Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә үзенең шатлыклы халкын җыя

Йәһвә үзенең шатлыклы халкын җыя

«Бөтен халыкны — ирләрне, хатыннарны, балаларны, шулай ук арагызда сезнең белән бергә яшәүче читтән килгән кешеләрне дә җыегыз» (КАН. 31:12).

1, 2. Теократик җыелышлар турында әйткәндә, игътибарыбызга нәрсә лаек?

ИНДЕ озак еллар Йәһвә Шаһитләре халыкара конгрессларга һәм өлкә конгрессларына җыела. Безнең күбебез андый шатлыклы очрашуларга инде күптән, бәлки, дистәләгән еллар йөри.

2 Аллаһы халкының меңләгән еллар элек тә изге очрашулары үтә торган булган. Әйдәгез, бүгенге конгрессларыбызның прообразы булып торган җыелышлар белән танышыйк, борынгы вә бүгенге җыелышларның уртак якларына һәм андый очрашуларда булуның никадәр файдалы икәненә игътибар итик (Мәд. 43:1; Рим. 15:4).

БОРЫНГЫДАГЫ ҺӘМ БҮГЕНГЕ ТАРИХИ ҖЫЕЛЫШЛАР

3. а) Йәһвә халкының Изге Язмаларда телгә алынган беренче җыелышның үзенчәлекләре нинди булган? б) Исраиллеләрне җыяр өчен нәрсә кулланганнар?

3 Изге Язмаларда телгә алынган беренче зур җыелыш Синай тавы итәгендә узган, анда исраиллеләр Йәһвә күрсәтмәләрен тыңлар өчен җыелган булган. Бу җыелыш — хак гыйбадәт тарихында зур бер тарихи вакыйга булган. Йәһвә исраиллеләргә үз көчен күрсәткән һәм аларга Канунын биргән. Ул көн, һичшиксез, аларның хәтерләренә сеңеп калган (Чыг. 19:2—9, 16—19; Чыгыш 20:18; Канун 4:9, 10 ны укы). Ул вакыттан алып, Исраилнең Аллаһы белән махсус мөнәсәбәтләре урнашкан. Бу дулкынландыргыч вакыйгадан соң күп тә үтмәстән, Йәһвә үз халкын җыю турында күрсәтмәләр биргән. Ул Мусага көмештән ике быргы ясатырга кушкан; алар «бөтен җәмәгатьчелекне... Изге чатырга керү урыны алдына» җыю өчен хезмәт иткән (Сан. 10:1—4). Исраил халкы өчен андый җыелышлар нинди тәэсирле булгандыр!

4, 5. Ни өчен Муса белән Ешуа оештырган җыелышлар аеруча әһәмиятле булган?

4 Исраилнең 40 ел Синай чүле буйлап йөргән вакыты тәмамланып барганда — яңа халык тарихының бик тә мөһим мизгелендә,— Муса аларны җыйган. Алар менә-менә Вәгъдә ителгән җиргә керергә тиеш булган. Шуңа күрә Муса, форсаттан файдаланып, үз кардәшләренә Йәһвәнең алар өчен нәрсә эшләгәнен һәм тагын нәрсә эшләячәген исләренә төшергән (Кан. 29:1—15; 30:15—20; 31:30).

5 Бәлки, нәкъ шул очрашуда Муса Аллаһы халкының өйрәнү максаты белән регуляр рәвештә җыелычагын әйткән дә. Һәр җиденче елны, ягъни һәр шимбә елын, Чатырлар бәйрәмендә ирләр, хатыннар, балалар һәм Исраил арасында яшәгән читтән килгән кешеләр, «канунны тыңласын, Раббы Аллаһыдан куркып, Аны хөрмәтләргә өйрәнсен һәм канунның барлык сүзләрен тырышып үтәсен өчен», Йәһвә сайлап алган урында җыелырга тиеш булган. (Канун 31:1, 10—12 не укы.) Шунысы ап-ачык булган: Йәһвә үз халкының үз сүзе һәм ниятләре белән танышыр өчен җыелуын теләгән. Соңрак, исраиллеләр Вәгъдә ителгән җирне яулап алгач, Ешуа аларга бергә җыелырга кушкан. Ул вакытта Исраил тирәли мәҗүсиләр яшәгән, шуңа күрә Ешуа исраиллеләрнең Йәһвәгә тугры булып калыр өчен дәртләндерүгә мохтаҗ булуларын белгән. Ул көнне халык Аллаһыга хезмәт итәргә ант иткән (Ешуа 23:1, 2; 24:1, 15, 21—24).

6, 7. Узган елларда нинди тарихи конгресслар үткән?

