Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез нинди рух чагылдырасыз?

Сез нинди рух чагылдырасыз?

«Сезгә чагылдырган рухыгыз өчен Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең юмарт игелеге күрсәтелсен» (ФИЛ. 25).

1. Үзенең хатларында Паул нәрсәгә өметен белдергән?

РӘСҮЛ ПАУЛ Аллаһы белән Мәсих җыелышлар чагылдырган рухны хуплаячак дип өметләнгән. Үз өметен ул хатларында күп тапкыр белдергән. Мәсәлән, гәләтиялеләргә ул болай дип язган: «Кардәшләр, сезгә чагылдырган рухыгыз өчен Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең юмарт игелеге күрсәтелсен. Амин» (Гәл. 6:18). Аның «чагылдырган рухыгыз» дигән сүзләре белән нәрсә әйтәсе килгән?

2, 3. а) Паул «рух» сүзен кайчак нинди мәгънәдә кулланган? б) Без чагылдырган рухыбыз турында үзебезгә нинди сораулар бирә алабыз?

2 Паул кулланган «рух» сүзе безне билгеле бер рәвештә сөйләргә я эшләргә этәргеч көчне аңлата. Мәсәлән, берсе юаш, әдәпле, йомшак күңелле, юмарт я ярлыкаучы булырга мөмкин. Андый «тыныч һәм юаш рух» Изге Язмаларда мактап телгә алына (1 Пет. 3:4). Икенчесе исә ачы телле, байлык яратучан, үпкәчел булырга я бәйсезлек рухы күрсәтергә мөмкин. Ә өченчесе хәтта әхлаксызлык, тыңламаучанлык я фетнәчелек рухы чагылдыра.

3 Шулай итеп, Паул «Хуҗабыз син чагылдырган рухны фатихаласын» кебек сүзләрне әйткәндә, үз имандашларын Мәсихтән үрнәк алырга һәм Аллаһыга яраклы карашлы булырга өндәгән (2 Тим. 4:22; Көләсәйлеләргә 3:9—12 не укы). Без дә үзебезгә мондый сораулар бирсәк, яхшы булыр: мин нинди рух чагылдырам? Аллаһыга яраклы рухны тулырак дәрәҗәдә күрсәтер өчен, мин нәрсә эшли алам? Җыелышта яхшы рухның булуына үз өлешемне кертер өчен, мин күбрәк тырышлыклар куя аламмы? Мәсәлән, көнбагыш чәчәкләренә төренгән кырның гүзәллеге һәрбер чәчәкнең матурлыгыннан тора. Без җыелышның гүзәллегенә үз өлешен кертүче «чәчәкләрнең» берсеме? Шик тә юк, аларның берсе булыр өчен безгә тырышлыклар куярга кирәк. Әйдәгез, хәзер Аллаһы хуплаган рухны чагылдырыр өчен нәрсә эшли алганыбызны карап чыгыйк.

ДӨНЬЯ РУХЫННАН САКЛАНЫГЫЗ

4. «Дөнья рухы» нәрсә ул?

4 Изге Язмаларда: «Без... бу дөнья рухын түгел, ә Аллаһыдан килгән рухны кабул иттек»,— дип әйтелә (1 Көр. 2:12). «Дөнья рухы» нәрсә ул? Ул Эфеслеләргә 2:2 дә искә алынган рух. Анда болай диелә: «Сез кайчандыр бу дөнья төзелешенең кешеләре кебек яшәдегез, рух белән хакимлек итүче идарәченең теләге буенча йөрдегез. Шул рух хәзер тыңламаучанлык угылларында эш итә». Бу «рух» — дөньяның рухы, ягъни фикер йөртү рәвеше. Һава сыман ул бар җиргә үтеп керә. Мәсәлән, күп кенә кеше бүген «миңа нишләргә икәнен әйтергә беркемнең дә хакы юк!» һәм «хокукларың өчен көрәш!» дигән караш белән яши. Алар — Шайтан дөньясының «тыңламаучанлык угыллары».

