Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез үз рухи мирасыгызны кадерлисезме?

Сез үз рухи мирасыгызны кадерлисезме?

«Аллаһы, үз исемен йөртүче халык җыяр өчен, башка халыкларга... игътибар иткән» (РӘС. 15:14).

1, 2. а) «Давыт... йорты» дигән сүзләр нәрсәне аңлата, һәм ул ничек торгызылырга тиеш булган? б) Бүген, Йәһвә хезмәтчеләре буларак, кем бергәләшеп хезмәт итә?

ҖИТӘКЧЕ СОВЕТНЫҢ б. э. 49 елында Иерусалимда үткән тарихи очрашуында шәкерт Ягъкуб болай дип әйткән: «Аллаһының, үз исемен йөртүче халык җыяр өчен, башка халыкларга беренче тапкыр игътибар иткәне турында Шимун [Петер] җентекләп сөйләп бирде. Моның белән пәйгамбәрләрнең язган сүзләре дә туры килә: „Шуннан соң мин кайтып, Давытның ауган йортын кире күтәрермен, җимерекләрен рәтләрмен һәм йортын кире торгызырмын. Мин моны калган кешеләр һәм минем исемем белән аталучы барлык халык кешеләре — барысы бергә Йәһвәне бар көчләрен куеп эзләсеннәр өчен эшләрмен, дип әйтә Йәһвә, борынгыдан билгеле булганны Башкаручы“» (Рәс. 15:13—18).

2 «Давыт... йорты», ягъни аның сарае, Седекия патша үз тәхетеннән төшерелгәч ауган (Амос 9:11). Ләкин бу «йорт», Давыт токымыннан Гайсә Патша булып киткәч, торгызылырга тиеш булган (Йәз. 21:27; Рәс. 2:29—36). Ягъкуб шул тарихи очрашуда игътибар иткәнчә, Амос пәйгамбәрлеге яһүдләр һәм башка халыклар арасыннан Патшалык варислары җыела башлагач үтәлергә тиеш булган. Безнең көннәрдә майланган мәсихчеләрнең калдыгы һәм Гайсәнең миллионлаган «башка сарыклары» бергәләшеп, Йәһвә хезмәтчеләре буларак, Изге Язмалардагы хакыйкатьне вәгазьли (Яхъя 10:16).

ЙӘһВӘ ХАЛКЫ АВЫР ХӘЛГӘ КАЛА

3, 4. Бабылда Йәһвә халкы үз рухилыгын ничек саклаган?

3 Бабыллылар яһүдләрне әсирлеккә алып киткәч, «Давыт... йортының» ауганы ачык аңлашылган. Ялган дин чәчәк аткан Бабылда 70 еллык әсирлек вакытында (б. э. к. 607 — 537 ел) Аллаһы халкы үз рухилыгын ничек саклый алган? Аларга ярдәм иткән нәрсәләр безгә дә, Йәһвә халкына буларак, Шайтан дөньясында рухилыгыбызны сакларга ярдәм итә (1 Яхъя 5:19). Сүз бай рухи мирасыбыз турында бара.

4 Безнең рухи мирасыбызның өлеше булып торган Аллаһы Сүзе бар. Бабыл әсирлегендәге яһүдләрнең тулы Изге Язмалары булмаса да, алар Муса канунын, шул исәптән Ун әмерне белгән. Алар «Сион җырларын» белгән, күп кенә гыйбрәтле хикәяләрне исләренә төшерә алган һәм аларга Йәһвәнең борынгы хезмәтчеләренең дәртләндергеч эшләре билгеле булган. Бу әсирләр Сионны искә төшереп елаган; алар Йәһвәне онытмаган. (Мәдхия 136:1—6 ны укы.) Боларның барысы ярдәмендә алар хәтта ялган тәгълиматлар һәм гореф-гадәтләр белән тулы Бабылда да үз рухилыкларын саклый алган.

ТРОИЦА ТУРЫНДАГЫ ТӘГЪЛИМАТ ЯҢА ТҮГЕЛ

5. Борынгы бабыллылар һәм мисырлылар табынган өч илаһтан торган төркемнәрне әйтеп китегез.

5 Борынгы заманнарда кешеләр өч илаһтан торган төркемнәргә табынган. Бабылдагы өч илаһтан торган бер төркемне, мәсәлән, Син (ай илаһы), Шамаш (кояш илаһы) һәм Иштар (уңыш белән сугыш алиһәсе) тәшкил иткән. Борынгы мисырлылар да өч илаһтан — ата, ана һәм угылдан торган илаһлар гаиләсенә табынган. Бу өч илаһ бер төркемгә керсә дә, аларның дәрәҗәләре бертигез булмаган. Мисырдагы өч илаһтан торган андый төркемгә Осирис илаһы, Исида алиһәсе һәм угыллары Гор кергән.

6. Троица нәрсә ул, һәм ни өчен без бу ялган тәгълиматка ышанмыйбыз?

