Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алга таба да Йәһвәгә якынлашыгыз

Алга таба да Йәһвәгә якынлашыгыз

«Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр» (ЯГЪК. 4:8).

1, 2. а) Шайтан нинди «алымнар» куллана? б) Аллаһыга якынлашыр өчен безгә нәрсә эшләргә?

ЙӘһВӘ АЛЛАһЫ кешеләрне үзенә якынлашу теләге белән яраткан. Әмма Шайтан кешеләрне алар Йәһвәгә мохтаҗ түгел дип ышандырмакчы була. Ул үзе моңа ышана һәм Гадән бакчасында Хауваны алдаганнан бирле шул ялганны таратып йөри (Ярат. 3:4—6). Күп кенә кеше бу ялганга ышанып яши.

2 Әмма бәхеткә каршы, Шайтан тозагыннан качып була. «Безгә аның алымнары билгеле бит» (2 Көр. 2:11). Шайтанның максаты — безне Йәһвәдән читләштерү. Моның өчен ул безне хаталы карарлар кабул итәргә этәрә. Әмма узган мәкаләдән күргәнебезчә, без эш, күңел ачу һәм гаиләгә кагылышлы дөрес карарлар кабул итә алабыз. Бу мәкаләдә без электрон җайланмалар, сәламәтлек, акча белән бәйле сораулар һәм горурлык сыйфатын карап чыгарбыз. Алар турында әйткәндә акыллы караш саклау «Аллаһыга якынлашырга» ничек булыша ала? (Ягък. 4:8).

ЭЛЕКТРОН ҖАЙЛАНМАЛАР

3. Электрон җайланмаларны куллануда нинди ике төрле юл бар? Мисал китерегез.

3 Бүген бөтен дөньяда алдынгы электрон җайланмалар киң таралган. Аларны дөрес куллансак, андый җайланмалар бик файдалы була ала. Әмма дөрес кулланмасак, алар күктәге Атабыз белән мөнәсәбәтләребезне бозарга мөмкин. Мәсәлән, компьютерлар безгә күп файда китерә. Сез укый торган басма компьютерлар ярдәмендә язылган һәм чыгарылган. Компьютер ярдәмендә төрле мәгълүмат табып, кешеләр белән аралашып һәм күңел ачып була. Шулай да компьютер аркасында бөтен дөньябызны онытуыбыз бар. Яңа чыккан технологияләрне сатучылар без андый җайланмаларга мохтаҗ дип ышандыра. Бер егет үзенә планшетлы компьютер алырга теләп, хәтта яшерен генә үзенең бер бөерен саткан. Нинди акылсыз адым!

4. Бер мәсихче компьютер белән бәйле начар гадәтен ничек ташлый алган?

4 Әмма технологияләрне дөрес кулланмыйча я аларга чиктән тыш күп вакыт сарыф итеп Йәһвәдән читләшү тагы да акылсызрак адым түгелме? 28 яшьлек Ян * исемле бер абый-кардәш болай ди: «Изге Язмалардагы „вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланыгыз“ дигән киңәшне белсәм дә, компьютер белән бәйле мәсьәләләрдә мин үземә үзем дошман». Янның Интернетта утырып төн җиткәнен сизми калган чаклары еш булган. «Мин Интернет чатларында утыра идем һәм видеолар карый идем, әмма аларның кайберләрен файдалы дип атамас идем. Мин шул кадәр арый идем хәтта Интернеттан чыгар өчен көчем калмый иде»,— дип искә төшерә ул. Шул начар гадәттән арыныр өчен Ян үз компьютерын йокларга вакыт җиткәндә үзеннән-үзе сүнәрлек итеп көйләгән. (Эфеслеләргә 5:15, 16 ны укы.)

Ата-аналар, балаларыгызга электрон җайланмаларны акыллы кулланырга булышыгыз

5, 6. а) Ата-аналарның үз балаларына карата вазифалары нинди? б) Балаларга аралашу файда китерсен өчен ата-аналар нәрсә эшли ала?

