Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Басынкылык рухы үстерегез

Басынкылык рухы үстерегез

«Арагызда үзен иң кечесе итеп тотучы чын мәгънәдә бөек була» (ЛҮК 9:48).

1, 2. Гайсә үз рәсүлләренә нинди киңәш биргән, һәм ни өчен?

БЕЗНЕҢ эраның 32 елы. Гайсә Гәлиләя өлкәсендә. Аның рәсүлләре кем иң бөеге дип үзара бәхәсләшә. Яхшы хәбәрне бәян иткән Лүк моны болай тасвирлый: «Шәкертләр араларында кем иң бөеге дип бәхәсләшә башладылар. Гайсә, аларның күңелләрендәге уй-фикерләрен белеп, бер баланы чакырды да, үзе янына бастырып, болай диде: „Минем исемем хакына бу баланы кабул итүче мине дә кабул итә. Ә мине кабул итүче мине җибәрүчене дә кабул итә. Арагызда үзен иң кечесе итеп тотучы чын мәгънәдә бөек була“» (Лүк 9:46—48). Гайсә түземлелек белән рәсүлләренә басынкы булырга кирәклеген аңларга ярдәм итәргә тырышкан.

2 Ә беренче гасыр яһүдләре нинди карашта торган? Бер сүзлектә ул вакыттагы иҗтимагый шартлар болай сурәтләнә: «Һәр очракта кем бөегрәк дигән сорау күтәрелгән булган һәм һәрбер кешегә тиешле хөрмәт күрсәтеләме, юкмы икәне мөһим булган; бу барысын борчып торган» («Theological Dictionary of the New Testament»). Гайсә үз рәсүлләренең башкалардан аерылып торуларын теләгән.

3. а) Үзеңне иң кече итеп тоту нәрсә аңлата, һәм ни өчен бу авыр булырга мөмкин? б) Без басынкылык рухы үстерү турында нинди сорауларны карап чыгарбыз?

3 «Иң кече» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе тыйнак, басынкы, әһәмияте, дәрәҗәсе һәм йогынтысы зур булмаган кешеләргә карата кулланыла. Бала мисалында Гайсә үз рәсүлләренә алар басынкы һәм тыйнак булырга тиеш икәнен күрсәткән. Аның бу үгет-нәсыйхәте бүгенге мәсихчеләргә дә кулланырлык. Безгә, аеруча кайбер шартларда, үзебезне иң кече итеп тоту, бәлки, авырдыр. Кешеләргә горурлык хас булганга, безнең үзебезгә дан эзли башлавыбыз бар. Кешеләр арасындагы ярышу атмосферасы һәм дөнья рухы безгә шулкадәр тәэсир итәргә мөмкин ки, хәтта без бәйләнчек булып китәргә, үзебезне генә кайгырта яисә кешеләрдән файдалана башларга мөмкин. Без басынкылык рухы ничек үстерә алабыз? Нинди мәгънәдә арабызда үзен «иң кечесе итеп тотучы... бөек була»? Без тормышның нинди өлкәләрендә басынкылык рухын күрсәтергә тырышырга тиеш?

«АЛЛАҺЫНЫҢ БАЙЛЫГЫ, ЗИРӘКЛЕГЕ ҺӘМ БЕЛЕМЕ НИНДИ БӨЕК!»

4, 5. Безгә басынкылыкны үстерергә нәрсә ярдәм итә ала? Мисал китерегез.

4 Басынкылыкны үстерер өчен бер мөмкинлек — Йәһвәнең бездән никадәр бөегрәк икәне турында уйлану. Чыннан да, «аның акылы тикшереп бетермәслек» (Ишаг. 40:28). «Аллаһының байлыгы, зирәклеге һәм белеме нинди бөек! — дип язган рәсүл Паул Йәһвәнең бөеклеге турында.— Аның хөкемнәре акыл ирешмәслек, аның юллары төшенә алмаслык!» (Рим. 11:33). Рәсүл Паул бу сүзләрне якынча 2 000 ел элек язганнан соң кешелекнең белемнәре шактый артса да, бу сүзләр әле дә хак булып кала. Белемнәребез күпме генә булмасын, безгә Йәһвәнең шәхесен, эшләрен һәм юлларын өйрәнер өчен чиксез еллар кирәк булачак.

