Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы биргән антлы вәгъдәләр сезгә файда китерсен

Аллаһы биргән антлы вәгъдәләр сезгә файда китерсен

«Ант итәрлек югарырак һичкем булмаганга, [Аллаһы] үзе белән ант иткән» (ЕВР. 6:13).

1. Йәһвәнең вәгъдәләре гөнаһлы кешеләрнекеннән нәрсә белән аерылып тора?

ЙӘҺВӘ АЛЛАҺЫ «гадел һәм хак» (Кан. 32:4). Гөнаһлы кешеләр кайвакыт ышанычлы түгел, алардан аермалы буларак, Аллаһы «һич тә ялганлый алмый» (Евр. 6:18; Саннар 23:19 ны укы). Аның кешелеккә карата вәгъдәләре һәрвакыт үтәлә. Мәсәлән, һәрбер иҗади чорның башында ул нәрсә эшләячәген әйткән. Һәм һәрвакыт «нәкъ шулай булган» да. Алтынчы иҗади көн азагында «Аллаһы Үзе яраткан нәрсәләрне күздән кичергән һәм, менә, һәр нәрсәнең гаять яхшы икәнлеген күргән» (Ярат. 1:6, 7, 30, 31).

2. Аллаһының тынычлык көне нәрсә ул, һәм ул аны ничек «мөбарәк кылган»?

2 Үзенең иҗади эшләрен күздән кичергәч, Йәһвә Аллаһы җиденче иҗади көннең башлануын игълан иткән. Бу 24 сәгатьлек көн түгел, ә Аллаһы барлыкка китерү эшләрен тәмамлап ял итә башлаган озак дәвамлы чор булган (Ярат. 2:2). Аллаһының тынычлык көне әле дә тәмамланмаган (Евр. 4:9, 10). Изге Язмаларда аның кайчан башланганы төгәл әйтелми. Бәлки, ул Адәмнең хатыны Хаува яратылганнан соң берникадәр вакыт узгач — якынча 6 000 ел элек башланган булгандыр. Озакламый, Гайсә Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе башланачак. Ул вакытта Аллаһының җирне оҗмахка әйләндерү һәм аны мәңге яшәячәк камил кешеләр белән тутыру нияте үтәләчәк (Ярат. 1:27, 28; Ачыл. 20:6). Ни өчен безне андый бәхетле киләчәк көтә дип әйтеп була? Чөнки Аллаһы «җиденче көнне... мөбарәк кылган. Аны мөбарәк бер көн итәрәк аерган». Бу Аллаһы ниятенең — нәрсә генә булмасын — тынычлык көненең азагында һичшиксез үтәләчәген күрсәткән (Ярат. 2:2, 3).

3. а) Аллаһының тынычлык көне башлангач, нинди фетнә күтәрелгән булган? б) Фетнәне басарга ниятен Йәһвә ничек белдергән?

3 Ләкин Аллаһының тынычлык көне башлангач, бер аяныч хәл килеп чыккан. Шайтан — Аллаһының бер фәрештәсе — аңа каршы күтәрелгән. Ул беренче ялган сөйләп, Хауваны Йәһвәгә буйсынмаска этәргән (1 Тим. 2:14). Шуннан соң Хаува ирен үзенә иярергә котырткан (Ярат. 3:1—6). Бу фетнә бик яман бер вакыйга булган. Шайтан Йәһвәне ялганда гаепләсә дә, Йәһвә үзенең җиргә кагылышлы ниятенең үтәләчәген раслар өчен ант итәргә кирәк дип тапмаган. Ул мәгънәсе соңрак ачылачак бер вәгъдә биргән. Аллаһы бары тик туган хәлне ничек чишәчәген генә аңлаткан: «Синең [Шайтан] белән хатын-кыз арасына, синең токымың белән аның нәселе арасына дошманлык җебе сузачакмын. Аның нәселе [вәгъдә ителгән нәсел орлыгы] сиңа сугып башыңны ярыр, син исә аны үкчәсеннән чагарсың» (Ярат. 3:15; Ачыл. 12:9).