5 Ата-аналар, сезгә балаларыгызның һәр адымын күзәтеп торасы юк, әмма аларның компьютерны ничек итеп кулланганнарын белергә кирәк. Алар эшсез йөрмәсен я сезгә комачауламасын дип кенә, аларны Интернетның әхлаксызлык, явыз уеннар, сихерчелек, зыянлы аралашу диңгезенә чумарга рөхсәт итмәгез. Югыйсә балагыз: «Әти-әнием каршы булмагач, моның бер зыяны да юк»,— дип уйлар. Әти-әниләр үз балаларын, шул исәптән яшүсмерләрне дә, Йәһвәдән читләштерә алган һәр нәрсәдән якларга тиеш. Хәтта җәнлекләр дә үз балаларын куркынычтан саклый. Уйлап карагыз: аю балаларына куркыныч янаса, әллә аналары аларны якламас идеме? Ничек кенә яклар иде! (һошея 13:8 не чагыштыр.)

6 Балаларыгызга үрнәк алырлык һәм яхшы яктан тәэсир итәрлек төрле яшьтәге мәсихчеләр белән дуслашырга булышыгыз. Шуны да онытмагыз: балаларыгызга сез кирәк, алар белән вакыт үткәрегез! Вакыт табып, алар белән бергә көлегез, уйнагыз, эшләгез һәм бергәләп «Аллаһыга якынлашыгыз» *.

СӘЛАМӘТЛЕК

7. Ни өчен безнең барыбызның да сау-сәламәт буласыбыз килә?

7 «Исән-саумы?» Бу сорауны без кешенең хәлен белер өчен бирәбез. Кызганычка каршы, безнең беренче ата-анабыз Шайтанга ияреп Йәһвәдән читләшкән, шуңа күрә, без бүген барыбыз да авырыйбыз. Без авырганда Шайтан шатлана гына, чөнки андый чакларда Йәһвәгә хезмәт итү тагы да авыррак булып китә. Ә инде үлеп китсәк, без Йәһвәгә бөтенләй хезмәт итә алмас идек (Мәд. 113:25). Шуңа күрә сәламәт булыр өчен без көчебездән килгәнне эшләргә тырышабыз *. Кардәшләребезнең дә сәламәтлеге һәм кәефе турында кайгыртыйк.

8, 9. а) Сәламәтлек турында әйткәндә акыллы караш саклар өчен нәрсә эшләргә? б) Шатлыкны үстерү нинди яхшы нәтиҗәләргә китерә?

8 Әмма сәламәтлек турында әйткәндә дә акыллы караш сакларга кирәк. Кайберәүләр диеталар, дәвалану ысуллары я ниндидер дарулар турында мактап сөйли һәм моны Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне таратуга караганда да ашкыныбрак башкара. Алар чын күңелдән башкаларга ярдәм итәләр дип уйлый торгандыр. Әмма Патшалык Залындагы очрашуларда я конгрессларда дарулар, косметика я дәвалау ысуллары турында сөйләп йөрү дөрес булмас иде. Ни өчен?

9 Без җыелышларга рухи нәрсәләр турында сөйләшер өчен һәм изге рух булдыручы шатлыкны үстерер өчен йөрибез (Гәл. 5:22). Шуңа күрә хәтта кардәшләребез үзләре сораса да, очрашуларда дәвалану турында киңәшләр бирмик һәм төрле дарулар таратмыйк, югыйсә очрашуга килүебезнең рухи максатын онытуыбыз бар, һәм башкалар шатлыкларын югалтырга мөмкин (Рим. 14:17). Кеше үз сәламәтлеге турында ничек кайгыртырга икәнен үзе хәл итәргә тиеш. Моннан тыш, беркем дә бөтен чирләрне дәвалап бетерә алмый. Хәтта иң яхшы табиблар да картая, авырый һәм үлә. Сәламәтлегебез турында чиктән тыш борчылу гомеребезне озайта алмас (Лүк 12:25). Ә менә «шат-хозур күңел — тәнгә сихәт» (Гыйб. сүз. 17:22).

10. а) Йәһвә нинди сыйфатларны кадерли? б) Без кайчан чыннан да сәламәт булачакбыз?

