢ ҺӘР КҮЗ ЯШЕН СӨРТӘЧӘК»

10. Кеше елавының сәбәбе еш кына нәрсәдә?

10 «Кояш астында эшләнә торган һәртөрле җәбер-золымны» күргәч, Сөләйман: «Әнә, күзләре яшьле җәберләнүчеләр, ә аларны юатучы юк»,— дигән (Вәг. 4:1). Бүген дә шундый ук хәл, әле начаррак та. Күз яшьләре бер дә түкмәгән кеше дөньяда юктыр. Дөрес, шатлык яшьләре булгалый ул. Әмма күпчелек очракларда күз яшьләре йөрәк әрнүеннән ага.

11. Изге Язмалардагы нинди хәбәр сезнең күңелегезне аеруча нечкәртә?

11 Изге Язмаларда күңелне эретерлек кайбер хәбәрләрне карап чыгыйк. Сараның гомере 127 яшендә өзелгәч, «Ибраһим Сараның баш очында егълап утырган» (Ярат. 23:1, 2). Нагомия үзенең ике тол килене белән саубуллашканда, алар «еларга тотынганнар», ә Нагомиянең башка сүзләреннән соң «кычкырып еларга тотынганнар» (Рут 1:9, 10, 14). Хизәкыйя патша чирләп ятканда, үлеме якынлашканын сизеп, Аллаһыга дога кылган һәм «үксеп елап җибәргән», һәм бу, күрәсең, Йәһвә күңелен нечкәрткән (4 Пат. 20:1—5). Ә рәсүл Петернең Гайсәдән ваз кичүе турындагы хәбәргә кем дә булса ваемсыз кала аламы? Әтәч кычкырганын ишеткәч, Петер «урам якка чыгып, бик каты елаган» (Мат. 26:75).

12. Патшалык идарәсе кешелеккә чын юанычны ничек бирәчәк?

12 Дөньяда булган фаҗигале вакыйгалар аркасында — алар китергән зыян нинди генә булмасын — кешеләр юатуга һәм ярдәмгә мохтаҗ. Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе вакытында Аллаһы «аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак» (Ачыл. 21:4). Кайгы, ачы тавыш һәм авырту башка булмаячагын һәм Аллаһының, үзе әйткәнчә, кешелекнең соңгы дошманы үлемне юкка чыгарачагын белү бик юата. Бу вәгъдәләр ничек тормышка ашачак?

«КАБЕРДӘГЕЛӘРНЕҢ ҺӘММӘСЕ... ЧЫГАЧАК»

13. Адәм гөнаһ кылганнан бирле үлем кешеләргә нинди зыян китерә?

13 Адәм гөнаһ кылганнан бирле үлем бөтен кешелек өстеннән хакимлек итә. Үлем гөнаһлы кешелекнең кача алмаслык вә җиңелмәс дошманы булып киткән; ул кешеләргә әйтеп бетергесез кайгы белән газаплар китереп тора (Рим. 5:12, 14). Чынлыкта, миллионлаган кеше «үлемнән курыкканга», гомере буе «кол булып яши» (Евр. 2:15).

14. Үлем юкка чыгарылгач, нәрсә булачак?

14 Изге Язмаларда «соңгы дошман — үлем юкка чыгарылачак» дип әйтелә (1 Көр. 15:26). Бу вәгъдәнең үтәлеше ике төркемгә кагыла. Бүген яшәүче «бихисап күп кеше» вәгъдә ителгән яңа дөньяга мәңге яшәү өмете белән керәчәк. Ә инде үлем корбаны булып киткән миллиардлаган кеше терелтеләчәк. Һармагедунны кичереп чыкканнар терелтелгәннәрне нинди шатлык һәм дулкынлану белән каршы алачак! Изге Язмалардагы терелтү турындагы хәбәрләрне җентекләп карап чыгу безгә моның ничек буласын күзалларга ярдәм итә ала. (Марк 5:38—42; Лүк 7:11—17 не укы.)

15. Берәр якыныгызның терелүен күргән булсагыз, сез нинди хисләр кичерер идегез?

15 «Барысы да күргәннәреннән хәйран калдылар» һәм «Аллаһыны данладылар» дигән сүзләр турында уйланыйк. Ул вакыйгаларны күргән булсагыз, сез дә, мөгаен, шундый ук хисләр кичерер идегез. Яраткан якыннарыбызның терелтелүен күргәч, күңелебез сөенү һәм дулкынлану белән тулачак. Бу, чыннан да, искитәрлек хәл булачак! Гайсә болай дигән: «Кабердәгеләрнең һәммәсе Аллаһы Улының тавышын ишетеп... каберләрдән чыгачак вакыт якынлашып килә» (Яхъя 5:28, 29). Беребезнең дә үлгәннәрнең терелүен күргәне булмаса да, бу, шик тә юк, әлегә күренмәгән иң зур вакыйгаларның берсе булачак.

АЛЛАҺЫ ҺӘРКЕМ ӨЧЕН «БАР НӘРСӘ БУЛАЧАК»

16. а) Ни өчен без әлегә күренмәгән фатихалар турында илһамланып сөйләргә тиеш? б) Паул, Көринттәге имандашларын ныгытыр өчен, нәрсә әйткән?

