Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тәрҗемәи хәл

60 еллык дуслык — һәм бу әле башы гына

60 еллык дуслык — һәм бу әле башы гына

1951 елның бер җәйге кичендә Итака шәһәрендә (Нью-Йорк, АКШ) 20 яшьләр тирәсендәге дүрт егет бер-берсенә якын торган телефон будкаларында басып торалар. Алар дулкынланып ерактагы Мичиган, Айова һәм Калифорния штатларына шалтыраталар. Аларның шатлыклы яңалык әйтәсе килә!

ШУЛ УК елның февраль аенда Саут-Лансинг шәһәренә (Нью-Йорк) Галаад мәктәбенең 17 нче сыйныфында укыр өчен 122 пионер чакырылды. Булачак миссионерлар арасында Лоуэлл Тёрнер, Уильям (Билл) Кастен, Ричард Келси һәм Реймон Темплтон иде. Мичиган штатыннан Лоуэлл белән Билл, Айова штатыннан булган Ричард һәм Калифорния штатыннан Реймон бер-берсе белән дуслашып киттеләр.

Сулдан уңга: Ричард, Лоуэлл, Реймон һәм Билл Галаад мәктәбендә дуслар булып киткәннәр

Биш айдан соң Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсеннән Нейтан Норр кардәш студентлар белән сөйләшер өчен киләчәк икәнен ишеткәч, бөтенесе дә бик дулкынланды. Дүрт кардәш, мөмкин булса, бергә бер үк илдә хезмәт итәргә теләкләрен белдергәннәр иде. Хәзер алар кайда хезмәт итәчәкләрен белерләрме? Әлбәттә!

Нейтан Норр кардәш бөтен класска кемнең кайда билгеләнгәнен әйтә башлагач, дулкынлану үсә барды. Беренче итеп шул дүрт дусны сәхнәгә чакырдылар, алар каушаган иделәр, әмма бергә калачакларын белгәч бик шатландылар! Кайда? Аларны Германиягә билгеләделәр, моны ишеткәч, классташлары бик гаҗәпләнде һәм кул чаба башлады.

Бөтен җирдә Йәһвә Шаһитләре Германиядәге 1933 елдан бирле Гитлер режимы астындагы кардәшләрнең тугрылык үрнәгенә сокланалар иде. Күп студентлар Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Европадагы кардәшләргә киемнәр һәм кирәкле әйберләр әзерләп җибәргәннәрен хәтерли иде. Германиядәге Аллаһы халкы искиткеч иман, тәвәккәллек, кыюлык һәм Йәһвәгә таянуда үрнәк булды. Лоуэлл болай дип уйлап куйды: «Хәзер без бу кадерле кардәшләр белән яхшырак танышачакбыз». Бөтенесенең шулкадәр дулкынлануына һәм шул кичне телефон аша шалтыратырга теләгәннәренә гаҗәпләнәсе юк!

ГЕРМАНИЯГӘ ТАБА БАРГАНДА

Реймон Патшалык хезмәтенең мәктәбен алып бара

1951 елның 27 июлендә дүрт дус Нью-Йорк шәһәренең Ист-Ривер портыннан киткән «Хоумлэнд» пароходына утырып, Германиягә таба 11 көнлек юлга чыкты. Альберт Шрёдер кардәш — Галаад мәктәбенең укытучысы һәм соңрак Җитәкче советның әгъзасы — немец телендә аларны берничә сүзтезмәгә өйрәтте. Пароходта Германиядән берничә кеше бар иде, һәм дүрт дус немец теленә күбрәк өйрәнә алырлар дип уйлады. Әмма бу кешеләр, күрәсең, немец теленең төрле диалектларында сөйләшә иде. Бу аларны буташтырды.

Сишәмбе, 7 август көнне, иртән, диңгез авыруын җиңеп, алар ахыр чиктә Гамбургта немец җиренә аяк бастылар. Бөтен җирдә алар алты ел элек тәмамланган сугыштан калган эзләр күрделәр. Моның аркасында күңелсезләнеп, алар Висбаденга барган төнге поездга утырдылар, анда ул вакытта филиал урнашкан иде.