6 Йәһвә халкының бүгенге тарихында да күп әһәмиятле конгресслар үткән; алар теократик эшчәнлекнең киңәюе һәм Изге Язмалардагы хакыйкатьне яхшырак аңлау белән бәйле тарихи вакыйгалар булган (Гыйб. сүз. 4:18). Үзләренең беренче зур конгрессын Изге Язмаларны Тикшерүчеләр Беренче бөтендөнья сугышыннан соң 1919 елны Сидар-Пойнтта (Огайо штаты, АКШ) үткәргәннәр. Якынча 7 000 кеше килгән бу җыелышта бөтендөнья вәгазьләү эшенә нигез салынган булган. 1922 елны шул ук урында үткән тугыз көнлек конгресста Джозеф Рутерфорд тыңлаучыларның игътибарын җәлеп итүче көчле нотык сөйләгән. Ул аларга болай дигән: «Раббының тугры һәм хак шаһитләре булыгыз. Бабылдан таш өстендә таш калмаганчы, көрәшүегезне дәвам итегез. Яхшы хәбәрне һәркайда вәгазьләгез. Дөнья Йәһвәнең Аллаһы икәнен, ә Гайсә Мәсихнең патшаларның Патшасы һәм хакимнәрнең Хуҗасы икәнен белергә тиеш. Бу иң бөек көн. Менә, Патша хакимлек итә! Сез — аның хәбәрчеләре. Шуңа күрә Патшаны һәм аның патшалыгын игълан итегез, игълан итегез, игълан итегез». Бөтен дөнья буенча Аллаһы халкы, шул исәптән конгресста булганнарның барысы да, бу йөкләмәне шатланып үтәргә тотынган.

7 1931 елны Колумбуста (Огайо штаты) үткән конгресста Изге Язмаларны Тикшерүчеләр зур куаныч белән Йәһвә Шаһитләре дигән исемне кабул иткән. Соңрак, 1935 елны Вашингтонда үткән конгресста Рутерфорд кардәш Ачылыш китабында сурәтләнгән «тәхет һәм Бәрән алдында басып» торган «бихисап күп кеше» кем икәнен аңлатып биргән (Ачыл. 7:9 —17). Ә 1942 елны — Икенче бөтендөнья сугышының иң кызган чагында — Нейтан Норр «Тынычлык. Ул озак булырмы?» дигән таң калдырырлык нотык сөйләгән. Бу нотыкта ул Ачылыш китабының 17 нче бүлегендә тасвирланган «кызыл җанварның» кем икәнен аңлаткан һәм сугыштан соң да әле күп кешеләргә вәгазьлисе бар икәненә басым ясаган.

1950 елдагы халыкара конгресс, Нью-Йорк

8, 9. Ни өчен кайбер конгресслар дулкынландыргыч булган?

8 1946 елны Кливлендта (Огайо штаты) үткән «Шатлыклы халыклар» дигән теократик конгресс программасының иң истәлекле өлеше Норр кардәшнең «Яхшырту һәм киңәйтү мәсьәләләре» дигән нотыгы булган. Бу нотыктан таң калган бер абый-кардәш болай дип язган: «Ул кичне сәхнәдә аның артында басып торуым минем өчен зур хөрмәт иде. Ул башкарылырга тиеш вәгазь эше турында, Бруклиндагы Вефильне һәм типографияне киңәйтү белән бәйле планнар турында әйткәндә, аның сүзләре көчле алкышларга кат-кат күмелде. Кешеләрнең йөзләре аермачык күренмәсә дә, шатлыклары яхшы сизелә иде». 1950 елда Нью-Йорк шәһәрендәге халыкара конгресска килгән кешеләр «Мәсихче Грек Язмалары. Яңа дөнья тәрҗемәсе»н шатланып алган. Изге Язмаларның хәзерге телдә язылган бу өлешендә Аллаһы исеме тиешле урыннарда яңадан торгызылган булган (Ирем. 16:21).

9 Йәһвә Шаһитләренең эзәрлекләү я тыелу чорларыннан соң үткән конгресслары аеруча дулкынландыргыч булган. Адольф Гитлер Германиядәге Йәһвә Шаһитләрен кырып бетерергә ант биргән булса да, аларның 107 000 е 1955 елны Нюрнбергта — нәкъ Гитлер тантаналы парадлар уздырган җирдә конгресска җыелган. Аларның күбесенең күзләре шатлык яшьләре белән тулган булган! 1989 елны Польшада үткән «Аллаһыга бирелгәнлек» дигән өч конгресстагы 166 518 делегатның күпләре Советлар Союзы, Чехословакия һәм Көнчыгыш Европадагы башка илләрдән килгән. Аларның кайберәүләре моңарчы төркемләп (15—20 кеше) җыелган очрашуларда гына булганга, бу конгресс алар өчен беренче зур җыелыш булган. Ә Киевта 1993 елны үткән һәм 7 402 кеше суга чумдырылган «Аллаһы өйрәтүе» дигән халыкара конгресста нинди шатлык хөкем сөргәндер! Йәһвә Шаһитләренең тарихында бер көн эчендә аның кадәр кешенең суга чумдырылганы юктыр (Ишаг. 60:22; Агг. 2:7).

