Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә басынкылык үрнәге күрсәткән

Гайсә басынкылык үрнәге күрсәткән

«Мин сезгә үрнәк күрсәттем: сез дә мин сезгә эшләгән кебек эшләгез» (ЯХЪЯ 13:15).

1, 2. Җирдәге тормышының соңгы кичендә Гайсә үз рәсүлләренә нинди үрнәк күрсәткән?

ГАЙСӘНЕҢ җирдәге тормышының соңгы киче. Ул рәсүлләре белән Иерусалимдагы бер йортның өске бүлмәсендә. Кичке аш вакытында ул урыныннан торып, өс киемен сала да, сөлге алып биленә урый. Аннары ул ләгәнгә су салып, шәкертләренең аякларын юа башлый һәм юган берсен билендәге сөлге белән сөртә бара. Шуннан ул өс киемен кия. Ни өчен Гайсә андый басынкылык күрсәткән? (Яхъя 13:3—5).

2 Моны Гайсә үзе аңлаткан: «Сезгә нәрсә эшләгәнемне аңлыйсызмы?... Мин, Хуҗагыз һәм Остазыгыз, сезнең аякларыгызны юганмын икән, сез дә бер-берегезнең аякларын юарга тиеш. Мин сезгә үрнәк күрсәттем: сез дә мин сезгә эшләгән кебек эшләгез» (Яхъя 13:12—15). Андый түбән эшне теләп башкарып, Гайсә үз рәсүлләренә бер үрнәк күрсәткән. Аның бу үрнәге, күрәсең, аларның хәтерләрендә уелып калган һәм аларны киләчәктә басынкы булырга дәртләндереп торган.

3. а) Гайсә ике төрле очракта басынкылыкның әһәмиятенә ничек басым ясаган? б) Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

3 Рәсүлләрнең аякларын юып, Гайсә басынкылыкның әһәмиятен ассызыклаган. Әмма ул моны элегрәк тә эшләгән. Бер тапкыр — кайбер рәсүлләр ярышу рухы чагылдырганда,— Гайсә бер баланы чакырган да, үзе янына бастырып, аларга болай дигән: «Минем исемем хакына бу баланы кабул итүче мине дә кабул итә. Ә мине кабул итүче мине җибәрүчене дә кабул итә. Арагызда үзен иң кечесе итеп тотучы чын мәгънәдә бөек була» (Лүк 9:46—48). Фарисейларның үзләренә дан эзләгәнен белгәнгә, Гайсә соңрак болай дигән: «Аллаһы үз-үзен югары күтәрүчене басынкыландырыр, ә үзен басынкы тотучыны югары күтәрер» (Лүк 14:11). Шунысы ачык: Гайсә үз шәкертләренең басынкы булуларын һәм горурлык белән тәкәбберлек кебек сыйфатлардан арынуларын теләгән. Гайсәдән үрнәк алыр өчен, әйдәгез, аның камил басынкылыгы турында күбрәк белик. Без шулай ук басынкылык күрсәтү кешенең үзенә генә түгел, ә башкаларга да файдалы икәнен күрербез.

«МИН КАРШЫ КИЛМӘДЕМ, АРТКА ЧИГЕНМӘДЕМ»

4. Аллаһының бердәнбер Улы җиргә килгәнче басынкылыкны ничек күрсәткән?

4 Аллаһының бердәнбер Улы җиргә килгәнче дә басынкылык күрсәткән. Күктә яшәгәндә, ул үзенең Күктәге Атасы белән исәпсез еллар үткәргән. Ишагыйя китабында Угылның Атасы белән булган тыгыз мөнәсәбәтләре турында болай диелә: «Аллаһы Тәгалә Йәһвә миңа, хәлсезләнгән кешене сүзләр белән юата белер өчен, шәкертләр теле бирде. Иртә саен ул мине уята, мин шәкертләр тыңлагандай тыңласын өчен колагымны уята. Аллаһы Тәгалә Йәһвә минем колагымны ачты, һәм мин каршы килмәдем, артка чигенмәдем» (Ишаг. 50:4, 5). Аллаһы Улы басынкы рух чагылдырган һәм Йәһвә үзен өйрәткәндә бик игътибарлы булган. Аның чын Аллаһыдан нык өйрәнәсе килгән. Басынкылык күрсәтеп, Йәһвә гөнаһлы кешеләр белән үзен мәрхәмәтле тоткан. Гайсә моны нинди игътибар белән күзәткән!

5. Гайсә Иблис белән риза булмаганда басынкылыкны белән тыйнаклыкны ничек күрсәткән?

