Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәнең кичерергә әзер булуы сиңа нинди файда китерә?

Йәһвәнең кичерергә әзер булуы сиңа нинди файда китерә?

«Раббы, кызганучан вә мәрхәмәтле Аллаһы, сабыр... Хәсислек, явыз гамәл, гөнаһларны кичерә» (ЧЫГ. 34:6, 7).

1, 2. а) Йәһвә Исраил халкы өчен нинди Аллаһы булган? б) Бу мәкаләдә нинди сорау каралачак?

НИХАМИ яшәгән көннәрдә бер левиләр төркеме халык алдында дога кылганда үз ата-бабаларының Йәһвә әмерләренә күп тапкырлар «колак салмаганын» телгә алган. Ләкин Йәһвә, «кичерергә әзер, киң күңелле вә шәфкатьле, ярсырга ашыкмаган вә яратучан игелек тулы Аллаһы» булганга, аларны кичереп торган. Нихами көннәрендә туган якларына әсирлектән кайткан исраиллеләргә Йәһвә юмарт игелеген күрсәтүен дәвам иткән (Них. 9:16, 17).

2 Безнең һәрберебезне: «Йәһвәнең кичерергә әзер булуы миңа нинди файда китерә?» — дигән сорау кызыксындырадыр. Бу мөһим сорауга җавап табар өчен, әйдәгез, Аллаһының Давыт белән Манашше патшаларны ничек кичергәнен һәм бу аларга нинди файда китергәнен белик.

ДАВЫТНЫҢ ЗУР ГӨНАҺЛАРЫ

3—5. Давыт нинди зур гөнаһлар кылган?

3 Аллаһыдан куркып яшәвенә карамастан, Давыт зур гөнаһлар кылган булган. Аларның икесе ирле-хатынлы У́ри белән Бирсәбиягә кагылган. Бу гөнаһлар аркасында аларның өчесе дә зур зыян күргән. Ләкин без Йәһвәнең Давытны ничек төзәткәненнән аның кичерергә әзер булуы турында күп нәрсә белә алабыз. Булган хәлләргә күз салыйк.

4 Давыт Исраил армиясен аммонлылар башкаласы Рабаһны камарга җибәргән. Бу шәһәр Иерусалимнан көнчыгышка таба якынча 80 километр ераклыкта Үрдүн елгасының аръягында урнашкан булган. Ә Давыт Иерусалимда калган. Һәм бер кич үз сараеның түбәсеннән ул кияүдәге Бирсәбиянең юынуын күргән. Аның ире еракта булган. Бирсәбиягә карап торганда, Давытның шулкадәр зур җенси дәрте уянган ки, хәтта ул аны үз сараена китертеп, аның белән зина кылган (2 Пат. 11:1—4).

5 Бирсәбиянең балага узганын белгәч, Давыт аның ире Урины, ул хатыны белән якынлык кылсын дип, Иерусалимга чакырып кайтарткан. Әмма Давыт күпме генә тырышмасын, Ури үз йортына аяк та басмаган. Шуңа күрә патша үз гаскәр башлыгына яшерен хат җибәреп, Урины «алга — иң каты сугыш барган җиргә» куярга һәм аны шунда бер ялгызын калдырырга кушкан. Давытның нияте тормышка ашкан: дошманнар Урины сугышта җиңел генә үтергән (2 Пат. 11:12—17). Шулай итеп, патша зина кылудан тыш тагын бер гөнаһ кылган — гаепсез кешене үтергән.

ДАВЫТ ҮЗ ГАЕБЕН ТАНЫЙ

6. Давыт гөнаһ кылгач, Аллаһы нәрсә эшләгән, һәм без моннан Йәһвә турында нәрсәне белә алабыз?