5 Аллаһының юлларына ахырынача төшенә алмавы Ле́о * исемле ир кешегә үзен иң кече итеп тотарга ярдәм иткән. Яшь чагында Лео фән белән кызыксынган булган. Галәм турында мөмкин кадәр күбрәк белергә теләгәнгә, ул астрофизика өйрәнгән һәм бер мөһим нәтиҗәгә килгән. Ул болай ди: «Өйрәнүем ярдәмендә мин шуны аңладым: кешеләр гыйльми теорияләр ярдәмендә генә галәм төзелешен аңлап бетерә алмый. Шуңа күрә мин хокук фәнен өйрәнә башладым». Соңрак Лео — округ прокуроры, ә аннан соң судья булып эшләгән. Соңрак ул һәм аның хатыны Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаган, хакыйкатьне кабул иткән һәм суга чумдырылган. Югары белемле булуына карамастан Леога үзен иң кече итеп тотарга нәрсә булышкан? «Йәһвә һәм галәм турында күпме генә белем алсак та, белмәгән нәрсәләр барыбер күп булачагын аңлау»,— дип җавап кайтара ул икеләнмичә.

Йәһвә безгә яхшы хәбәрне вәгазьләргә рөхсәт итеп хөрмәт күрсәтә

6, 7. а) Басынкы булу ягыннан Йәһвә безгә нинди искиткеч үрнәк күрсәтә? б) Аллаһы басынкылыгы берәрсен ничек «бөек» итә ала?

6 Безгә басынкы булырга Йәһвә үрнәге дә ярдәм итә, чөнки ул үзе басынкылык күрсәтә. Менә нәрсә турында уйланыйк: «Без — Аллаһының хезмәттәшләре» (1 Көр. 3:9). Күз алдыгызга китерегез: Йәһвә — чагыштыргысыз бөек Аллаһы — безгә хезмәтебезне башкарыр өчен үз Сүзе Изге Язмаларны кулланырга рөхсәт итеп, зур хөрмәт күрсәтә. Без утырткан һәм су сипкән орлыкларны Йәһвә үзе үстерсә дә, безне үзенең хезмәттәшләре дәрәҗәсенә күтәрә (1 Көр. 3:6, 7). Аллаһының шулкадәр басынкы булуы сезне әллә гаҗәпләндермиме? Сүз дә юк, Йәһвәнең басынкылыгы һәрберебезне үзен иң кече итеп тотарга дәртләндерергә тиеш.

7 Аллаһының басынкылык үрнәге мәдхия җырлаучы Давытка көчле тәэсир иткән. Ул Йәһвәгә: «Син миңа коткару калканы бирәчәксең; синең басынкылыгың мине бөек итә»,— дип җырлаган (2 Пат. 22:36). Давыт Йәһвә басынкылык күрсәтеп үзенә игътибар итмәгән һәм булышмаган булса, ул Исраилдә бөек эшләрен башкара алмас иде икәнен аңлаган (Мәд. 112:5—7). Безнең турында да шуны ук әйтеп була. Сыйфатлар, сәләтләр һәм вазифалар — боларның барысын Йәһвә биргән (1 Көр. 4:7). Үзен иң кече итеп тотучы нинди мәгънәдә «бөек» була? Ул Йәһвә өчен кадерлерәк булып китә (Лүк 9:48). Ни өчен алай? Әйдәгез, моны белик.

ҮЗЕН ИҢ КЕЧЕ ИТЕП ТОТУЧЫ БӨЕК БУЛА

8. Ни өчен Йәһвә оешмасындагы кешеләргә басынкы булырга кирәк?

8 Аллаһының теократик оешмасындагы урыныбыз белән канәгать булыр өчен һәм җыелышта урнаштырылган тәртипне хөрмәт итәр өчен безгә басынкылык кирәк. Пе́тра исемле бер яшь хатын-кызның мисалына игътибар итик. Ул Йәһвә Шаһитләренең гаиләсендә туып үскән, әмма барысын үзенчә эшләргә теләгәнгә, җыелышны калдырган. Еллар узгач, ул җыелышка кире кайткан. Хәзер инде Петра Йәһвә оешмасында булуына бик шатлана һәм җыелышта урнаштырылган тәртипне хөрмәт итәргә тырыша. Нәрсә үзгәргән соң? Ул болай дип яза: «Үземне Аллаһы оешмасында өемдә кебек хис итәр өчен, миңа ике мөһим сыйфатның — басынкылык белән тыйнаклыкның чынбарлыкта нәрсә икәнен аңларга һәм аларны үстерергә кирәк иде».