5 Күктәге затларның барысы да Аллаһының бердәнбер Улы кебек басынкы булганмы? Юк. Шайтан Иблис булып киткән фәрештәнең Йәһвәдән өйрәнәсе килмәгән. Ул басынкылыкка капма-каршы сыйфатлар күрсәтә башлаган: ул горурланып киткән һәм үзен зурга саный башлаган. Нәтиҗәдә, ул Йәһвәгә каршы фетнә күтәргән. Гайсә исә үзенең күктәге дәрәҗәсе белән канәгать булган һәм хакимлеген дөрес кулланмау аның уена да килмәгән. Җитәкче фәрештә Микаил булса да, Гайсә «Мусаның гәүдәсе хакында Иблис белән ризалашмыйча бәхәсләшкәндә» үз вәкаләтен дөрес кулланган. Аллаһы Улы басынкылык һәм тыйнаклык күрсәткән. Ул Йәһвәнең — Галәмнең Югары Хакименең — мәсьәләләрне үзенчә һәм үзе сайлаган вакытта хәл итүен теләгән. (Яһүд 9 ны укы.)

6. Мәсих ролен үтәргә ризалашып, Гайсә ничек басынкылык күрсәткән?

6 Мәсих булып киткәч үзендә үтәләчәк барлык пәйгамбәрлекләрне Гайсә, һичшиксез, әле җиргә килгәнчегә кадәр белгән. Аңа, күрәсең, үзенең җирдә газап чигәчәге дә мәгълүм булган. Шулай да ул Мәсих буларак җиргә килеп яшәргә һәм үләргә әзер булган. Ни өчен? Аллаһының бердәнбер Улының басынкылыгына игътибар итеп, рәсүл Паул болай дип язган: «Ул илаһи кыяфәттә булса да, Аллаһы хакимлегенә кулын сузу, ягъни Аллаһыга тиң булу, аның уена да килмәде. Киресенчә, ул бар нәрсәдән баш тартып, кол кыяфәтендәге кеше булды» (Флп. 2:6, 7).

КЕШЕ БУЛЫП КИЛГӘЧ, УЛ «ҮЗЕН БАСЫНКЫЛАНДЫРДЫ»

Гайсәнең басынкылык үрнәге безне нәрсәгә өйрәтә?

7, 8. Үзенең балачагында һәм хезмәте вакытында Гайсә ничек басынкылык күрсәткән?

7 «Кеше булып килгәч,— дип язган Паул,— [Гайсә] үзен басынкыландырды һәм үлеменә кадәр, әйе, җәфалану баганасындагы үлеменә кадәр, Аллаһыга тыңлаучан булып калды» (Флп. 2:8). Балачактан ук Гайсә үрнәк алырлык басынкылык күрсәткән. Аны камил булмаган әти-әнисе — Йосыф белән Мәрьям үстерсә дә, Гайсә басынкы гына «аларга буйсынып яшәгән» (Лүк 2:51). Нинди яхшы үрнәк калдырган ул яшьләргә! Яшьләр әти-әнисенә теләп буйсынса, Аллаһы аларны фатихалаячак.

8 Олыгайгач та, Гайсә Йәһвә ихтыярын үзенекеннән өстенрәк куеп басынкылык күрсәткән (Яхъя 4:34). Хезмәте вакытында Гайсә Мәсих Аллаһы исемен кулланган һәм эчкерсез кешеләргә Йәһвә сыйфатлары вә аның кешелеккә карата ихтыяры турында төгәл белем биргән. Шулай ук Гайсә үзенең Йәһвә турында өйрәткәннәре буенча яшәгән. Мәсәлән, үзенең үрнәк догасында Гайсә иң беренче чиратта: «Күкләрдәге Атабыз, исемең изге ителсен»,— дип әйткән (Мат. 6:9). Шулай итеп, ул шәкертләренә Йәһвә исемен изгеләндерүдән мөһимрәк нәрсә юк икәнен күрсәткән. Аның эшләре сүзләреннән аерылып тормаган. Җирдәге хезмәте тәмамланып барганда Гайсә Йәһвәгә догада: «Мин аларга [рәсүлләргә] синең исемеңне ачтым һәм алга таба да ачачакмын»,— дип әйтә алган (Яхъя 17:26). Моннан тыш, үзенең хезмәте дәвамында Гайсә башкарган эшләре өчен үзен түгел, ә Йәһвәне данлаган (Яхъя 5:19).

9. Зәкәрия Мәсих турында нинди пәйгамбәрлек әйткән булган, һәм ул Гайсәдә ничек үтәлгән?

9 Зәкәриянең бер пәйгамбәрлегендә Мәсих турында болай диелгән: «Сион кызы, сөен! Иерусалим кызы, шатлыктан тантана ит! Менә, Патшаң сиңа килә. Ул тәкъва. Ул коткарылган. Ул басынкы, һәм ишәккә — ишәк баласына атланып килә» (Зәк. 9:9). Бу пәйгамбәрлек б. э. 33 елының Пасах бәйрәме алдыннан Гайсә Иерусалимга кергәч үтәлгән. Халык ул барган юлга өс киемнәрен һәм агач ботакларын җәйгән. Гайсә Иерусалимга кергәндә бөтен шәһәр шау-гөр килгән. Кешеләр Гайсәне хәтта Патшаны кебек каршылагач та, ул басынкы булып калган (Мат. 21:4—11).

