Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Сез бит көнен дә, сәгатен дә белмисез»

«Сез бит көнен дә, сәгатен дә белмисез»

«Шуңа күрә уяу булыгыз: сез бит көнен дә, сәгатен дә белмисез» (МАТ. 25:13).

1—3. а) Нинди очраклар Гайсәнең ике кинаяле хикәясендәге төп фикерне ачыклый? б) Безгә нинди сорауларга җавап алырга кирәк?

ӘЙТИК, сезне бер түрә үзен бер мөһим очрашуга илтеп куярга сорый. Ләкин юлга чыгар алдыннан берничә минут калгач, сез машина багында ягулык җитәрлек түгел икәнен аңлыйсыз. Сез шунда ук заправкага ашыгасыз. Ә ул вакытта түрә килә һәм сезне билгеләнгән урында тапмый. Аның көтәргә вакыты булмаганга, ул башка берәүне үзен илтеп куярга сорый. Тиз арада әйләнеп кайткач, сез түрәнең инде киткәнен күрәсез. Сез нәрсә хис итәрсез?

2 Хәзер башка хәлне күз алдыбызга китерик: сез үзегез — түрә, һәм сез өч төпле кешене сайлап, аларга ниндидер мөһим эш кушасыз. Нәрсә эшләргә икәнен аңлатып бирәсез, һәм алар өчесе дә эшкә ризалаша. Шулай да берникадәр вакыттан соң кире кайткач, сез аларның икесе генә үз йөкләмәләрен үтәгәнен күрәсез. Ә кушканны үтәмәгәне акланырга тотына. Нигездә, ул тырышып та карамаган. Сез нәрсә хис итәрсез?

3 Бу уйдырма хәлләр Гайсәнең кызлар һәм талантлар турындагы кинаяле хикәяләренә охшаш. Аларда ахыр заман вакыты турында әйтелә һәм ни өчен майланган мәсихчеләрнең кайсылары ышанычлы һәм акыллы булачак, ә кайсылары булмаячак икәне күрсәтелә * (Мат. 25:1—30). Моңа Гайсә болай басым ясаган: «Шуңа күрә уяу булыгыз: сез бит көнен дә, сәгатен дә белмисез». Бу сүзләре белән Гайсә шәкертләренең үзенең Шайтан дөньясын кайчан юк итәчәген белмәгәннәрен күрсәткән (Мат. 25:13). Бу кисәтү безгә дә кагыла. Гайсәнең «уяу булыгыз» дигән әмерен үтәү безгә нинди файда китерә? Үзенең уяу булуын һәм котылуга әзер булуын кем исбатлаган? Һәм безгә бүген уяу булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?

УЯУ БУЛУ НИНДИ ФАЙДА КИТЕРӘ?

4. Ни өчен уяу булу сәгатькә карап торуны аңлатмый?

4 Кайбер эшләрне башкарганда, мәсәлән, заводта эшләгәндә, табибка барганда я иҗтимагый транспорттан файдаланганда, соңга калмас өчен төгәл вакытны белергә кирәк. Башка нәрсә эшләгәндә, әйтик, янгынны сүндергәндә я берәр афәттән соң коткару эшләрендә катнашканда, сәгатькә карап тору игътибарны читкә юнәлдерергә я хәтта куркыныч тудырырга мөмкин. Андый очракларда вакытның күпме икәнен белүгә караганда игътибарны эшкә туплау мөһимрәк. Бу дөньяның ахыры көннән-көн якынлашканда, вәгазьләү үтә мөһим, чөнки аның ярдәмендә кешеләр Йәһвәнең үзләрен коткарыр өчен нинди чаралар күргәнен белә ала. Уяу булыр өчен, безгә ахырның кайчан килүен төгәл белү зарури түгел. Ахыр киләчәк көнне һәм сәгатьне төгәл белмәвебез ким дигәндә биш яктан файдалы.