5. Кайбер исраиллеләр нинди рух чагылдырган?

5 Андый карашлар яңа түгел. Мәсәлән, Муса көннәрендә Корах Исраил халкында хакимлеккә ия кешеләргә каршы күтәрелгән. Аеруча ул руханилар булып хезмәт иткән Һарун һәм аның угылларына каршы сөйләгән. Бәлки, ул аларның кимчелекләрен күргәндер. Яисә ул Муса җаваплы вазифаларны туган-тумачалык буенча бирә дип санагандыр. Ничек кенә булмасын, Корах бар нәрсәгә кеше күзлегеннән карый башлаган һәм Йәһвә билгеләгән ир кешеләрне хөрмәт итмичә, аларга каршы болай дигән: «Җитәр сезгә... Ни өчен сез үзегезне Раббы халкыннан өстен куясыз?» (Сан. 16:3). Датан һәм Абирам да: «Син безнең өстән хакимлек итәргә дә телисеңме?» — диеп Мусадан зарланган. Муса янына чакырылгач, алар масаеп: «Без бармыйбыз!» — дигән (Сан. 16:12—14). Йәһвә алар чагылдырган рух белән канәгать булмаган. Ул бар фетнәчеләрне үлем җәзасына тарткан (Сан. 16:28—35).

6. Беренче гасырда кайберәүләрнең начар карашта булулары нәрсәдә чагылган, һәм моның сәбәбе, күрәсең, нәрсәдә булган?

6 Беренче гасырда да кайберәүләр, «хакимлекне санга сукмыйча», җыелышта җитәкчелек иткән кардәшләрне тәнкыйтьли башлаган (Яһүд 8). Бу ир кешеләр, күрәсең, күбрәк хакимлеккә ия булырга теләгәндер һәм башкаларны Аллаһы тарафыннан билгеләнгән һәм вазифаларын җиренә җиткереп үтәгән ир-атларга каршы котыртырга тырышкандыр. (3 Яхъя 9, 10 ны укы.)

7. Нинди рухтан без сакланырга тиеш?

7 Һичшиксез, андый рух мәсихче җыелышта чагылырга тиеш түгел. Шуңа күрә безгә үзебезне бу яктан күзәтергә кирәк. Муса һәм рәсүл Яхъя көннәрендә билгеләнгән ир кешеләр камил булмаган кебек, җыелыштагы өлкәннәр дә камил түгел. Өлкәннәр ясаган хаталар кайвакыт шәхсән безгә кагылырга мөмкин. Андый чакларда дөнья рухын чагылдырган кешеләргә ияреп, «гаделлекне» я «бу абый-кардәш белән нәрсә дә булса эшләүне» каты таләп итү бер дә дөрес булмас иде. Кардәшләр кечкенә хата ясаганда, Йәһвә моны игътибарсыз да калдырырга мөмкин. Без дә шулай эшли алабызмы? Җитди гөнаһ кылган кайберәүләр, өлкәннәрнең ниндидер яклары ошамаганга, бу өлкәннәрдән торган хокук комитеты белән очрашудан баш тарткан. Андый кешеләрне үзенә табибның берәр ягы ошамаганлыктан шифалы дарудан баш тарткан авыручы белән чагыштырып була.

8. Билгеләнгән кардәшләргә дөрес карашны сакларга безгә нинди шигырьләр ярдәм итә ала?