10 Тышкы кыяфәтебез турында да кайгырту дөрес. Әмма яшьрәк булып күренер өчен чиктән тыш күп тырышлыклар кую акыллы булмас иде. Олы яшь билгеләре кешенең җитлеккән, абруйлы булуын һәм эчке матурлыгын күрсәтә. Изге Язмаларда: «Агарган чәч — кешенең тугры юлда казанып алган шөһрәтле таҗы»,— дип әйтелә (Гыйб. сүз. 16:31). Бу Йәһвәнең карашы, һәм без дә үзебезгә карата шундый ук караш сакларга тиеш. (1 Петер 3:3, 4 не укы.) Шуңа күрә матуррак булыр өчен генә кирәкмәгән һәм зыян китерә алырлык хирургик операцияләр ясарга я процедуралар үтәргә ризалашып, үзебезне куркыныч астына кую акыллы булыр идеме? Яшебез һәм сәламәтлегебез нинди генә булмасын, «Йәһвә шатлыгы» безгә чын эчке матурлыкны чагылдырырга булыша (Них. 8:10). Яңа дөньяда гына без чыннан да сәламәт һәм яшьлектәгечә матур булачакбыз (Әюб 33:25; Ишаг. 33:24). Ә әлегә безгә акыллы карарлар кабул итәргә һәм Йәһвәгә иман итеп яшәргә кирәк. Бу безгә тормышыбыздан канәгать булырга һәм сәламәтлек турында чиктән тыш күп борчылмаска булышачак (1 Тим. 4:8).

АКЧА

11. Акча ничек тозак булып китәргә мөмкин?

11 Акчаның да, намуслы итеп акча эшләп табуның да начар ягы юк (Вәг. 7:12; Лүк 19:12, 13). Әмма «акча ярату» безне Йәһвәдән читләштерәчәк (1 Тим. 6:9, 10). «Бу дөнья төзелешендәге мәшәкатьләр», ягъни тормыштагы ихтыяҗлар турында чиктән тыш күп борчылу, безне рухи яктан басып китәргә мөмкин. «Күпләрне алдаучы байлык», ягъни акча безгә чын бәхет һәм иминлек китерә дигән ялган караш та безне Йәһвәдән ераклаштыра ала (Мат. 13:22). «Берәү дә» берьюлы Аллаһының да, байлыкның да колы була алмый дип ачык итеп әйткән Гайсә (Мат. 6:24).

12. Бүген акча белән бәйле нинди тозаклар киң таралган, һәм алардан ничек сакланып була?

12 Акчага бозык караш безне бозык эшләргә китерергә мөмкин (Гыйб. сүз. 28:20). Җиңел итеп һәм тиз генә акча эшләү мөмкинлеге күпләрне лотерея билетлары сатып алырга һәм челтәрле маркетинг белән шөгыльләнергә дәртләндергән. Кайберәүләр хәтта башка кардәшләрне дә андый эшләргә катыштырган. Бүтәннәр исә әкияттәгедәй зур табыш вәгъдә иткән кешеләргә ышанып алданган булган. Комсызлыкка каршы торыгыз, ул сезне андый хәлгә китермәсен. Барысын төптән уйлап эш итегез. Берәр тәкъдим артык яхшы булып күренсә, димәк, сак булырга кирәк.

13. Йәһвәнең акчага карашы дөньяныкыннан ничек аерылып тора?

13 «Патшалыкны һәм Аллаһының тәкъвалыгын беренче урынга куеп яшәсәк», Йәһвә тормыш кирәк-яракларын кайгыртыр өчен куйган тырышлыкларыбызны фатихалаячак (Мат. 6:33; Эфес. 4:28). Ул безнең күп эшләгәнгә җыелыш очрашуында йоклап я акча турында кайгырып утыруыбызны теләми. Әмма бу дөнья кешеләре еш кына күп итеп акча эшләсәң генә, киләчәгең матур булыр һәм аннан соң ял итә алырсың дип уйлый. Алар үз балаларын да байлыкка омтылырга өнди. Гайсә андый карашның дөрес булмавын күрсәткән. (Лүк 12:15—21 не укы.) Гыйзи мисалын искә төшерик. Ул үз комсызлыгын канәгатьләндерү дә, шул ук вакыт Йәһвә каршында яраклы булу да мөмкин дип уйлаган (4 Пат. 5:20—27).