5. Ахыр килүенең көнен һәм сәгатен белмәвебез күңелебезне тикшерергә ничек ярдәм итәргә мөмкин?

5 Беренчедән, ахырның кайчан буласын белмәвебез күңелебезне тикшерергә булыша. Йәһвә безгә үзенә тугры булыргамы, юкмы икәнен сайларга ирек биреп, безгә хөрмәт күрсәтә. Бу дөньяның юк ителүен түземсезлек белән көтсәк тә, без исән калырга теләгәнгә генә түгел, ә Йәһвәне яратканга аңа хезмәт итәбез. (Мәдхия 36:4 не укы.) Без аның ихтыярын үтәүдән рәхәтлек табабыз һәм Аллаһының безне файдабызга өйрәткәнен аңлыйбыз (Ишаг. 48:17). Шунлыктан аның әмерләрен үтәү безнең өчен авыр түгел (1 Яхъя 5:3).

6. Аллаһыга яратудан чыгып хезмәт итсәк, ул нинди хисләр кичерә һәм ни өчен?

6 Икенчедән, көнне һәм сәгатьне белмәвебез безгә Йәһвә йөрәген сөендерергә мөмкинлек бирә. Ахыр якын булганга я әҗер аласыбыз килгәнгә түгел, ә Йәһвәне яратканга, аңа хезмәт итсәк, ул үз дошманы Шайтанның нигезсез мыскыллауларына җавап бирә алыр (Әюб 2:4, 5; Гыйбрәтле сүзләр 27:11 не укы). Иблиснең күпме кайгы китергәнен белгәнгә, без Йәһвә хакимлеге ягына басарга, ә Шайтанның явыз идарә итүен кире кагарга шат.

7. Сезнеңчә, фидакарь тормыш алып баруның мәгънәсе бармы?

7 Өченчедән, көнне һәм сәгатьне белмичә хезмәт итүебез безгә фидакарь тормыш алып барырга мөмкинлек бирә. Аллаһыны белмәгәннәрнең кайберләре дә дөнья ахыры киләчәгенә ышана. Җиргә һәлакәт киләчәк дип куркып, алар «ашыйк, эчик, чөнки иртәгә үләчәкбез» дигән караш белән яши (1 Көр. 15:32). Без исә курыкмыйбыз, һәм үзебез турында гына кайгыртмыйбыз (Гыйб. сүз. 18:1). Киресенчә, без үзебездән баш тартабыз һәм башкаларга Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен үз вакытыбызны бүлеп куябыз һәм көчебезне сарыф итәбез (Мат. 16:24). Аллаһыга хезмәт итүебез, аеруча башкаларга аның турында белем алырга ярдәм итүебез, безне бәхетле итә.

8. Изге Язмалардагы нинди мисал Йәһвәгә һәм аның Сүзенә күбрәк таянырга кирәклеген күрсәтә?

8 Дүртенчедән, көнне һәм сәгатьне белмәү Йәһвәгә күбрәк таянырга һәм аның Сүзен тормышыбызда тырышып кулланырга ярдәм итә. Гөнаһлы кешеләргә үзләренә таяну хас. Паул бар мәсихчеләрне: «Кем дә кем нык торам дип уйлый икән, егылмас өчен сак булсын»,— дип кисәткән. Ул 23 000 исраиллене искә алган; алар Йәһвәгә буйсынмаган һәм Вәгъдә ителгән җиргә керер алдыннан үтерелгән. «Бу хәлләр,— дип әйткән Паул,— безгә, заманнарның ахыры якынлашкан вакытта яшәүчеләргә, кисәтү ясап язылган» (1 Көр. 10:8, 11, 12).

9. Сынаулар иманыбызны ничек чистарта һәм безне Аллаһыга ничек якынайта ала?