АНТЛЫ ВӘГЪДӘ СҮЗЛӘРНЕҢ ДӨРЕСЛЕГЕН РАСЛЫЙ

4, 5. Ибраһим үз сүзләренең дөреслеген кайчак ничек раслаган?

4 Күрәсең, кеше тарихының башында берәр нәрсәнең дөреслеген расларга кирәк булмаган. Аллаһыны яратучы һәм аңардан үрнәк алучы камил затларга антлар бирергә кирәкми; алар һәрвакыт хакны сөйли һәм бер-берсенә тулысынча ышана. Әмма кешеләр гөнаһ кылып камиллекләрен югалткач, әлеге хәл үзгәргән. Вакыт узу белән ялган сөйләү гадәти нәрсәгә әйләнгәнгә, кешеләр мөһим эшләрдә сүзләренең дөреслеген раслар өчен антлар бирә башлаган.

5 Ибраһим, ким дигәндә, өч очракта ант иткән булган (Ярат. 21:22—24; 24:2—4, 9). Мәсәлән, ул моны Элам патшасы һәм аның яклы патшаларны җиңеп кайтканда эшләгән булган. Салим белән Сәдүм патшалары Ибраһимны каршыларга чыккан. Салим патшасы Мәлик-Садыйк «Аллаһы Тәгаләнең рухани хезмәтчесе» дә булган. Ул Ибраһимны — ул вакытта аның исеме Ибрам булган — фатихалаган һәм Аллаһыны Ибраһимга дошманнарын җиңәргә булышканы өчен данлаган (Ярат. 14:17—20). Шуннан соң Сәдүм патшасы Ибраһимны үз халкын дошман кулыннан коткарганы өчен бүләкләргә булган, шунда Ибраһим мондый ант биргән: «Раббы, җирне-күкне бар иткән Аллаһы Тәгалә исеме белән кулымны күтәреп ант итәм: синеке булган мөлкәттән бер нәрсәне, хәтта җепне яки аяк киеме каешын да алмаячакмын. Син кемгәдер: „Мин Ибрамны баеттым!“— дип әйтерлек булмасын» (Ярат. 14:21—23).

ЙӘҺВӘНЕҢ ИБРАҺИМГА БИРГӘН АНТЛЫ ВӘГЪДӘСЕ

6. а) Ибраһимнан нәрсәгә өйрәнеп була? б) Ибраһимның тыңлаучанлыгы безгә нинди файда китерә?

6 Йәһвә Аллаһы да, гөнаһлы кешеләрне үз вәгъдәләренең үтәлүенә ышандырыр өчен, антлар биргән булган. Андый вакытларда ул болай дип әйткән булган: «„Минем тере булуым хак“,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә» (Йәз. 17:16). Изге Язмаларда Йәһвә Аллаһының антлар бирүенең 40 тан артык очрагы китерелә. Иң билгеле очрак — аның Ибраһимга биргән антыдыр. Ибраһимның яшәү дәверендә Йәһвә аның белән берничә килешү төзегән, ягъни аңа берничә вәгъдә биргән. Бу килешүләрдән Ибраһим вәгъдә ителгән «нәсел орлыгының» үз нәселеннән, ягъни улы Исхактан киләчәген белгән (Ярат. 12:1—3, 7; 13:14—17; 15:5, 18; 21:12). Аннан соң Йәһвә Ибраһимга үзенең яраткан улын корбан итәргә кушып, аны зур сынауга дучар иткән. Ибраһим бер дә тоткарланмыйча буйсынган, ләкин ул Исхакны корбан чалырга торганда, Аллаһы фәрештәсе аны туктаткан. Шунда Аллаһы болай дип ант иткән: «Үз Затымнан ант итәм... үзеңнең бердәнбер угылыңны кызганмыйча бу эшкә барганың өчен: Мин сине мөбарәкнең дә мөбарәге кылачакмын, нәсел орлыгыңны күктәге йолдызлар һәм диңгез ярындагы ком бөртекләре санынча ишәйткәннән-ишәйтәчәкмен. Синең нәсел орлыгы варисларың дошманнарыңның шәһәр-җирләрен үзләренә милек итәр. Минем өн-авазымны ишетеп, Мине тыңлаганың өчен, синең нәсел орлыгың аша җир йөзендәге барлык халыклар мөбарәк кылыначак» (Ярат. 22:1—3, 9—12, 15—18).