6 Йәһвә, һичшиксез, барысын күреп торган. Аның күзеннән бернәрсәне дә яшереп булмый (Гыйб. сүз. 15:3). Патша соңрак Бирсәбиягә өйләнсә дә, «Давыт кылган гамәл Йәһвә алдында явызлык булган» (2 Пат. 11:27). Аллаһы нәрсә эшләгән? Ул Давыт янына үз пәйгамбәре Нафанны җибәргән. Кичерергә әзер Аллаһы булганга, Йәһвәнең, күрәсең, Давытка шәфкатен күрсәтер өчен нигез табасы килгән. Йәһвәнең моны эшләргә теләве сине әллә юатмыймы? Ул Давытны үз гаебен танырга мәҗбүр итмәгән, ә Нафанны патша янына аның никадәр зур гөнаһлар кылганын күрсәтүче бер хикәя сөйләргә җибәргән. (2 Патшалык 12:1, 4 не укы *.) Бу четерекле сорауны хәл итәр өчен никадәр уңышлы юл сайлаган Йәһвә!

7. Нафан мисалын ишеткәч, Давыт нәрсә хис иткән?

7 Нафанның мисалы патшаның гаделлек хисен кузгаткан. Хикәядәге бай кешегә Давытның ачуы чыккан һәм ул Нафанга: «Йәһвәнең тере булуы хак, моны эшләгән кеше үлемгә лаек!» — дигән. Моннан тыш, Давыт теге бай үзенең гаделсезлеге аркасында килгән зыянны капларга тиеш дип әйткән. Әмма Нафан Давытка болай дигән: «Ул кеше — син!» Бу сүзләр Давытны бик тетрәндергән. Нафан Давытка кылган гамәлләре өчен аның йортыннан «кылыч» китмәячәген һәм аның гаиләсенә кайгы киләчәген әйткән. Давыт үзе исә гөнаһлары өчен халык алдында кимсетелергә тиеш булган. Давыт зур хата эшләгәненә үкенеп: «Мин Йәһвәгә каршы гөнаһ кылдым»,— дип әйткән (2 Пат. 12:5—14).

ДАВЫТНЫҢ ДОГАСЫ ҺӘМ АЛЛАҺЫНЫҢ КИЧЕРҮЕ

8, 9. Илленче мәдхиядән Давытның иң яшерен уй-фикерләре турында нәрсә белеп була, һәм бу Йәһвәнең нинди якларын ачыклый?

8 Шул вакыйгалардан соң Давыт патша 50 нче мәдхияне язган. Бу мәдхиядән күренгәнчә, Давыт ихлас күңелдән тәүбә иткән. Һәм ул Йәһвәдән ялварып ярдәм сораган. Әмма ул гаебен танудан тыш, кылган гөнаһларына да үкенгән. Давытны иң борчыган нәрсә — үзенең Аллаһы белән мөнәсәбәтләре булган. «Мин Синең алдыңда гөнаһ кылдым»,— дип таныган ул. Ул Йәһвәдән үтенгән: «Әй Алла, мине саф күңелле ит, эчемдәге рухымны яңартып, изге ит... Коткаруың белән мине сөендер, һәм кодрәтле Рухың белән мине ныкландыр» (Мәд. 50:3—6, 9—14). Ә син, Йәһвәгә үз хаталарың турында сөйләгәндә, тәүбә итүеңне, Давыт кебек, чын күңелдән һәм ачыктан-ачык белдерәсеңме?

9 Йәһвә Давытны гөнаһларының ачы җимешләрен татудан саклап тормаган. Давыт аларны үз тормышының ахырына кадәр татып яшәгән. Әмма Давытның тәүбә итүен — аның «китек һәм боек күңелле» булуын исәпкә алып, Йәһвә аны кичергән. (Мәдхия 31:5 не укы; Мәд. 51:17, ЯД [50:19].) Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы кешене гөнаһка чынлыкта нәрсә этәрә икәнен бик яхшы аңлый. Шуңа күрә ул Давыт белән Бирсәбияне, Муса кануны буенча үлемгә хөкем итәр өчен, хакимнәр кулына тапшырмаган (Лев. 20:10). Ул аларны үзе хөкем иткән һәм аларга мәрхәмәтле булган. Аллаһы хәтта аның улы Сөләйманны Исраилнең киләсе патшасы иткән (1 Елъ. 22:9, 10).