9 Бишенчедән, ахыр килүенең вакытын белмәгәнгә, без булган сынаулардан сабак алып, уңай якка үзгәрә алабыз. (Мәдхия 118:71 не укы.) Бу дөнья төзелешенең соңгы көннәре — чыннан да «авыр вакытлар» (2 Тим. 3:1—5). Шайтан дөньясындагы күпләр безне нәфрәт иткәнгә, без иманыбыз өчен эзәрлекләнергә мөмкин (Яхъя 15:19; 16:2). Ләкин ут металлны чистарта алган сыман, сынаулар иманыбызны чистарта һәм ныгыта ала. Басынкылык күрсәтсәк һәм Йәһвә җитәкчелегенә буйсынсак, сынаулар безне хезмәт итүебездән туктата алмаячак. Ә Аллаһы белән дуслык мөнәсәбәтләребез чагыштырмаслык дәрәҗәдә ныгыячак (Ягък. 1:2—4; 4:8).

10. Ни сәбәпле вакыт сизелмичә үтәргә мөмкин?

10 Вакыт я тиз, я әкрен үтә кебек тоелырга мөмкин. Сәгатькә карап тормыйча, эшләр белән мәшгуль булганда, вакыт сизелмичә үтә. Шул рәвешчә, Йәһвә кушкан искиткеч эшне бирелеп башкарсак, көн һәм сәгать сизелмичә килергә мөмкин. Майланганнарның күпчелеге бу яктан яхшы үрнәк калдырган. Әйдәгез, Гайсәнең 1914 елны Патша булып киткәч нәрсә булганын кыскача карап чыгыйк һәм ни өчен аларның кайсылары әзер булганына, ә кайсылары әзер булмаганына игътибар итик.

МАЙЛАНГАННАР ҮЗЛӘРЕНЕҢ ӘЗЕР БУЛУЛАРЫН КҮРСӘТӘ

11. Ни өчен майланганнарның кайбере 1914 елдан соң Гайсә тоткарлана дип уйлаган?

11 Гайсәнең кызлар һәм талантлар турындагы кинаяле хикәяләренә кайтыйк. Бу хикәяләрдәге кызлар — Кияү, ә коллар Хуҗалары кайчан киләчәген белгән булса, уяу булуларының кирәге булмас иде. Әмма белмәгәнгә алар әзер булырга тиеш булган. 1914 елның тарихи ел буларак килүен дистәләгән еллар көтсәләр дә, майланганнар ул вакытта нәрсә булачагын аңлап бетермәгәннәр. Вакыйгалар алар өчен көтелмәгән борылыш алгач, аларның кайбере Гайсә тоткарлана дип уйлый башлаган. 1914 елның октябрь ае турында бер абый-кардәш соңрак болай дигән: «Безнең кайберебез шул октябрьнең беренче атнасында күккә менәчәгенә чын күңелдән ышана иде».

12. Майланганнар үзләренең ышанычлы һәм акыллы икәннәрен ничек раслаган?

12 Өметләренең акланмаганы белән килешергә никадәр авыр булгандыр аларга! Өстәвенә, Беренче бөтендөнья сугышы вакытында кардәшләр эзәрлекләүләргә дучар булган. Вәгазьләү эше тулысынча диярлек туктаганга, «йокы» чоры башланган. Әмма 1919 елда уянырга чакыру яңгыраган. Гайсә Аллаһының рухи гыйбадәтханәсенә килгәч, тикшерү вакыты җиткән. Ләкин кайберәүләр бу тикшерү вакытында яраксыз дип табылган булган һәм нәтиҗәдә Патша «эшен» үтәргә лаеклы булмаган (Мат. 25:16). Алар уяу булмаган һәм, ахмак кызлар шикелле, үз яктырткычларына майны тутырмаган. Һәм ялкау хезмәтче сыман, алар Патшалык хакына корбаннарга әзер булмаган. Майланганнарның күпчелеге исә тугры булып калган һәм хәтта сугышның авыр елларында да Хуҗаларына хезмәт итәргә әзер булган.