Ричард Висбадендагы Вефильдә адресограф белән эшли

Чәршәмбе иртән алар Германиядә беренче кардәшне күрделәр. Ул гадәти немец исемен йөртә иде — Ганс. Ул аларны тимер юл вокзалыннан Вефильгә илтте. Анда ул аларны инглиз телендә сөйләшмәгән олы яшьтәге җитди апа-кардәш янына алып килде. Күрәсең, бу апа-кардәш каты тавыш белән сөйләсәң, алар аны аңларлар дип уйлаган. Әмма аның тавышы көчәя барса да, ул һәм дүрт кардәш бер-берсен барыбер аңламадылар. Ахыр чиктә Эрих Фрост кардәш, филиал хезмәтчесе, килде һәм аларны инглиз телендә җылы итеп сәламләде. Ниһаять, эшләр яхшыра башлады.

Августның ахырында дүрт кардәш немец телендәге беренче конгрессларына барды. «Саф гыйбадәт кылу» дигән конгресс Франкфурт-на-Майне шәһәрендә үткәрелде. Конгресска килгән кешеләрнең иң югары саны 47 432 иде һәм 2 373 кеше суга чумдырылды, бу кардәшләрнең миссионер хезмәтенә ашкынуларын һәм вәгазьләргә теләкләрен яңартты. Әмма берничә көннән соң Норр кардәш алар Вефильдә хезмәт итәргә билгеләнгән дип әйтте.

Йәһвә безнең өчен нәрсә яхшырак икәнен һәрвакыт белә

Реймон кардәш бөтен йөрәге белән миссионер булып хезмәт итәргә теләгәнгә, элегрәк Кушма Штатлардагы Вефильдә хезмәт итәргә мөмкинлектән баш тарткан иде. Ричард һәм Билл да Вефиль хезмәте турында бер дә уйламады. Әмма аларның алдагы хезмәттәге шатлыклары аларны тулысынча шуңа ышандырды: Йәһвә безнең өчен нәрсә яхшырак икәнен һәрвакыт белә. Үзебезнең теләкләребез турында гына уйлауга караганда Йәһвәнең җитәкчелегенә буйсыну күпкә акыллырак! Бу сабакны алган кеше кайда гына һәм нинди генә хезмәттә катнашса да, Йәһвәгә хезмәт итүдә шатлык табачак.

«ФЕРБОТЕН!»

Германиядә Вефиль хезмәтчеләре америкалыларның булуына шатланды, чөнки алар белән инглиз телен яхшыртып була иде. Ләкин бер көнне ашханәдә бу өметләр өзелде. Фрост абый-кардәш гадәтенчә рухланып, күрәсең, ниндидер җитди нәрсә турында сөйли башлады. Вефиль гаиләсендә күбесе тынып калды, аларның күзләре тәлинкәләренә текәлде. Яңалар нәрсә булганын аңламаса да, бу алар белән бәйле икәненә әкренләп төшенә башладылар. Шулчак Фрост абый-кардәш каты тавыш белән «ФЕРБОТЕН!» («Ярамый!») диде һәм тагы да катырак тавыш белән моны кабатлады, алар борчыла башлады. Алар нәрсә эшләгән соң?

Фрост кардәш (уңда) һәм башкалар Норр кардәш (сулда) килеп киткәндә

Аш вакыты бетте, һәм бөтенесе дә ашыгып үз бүлмәләренә китте. Соңрак бер абый-кардәш аңлатты: «Әгәр дә сез безгә булышырга телисез икән, сез немец телен белергә тиеш. Шуның өчен Фрост абый-кардәш сез телне өйрәнгәнгә кадәр сезнең белән инглиз телендә сөйләшү ФЕРБОТЕН диде».

Вефиль гаиләсе буйсынырга әзер иде. Бу яңа килүчеләргә немец телен өйрәнергә генә түгел, ә шулай ук яратучы кардәш аша бирелгән киңәш, башта аңа колак салырга авыр булса да, файдалы икәнен аңларга булышты. Фрост абый-кардәш киңәшендә Йәһвә оешмасының иминлеге турында кайгырту һәм кардәшләргә карата ярату чагылган иде *. Шуңа күрә дүрт дусның аны ярата башлаганнарына гаҗәпләнәсе юк!