9. Басынкы кешенең алган рухи ризыкка мөнәсәбәте нинди, һәм ни өчен бу аны кыйммәтлерәк итә?

9 Басынкы кеше Йәһвә биргән бар нәрсәләрне, шул исәптән рухи ризыкны да кадерли. Шул сәбәпле ул Изге Язмаларны җентекләп өйрәнә һәм «Күзәтү манарасы» белән «Уяныгыз!» журналларын яратып укый. Ул, күрәсең, Йәһвәнең башка тугры хезмәтчеләре кебек, яңа басмаларны, үзенең шәхси китапханәсенә алып куйганчы, укып бара. Басынкылык һәм рәхмәт хисе белән Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларыбызны укысак һәм өйрәнсәк, без рухи яктан үсәчәкбез, һәм Йәһвә безне хезмәттә күбрәк куллана алачак (Евр. 5:13, 14).

10. Без җыелышта басынкылык рухы ничек чагылдыра алабыз?

10 Үзен иң кече итеп тотучы башка мәгънәдә дә «бөек» була. Һәр җыелышта рухи яктан җитлеккән ир-атлар бар; алар Йәһвәнең изге рухы җитәкчелегендә өлкәннәр булып хезмәт итәргә билгеләнә. Алар җыелыш очрашуларын вә вәгазь эшен оештыра һәм җыелыштагыларны рухи яктан кайгырта. Өлкәннәр белән теләп хезмәттәшлек итсәк, без үзебезне иң кече кебек тотачакбыз һәм шулай итеп, җыелышның шатлыгына, тынычлыгына һәм бердәмлегенә үз өлешебезне кертәчәкбез. (Еврейләргә 13:7, 17 не укы.) Өлкән я хезмәттәш ярдәмче булсаң, син Йәһвәгә үзеңә андый хөрмәтле хезмәтне ышанып тапшырганы өчен рәхмәтлеме?

11, 12. Нәрсә ярдәмендә без Йәһвә оешмасы өчен кадерлерәк булып китәбез, һәм ни өчен бу алай?

11 Үзен иң кече итеп тотучы кеше «бөек», ягъни Йәһвә оешмасы өчен кадерлерәк булып китә, чөнки аның басынкылыгы аңа Аллаһыга уңышлы хезмәт итәргә булыша. Гайсә үз шәкертләрен үзләрен иң кече итеп тотарга үгетләгән, чөнки аларның кайберләренә ул вакытта хөкем сөргән рух йогынты ясаган. «Шәкертләр араларында кем иң бөеге дип бәхәсләшә башладылар»,— дип әйтелә Лүк 9:46 да. Без дә имандашларыбыздан ниндидер яктан яхшырак дип яисә башка кешеләрдән өстенрәк дип уйлый башларга мөмкинме? Бу дөньядагы күп кешеләр горур һәм үз-үзләрен генә ярата. Горурлыктан сакланыр өчен, безгә басынкылык күрсәтергә кирәк. Алай эшләсәк һәм Йәһвә ихтыярын бар нәрсәдән өстенрәк күрсәк, безнең белән аралашу кардәшләребезне ныгытачак.

12 Әйе, Гайсәнең үзеңне иң кече итеп тоту турындагы киңәше бик көчле. Без басынкылык рухын тормышның бар якларында чагылдырырга тырышырга тиеш түгелме? Әйдәгез, өч якка игътибар итик.

ИҢ КЕЧЕ БУЛЫРГА ОМТЫЛЫГЫЗ

13, 14. Ир я хатын үзен иң кече итеп тотар өчен нәрсә эшләргә тиеш, һәм бу аларның никахларына ничек тәэсир итәр?

13 Никахта. Бүген байтак кеше үз хокукларын шулкадәр кайгырта ки, хәтта аларны саклавын таләп итәр өчен башкаларның хокукларын бозарга әзер. Үзен иң кече итеп тотучы исә Паул әйткән караш белән яши. Үзенең римлыларга хатында ул болай дип яза: «Әйдәгез, тынычлыкка һәм бер-беребезне ныгытуга өлеш кертүче нәрсәләргә омтылыйк» (Рим. 14:19). Үзен иң кече итеп тотучы башка кешеләр белән, аеруча сөйкемле тормыш иптәше белән тату яшәргә тырыша.