8 Андый рухтан сакланыр өчен, безгә Гайсәнең «уң кулында җиде йолыз» тотканын онытмаска кирәк. Бу «йолдызлар» — майланган күзәтчеләрне, ә киңрәк мәгънәдә җыелышлардагы бар күзәтчеләрне символлаштыра. Гайсә үз кулындагы «йолдызларны» үзе теләгәнчә җитәкли ала (Ачыл. 1:16, 20). Шулай итеп, бар өлкәннәр советлары Җыелыш Башы Гайсәнең кулы астында. Берәр өлкәнне чыннан да төзәтергә кирәк булса, «күзләре... ялкын шикелле» янып торган зат моны күреп, бу өлкәнне тиешле вакытта һәм кирәгенчә төзәтәчәк (Ачыл. 1:14). Ә аңа кадәр без изге рух белән билгеләнгән кардәшләрне тиешле дәрәҗәдә хөрмәт итәргә тиеш. Алар турында Паул болай дип язган: «Сезнең арагызда җитәкчелекне үз өсләренә алган кешеләрне тыңлагыз һәм аларга күндәм булыгыз, чөнки алар, хисап бирергә тиешле кешеләр буларак, җаннарыгыз турында кайгыртып торалар. Алар моны кайгырып түгел, ә куанып башкарсыннар өчен шулай эшләгез, югыйсә кайгырып башкарулары сезгә зыян китерер» (Евр. 13:17).

Гайсәнең тоткан дәрәҗәсе турында уйлансак, бирелгән киңәшләргә карашыбыз нинди булачак?

9. а) Берәр мәсихчене төзәткәндә я аңа җәза биргәндә, нәрсә ачыкланырга мөмкин? б) Безне шелтәләгәндә үзебезне ничек тотсак, яхшы булыр иде?

9 Берәр мәсихчене төзәткәндә я җыелыштагы вазифаларыннан мәхрүм иткәндә, аның нинди рух чагылдырганы ачыкланырга мөмкин. Бер яшь абый-кардәшкә өлкәннәр көч кулланыла торган видеоуеннар уйнавы турында әдәпле генә киңәш биргәннәр. Кызганыч, әмма ул аларның киңәшенә колак салмаган һәм мәсихче таләпләргә инде туры килмәгәнгә хезмәттәш ярдәмче вазифасын югалткан (Мәд. 10:5; 1 Тим. 3:8—10). Шуннан соң бу абый-кардәш моның белән ризасызлыгын ачык белдергән: ул филиалга өлкәннәрне тәнкыйтьләп хатлар язган һәм хәтта җыелыштагыларны шулай эшләргә өндәп йөргән. Әмма тәртибебезне акларга тырышсак, без бөтен җыелышның тынычлыгын куркыныч астына куярбыз, ә бу зыян гына китерәчәк. Шелтәләүне кимчелекләребезне күрергә ярдәм итү чарасы итеп исәпләү һәм төзәтүне тыныч кына кабул итү күпкә яхшырак. (Әюб 42:6 ны укы *; Ирем. елав. 3:28, 29.)

10. а) Ягъкуб 3:16—18 дән күренгәнчә, нинди рух күрсәтергә, ә ниндине күрсәтмәскә кирәк? б) «Югарыдан килүче зирәклек» күрсәтүебез нинди нәтиҗәләргә китерә?

10 Ягъкуб 3:16—18 дә җыелышта нинди рух күрсәтергә, ә ниндине күрсәтмәскә икәне турында җитәкчелек бирелә. Анда болай диелә: «Көнчелек белән әрләшүгә тәртипсезлек һәм җыен кабахәтлек ияреп йөри. Ә югарыдан килүче зирәклек, иң элек, саф, шулай ук тыныч, юл бирүчән, буйсынырга әзер, шәфкать һәм игелекле җимешләр белән тулы, кешеләргә бертигез карый һәм риясыз. Тәкъвалык җимешенең орлыклары тыныч-тату шартларда тынычлык булдыручылар арасында чәчелә шул». «Югарыдан килүче зирәклек» буенча эш итсәк, без Аллаһыга хас сыйфатларны күрсәтербез. Шулай итеп, без бер-беребезне дөрес рух чагылдырырга дәртләндерербез, һәм җыелышта тынычлык булачак.

ҖЫЕЛЫШТА ИХТИРАМ РУХЫ ЧАГЫЛДЫРЫГЫЗ

11. а) Дөрес рух чагылдыру безгә нәрсәдән сакланырга ярдәм итәчәк? б) Давыт үрнәгеннән без нәрсәгә өйрәнәбез?