ДУСЛАРДАН НӘРСӘГӘ ӨЙРӘНЕП БУЛА

1952 елны Швейцариядә ял иткәндә

Аллаһыдан куркып яшәгән дуслардан без үрнәк ала алабыз. Аларга карап без Йәһвәнең якын дуслары булып китәргә мөмкин. Тугры немец кардәшләрдән — алар шулкадәр күп, исемнәре буенча әйтеп бетерерлек түгел — дүрт дус күп нәрсәгә өйрәнделәр, әмма алар шулай ук бер-берсеннән дә өйрәнде. Ричард болай дип аңлата: «Лоуэлл немец телен бездән яхшырак белә иде һәм уңышлар ясый иде, әмма безгә авыр булды. Безнең арада ул иң олысы булганга, тел белән бәйле сораулар туганда һәм җитәкчелек кирәк булганда, без аңа килә идек». Реймон болай дип искә ала: «Швейцариядән булган бер кардәш без Германиядә бер ел хезмәт иткәннән соң беренче ялыбызны аның өендә үткәрергә тәкъдим иткәч, мин бик шат булдым! Ниһаять, ике атна немец теленнән ял! Әмма мин Лоуэлл турында онытып җибәргәнмен. Ул көндәлек шигырьне һәр көн иртән немец телендә укуыбызны һәм фикер алышуыбызны теләде! Кызганычка каршы, ул үзенекендә нык торды. Әмма без яхшы сабак алдык: сиңа чын күңелдән иң яхшысын теләгән кешенең җитәкчелеген, син кайчакта моның белән риза булмасаң да, тыңла. Мондый караш безгә еллар буена файда китерде һәм теократик җитәкчелеккә буйсынырга безгә җиңел иде».

Филипиялеләргә 2:3 тә: «Тыйнак булып, башкаларны үзегездән өстен күрегез»,— дип әйтелгән, дүрт дус та, шул сүзләр буенча эш итеп, бер-берсенең яхшы якларын кадерләргә өйрәнде. Мәсәлән, дуслар еш кына кайбер эшләрен Биллга тапшыра иделәр, чөнки алар өчесе дә ул бу эшләрне яхшырак башкара ала икәнен таный иде. Лоуэлл болай дип искә ала: «Авыр сорауларны чишәр өчен, тәвәккәл һәм уңайсыз чаралар күрергә кирәк булганда, без Биллга килә идек. Аның андый авырлыкларны чишәргә сәләте бар иде. Без аның белән риза идек, әмма безгә кыюлык һәм осталык җитми иде».

БӘХЕТЛЕ НИКАХЛАР

Берсе артыннан берсе дүрт дус өйләнергә булды. Аларның дуслыгы Йәһвә белән мөнәсәбәтләргә һәм тулы вакытлы хезмәткә карата яратуга нигезләнгән, шуңа күрә алар Йәһвәне беренче урынга куйган хатыннар табарга теләде. Тулы вакытлы хезмәт аларны шуңа өйрәтте: алуга караганда бирү күбрәк фатихалар китерә һәм Патшалык эшләре үз теләкләреңә караганда мөһимрәк булырга тиеш. Шуңа күрә алар тулы вакытлы хезмәтне үз теләкләре буенча инде башлаган апа-кардәшләрне сайлады. Нәтиҗәдә, дүрт нык һәм бәхетле гаилә барлыкка килде.

Дуслык яки никах нык булсын өчен, мөнәсәбәтләрдә Йәһвә булырга тиеш (Вәг. 4:12). Соңрак Билл һәм Реймонның хатыннары үлде, ләкин алар икесе дә тугры хатын нинди шатлык һәм таяныч була алганын аңлады. Лоуэлл һәм Ричард элеккегечә гаилә тормышында бәхетле. Билл яхшы хатын очратып яңадан өйләнде һәм тулы вакытлы хезмәтне дәвам итте.

Соңгы елларда алар төрле урыннарда хезмәт иттеләр, мәсәлән, Германия, Австрия, Люксембург, Канада һәм Кушма Штатлар. Моның аркасында алар бергәләп теләгән кадәр вакытны үткәрә алмады. Алар арасында зур ара булса да, алар, фатихаларга бергә шатланып һәм кайгы булганда бергә елашып, аралашып тордылар (Рим. 12:15). Мондый дуслар бик кадерле, һәм без алар өчен рәхмәтле булырга тиеш. Алар Йәһвәдән кыйммәтле бүләкләр (Гыйб. сүз. 17:17). Бүгенге дөньяда чын дуслар бик сирәк! Әмма һәр чын мәсихченең андый дуслары күп булырга мөмкин. Йәһвә Шаһитләре буларак, без бөтен дөнья буенча үз имандашларыбыз белән һәм, иң мөһиме, Йәһвә Аллаһы һәм Гайсә Мәсих белән дуслыкта шатлык табабыз.