13. 1914 елдан соң хезмәтче сыйныфының карашы нинди булган, һәм хәзер нинди?

13 1916 елның 1 февраль санындагы «Күзәтү манарасы»нда мондый әһәмиятле сүзләр язылган булган: «Кардәшләр, безнең арабыздан Аллаһы белән мөнәсәбәтләрен дөрес нигездә төзегәннәрен Аның үз ихтыярын ничек үтәгәне күңелсезләндермәс. Без үз ихтыярыбызны беренче урынга куймадык; шуңа күрә 1914 елның октябрь аена карата өметләребез чынга ашмаячагын аңлагач, без Раббының үз ниятен безгә яраклаштырыр өчен үзгәртмәгәненә шатландык. Без Аның шулай эшләвен теләмәдек тә. Безнең Аның ниятләрен аңлыйсыбыз гына килде». Раббының майланганнары бүген дә басынкы һәм тугры булулары белән аерылып тора. Алар үзләрен Аллаһы пәйгамбәрләре дип санамый, ләкин тәвәккәллек белән җирдә Раббы «эшен» үти. «Башка сарыклар» исәбеннән «бихисап күп кеше» — җирдә яшәргә өметләнгән мәсихчеләр — уяу һәм ашкынучан булган майланганнардан үрнәк ала (Ачыл. 7:9; Яхъя 10:16).

БАШКА САРЫКЛАР ҮЗЛӘРЕНЕҢ ӘЗЕР БУЛУЛАРЫН КҮРСӘТӘ

Авыр хәлләргә эләккәндә дә рухи ризыкны кадерләгез

14. Аллаһының үз хезмәтчесе аша биргән рухи ризыгын кадерләү безне ничек яклаячак?

14 Майланганнар кебек, бихисап күп кешенең уяу булганнары да Аллаһының үзе билгеләгән хезмәтчесе аша биргән рухи ризыкны кадерли. Шулай итеп, алар Аллаһы Сүзе һәм рухы ярдәмендә «май» күләмен арттырып тора. (Мәдхия 118:130; Яхъя 16:13 не укы.) Бу аларга Мәсихнең килүенә әзер булырга һәм зур сынауларда тугры булып калырга ярдәм итә. Бер мисалга кагылып китик. Бер фашистлар концлагеренда кардәшләрнең башта бер Изге Язмалары гына булган. Шуңа күрә алар Йәһвәдән күбрәк рухи ризык сораган. Шуннан соң күп тә үтмәстән, аларга концлагерьларына яңа гына килгән абый-кардәшнең үзенең агач аягында «Күзәтү манарасы»ның берничә яңа санын яшереп китергәне турында хәбәр ирешкән. Концлагерь авырлыкларын кичергән Эрнст Вауер исемле майланган абый-кардәш соңрак болай дип искә төшергән: «Йәһвә безгә мәкаләләрдәге көч өстәүче фикерләрне могҗизалы рәвештә хәтеребездә калдырырга ярдәм итә иде». Аннары ул болай дип өстәгән: «Безнең көннәрдә рухи ризык алу әллә ни авырлык тудырмый, әмма без аны һәрвакыт кадерлибезме? Мин Йәһвәнең үзенә таянганнарын, тугры калганнарын һәм үз табыныннан ашаганнарын мул фатихалаганына ышанам».

15, 16. Бер парның мәсихче хезмәттә ашкынулары ничек фатихаланган булган, һәм андый очраклардан сез нәрсәгә өйрәнә аласыз?

15 Башка сарыклар да, Мәсих кардәшләренә ярдәм итеп, Хуҗа эше белән мәшгуль (Мат. 25:40). Гайсә хикәясендәге яраксыз һәм ялкау хезмәтчедән аермалы буларак, алар Патшалыкны беренче урынга куяр өчен корбаннарга һәм тырышлыклар куярга әзер. Мәсәлән, Йон белән Ма́сакога Кениягә күчеп кытай телендә сөйләшүче территориядә хезмәт итәргә тәкъдим ителгәч, алар башта шикләнеп торган. Әмма үз шартлары турында уйланып дога кылгач, алар анда күчәргә булган.