10. а) Йәһвә Давытны кичерер өчен, күрәсең, нинди нигез тапкан? б) Берәрсен кичерергәме, юкмы икәнен карар иткәндә Йәһвә нәрсәне исәпкә ала?

10 Күрәсең, Йәһвә Давытны башка сәбәптән дә кичергән: Шаул белән мөгамәлә иткәндә, Давыт үзе дә мәрхәмәтле булган (1 Пат. 24:4—7). Гайсә Йәһвә безнең белән үзебез башкалар белән мөгамәлә иткәнчә мөгамәлә итә дип аңлаткан. «Хөкем ителмәс өчен, башка хөкем итмәгез,— дигән Гайсә,— чөнки сезне үзегез хөкем иткәнчә хөкем итәрләр һәм сезгә үзегез үлчәгән үлчәм белән үлчәп бирерләр» (Мат. 7:1, 2). Йәһвәнең безнең гөнаһларны — хәтта зина кылу я кеше үтерү кебек зур гөнаһларны да кичерәчәген белү безне бик юата! Ул моны без башкаларны кичерергә әзер булсак, аның алдында гөнаһларыбызны танысак һәм начар гамәлләребезгә карашыбызны үзгәртсәк эшләячәк. Гөнаһ кылучылар ихлас күңелдән тәүбә итсә, аларга Йәһвәдән «яңарту заманнары» киләчәк. (Рәсүлләр 3:19 ны укы.)

МАНАШШЕ ЗУР ГӨНАҺЛАР КЫЛА, ӘММА ТӘҮБӘ ИТӘ

11. Манашше патша Аллаһы алдында нинди явызлыклар кылган?

11 Йәһвә Аллаһының никадәр зур гөнаһларны кичерергә әзер икәнен күрсәтүче Изге Язмалардагы тагын бер мисалга игътибар итик. Давыт хакимлек итә башлаганнан соң якынча 360 ел узгач, Яһүд патшалыгында Манашше идарә итә башлаган һәм 55 ел патшалык иткән. Йәһвә аны хөкем иткән, чөнки ул бу вакыт эчендә күп җирәнгеч эшләр кылган. Мәсәлән, Манашше Баалга корбан китерү урыннарын төзегән, «бар күк гаскәрләренә» табынган, үз улларын ут аша үткәргән һәм халыкны сихерчелек белән шөгыльләнергә котырткан. Ул «Йәһвә каршында күп явызлык кылган» (2 Елъ. 33:1—6).

12. Манашше Йәһвәгә ничек кире кайткан?

12 Ахыр чиктә Манашшены туган җиреннән Бабылга алып китеп, төрмәгә ташлаганнар. Анда ул Мусаның Исраилгә әйткән мондый сүзләрен исенә төшергәндер: «Башыгызга кайгы килгәндә, бу афәтләр урап алгач, Раббы Аллагызга борылырсыз һәм Аның сүзенә колак салырсыз» (Кан. 4:30). Манашше Йәһвәгә кире кайткан. Ул нәрсә эшләгән? Ул (21 нче биттә күрсәтелгәнчә) «үзен нык түбәнсеткән» һәм Аллаһыга «дога кылган» (2 Елъ. 33:12, 13). Манашшеның үз догасында әйткән сүзләре Изге Язмаларда китерелми, әмма алар кайбер яклардан Давыт патшаның 50 нче мәдхиядә язылган сүзләренә охшаш булгандыр. Ничек кенә булмасын, Манашшеның карашы тулысынча үзгәргән.

13. Ни өчен Йәһвә Манашшены кичергән?