Башкалар кебек бу дүрт дус та тормыш юлында авырлыклар белән очрашты, мәсәлән, тормыш иптәшен югалтканга кайгы-хәсрәт, җитди авырулар аркасында борчылулар, олы яшьтәге ата-аналар турында кайгырту, тулы вакытлы хезмәттә бала тәрбияләү, яңа теократик вазифа алганда хәвефләнү һәм олы яшьтә күбәя барган кыенлыклар. Әмма алар шулай ук үз тәҗрибәләреннән шуны белде: дуслар — күрәбезме без аларны яки юкмы, якындамы алар яки ерактамы — Йәһвәне яратучыларга кыенлыкларны кичереп чыгарга булыша.

МӘҢГЕЛЕККӘ ДУСЛЫК

Лоуэлл үзен Йәһвәгә 18 яшендә багышлады, Реймон — 12 дә, Билл — 11 дә, ә Ричард — 10 яшендә. Ә аларга 17—21 яшьләр булганда алар тулы вакытлы хезмәтне башладылар. Нинди искиткеч үрнәк! Аларны Вәгазьче 12:1, 2 дә: «Яшьлегеңдә... үзеңне Яратучыны искә ал»,— дигән сүзләр эш итәргә дәртләндергән.

Әгәр дә син яшь мәсихче икән, мөмкин булса, Йәһвәнең тулы вакытлы хезмәтне башларга чакыруын кабул ит. Аннары, аның юмарт игелеге ярдәмендә, син — бу дүрт дус сыман — мондый шатлыклы эшләрдә катнаша алырсың: район, өлкә яки зональ күзәтчесе хезмәте, Вефильдә, шул исәптән филиал комитетында хезмәт, Патшалык хезмәтенең мәктәбендә һәм Пионерлар мәктәбендә өйрәтү, зур һәм кечкенә конгрессларда нотык белән чыгыш ясау. Дистәләгән меңнәр аларның хезмәтеннән файда алганын белү бу дүрт дуска зур шатлык китерде! Бу алар яшь чакта ук Йәһвәнең чын күңелдән хезмәт итәргә чакыруын кабул иткәнгә мөмкин булды (Көл. 3:23).

Сулдан уңга: 1984 елны Ричард, Билл, Лоуэлл һәм Реймон Зельтерста яңа филиал биналары багышланганда очрашалар

Бүген Лоуэлл, Ричард һәм Реймон Зельтерстагы (Германия) филиалда яңадан бергә хезмәт итәләр. Кызганычка каршы, 2010 елда Билл үлеп китте, ул Кушма Штатларда махсус пионер булып хезмәт итә иде. Дүрт дус арасындагы 60 елга якын дәвам иткән искиткеч дуслык үлем аркасында өзелде! Әмма Йәһвә Аллаһыбыз үзенең дусларын беркайчан да онытмый. Без шуңа ышана алабыз: Патшалык идарә иткәндә, үлем аркасында вакытлыча өзелгән мәсихчеләрнең дуслыгы яңадан дәвам итәчәк.

«Безнең 60 еллык дуслыгыбызда мин уңайсыз очракларны исемә төшерә алмыйм»

Үлеме алдыннан Билл болай дип язган: «Безнең 60 еллык дуслыгыбызда мин уңайсыз очракларны исемә төшерә алмыйм. Безнең мөнәсәбәтләребез минем өчен һәрвакыт кадерле иде». Бу сүзләргә кушылып һәм яңа дөньяда аларның дуслыгы һичшиксез дәвам итәчәген күздә тотып, аның өч дусты болай дип әйтә: «Безнең дуслыгыбыз башланды гына әле».

^ 17 абз. Фрост абый-кардәшнең мавыктыргыч биографиясен «Күзәтү манарасы»ның (ингл.) 1961 ел, 15 апрель, 244—249 битләрендә карагыз.