Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Архивыбыздан

Бу «хәбәрләрнең иң яхшысы» булган

Бу «хәбәрләрнең иң яхшысы» булган

«БОЛАРНЫҢ барысы нәрсә өчен?» — дип сораган Джордж Нэш, Саскатун шәһәрендәге (Саскачеван провинциясе, Канада) хәрби складта сакланган 18 метрлы бүрәнәләр өеменә кулы белән күрсәтеп. Бу агач материалларны Беренче бөтендөнья сугышы вакытында сигнал манараларын төзәр өчен кулланган булганнар икән. Нэш кардәш соңрак болай дип исенә төшергән: «„Бу бүрәнәләрне радиоманараларын төзәр өчен куллансак, ничек булыр микән?“ — дигән фикер килгән иде минем башыма. Шуннан бирле без теократик радиостанцияне булдыру турында уйлый башладык». Нибары бер ел гына узганнан соң — 1924 елда,— Си-Эйч-Ю-Си радиостанциясе үз тапшыруын башлаган. Ул Канадада дини темаларга радиотапшыруларны алып барган беренче радиостанцияләр санына кергән.

1) Э́дмонтондагы (Альберта) радиостанция; 2) Кардәш Торонтода (Онтарио) радиотапшыргычның көчле лампаларын тикшерә

Зурлыгы буенча Европага тиң диярлек Канадада радио аша шаһитлек итү өчен уңай шартлар булган. «Хакыйкатьне күп кенә кешеләргә шәхси рәвештә җиткереп булмаса, радиотапшырулар бу авырлыкны хәл итте,— дигән Саскатундагы станциядә эшләгән Фло́ренс Джонсон.— Радио ул вакытта кулланышка яңа гына керә башлаганга, кешеләр бар тапшыруларны тын алмыйча тыңлый иде». Инде 1926 елда Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең (ул вакытта Йәһвә Шаһитләре шулай аталган) Канадада дүрт үз радиостанциясе булган *.

3) Саскатундагы (Саскачеван) Си-Эйч-Ю-Си студиясе

Радиоалгычны шул радиостанцияләрнең берсенә көйләгән булсагыз, сез нәрсә ишетер идегез? Җирле җыелыштагы җырчылар музыка коралларына я хәтта кечкенә оркестрларга кушылып, еш кына музыкаль әсәрләр башкарган. Моннан тыш, абый-кардәшләр вәгазьләр укыган һәм Изге Язмаларга нигезләнеп, фикер алышулар алып барган. Андый фикер алышуларда катнашкан Э́йми Джонс болай дип хәтеренә төшергән: «Вәгазьдә мин үз исемемне әйткәндә, кайбер кешеләр: „Әйе, әйе, мин сезне радиодан ишеткән идем“,— дип әйтә иделәр».

«Күп кеше шалтыратты, хәтта аларның барысына да җавап бирү мөмкин түгел иде»

Галифакстагы (Яңа Шотландия провинциясе, Канада) Изге Язмаларны Тикшерүчеләр ул вакытта алдынгы дип саналган радиотапшыруларның бер төрен уйлап тапкан: тыңлаучылар студиягә шалтыратып, Изге Язмалар турында сораулар бирә алган. «Тапшыруларның бу төре байтак тыңлаучыны җәлеп итте,— дип язган бер абый-кардәш.— Шулкадәр күп кеше шалтыратты, хәтта аларның барысына да җавап бирү мөмкин түгел иде».

Рәсүл Паул очрагында кебек, Изге Язмаларны Тикшерүчеләр тараткан хәбәрне кайберәүләр кабул иткән, ә кайберәүләр кабул итмәгән (Рәс. 17:1—5). Бу хәбәрне кабул иткәннәре арасында кайбер тыңлаучылар да булган. Мәсәлән, Ге́ктор Маршалл Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең «Изге Язмаларны тикшерүләр» дигән китап турында радиодан әйткәннәрен ишеткәч, алты томга заказ биргән. «Мин шул китаплар үземә якшәмбе мәктәбендә укытуда зур ярдәм булыр, дип уйладым»,— дип язган ул соңрак. Ләкин беренче томны укып чыккач, Гектор үз чиркәвеннән китәргә булган. Ул ашкынып вәгазьли башлаган, һәм 1998 елга — үлеменә кадәр Йәһвәгә тугры хезмәт иткән. Яңа Шотландия провинциясенең көнчыгышында радиодан «Патшалык — дөнья өмете» дигән нотык яңгыраганнан соң икенче көнне Дж. А. Макдоналд исемле бер полковник бер абый-кардәшкә болай дигән: «Кичә Кейп-Бретон утравыннан кешеләр дөньяның бу почмагында яңгыраган хәбәрләрнең иң яхшысын ишетте».

Әмма руханилар каршы чыккан. Галифакста кайбер католиклар Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең радиотапшыруларын трансляцияләгән станцияне шартлату белән янаган. 1928 елда дин җитәкчеләре аркасында хөкүмәт кинәт кенә Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнеке булган радиостанцияләргә лицензияләрне дәвам итмәү белдергән. Кардәшләр, андый гаделсезлеккә ризасызлыкларын белдереп, «Эфир кемнеке?» дигән листовканы тараткан. Шулай да түрәләр Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең лицензияләрен дәвам итмәгән.

Бу хәл Канададагы Йәһвә хезмәтчеләренең кечкенә төркеменең рухларын сүндергәнме? «Башта бу дошманның зур җиңүе булып күренгән иде,— дип әйткән ачыктан-ачык И́забель Вайнрайт.— Ләкин Йәһвә теләгән булса, моңа юл куймас иде икәнен мин белгән идем. Күрәсең, безгә Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү өчен башка ысул эзләп табарга вакыт җиткән иде». Радио аша шаһитлек итү ысулына артык таяныр урынына, Канададагы Изге Язмаларны Тикшерүчеләр үз көчләрен өйдән-өйгә йөреп вәгазьләүгә туплаган. Шулай да радио үз вакытында «яңгыраган хәбәрләрнең иң яхшысын» таратуда зур роль уйнаган. (Канададагы архивларыбыздан.)

^ 4 абз. Радио аша шаһитлек итәр өчен, Канададагы кардәшләр коммерция радиостанцияләрендә дә эфир вакытын сатып алган.