6 Безнең көннәрдә христианнар Троицага ышана. Алар фикеренчә, Аллаһы өч шәхестән — Ата, Угыл һәм Изге Рухтан тора. Ләкин моңа ышану Аллаһының берәр илаһның өчтән бер өлеше генә булуын күрсәтә, ә бу Йәһвә хакимлеген шик астына куя. Йәһвә халкы исә бу ялган тәгълиматка ышанмый, чөнки без «Раббы Аллаһыбыз — бердәнбер Раббы» икәнен беләбез (Кан. 6:4). Гайсә дә бу сүзләрне кабатлаган, һәм мәсихчеләр аларга ышана (Марк 12:29).

7. Ни өчен Троицага ышанган кеше суга чумдырылу үтә алмый?

7 Троица турындагы тәгълимат Гайсәнең үз шәкертләренә биргән йөкләмәсенә каршы килә. Ул аларга болай дигән: «Бөтен халык кешеләрен... шәкертләр итеп әзерләгез; Ата, Угылны һәм изге рухның көчен танучыларны суга чумдырыгыз» (Мат. 28:19). Берәүнең мәсихче һәм Йәһвә Шаһите буласы, ягъни суга чумдырыласы килә икән, ул Ата Йәһвәнең бөеклеген, Аллаһы Улы Гайсәнең дәрәҗәсен һәм хакимлеген танырга тиеш. Суга чумдырылырга теләгән кеше шулай ук изге рух Троица өлеше түгел, ә Аллаһының эш итүче көче икәненә ышанырга тиеш (Ярат. 1:2). Без рухи мирасыбызны бик кадерлибез. Ул безне Аллаһыны хурлый торган тәгълиматтан саклый.

СИХЕРЧЕЛЕК ТАРАЛА БАШЛЫЙ

8. Бабыллыларның илаһлар һәм җеннәр турында нинди ышанулары булган?

8 Бабыллылар диненә ялган тәгълиматлар һәм сихерчелек үтеп кергән; алар илаһларга һәм җеннәргә ышанган. Бер белешмәлектә болай дип әйтелә: «Бабыл динендә илаһлардан кала икенче урында кешегә психик я физик авырулар китерә алган җеннәр торган. Бабыл динен тотучылар күбесенчә, күрәсең, бу җеннәргә каршы каты өзлексез көрәш алып барган, һәм кешеләр теләсә кайсы җирдә илаһларга дога кылып, бу җеннәрдән яклауларын сораган» («The International Standard Bible Encyclopaedia»).

9. а) Күп яһүдләр җеннәр турындагы ялган дини карашларны ничек үзләштергән? б) Безне сихерчелек белән бәйле куркынычлардан нәрсә саклый?

9 Бабыл әсирлегеннән соң күп яһүдләр ялган дини карашлар үзләштерә башлаган. Грек фәлсәфәсе таралгач, яһүдләрнең күбесе җеннәрнең явызлары да, яхшылары да бар икәненә ышана башлап, җеннәр тәэсиренә бирелә башлаган. Ләкин Аллаһы безне сихерчелек, ягъни җеннәр белән бәйләнешкә керү, куркыныч һәм дөрес түгел дип кисәтә. Бу хакыйкать рухи мирасыбызның өлеше булып тора (Ишаг. 47:1, 12—15). Аллаһы кушуы буенча сихерчелектән читтә торып, без үзебезне аның белән бәйле куркынычлардан саклыйбыз. (Канун 18:10—12; Ачылыш 21:8 не укы.)

10. Бөек Бабылның эшләре һәм тәгълиматлары турында нәрсә әйтеп була?

10 Сихерчелек белән бабыллылар гына түгел, ә шулай ук Бөек Бабыл — ялган диннең бөтендөнья империясе тарафдарлары да шөгыльләнә (Ачыл. 18:21—24). Бер сүзлектә болай дип әйтелә: «[Бөек] Бабыл бер империя я бер культура белән генә чикләнми. Аны урын я вакыт чикләреннән түгел, ә киң таралган потларга табынудан танып була» («The Interpreter’s Dictionary of the Bible», 1 том, 338 б.). Сихерчелек, потларга табыну һәм башка гөнаһлар ташып торган Бөек Бабыл әле дә бар, ләкин аңа озак калмаган. (Ачылыш 18:1— 5 не укы.)

11. Басмаларыбызда сихерчелеккә кагылышлы нинди кисәтү язылган булган?