13 Йәһвә Манашшеның кылган догасына ничек җавап биргән? «Ул аның [Манашшеның] ялваруын ишеткән. Ул аның үзенә илтифат күрсәтергә соравын ишеткән». Манашше, Давыт кебек, үзенең зур гөнаһлар кылганын аңлаган һәм чын-чынлап тәүбә иткән. Менә ни өчен Аллаһы Манашшены кичергән һәм аны Иерусалимга патшалык итәргә кайтарган. Нәтиҗәдә, Манашше «Йәһвә чын Аллаһы икәнен белгән» (2 Елъ. 33:13). Мәрхәмәтле Аллаһыбыз эчкерсез тәүбә итүчеләрне кичерә икәнен күрсәтүче бу мисал әллә сине юатмыймы?!

Йәһвә Манашшены кичергән һәм ул Иерусалимда яңадан патшалык итә башлаган

ЙӘҺВӘ ҺӘРКЕМНЕ КИЧЕРӘМЕ?

14. Йәһвә гөнаһ кылган кешене кичерергәме, юкмы икәнен ничек хәл итә?

14 Аллаһы хезмәтчеләренең күпчелегенә, Давыт һәм Манашшеның кебек, зур гөнаһлар өчен беркайчан да гафу үтенергә кирәк булмас. Әмма Йәһвәнең бу ике патшаны кичергәне безгә шуны аңларга ярдәм итә: гөнаһ кылучы чын күңелдән тәүбә итсә, Аллаһыбыз аның хәтта зур гөнаһларын да кичерергә әзер.

15. Йәһвә һәр кешенең гөнаһларын кичерәме?

15 Әлбәттә, без Йәһвә һәр кешенең гөнаһларын кичерә дип әйтә алмыйбыз. Моны күрер өчен, әйдәгез, Давыт һәм Манашшеның карашын үзсүзле Исраил һәм Яһүд халкының карашы белән чагыштырыйк. Аллаһы Давыт янына Нафанны җибәргән һәм аңа тәүбәгә килергә мөмкинлек биргән. Давыт бу мөмкинлек өчен рәхмәтле булган һәм тәүбә иткән. Манашше дә авыр хәлгә төшкәч, тәүбә итәргә кирәклеген аңлаган. Әмма Исраилдә һәм Яһүдтә яшәүчеләр еш кына тәүбәгә килмәгән. Шуңа күрә Йәһвә аларны кичермәгән. Шулай да ул, буйсынмауларына үз карашын игълан итәр өчен, алар янына үз пәйгамбәрләрен җибәреп торган. (Нихами 9:30 ны укы *.) Исраиллеләр Бабыл коллыгыннан туган илләренә кайткач та, Йәһвә алар янына рухани Езра һәм Малахий пәйгамбәр кебек тугры хәбәрчеләрен җибәрүен дәвам иткән. Йәһвә ихтыяры буенча эш иткәндә, халык бөек шатлык кичергән (Них. 12:43—47).

16. а) Исраил халкының, гомумән алганда, тәүбә итмәве нәрсәгә китергән? б) Борынгы Исраил нәселенең нинди мөмкинлеге бар?

16 Гайсәне җиргә җибәргәч һәм бер камил корбан китерелгәч, Йәһвә исраиллеләрдән корбаннар чалуны бүтән таләп итмәгән (1 Яхъя 4:9, 10). Гайсә кеше булганда Атасының хисләрен чагылдырып, мондый дулкынландыргыч сүзләр әйткән: «Иерусалим, пәйгамбәрләрне үтерүче һәм үзенә җибәрелгәннәрне ташлар атып үтерүче Иерусалим. Тавык үз чебиләрен үз канатлары астына җыйган кебек, мин дә балаларыңны ничә тапкыр шулай бергә җыярга теләгән идем! Ләкин сез теләмәдегез». Шуңа күрә Гайсә болай дип игълан иткән: «Менә, Аллаһы гыйбадәтханәгезне ташлап китә» (Мат. 23:37, 38). Шулай итеп, бу гөнаһлы һәм тәүбә итмәүчән халык рухи Исраил белән алмаштырылган булган (Мат. 21:43; Гәл. 6:16). Ә Исраил халкының аерым кешеләре турында нәрсә әйтеп була? Алар Аллаһыга һәм Гайсә Мәсих корбанына иман итсә, Йәһвә аларны кичерергә һәм аларга мәрхәмәтен күрсәтергә әзер. Йәһвә тәүбә итмичә үлгән, ләкин үледән терелтеләчәк кешеләрне дә кичерергә әзер булачак (Яхъя 5:28, 29; Рәс. 24:15).