11 Безгә Йәһвәнең өлкәннәрне «Аллаһы җыелышын көтәргә» билгеләгәнен онытмаска кирәк (Рәс. 20:28; 1 Пет. 5:2). Шуңа күрә Аллаһы оештырган тәртипне — өлкәнме без, юкмы — хәрмәт итү акыллы. Дөрес рух чагылдырсак, без җыелыштагы дәрәҗәбез турында артык борчылмабыз. Исраил патшасы Шаул, Давыт үзе урынына патша булып китәргә ихтимал икәнен абайлап алгач, «Давытка шикләнеп карый башлаган» (1 Пат. 18:9). Патшаның рухы дөрес булмаган, һәм ул Давытны хәтта үтерергә теләгән. Шаул кебек үз дәрәҗәң турында артык борчылыр урынына, Давыттан үрнәк алу яхшырак. Аның башыннан күп гаделсезлекләр үтсә дә, бу яшь кеше Аллаһы тарафыннан билгеләнгән ир-атларны һәрвакыт хөрмәт иткән. (1 Патшалык 26:23 не укы *.)

12. Без җыелышның бердәмлегенә үз өлешебезне ничек кертә алабыз?

12 Караш төрлелеге аркасында җыелышта — хәтта күзәтчеләр арасында — каршылыклар килеп чыгарга мөмкин. Бу яктан безгә Изге Язмалардагы мондый киңәшләр булыша ала: «Бер-берегезгә ихтирам күрсәтүдә беренче булыгыз» һәм «Үзегезне акыллыга санамагыз» (Рим. 12:10, 16). Үзебезнең хаклы булуыбызны исбатлар урынына, безгә бер үк нәрсәгә еш кына берничә дөрес караш була ала икәнен танырга кирәк. Башкаларның фикерләү рәвешен яхшырак аңларга тырышсак, без җыелышның бердәмлегенә үз өлешебезне кертербез (Флп. 4:5).

13. Үз фикеребезне әйткәннән соң без нәрсәгә ышанырга тиеш, һәм Изге Язмалардагы нинди мисал моны исбатлый?

13 Алайса, җыелышта нәрсәнедер үзгәртергә кирәк дип санасак, моның турында үз фикеребезне уртаклашу дөрес түгел дип әйтеп буламы? Юк. Мәсәлән, беренче гасырда бер сорау аркасында күп бәхәсләр туганда, кардәшләр «Паул белән Барнабны һәм тагын берничә кардәшне Иерусалимга рәсүлләр белән өлкәннәр янына җибәрергә булганнар» (Рәс. 15:2). Җибәрелгән кардәшләрнең һәрберсенең шул сорауга һәм аны хәл итү турында үз фикере булганына шикләнмәскә була. Ләкин алар бер-бер артлы үз фикерен сөйләп биргәч һәм кардәшләр изге рух җитәкчелегендә бер карарга килгәч, тегеләр үз фикерләрендә тормаган. Карарлары язылган хат җыелышларга ирешкәч, җыелыштагылар «андагы дәртләндергеч сүзләргә куанганнар» һәм «иманда ныгыганнар» (Рәс. 15:31; 16:4, 5). Без дә, үзебезне борчыган сорауны җаваплы кардәшләр кулына тапшырганда, аларның бу сорауны җентекләп карап чыгачагына һәм чаралар күрергә кирәкме, юкмы икәнен хәл итәчәгенә ышанырга тиеш.

БАШКАЛАР БЕЛӘН МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕГЕЗДӘ ЯХШЫ РУХ ЧАГЫЛДЫРЫГЫЗ

14. Башкалар белән мөнәсәбәтләребездә без яхшы рух ничек чагылдыра алабыз?