10. Үлеменә кадәр Аллаһыга тыңлаучан булуы белән Гайсә нәрсә исбатлаган?

10 Җәфалану баганасындагы үлеменә кадәр Гайсә Мәсих басынкы һәм тыңлаучан булган. Шулай итеп, ул кешеләрнең иң авыр чакларда да Йәһвәгә тугры кала алганнарын исбатлаган. Гайсә шулай ук Шайтанның кешеләр үз файдасын эзләгәнгә генә Йәһвәгә хезмәт итә дигәне ялган икәнен күрсәткән (Әюб 1:9—11; 2:4). Камил сафлыгы белән Мәсих Йәһвәнең идарә итәргә хокукы бар һәм аның идарәсе иң яхшы икәнен раслаган. Басынкы Улының какшамас тугрылыгын күзәтеп, Йәһвә, әлбәттә, шатланган. (Гыйбрәтле сүзләр 27:11 не укы.)

11. Гайсәнең йолым корбаны иман итүче кешеләргә нинди өмет биргән?

11 Гайсәнең җәфалану баганасындагы үлеме кешеләргә гөнаһ белән үлем коллыгыннан котылырга мөмкинлек биргән (Мат. 20:28). Гайсәнең йолым корбаны нигезендә Йәһвә үзенең гадел нормалары буенча гөнаһларыбызны кичерә һәм кешеләргә мәңге яшәү мөмкинлеген бирә ала. «Аклану китерүче бер эш аша... һәркайсы кеше тормыш өчен тәкъва дип игълан ителә»,— дип язган Паул (Рим. 5:18). Гайсә үлеме майланган мәсихчеләргә — күктә үлемсез яшәү, ә «башка сарыкларга» җирдә мәңге яшәү өметен биргән (Яхъя 10:16; Рим. 8:16, 17).

МИН «БАСЫНКЫ КҮҢЕЛЛЕ»

12. Камил булмаган кешеләр белән мөгамәләсендә Гайсә басынкылык белән юашлыкны ничек күрсәткән?

12 Аллаһы Улы «эштән йончыганнарны, авыр йөк күтәреп йөрүчеләрне» — һәммәсен дә үзе янына килергә чакырган. Гайсә болай дигән: «Минем камытымны киегез һәм миннән өйрәнегез, чөнки мин юаш, басынкы күңелле, һәм сез җаннарыгызны яңартырсыз» (Мат. 11:28, 29). Басынкы һәм юаш булганга, Гайсә камил булмаган кешеләр белән йомшак һәм гадел мөгамәлә иткән. Ул үз шәкертләреннән камиллек таләп итмәгән. Гайсә аларны мактап һәм ныгытып торган. Шуңа күрә дә аларның үзләрен булдыксыз һәм яраксыз итеп хис иткәне булмаган. Гайсә үзен беркайчан да кырыс я тупас тотмаган. Киресенчә, ул болай дигән: «Минем камытым уңайлы һәм йөгем җиңел». Гайсәнең шуны әйтәсе килгән: аның шәкерте булып китү өчен таләпләргә туры килү артык авыр түгел. Алар аңардан өйрәнгән һәм аның тәгълиматлары буенча яшәгән булсалар, юаныч табар иде. Нәкъ шунлыктан бар кешеләр — җенесенә я яшенә карамастан — Гайсә янында үзләрен иркен хис иткән (Мат. 11:30).

Гайсәнең башкаларны кызгануы үрнәк алырлык

13. Гайсәнең тормышлары авыр булган кешеләрне кызганганы нәрсәдән күренгән?

13 Исраилдәге гади кешеләрнең тормышлары авыр булганга, Гайсә аларны кызганган һәм хәленнән килгәнчә аларга ярдәм иткән. Әрихә янында ул ике сукыр фәкыйрьне очраткан; берсенең исеме Бартимәй булган. Алар Гайсәдән ялвара-ялвара ярдәм сораган, әмма халык аларга дәшмәскә кушкан. Ул бернәрсә дә булмагандай бу сукыр кешеләр яныннан үтеп китә алыр иде, әмма ул алай эшләмәгән. Гайсә аларны чакырган һәм кызганып аларга күрү сәләтен кайтарган. Шик тә юк, үзенең Атасы Йәһвәнең үрнәгенә ияргәнгә, Гайсә үзен гөнаһлы кешеләр белән басынкы тоткан һәм аларга карата мәрхәмәтле булган (Мат. 20:29—34; Марк 10:46—52).