ЙӘҺВӘНЕҢ КИЧЕРЕРГӘ ӘЗЕР БУЛУЫ БЕЗГӘ ФАЙДА КИТЕРӘ

17, 18. Без Йәһвәдән ничек кичерү ала алабыз?

17 Йәһвәнең безне кичерегә әзер булуына без нинди җавап кайтарырга тиеш? Сүз дә юк, без Давыт һәм Манашше кебек эш итәргә тиеш. Безгә гөнаһлы булганыбызны танырга, гөнаһларыбыздан тәүбә итәргә, Йәһвәгә безне кичерсен дип ялварырга һәм аңардан бездә саф күңел булдыруын сорарга кирәк (Мәд. 50:12). Ә авыр гөнаһ кылган булсак, без өлкәннәрдән дә рухи ярдәм эзләргә тиеш (Ягък. 5:14, 15). Гөнаһларыбыз нинди генә зур булмасын, безне Чыгыш 34:6, 7 дә язылган сүзләрне исебездә тоту юата. Анда Йәһвә турында болай диелә: «Раббы, Раббы, кызганучан вә мәрхәмәтле Аллаһы, сабыр, рәхим-шәфкатьле вә тугрылыклы Аллаһы! Ул Үзенең шәфкатен меңнәрчә буынга күрсәтә, хәсислек, явыз гамәл, гөнаһларны кичерә».

18 Йәһвә тәүбә итүче исраиллеләргә аларны тулысынча кичерергә вәгъдә биргән. Ул аларга «ал» тап сыман гөнаһларын «ак кардай» сафландырачагын әйткән. (Ишагыйя 1:18 не укы *.) Йәһвәнең кичерергә әзер булуы безгә нинди файда китерә? Без рәхмәтле булсак һәм тәүбә итсәк, ул безне гөнаһларыбыздан һәм хаталарыбыздан арындырачак.

19. Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

19 Йәһвә безне кичерергә әзер, әйе. Ә без башкалар белән мөгамәлә итүдә аңардан ничек үрнәк ала алабыз? Авыр гөнаһ кылган, әмма эчкерсез тәүбә иткән кардәшләрне без ничек кичерә алабыз? Киләсе мәкалә безгә үз йөрәкләребезне тикшереп чыгарга ярдәм итәчәк, һәм бу безгә «ярлыкаучы һәм шәфкатьле» Атабыз Йәһвәгә күбрәк охшарга булышачак (Мәд. 85:5).

^ 6 абз. 2 Патшалык 12:1, 4: «Бер шәһәрдә ике кеше яшәгән: берсе — бай, икенчесе — ярлы... Бер заман байга юлчы килгән, ләкин ул бу юлчыга ризык әзерләр өчен үз сарыкларын, мал-туарын жәлләгән. Шуңа күрә ул ярлының сарык бәтиен алып, үзенә килгән юлчыга ризык әзерләгән».

^ 15 абз. Нихами 9:30: «Әмма син аларны күп еллар түзеп тордың һәм пәйгамбәрләр аша үз рухың белән аларга каршы шаһитлек иттең, ә алар үз колакларын томалады. Ахыр чиктә син аларны җир халыклары кулына тапшырдың».

^ 18 абз. Ишагыйя 1:18: «Килегез, аңлашыйк,— дип әйтә Йәһвә.— Сезнең гөнаһларыгыз ал тукыма кебек булса да, алар кардай ак булып китәчәк. Куе кызыл тукыма кебек булса да,— йон кебек булып китәчәк».