7, 8. а) Аллаһы Ибраһимга нинди максат белән антлар биргән? б) Аллаһының антлы вәгъдәсе Гайсәнең «башка сарыкларына» нинди файда китерәчәк?

7 Аллаһы Ибраһимга нинди максат белән үз вәгъдәләре үтәләчәк дип ант биргән? Ул моны Мәсихнең варисташлары булып китәчәк һәм вәгъдә ителгән «токымның» икенче дәрәҗәдәге өлеше санына керәчәк мәсихчеләрнең иманнарын ныгытыр өчен эшләгән. (Еврейләргә 6:13—18 не укы; Гәл. 3:29.) Рәсүл Паул аңлатканча, Йәһвә «үз вәгъдәсен ант биреп әйткән. Бу, шул ике үзгәрешсез нәрсә [аның вәгъдәсе һәм аның анты] (алар турында әйткәндә, Аллаһы һич тә ялганлый алмый) безне... алдыбыздагы өметкә нык ябышырга дәртләндереп торсын өчен эшләнгән».

Озакламый Ибраһим Йәһвә вәгъдәләренең тормышка ашуын күрәчәк

8 Аллаһының Ибраһимга биргән антлы вәгъдәсе майланган мәсихчеләргә генә түгел, ә башкаларга да файда китерә. Йәһвә Ибраһимның «нәсел орлыгы» аша «җир йөзендәге барлык халыклар мөбарәк кылыначак» дип ант биргән (Рәс. 3:25; Ярат. 22:18). Андый фатихаларга Мәсихнең тыңлаучан «башка сарыклары» ия булачак: алар җирдәге оҗмахта мәңге яшәячәк (Яхъя 10:16). Өметебез нинди генә булмасын — күктәгеме, җирдәгеме,— Аллаһыга тыңлаучан булып, өметебезгә «ябышыйк». (Еврейләргә 6:11, 12 не укы.)

АЛЛАҺЫНЫҢ ИБРАҺИМГА БИРГӘН ВӘГЪДӘСЕ БЕЛӘН БӘЙЛЕ АНТЛАРЫ

9. Ибраһим токымнары Мисырда кол булып яшәгәндә, Аллаһы аларга нинди антлы вәгъдә биргән?

9 Берничә гасыр узгач, Йәһвә алда искә алынган вәгъдәләрне үтәргә тагын бер тапкыр ант биргән. Бу хәл ул Мусаны Мисырда кол булып яшәгән Ибраһим токымнары янына җибәргәндә булган (Чыг. 6:6—8). Шушы очракны күздә тотып Аллаһы болай дигән: «Исраилне сайлаган көндә... мин, кулымны күтәреп, аларга, үзләрен Мисырдан алып чыгып, үзем алар өчен тикшереп чыккан һәм сөт белән бал ага торган җиргә алып барырга ант иттем» (Йәз. 20:5, 6).

10. Исраиллеләрне Мисырдан азат иткәч, Аллаһы аларга нинди вәгъдә биргән?

10 Исраилне Мисырдан азат иткәч, Йәһвә аларга башка бер антлы вәгъдә биргән: «Әгәр Миңа тулысы белән буйсынсагыз һәм Минем килешүемә тугрылык сакласагыз, сез Минем җир йөзендәге башка халыклар арасыннан сайлап алынган Үз халкым булырсыз. Бөтен җир Минеке, ә сез Минем өчен руханилар патшалыгы һәм изге халык булырсыз» (Чыг. 19:5, 6). Нинди зур хөрмәт күрсәткән Аллаһы Исраил халкына! Алар Йәһвәгә буйсынган булса, ул бервакыт бу халыктан бөтен кешелеккә фатихалар китерәчәк руханилар патшалыгын булдырыр иде. Соңрак үзенең Исраил халкы өчен ул очракта нәрсә эшләгәнен аңлатканда, Йәһвә болай дигән: «Мин... сиңа ант бирдем һәм синең белән килешү төзедем» (Йәз. 16:8).