«ҮЗЕН БАСЫНКЫ ТОТУЧЫ КҮТӘРЕЛГӘН БУЛАЧАК»

14. Гайсәнең басынкы рухлы булуы башкаларга нинди файда китергән?

14 Гайсә Мәсихнең басынкы рухлы булуы күпләргә шатлык һәм фатихалар китергән. Яраткан Улының үз ихтыярына басынкы буйсынганын күреп, Йәһвә бик сөенгән. Рәсүлләр белән шәкертләр Гайсәнең юаш холыклы һәм басынкы күңелле булуыннан юаныч тапкан. Аның үрнәге, өйрәтүләре һәм җылы мактау сүзләре аларны рухи яктан үсәргә дәртләндереп торган. Гайсәнең басынкылыгы башка күп кешеләргә дә файда китергән, чөнки ул аларга ярдәм иткән, аларны өйрәткән һәм аларга көч өстәгән. Чынлыкта иман итүче һәр кеше Гайсәнең йолым корбаны нигезендә мәңге фатихалар алачак.

15. Гайсәнең басынкы булуы аның үзенә нинди файда китергән?

15 Ә Гайсәнең үзе турында нәрсә әйтеп була? Басынкылыгы аңа файда китергәнме? Әйе, чөнки Гайсә үз шәкертләренә: «Үзен басынкы тотучы күтәрелгән булачак»,— дигән (Мат. 23:12). Аның очрагында нәкъ шулай булган да. Моны Паул болай дип аңлаткан: «Аллаһы аны [Гайсәне] тагы да югарырак күтәрде һәм, игелек күрсәтеп, аңа бар исемнәрдән бөегрәк исем бирде. Ул моны Гайсә исеме алдында күктәгеләрнең, җирдәгеләрнең һәм җир астындагыларның барысы да тез чүксен өчен, һәм һәрбер тел Гайсә Мәсихне Хуҗабыз дип ачык танысын өчен һәм шулай итеп күктәге Атабыз Аллаһы данлансын өчен эшләде». Гайсә җирдә яшәгәндә басынкы булганга һәм тугрылык саклаганга, Йәһвә Аллаһы үз Улын югары күтәргән: ул аңа күктәгеләр һәм җирдәгеләр өстеннән хакимлек биргән (Флп. 2:9—11).

ГАЙСӘ «ХАКЫЙКАТЬ, БАСЫНКЫЛЫК ҺӘМ ТӘКЪВАЛЫК ХАКЫНА АТКА АТЛАНЫП ЧАБАЧАК»

16. Аллаһы Улының киләчәктә дә басынкылык күрсәтәчәге нәрсәдән күренә?

16 Аллаһы Улы киләчәктә дә басынкылык күрсәтәчәк. Бер мәдхия җырлаучы Гайсәнең күктәге Патша булып Аллаһы дошманнарына ничек каршы чыгачагы турында мондый пәйгамбәрлек әйткән: «Үз мәһабәтеңдә җиңүгә омтыл; хакыйкать, басынкылык һәм тәкъвалык хакына атка атланып чап» (Мәд. 45:4, ЯД). Армагеддонда Гайсә Мәсих хакыйкать вә тәкъвалык хакына гына түгел, ә басынкылык хакына да атка атланып чабачак. Ә Мәсих-Патша үзенең Меңьеллык идарә итүе азагында «һәр хөкүмәтне, һәр хакимиятне һәм һәр кодрәтне юкка чыгаргач», нәрсә булачак? Ул шунда да басынкылык күрсәтәчәкме? Әйе, чөнки ул «Патшалыкны Атасына — Аллаһыга тапшырачак». (1 Көринтлеләргә 15:24—28 не укы.)

17, 18. а) Ни өчен Йәһвә хезмәтчеләренә Гайсәнең басынкылык үрнәгенә иярү мөһим? б) Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

17 Ә без Гайсәнең үрнәгенә ияреп, басынкы булырбызмы? Патша Гайсә Мәсих Армагеддонда бу дөньяны юк итәргә килгәч, безнең белән нәрсә булачак? Аның басынкылык һәм тәкъвалык хакына атка атланып чабуыннан күренгәнчә, ул бу сыйфатларга ия булганнарны гына коткарачак. Шуңа күрә котылырга теләсәк, безгә басынкы булырга кирәк. Моннан тыш, Гайсә Мәсихнең басынкы рухлы булуы үзенә дә, башкаларга да файда китергән кебек, безнең басынкы булуыбыз да күп файда китерәчәк.

18 Гайсәнең басынкылык үрнәгенә иярергә безгә нәрсә ярдәм итә ала? Авыр хәлләрдә дә басынкы булып калыр өчен без нәрсә эшли алабыз? Бу сорауларга җавапны без киләсе мәкаләдән белербез.