14, 15. Ни өчен икътисади системага таяну акыллы түгел? Мисал китерегез.

14 Кайбер бөркетләр үзләре өчен үтә авыр балык тоткач тырнакларыннан ычкындырмаган һәм батып үлгән. Мәсихче белән дә моңа охшаш хәл була аламы? Алекс исемле бер өлкән болай ди: «Мин үземне бик сакчыл кеше дип саныйм. Теләгәнемнән күбрәк шампунь агызып алсам, мин аның өлешен кире савытына салам». Шулай да Алекс, эштән китеп пионер хезмәтен башлыйм дип, фонд биржасында сату-алу эшләрен башлаган. Ул төрле тәкъдимнәрне һәм биржадагы яңалыкларны тикшерүгә чумган. Җыелган һәм бурычка алган акчасын ул зур табыш алыр өчен кулланган. Әмма нәтиҗәдә бар акчасын югалткан гына. «Мин акчамны кире кайтарырга булдым,— дип әйтә Алекс.— Вакыт узу белән акцияләр кабат кыйбатланыр дип уйлаган идем».

15 Айлар буе Алекс акча турында гына уйлаган. Рухи нәрсәләр турында уйлау аның өчен бик авыр булган, йокысы качкан. Алекс табыш алмаган. Бар акчасын югалтканга, аңа йортын сатарга туры килгән. «Минем аркада бөтен гаиләм күп газап кичерде»,— ди ул. Әмма ул бу очрактан бер мөһим сабак алган. Ул болай ди: «Шайтан дөньясына таянган һәр кеше ахыр чиктә зур өметсезлеккә дучар була» (Гыйб. сүз. 11:28). Әйе, акчага, мал-мөлкәткә өмет баглау яки акча эшли беләм дип уйлау «бу дөнья төзелешенең илаһы» Шайтанга өмет баглауга тиң (2 Көр. 4:4; 1 Тим. 6:17). Ахыр чиктә, Алекс үз тормышын «яхшы хәбәр хакына» гадиләштергән. Бу аның үзен һәм гаиләсен бәхетлерәк һәм Йәһвәгә тагы да якынрак иткән. (Марк 10:29, 30 ны укы.)

ГОРУРЛЫК

16. Горурлыкның нинди ике төре бар?

16 Яхшы нәрсәләр белән горурлану дөрес. Мәсәлән, без һәрвакыт Йәһвә Шаһитләре булуыбыз белән горурланырга тиеш (Ирем. 9:24). Үз-үзебезне хөрмәт итү безгә дөрес карарлар кабул итәргә һәм әхлакый принципларыбызны түбәнәйтмәскә булыша. Әмма үзебезне әллә кемгә кую һәм үз фикеребезне башкаларныкыннан мөһимрәк дип санау безне Йәһвәдән читләштерергә мөмкин (Мәд. 137:6; Рим. 12:3).

Җыелыштагы вазифалар турында борчылыр урынына шатланып хезмәт итегез!

17, 18. а) Изге Язмалардагы басынкы һәм горур кешеләрнең мисалларын әйтеп китегез. б) Бер кардәш Йәһвәдән читләшмәс өчен горурлыкка ничек каршы тора алган?

17 Изге Язмаларда горур кеше мисалы да, басынкы кеше мисалы да бар. Мәсәлән, Давыт патша Йәһвә җитәкчелеген эзләгән, басынкы булган, һәм Йәһвә аны фатихалаган (Мәд. 130:1—3). Әмма Набуходоносор белән Балтасар исемле горур патшаларны Йәһвә басынкыландырган (Дан. 4:30—37; 5:22—30). Бүген дә кайчак басынкылыгыбыз сыналырга мөмкин. Райан, 32 яшьлек хезмәттәш ярдәмче, башка җыелышка күчкән булган. «Тиздән мине өлкән итеп билгеләрләр дип көткән идем мин,— дип сөйли ул,— әмма бер ел узгач та бернәрсә үзгәрмәде». Райан өлкәннәр аңа тиешле хөрмәт күрсәтми дип уйлаганмы, һәм аның ачуы чыкканмы? Ул горурлыкка үзен Йәһвәдән һәм аның халкыннан читләштерергә юл куйганмы һәм җыелышларга йөрми башлаганмы? Ә сез нәрсә эшләр идегез?