11. Аллаһының исраиллеләргә үзе сайлаган халык булырга тәкъдименә аларның җавабы нинди булган?

11 Ул вакытта Йәһвә Исраилдән буйсынучан булырга антлы вәгъдә бирергә сорамаган, аларны үз халкы булырга да мәҗбүр итмәгән. Алар үз ихтыяры белән: «Без Раббы әйткәннәрнең барысын да үтәрбез»,— дип вәгъдә биргән (Чыг. 19:8). Шуннан өч көн узгач, Йәһвә Аллаһы Исраилгә үзе сайлаган халыкка буларак таләпләрен белдергән. Башта ул аларга Ун әмер биргән, ә аннары Муса аларга Чыгыш 20:22—23:33 тә язылган башка әмерләрне әйткән. Исраилнең моңа җавабы нинди булган? «Барысы да бертавыштан: „Без Раббының барлык сүзләрен үтәрбез“,— дип җавап кайтарган» (Чыг. 24:3). Муса кануннарны «килешү язылган төргәккә» язып куйган, ә аннары бар халык аларны тагын бер тапкыр ишетсен өчен аларны кычкырып укыган. Шуннан соң халык инде өченче мәртәбә болай дип ант иткән: «Без Раббының барлык сүзләрен үтәрбез һәм Аңа буйсынырбыз» (Чыг. 24:4, 7, 8).

12. Йәһвә һәм ул сайлаган халыкның үзара төзелгән килешү буенча бурычларын үтәүләре турында нәрсә әйтеп була?

12 Йәһвә Исраил белән төзелгән килешү буенча үз бурычларын шунда ук үти башлаган: ул гыйбадәт кылу чатырын ясаткан һәм камил булмаган кешеләрнең үзенә якынлашырга мөмкинлеге булсын өчен руханилар хезмәтен оештырган. Исраил исә үзенең Аллаһыга багышланганын бик тиз оныткан һәм хәтта «Исраилнең Изгесен рәнҗеткән» (Мәд. 77:41). Мәсәлән, Йәһвә Мусага Синай тавында әмерләр биргәндә, исраиллеләр Мусаны көтә-көтә Аллаһыга иманнарын югалта башлаган. Муса үзләрен ташлап киткән дип уйлаганга, алар алтыннан үгез бозау сынын ясаган һәм: «Менә, Исраил, бу — сине Мисыр җиреннән алып чыккан аллаң!» — дигән (Чыг. 32:1, 4). Шуннан соң алар «Раббы хөрмәтенә» дип бәйрәм уздырган һәм үзләре ясаган сынга табынып корбаннар китергән. Моны күреп Йәһвә Мусага: «Минем әмерләремнән алар бик тиз тайпылдылар»,— дип әйткән (Чыг. 32:5, 6, 8). Кызганыч, әмма шул вакыттан алып Исраил Аллаһыга биргән антларын бозып торган (Сан. 30:2).

ИКЕ ӨСТӘМӘ АНТ

13. Аллаһы Давыт патшага нинди антлы вәгъдә биргән, һәм ул вәгъдә ителгән «нәсел орлыгы» белән ничек бәйле булган?

13 Давыт патшаның идарә итүе вакытында Йәһвә үзенә тыңлаучан кешеләр файдасына ике антлы вәгъдә биргән. Беренчедән, ул Давытка тәхете мәңге торачак дип ант иткән (Мәд. 88:36, 37; 131:11, 12). Вәгъдә ителгән «нәсел орлыгы», ягъни Мәсих, «Давыт токымыннан» булырга һәм «Давыт Улы» дип аталырга тиеш булган (Мат. 1:1; 21:9). Шулай итеп, вәгъдә ителгән «нәсел орлыгы» мирас буенча Давыт тәхетенә утырып патша булып идарә итәргә тиеш булган. Басынкылык күрсәтеп, Давыт әле киләчәк бу токымны «Хуҗа» дип атаган, чөнки Мәсих Давыттан югарырак дәрәҗә алырга тиеш булган (Мат. 22:42—44).