16 Үз тырышлыклары өчен алар мул фатихаланган булган. «Безгә монда хезмәт итәргә бик ошый»,— ди алар. Алар җиде Изге Язмалар өйрәнүен башлаган. Моннан тыш, аларның хезмәттә күп кызыклы очраклары булган. Алар болай дип өсти: «Без Йәһвәгә монда хезмәт итә алганыбыз өчен көн саен рәхмәтләр әйтеп торабыз». Сүз дә юк, ахыр кайчан гына килмәсен, Аллаһыга бирелеп хезмәт итәргә тәвәккәл булган кардәшләрнең саны гаять күп. Мисал өчен Галаад мәктәбен тәмамлаган һәм миссионер булып хезмәт иткән я чит илгә күчеп хезмәтләрен киңәйткән меңләгән кардәшләрне алыйк. Ни өчен 2012 елның 15 июль санындагы «Күзәтү манарасы»нда бастырылган «Алар хезмәтләрен шатлык белән киңәйткән. Эквадор» дигән мәкаләне укып, ихтыяҗ булган берәр территориягә күчү турында күбрәк белмәскә? Чит илдә хезмәт итүче кардәшләрнең үз хезмәтләре турында нәрсә әйткәннәрен укыганда, хезмәтегезне ничек киңәйтә алганыгыз турында уйланыгыз. Алай эшләү Аллаһыга — дан, ә сезгә шатлык китерәчәк.

УЯУ БУЛЫГЫЗ!

Аллаһыга хезмәт итү белән мәшгуль булганда, вакыт сизелмичә үтә

17. Көнне һәм сәгатьне белмәү ни өчен зур фатиха булып тора?

17 Әйе, бу дөнья төзелешенең ахыры киләчәк көнне һәм сәгатьне төгәл белмәвебез безнең өчен зур фатиха булып тора. Моның аркасында без боекмыйбыз һәм безнең өметебез өзелми, киресенчә без кайгыртучан Атабыз Йәһвәгә тагы да якынаябыз һәм аның ихтыярын үтәргә тырышабыз. Гайсә безгә ышанып тапшырган эшне бирелеп башкарганга һәм моны эшләргә комачаулый алган нәрсәләрдән сакланганга, безнең тормышыбыз Йәһвәгә хезмәт итүдән килгән шатлык белән тулы (Лүк 9:62).

18. Ни өчен безнең Аллаһыга тугры хезмәт итәсебез килә?

18 Бу дөнья төзелешенең ахыры якынлашканга, безнең Аллаһыга тугры хезмәт итәсебез килә. Безнең беребез дә Йәһвәне я Гайсәне күңелсезләндерергә теләмәс иде. Алар безгә бу соңгы көннәрдә хөрмәтле хезмәтне ышанып тапшырды. Аларның безгә шулкадәр ышанганнары өчен без бик рәхмәтле! (1 Тимутегә 1:12 не укы.)

19. Без үзебезнең әзер булуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

19 Безнең нинди генә өметебез булмасын — күктәгеме, җирдәгеме,— әйдәгез, Аллаһы безгә тапшырган вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эшебезгә тугры калырга тәвәккәл булыйк! Безгә Йәһвә көне киләчәк вакытны белергә кирәк түгел. Без бу көнгә әзер була алабыз, булачакбыз да (Мат. 24:36, 44). Йәһвәгә тулысынча таянсак һәм аның Патшалыгын беренче урынга куеп яшәсәк, безнең өметебез һичкайчан да өзелмәс! (Рим. 10:11).

^ 3 абз. «Күзәтү манарасы» 2004 ел, 1 май, 23—27 нче битләрне кара.