18 «Мин басмаларыбыздан гамәлгә озак ашмаган өмет турында тапкан бөтен мәгълүматны укып чыктым»,— дип исенә төшерә Райан (Гыйб. сүз. 13:12). Ул: «Мин үземә сабырлык һәм басынкылык җитми дигән нәтиҗәгә килдем һәм Йәһвәнең өйрәтүен кабул итәргә кирәк икәнен аңладым»,— ди. Райан инде үзе турында түгел, ә җыелышта һәм вәгазьдә башкаларга хезмәт итү турында уйлый башлаган. Тиздән ул берничә бик әйбәт Изге Язмалар өйрәнүен тапкан. «Ел ярым үткәч мине өлкән итеп билгеләделәр. Бу минем өчен көтелмәгән хәл иде,— дип әйтә ул.— Үз хезмәтемне шатлык белән башкарганга, мин борчылуларымны онытып та җибәргән идем». (Мәдхия 36:3, 4 не укы.)

ЙӘһВӘ БЕЛӘН ДУСЛЫГЫГЫЗНЫ КАДЕРЛӘГЕЗ!

19, 20. а) Бу һәм элекке мәкаләдә каралган якларның җидесе дә безне Йәһвәдән читләштермәсен өчен нәрсә эшләргә? б) Йәһвә белән дуслыгын кадерләгән нинди кешеләрдән үрнәк алып була?

19 Бу һәм элекке мәкаләдә каралган якларның җидесе дә тормышыбызда билгеле бер урын алып тора. Без Йәһвәнең хезмәтчеләре булуыбыз белән горурланабыз. Бәхетле гаилә һәм яхшы сәламәтлек — Йәһвәнең кадерле бүләкләре. Эш һәм акча безгә тормыш кирәк-яракларын кайгыртырга булыша. Ял безгә көч өсти. Электрон җайланмалар файда китерә ала. Әмма болар белән кирәкмәгән вакытта шөгыльләнсәк, аларга чиктән тыш күп вакыт сарыф итсәк я алар аркасында Аллаһы нормаларын бозсак, бу безне Йәһвәдән читләштерергә мөмкин.

Бернәрсә дә сезне Йәһвәдән читләштермәсен!

20 Әлбәттә, Шайтанга бу бик тә ошар иде. Әмма сез һәм гаиләгез андый бәладән кача аласыз (Гыйб. сүз. 22:3). Йәһвәгә якынлашыгыз һәм аның белән дуслыгыгызны кадерләгез. Бу яктан безгә Изге Язмалардагы күп кенә мисаллар булышыр. Ханук һәм Нух «Аллаһы юлында йөргән» (Ярат. 5:22; 6:9). Муса «күзгә күренми торган Аллаһыны күреп торгандай нык калган» (Евр. 11:27). Гайсә һәрвакыт күктәге Атасы хуплаганны эшләгән, һәм шуңа күрә Аллаһы аңа гел булышып торган (Яхъя 8:29). Бу кешеләрдән үрнәк алыгыз. «һәрвакыт шат булыгыз. Өзлексез дога кылыгыз. һәр нәрсә өчен рәхмәтле булыгыз» (1 Тис. 5:16—18). һәм бернәрсә дә сезне Йәһвәдән читләштермәсен!

^ 4 абз. Исемнәр үзгәртелгән.

^ 6 абз. «Күзәтү манарасы», 2008 ел, 1 июль, 9—12 нче битләрдәге «Бу бозык дөньяда балалар үстерү» дигән мәкаләне кара.

^ 7 абз. 2011 елда чыккан «Сәламәт булыр өчен биш киңәш» дигән брошюраны (рус) кара.