10. Сез аеруча нинди конгрессларны хәтерлисез, һәм ни өчен?

10 Сезнең дә кайбер өлкә конгресслары яки халыкара конгресслар аеруча хәтерегезгә кереп калгандыр. Бәлки, күз алдыгызга беренче конгрессыгыз я, әйтик, сез суга чумдырылган конгресс киләдер. Алар сезнең өчен тарихи вакыйгалар булган. Бу — бик кадерле истәлекләр! (Мәд. 41:5).

ШАТЛЫК ЧЫГАНАГЫ БУЛЫП ТОРГАН ОЧРАШУЛАР

11. Аллаһы борынгы Исраилгә нинди еллык бәйрәмнәрне үткәрергә кушкан?

11 Йәһвә исраиллеләрдән елына өч тапкыр Иерусалимда җыелып, Төче күмәч бәйрәме, Атналар бәйрәме (соңрак Илленче көн бәйрәме дип аталган) һәм Чатырлар бәйрәмен үткәрүләрен таләп иткән. Шушы бәйрәмнәр турында Аллаһы мондый боерык биргән: «Елга өч мәртәбә барлык ирләр Хуҗа-Раббы каршына килергә тиешләр» (Чыг. 23:14—17). Бу бәйрәмнәрнең Йәһвәгә гыйбадәт кылуның мөһим өлеше икәнен аңлаганга, күп гаилә башлыклары өйдәгеләрен алып Иерусалимга килә торган булган (1 Пат. 1:1—7; Лүк 2:41, 42).

12, 13. Күп исраиллеләргә еллык бәйрәмнәргә килер өчен нинди тырышлыклар куярга туры килгән?

12 Исраил гаиләләренә андый юлны үтәр өчен нинди тырышлыклар куярга кирәк булган? Мәсәлән, Йосыф белән Мәрьямгә Насарадан Иерусалимга гына 100 километр чамасы үтәргә туры килгән. Сез ничек уйлыйсыз, андый юлга кечкенә балалар белән үзегез чыккан булсагыз, бу күпме вакыт алыр иде? Гайсәнең Иерусалимга әле яшүсмер чагында барып кайтуы турындагы хәбәрдән күренгәнчә, туганнар һәм танышлар кайвакыт күмәкләшеп сәяхәт иткән. Күрәсең, андый юлны үтү, бергә ризык әзерләү һәм таныш булмаган җирләрдә куну урыны табу алар өчен җиңел булмаган. Шулай да сәяхәт шартлары җитәрлек дәрәҗәдә куркынычсыз булган, чөнки Гайсә сыман 12 яшьлек яшүсмер әти-әнисе белән генә түгел, ә башка таныш-белешләре белән дә сәяхәт итә алган. Андый сәяхәтләр, аеруча яшүсмерләр өчен, онытылмаслык вакыйга булган! (Лүк 2:44—46).

13 Исраиллеләр, туган җирләреннән ерак урыннарга таралгач та, бәйрәмнәргә төрле илләрдән җыела торган булган. Андый бәйрәмнәрне кадерләгән яһүдләр белән прозелитлар б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменә Италия, Ливия, Крит, Асия өлкәсе һәм Месупотамия кебек җирләрдән Иерусалимга килгән булган (Рәс. 2:5—11; 20:16).

14. Исраиллеләр еллык бәйрәмнәрне нинди хисләр белән үткәргән?

14 Иерусалимга сәяхәт иткән тугры исраиллеләр өчен иң мөһиме — меңләгән имандашлары белән бергә Йәһвәгә гыйбадәт кылу булган. Исраиллеләр еллык бәйрәмнәрне нинди хисләр белән үткәргән? Бу сорауга җавапны Йәһвәнең үз халкына Чатырлар бәйрәме турында әйткән сүзләреннән табып була: «Бәйрәмегездә угылларыгыз, кызларыгыз, ир-ат вә хаты-кыз колларыгыз һәм сезнең белән бергә яшәгән левиләр, мөсафирлар, ятимнәр, толлар белән бергә күңел ачыгыз. Раббы Аллаһыгыз бөтен уңышыгызга һәм эшләрегезгә фатихасын биргәнгә шатланып, Раббы Аллаһыгыз хөрмәтенә Ул сайлаган урында җиде көн буе бәйрәм итегез» (Кан. 16:14, 15; Маттай 5:3 не укы).

НИ ӨЧЕН КОНГРЕССЛАРНЫ КАДЕРЛӘРГӘ КИРӘК?