14 Мәсәлән, күңел ачуларга килгәндә, иргә — бер нәрсә, ә хатынга башка нәрсә ошарга мөмкин. Әйтик, ирнең — өйдә тыныч кына китап укыйсы, ә хатынының кафега я дусларына кунакка барасы килә ди. Ир басынкылык күрсәтсә һәм хатынының теләкләрен үзенекеннән өстенрәк күрсә, хатынына аны хөрмәтләү әллә җиңел булмасмы? Һәм хатын үз дигәнендә тормаса һәм ире турында уйлап эш итсә, әллә ире аны ныграк яратмасмы һәм күбрәк кадерләмәсме?! Никахта һәрберсе үзен иң кече итеп тотса, никах ныгыячак. (Филипиялеләргә 2:1—4 не укы.)

15, 16. Давыт 130 нчы мәдхиядә нинди рух чагылдырырга дәртләндергән, һәм бу безнең үзебезне җыелышта тотуыбызга ничек тәэсир итәргә тиеш?

15 Җыелышта. Дөньяви кешеләрнең күбесе үз теләкләрен генә канәгатьләндереп яши. Алар сабырсыз һәм көтәргә яратмый. Басынкылык рухын үстерү безгә Йәһвәгә өмет тотарга, ягъни аны көтәргә ярдәм итә. (Мәдхия 130:1—3 не укы.) Басынкы булсак һәм Йәһвәне көтсәк, без тынычлык, юаныч һәм канәгатьлек хисе белән фатихаланачакбыз. Шуңа күрә Давытның исраиллеләрне Аллаһыны сабырлык белән көтәргә чакыруына бер дә гаҗәпләнәсе юк!

16 Йәһвәне басынкы гына көтсәң, син дә юаныч таба алырсың (Мәд. 41:6). Бәлки, син «игелекле эш» телисеңдер, ягъни «күзәтче вазифасына» омтыласыңдыр (1 Тим. 3:1—7). Изге рух үзеңдә күзәтчегә кирәкле сыйфатлар үстерсен өчен, син, һичшиксез, хәлеңнән килгәнне эшләргә тиешсең. Әмма үз максатыңа ирешер өчен сиңа башкаларга караганда озаграк көтәргә туры килсә, нишләргә? Үзенә җыелышта күбрәк җаваплылык бирелүен сабырлык белән көткән һәм үзен иң кече итеп тоткан кардәш Йәһвәгә хезмәт итүендә шатлыгын югалтмаячак һәм үз билгеләнүе белән һәрвакыт канәгать булачак.

17, 18. а) Гафу үтенү һәм башкаларны кичерергә әзер булу безгә нинди файда китерә? б) Көтелмәгән хәлләр аркасында сүзебездә тора алмасак, безгә Гыйбрәтле сүзләр 6:1—5 буенча нәрсә эшләргә?

17 Башкалар белән мөнәсәбәтләрдә. Күпчелек кешеләргә гафу үтенү авыр. Әмма Аллаһы хезмәтчеләре үз хаталарын танып һәм гафу үтенеп, басынкылык рухын үстерә. Алар башкаларның ялгышларын кичерергә дә әзер. Горурлык бүленешләр һәм каршылыклар тудырса, кичерергә әзер булу җыелышта тынычлык урнаштыра.

18 Безгә басынкы булырга һәм эчкерсез гафу үтенергә кирәк булган башка очраклар да бар. Мәсәлән, без берәрсенә ниндидер вәгъдә бирдек, әмма берәр җитди сәбәп аркасында үз сүзебездә тора алмадык ди. Бу безнең генә гаебебез булмаса да, без үз хатабыз турында уйланырга һәм аны танырга тиеш. (Гыйбрәтле сүзләр 6:1—5 не укы.)

Үзегезне иң кече итеп тотар өчен сезнең нинди мөмкинлекләрегез бар?

19. Ни сәбәпле безнең һәрберебез Изге Язмалардагы үзеңне иң кече итеп тоту турындагы киңәш өчен рәхмәтле булырга тиеш?

19 Изге Язмалар безне басынкылык рухын үстерергә дәртләндерә. Без моның өчен бик рәхмәтле! Безгә кайчак андый рух чагылдыру авыр булса да, Барлыкка Китерүчебезнең үзебездән күпкә бөегрәк икәне турында уйлану һәм аның басынкылыгы өчен рәхмәтле булу безне бу күркәм сыйфатны үстерергә дәртләндерә ала. Шулай эшләсәк, Йәһвә безне күбрәк кадерләячәк. Шуңа күрә үзебезне иң кече итеп тотар өчен бар тырышлыкларыбызны куйыйк.

^ 5 абз. Исемнәр үзгәртелгән.