14 Башкалар белән мөнәсәбәтләребездә яхшы рух чагылдырыр өчен безнең күп мөмкинлекләр бар. Башкалар безне рәнҗеткәндә аларны кичерергә әзер булсак, без күп игелек эшли алабыз. Аллаһы Сүзендә болай дип киңәш ителә: «Бер-берегезгә карата сабыр булыгыз һәм бер-берегезне ихлас күңелдән кичерегез. Хәтта сезне берәрсе рәнҗетсә дә, шулай эшләгез. Йәһвә сезне ихлас күңелдән кичергән кебек, сез дә шулай кичерергә тиеш» (Көл. 3:13). «Сезне берәрсе рәнҗетсә» дигән сүзтезмәдән күренгәнчә, безнең башкаларга ачуланыр өчен нигезебез булырга мөмкин. Әмма башкаларның әллә ни җитди булмаган хаталары аркасында артык борчылмыйк. Чөнки бу җыелыш бердәмлегенә зыян китерергә мөмкин. Моның урынына безгә Йәһвәдән үрнәк алып, кардәшләрне ихлас күңелдән кичерергә һәм бергә хезмәт итүебезне дәвам итәргә әзер булырга кирәк.

15. а) Кичерү турында әйткәндә, без Әюбтән нәрсәгә өйрәнә алабыз? б) Безгә дога яхшы рух чагылдырырга ничек ярдәм итә ала?

15 Кичерү турында әйткәндә, безнең өчен Әюб яхшы үрнәк булып тора. Өч ялган юатучысы аны күп яман сүзләр белән рәнҗеткән. Шулай да Әюб аларны кичергән. Аңа нәрсә булышкан? Ул «үзенең дуслары өчен дога кылган» (Әюб 16:2; 42:10). Башкалар турында дога кылсак, безнең аларга карашыбыз үзгәрергә мөмкин. Кардәшләребез турында дога кылганда, безгә алар белән Мәсих мөгамәлә иткәнчә мөгамәлә итү җиңелрәк (Яхъя 13:34, 35). Өстәвенә, без изге рух турында да дога кылырга тиеш (Лүк 11:13). Аллаһы рухы безгә башкалар белән мөнәсәбәтләребездә мәсихче сыйфатлар күрсәтергә ярдәм итәчәк. (Гәләтиялеләргә 5:22, 23 не укы.)

СЕЗНЕҢ ЯХШЫ РУХЫГЫЗ БӨТЕН ҖЫЕЛЫШКА ФАЙДА КИТЕРӘ

16, 17. «Чагылдырган рухыбызга» килгәндә, шәхсән сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?

16 Җыелышның һәр әгъзасы яхшы рух чагылдырырга тырышканда, бу бөтен җыелышка зур файда китерә. Бу мәкаләне карап чыкканнан соң сез карашыгызны яхшырта һәм башкаларны ныгытыр өчен күбрәк тырышлыклар куя аласыз дигән нәтиҗәгә килгәнсездер. Алай булса, Аллаһы Сүзеннән үзгәрер өчен нәрсә эшләргә икәнен аңларга тырышыгыз (Евр. 4:12). Җыелышлар өчен яхшы үрнәк булырга теләгән Паул болай дигән: «Вөҗданым бар яктан саф булса да, бу мине тәкъва итми. Мине тикшереп бәяләүче — ул Йәһвә» (1 Көр. 4:4).

17 Югарыдан килүче зирәклек буенча эш итәргә тырышсак һәм үзебез я дәрәҗәбез турында артык күп уйламасак, без җыелышта яхшы рухның булуына үз өлешебезне кертәчәкбез. Башкаларны кичерергә әзер булсак һәм аларга уңай караш сакласак, без имандашларыбыз белән тату яшәячәкбез (Флп. 4:8). Алай эшләсәк, Йәһвә белән Гайсәнең «чагылдырган рухыбызны» хуш күрәчәкләренә шикләнмәскә була (Фил. 25).

^ 9 абз. Әюб 42:6: «Шуңа күрә мин үз сүзләремнән ваз кичәм, туфракта һәм көлдә тәүбә итәм».

^ 11 абз. 1 Патшалык 26:23: «Йәһвә һәрбер кешене тәкъвалыгы һәм тугрылыгы өчен бүләкләячәк. Бүген Йәһвә сине минем кулыма тапшырды, ләкин минем Йәһвәнең майланганын үтерергә дип кулымны сузасы килмәде».