15, 16. Конгрессларга барып кайту өчен, сезгә нинди тырышлыклар куярга туры килде? Алар ничек бүләкләнде?

15 Бу борынгыдагы очрашулар бүген Аллаһы халкы өчен бик тә яхшы үрнәк булып тора! Аларның бүгенге конгресслар белән күп уртак яклары бар. Борынгы заманнарда Аллаһы халкы кебек, без дә андый җыелышларга килер өчен зур тырышлыклар куябыз. Әмма без тырышлыкларыбызның мул фатихаланачагын беләбез. Андый вакыйгалар элеккечә гыйбадәт кылуыбызның мөһим өлеше булып тора. Конгрессларда без Аллаһы белән мөнәсәбәтләребезне ныгытыр өчен кирәкле белем алабыз. Конгресслар безне белгәннәребезне кулланырга дәртләндерә, бәлаләргә эләкмәскә өйрәтә һәм борчылулар түгел, ә шатлык китерүче нәрсәләрне беренче урынга куярга дәртләндерә (Мәд. 121:1—4).

Көньяк Корея

16 Конгресслар һәрвакыт шатлыклы вакыйгалар булып тора. 1946 елда узган зур конгресс турындагы бер хәбәрдә болай диелгән булган: «Стадионда ипле генә утырып торучы меңләгән шаһитләрне күрүдән тын кысыла иде, ә күп тавышлар зур оркестрга кушылгач, трибуналардан Йәһвәне данлый торган шатлыклы Патшалык җырлары яңгыраганын ишетү күңелне куаныч белән тутыра иде». Шуннан соң анда болай дип әйтелгән булган: «Ирекле хезмәтчеләр бүлегенә мөрәҗәгать иткән делегатлар конгрессның төрле бүлекләренә билгеләнде, һәм имандашларының файдасына хезмәт итү аларга шатлык китерде». Сезнең дә өлкә конгрессларында я халыкара конгрессларда булганда андый күтәренке рух сизгәнегез бармы? (Мәд. 109:3; Ишаг. 42:10—12).

17. Конгрессларның оештырылуы соңгы елларда ничек үзгәргән?

17 Элек конгресслар башкача оештырылган булган. Мәсәлән, кайбер кардәшләр әле дә сигез көнлек конгрессларны хәтерли! Программа өч өлештән торган: иртәнге, төшке аштан соңгы һәм кичке. Гадәттә, программага вәгазьләү дә кергән булган. Кайвакыт программа иртәнге тугызда башланып, кичке тугызда тәмамланган. Ирекле хезмәтчеләрнең делегатларга иртәнге, төшке һәм кичке ашны хәзерләр өчен күп көчләре һәм вакытлары киткән. Бүген исә конгресслар шулкадәр озак бармый, һәм делегатлар ризыкны үзләре кайгырта, шулай итеп, алар игътибарын күбрәк конгресс программасына туплый ала.

Мозамбик

18, 19. Конгресс программасының нинди пунктларын сез зарыгып көтәсез, һәм ни өчен?

18 Инде күптән конгресс программасының өлеше булып киткән кайбер пунктларны без зарыгып көтәбез. «Уз вакытындагы» рухи ризыкны без нотыклардан гына түгел, ә конгрессларда бирелә торган яңа басмалардан да алабыз; бу ризык безгә Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне һәм хакыйкатьләрне яхшырак аңларга ярдәм итә (Мат. 24:45). Андый басмаларның күбесен без кешеләргә Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне аңлатыр өчен куллана алабыз. Изге Язмаларга нигезләнгән йөрәккә үтеп керерлек драмалар яшьләрне дә, олыларны да үзләренең Аллаһыга хезмәт итүдә эчке теләкләрен тикшерергә һәм дөньяның фикер йөртүеннән сакланырга дәртләндерә. Суга чумдырылу нотыгы безнең һәрберебезгә тормышыбызда беренче урында нәрсә торганын тикшерергә һәм башкаларның суга чумдырылганын күреп алар белән бергә сөенергә мөмкинлек бирә.

19 Сүз дә юк, күптән саф гыйбадәт кылуның аерылгысыз өлеше булып киткән конгресслар безгә шатлыкны сакларга вә бу авыр вакытларда Йәһвәгә тугры булып калырга булыша һәм безне хезмәтебезне киңәйтергә дәртләндерә. Андый очрашулар безне рухландырып җибәрә, безгә яңа дуслар табарга мөмкинлек бирә һәм бөтендөнья кардәшлегебезне кадерләргә ярдәм итә. Алар аша Йәһвә үз халкын фатихалый һәм кайгырта. Шик тә юк, безнең һәрберебез, эшләрен җайга салып, конгрессларның бер өлешен дә калдырмыйча программадан тулы файда алырга тырышыр (Гыйб. сүз. 10:22).