16 Бу соңгы көннәрдә Йәһвәгә тугры булганнарны нинди искитәрлек киләчәк көтә! Бу мул фатихаларны әле күреп булмаса да, аларны исебезгә тотсак, без игътибарыбызны чынында мөһим булган нәрсәләргә туплаячакбыз һәм бу дөньяның кызыктыра торган нәрсәләреннән читтә торачакбыз (Лүк 21:34; 1 Тим. 6:17—19). Гаилә белән гыйбадәт кылу киче вакытында, имандашларыбыз белән аралашканда һәм кызыксынучыларыбыз белән Изге Язмаларны өйрәнгәндә, безнең гаҗәп өметебез турында рухланып сөйлик. Моның ярдәмендә өметебез акылларыбызда һәм күңелләребездә тере килеш сакланачак. Рәсүл Паул үз имандашларының иманын ныгытыр өчен нәкъ шуны эшләгән дә. Шулай итеп ул аларга Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе вакытында булачак бар вакыйгаларны күз алдына китерергә ярдәм иткән. Паулның 1 Көринтлеләргә 15:24, 25, 28 дәге (укы) сүзләренең тирән мәгънәсенә төшенергә тырышыгыз.

17, 18. а) Кешелек тарихының иң башында Йәһвә һәркем өчен ничек «бар нәрсә» булган? б) Гайсә бердәмлекне һәм тату мөнәсәбәтләрне яңадан ничек торгызачак?

17 Тормышыбыз мең ел ахырында нинди булачак икәнен тасвирлау өчен Аллаһы һәркем өчен «бар нәрсә булачак» дигән сүзләр бик тә туры килә. Бу сүзләр нәрсә аңлата? Гадән бакчасында камил Адәм белән Хаува Йәһвәнең тату бердәм гаиләсенең әгъзалары булган чак турында уйланыйк. Акылга ия бар затлар — фәрештәләр һәм кешеләр — өстеннән Галәмнең Хакиме Йәһвә үзе җитәкчелек иткән. Аларның аның белән турыдан-туры аралашырга, аңа гыйбадәт кылырга һәм аңардан фатихалар алырга мөмкинлекләре булган. Ул һәркем өчен «бар нәрсә булган».

Патша вазифаларын үтәгәч, Гайсә басынкылык күрсәтеп Патшалыкны Атасына кайтарачак

18 Кешеләр Шайтан тәэсирендә Йәһвә хакимлегенә каршы фетнә күтәргәч, бу тату мөнәсәбәтләр бозылган. Әмма 1914 елдан Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык бу бердәмлекне һәм тату мөнәсәбәтләрне яңадан торгызыр өчен чаралар күрә башлаган (Эфес. 1:9, 10). Мәсихнең Меңьеллык идарәсе вакытында әлегә күренмәгән гаҗәп вәгъдәләр чынга ашачак. Шуннан соң «ахыры килер», ягъни Мәсихнең Меңьеллык идарә итү чоры тәмамланачак. Гайсәгә «күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек» бирелгән булса да, ул тәкәбберләнеп китмәгән. Үз Атасы Йәһвәнең урынын алырга дигән фикер аның башына да килми. Алай гына да түгел, Гайсә басынкылык күрсәтеп «Патшалыкны Ата-Аллаһыга тапшырачак». Әйе, ул үз югары дәрәҗәсен һәм хакимлеген һәрвакыт «Аллаһының данына» куллана (Мат. 28:18; Флп. 2:9—11).

19, 20. а) Патшалыкның бар гражданнары Йәһвәнең хакимлеген таныймы, юкмы икәннәрен ничек күрсәтәчәк? б) Безне нинди искиткеч киләчәк көтә?

19 Ул вакытта Патшалыкның җирдәге гражданнары инде камил булачак. Алар Гайсәнең үрнәгенә ияреп, Йәһвәнең үзләре белән идарә итәргә хокукы бар икәнен басынкылык вә зур теләк белән таныячак. Алар, Йәһвәнең үзләре өстеннән хакимлек итүен теләгәннәрен күрсәтсәләр генә, соңгы сынауны үтеп тугры калачак (Ачыл. 20:7—10). Ә бар фетнәчеләр — кешеләр дә, җеннәр дә — мәңгегә юк ителәчәк. Нинди бәхетле заман булачак ул! Йәһвәнең бөтен гаиләсе аны шатланып данлаячак, чөнки ул һәркем өчен «бар нәрсә булачак». (Мәдхия 98:1—3 не укы.)

20 Патшалык башкарачак зур эшләр игътибарыгызны һәм көчегезне Аллаһы ихтыярын үтәүгә тупларга әллә дәртләндермиме? Бүген Шайтан дөньясы тәкъдим иткән ялган өмет белән юатуга алданмау һәм Йәһвәнең хакимлеген якларга тәвәккәллекне ныгыту бик зарур. Сезнең гамәлләрегез моны мәңге эшләргә теләгегезне күрсәтеп торсын. Шул чакта сез мең ел гына түгел, ә мәңге тыныч вә мул тормышка шатланып яшәрсез!

^ 9 абз. Ишагыйя 11:8, 9: «Имчәк баласы күзлекле елан оясы өстендә уйнаячак, һәм имчәктән аерылган бала агулы елан оясына кулын сузар. Минем бөтен изге тавымда зыян китермәсләр һәм бернәрсәне дә җимермәсләр, чөнки сулар диңгезне тутыргандай, җир йөзе Йәһвә турында белем белән тулачак».