14. Йәһвә вәгъдә ителгән «нәсел орлыгына» кагылышлы нинди антлы вәгъдә биргән, һәм бу безгә нинди файда китерә?

14 Икенчедән, Йәһвә Давытка бу вәгъдә ителгән «нәсел орлыгының» Патша гына түгел, ә шулай ук Иң Баш Рухани да буласын ачкан. Исраилдә патша һәм рухани булып ике төрле кеше хезмәт иткән. Руханилар — Леви буыныннан, ә патшалар Яһүд буыныннан булган. Ләкин үзенең киләчәк данлыклы варисы турында Давыт мондый пәйгамбәрлек әйткән булган: «Ходай минем Раббыма әйткән: Мин дошманнарыңны аягың астына салганчы, Минем уң ягымда утыр. Ходай ант иткән, һәм үкенми дә: Син дәрәҗәң буенча Маликсадыйк кебек рухани» (Мәд. 109:1, 4). Нәкъ пәйгамбәрлектә әйтелгәнчә, Гайсә Мәсих — вәгъдә ителгән «нәсел орлыгы» — бүген күктә идарә итә. Моннан тыш, ул тәүбәгә килгән кешеләргә Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләр төзергә ярдәм итеп, кешелекнең Иң Баш Рухание булып хезмәт итә. (Еврейләргә 7:21, 25, 26 ны укы.)

АЛЛАҺЫНЫҢ ЯҢА ХАЛКЫ

15, 16. а) Изге Язмаларда нинди ике Исраил искә алына, һәм аларның кайсысы бүген Аллаһы хуплавына ия? б) Гайсә үз шәкертләренә ант итү турында нинди әмер биргән?

15 Гайсә Мәсихне кабул итмәгәнгә, Аллаһы халкы ахыр чиктә аның илтифатын югалткан һәм «руханилар патшалыгы» булу мөмкинлегеннән мәхрүм калган. Гайсә яһүд җитәкчеләренә болай дип әйткән булган: «Аллаһы Патшалыгы сездән алынып, аның җимешләрен китерүче халыкка биреләчәк» (Мат. 21:43). Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә, Иерусалимга җыелган якынча 120 Гайсә шәкертенә Аллаһы рухы иңгәч, Гайсә искә алган халык барлыкка килгән. Бу халык «Аллаһы Исраиле» буларак билгеле булып киткән. Тиздән башка милләтләрдән булган меңләгән кеше дә бу яңа халык исәбенә кергән (Гәл. 6:16).

16 Исраил халкыннан аермалы буларак, Аллаһының яңа рухи халкы Аллаһыга буйсынып яхшы җимеш китереп тора. Бу халык үтәргә тиеш әмерләрнең берсе антлы вәгъдәләр бирү турында. Гайсә җирдә яшәгәндә, кешеләр ялган антлар биргән яисә әллә ни мөһим булмаган нәрсәләр турында ант иткән (Мат. 23:16—22). Гайсә үз шәкертләрен болай дип өйрәткән: «Бөтенләй ант итмә... „Әйе“ дигәнегез „әйе“ булсын, „юк“ — „юк“ булсын, ә моннан артык һәммәсе Явыздан була» (Мат. 5:34—37).

Йәһвәнең вәгъдәләре һәрвакыт чынга аша

17. Киләсе өйрәнү мәкаләсендә нинди сорауларга җавап биреләчәк?

17 Гайсәнең сүзләре антлы вәгъдә бирү бөтенләй дөрес түгел дигәнне аңлатамы? Һәм иң мөһиме, «әйе» дигәнебез «әйе» булсын өчен нәрсә эшләргә? Шушы сорауларга җавап киләсе өйрәнү мәкаләсендә биреләчәк. Аллаһы Сүзендә язылганнар турында уйлансак, без Йәһвәгә һәрвакыт буйсынырга тәвәккәл булырбыз. Ә ул безне үзенең антлы вәгъдәләре буенча мәңге фатихалап торачак.