11 Йәһвә сихерчелек белән «килешә алмыйм» дип әйткән (Ишаг. 1:13). XIX гасырда күп кенә кешеләр сихерчелек белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә 1885 елның май санындагы «Сион күзәтү манарасы»нда болай дип әйтелгән булган: «Үлеләрнең башка дөньяда я башка халәттә яшәүләре турында тәгълимат яңа түгел. Борынгы диннәрне тоткан кешеләр бу тәгълиматка ышанган һәм ул бар риваятьләрнең нигезендә яткан». Шулай ук, бу мәкаләдә язылганча, үлеләрнең тереләр белән аралашуы турындагы ялган тәгълимат ярдәмендә «„җеннәрнең“ үлгән кешеләр кыяфәтендә күренеп кешеләрне алдаулары яшерелгән булган һәм бу алдауга нигез салынган. Җеннәр үзләренең чын йөзләрен яшерә алуларыннан файдаланган һәм, шулай итеп, күп кешеләрнең тормышлары һәм акыллары өстеннән хакимлекне тулысынча үз кулына алган». Моның турында беренче басмаларыбызның берсендә — «Изге Язмаларда сихерчелек турында нәрсә әйтелә?» дигән брошюрада һәм соңгы башка басмаларыбызда кисәтү бирелгән булган.

КЕШЕ ҖАНЫ ТӘМУГТА ГАЗАПЛАНАМЫ?

12. Аллаһы тарафыннан рухландырылып Сөләйман үлеләр турында нәрсә әйткән?

12 «Хакыйкатьне белгән һәммәбез» бу сорауга җавап бирә ала (2 Яхъя 1). Без Сөләйманның мондый сүзләре белән килешәбез: «Үлгән арысланнан тере эт хәерлерәк. Тереләр үләчәкләрен беләләр, ә үлеләр бернәрсә дә белмиләр... Хәл кадәрен кулыңнан килгәннең барысын да эшлә, чөнки син керәчәк кабердә эш тә, уй-ният тә, белем дә, зирәклек тә юк» (Вәг. 9:4, 5, 10).

13. Грек культурасы һәм дине яһүдләргә нинди йогынты ясаган?

13 Яһүдләр үлеләр турында хакыйкатьне белгән. Ләкин Грецияне үзара бүлгәч, Бөек Искәндәрнең гаскәр башлыклары Яһүд белән Суриягә грек динен һәм культурасын тагарга тырышканнар. Нәтиҗәдә, яһүдләр үлемсез җан һәм тәмуг турындагы ялган тәгълиматларга ышана башлаган. Әмма җаннар газаплана торган урын, ягъни тәмуг турындагы тәгълимат греклардан түгел, ә бабыллылардан башлангыч алган. Бабыллылар фикеренчә, «теге дөнья... гаять көчле һәм явыз илаһлар белән җеннәр хакимлегендәге... дәһшәтле урын» булган («The Religion of Babylonia and Assyria»). Сүз дә юк, бабыллылар җан үлемсез икәненә ышанган.

14. Әюб һәм Ибраһим үлем белән терелтү турында нәрсә белгән?

14 Әюб исемле тәкъва кешенең Изге Язмалары булмаса да, ул үлем турында хакыйкатьне белгән. Ул шулай ук аның тормышы өзелсә дә, яратучы Аллаһы Йәһвә аны терелтергә әзер икәнен дә белгән (Әюб 14:13—15). Ибраһим да терелтүгә ышанган. (Еврейләргә 11:17—19 ны укы.) Аллаһыдан куркып яшәгән бу кешеләр, үлемсез җанлы кешене терелтү мәгънәсез икәнен белгән. Шуңа күрә алар үлеләрнең теге дөньяда яшәүләренә ышанмаган. Шик тә юк, Аллаһы рухы ярдәмендә Әюб белән Ибраһим кеше үлгәч аның белән нәрсә булганын аңлаган һәм терелтүгә иман иткән. Бу хакыйкатьләр дә рухи мирасыбызның өлеше булып тора.

ЙОЛЫМ АША АЗАТ ИТЕЛҮНЕҢ ӘһӘМИЯТЕ

15, 16. Без гөнаһ белән үлемнән ничек азат ителгәнбез?

15 Аллаһы безгә шулай ук үзенең кешелекне гөнаһ белән үлемнән азат итү ниятен дә ачкан. Без аңа моның өчен бик рәхмәтле (Рим. 5:12). Без Гайсәнең «үзенә хезмәт итсеннәр дип түгел, ә хезмәт итәргә һәм күпләрне йолып алыр өчен үз җанын бирергә дип килгәнен» беләбез (Марк 10:45). Мәсих Гайсәнең «түләнгән йолымы» аша азат ителә алуыбызны белеп, без бик шатланабыз (Рим. 3:22—24).

16 Беренче гасырда яһүдләргә һәм башка халыкларга үз гөнаһларыннан тәүбә итәргә һәм Гайсәнең йолым корбанына иман итәргә кирәк булган. Алай эшләгән булмасалар, аларның гөнаһлары кичерелмәс иде. Моны безнең турында да әйтеп була (Яхъя 3:16, 36). Ялган тәгълиматларга, мәсәлән, Троица һәм үлемсез җан турындагы тәгълиматларга ышанган кешегә йолым бернинди файда китерә алмый. Әмма безнең хәлебез башка. Без «[Аллаһының] яраткан Улы» турында хакыйкатьне беләбез — ул «йолым түләп, безне азат иткән» һәм, шулай итеп, «гөнаһларыбыз кичерелгән» (Көл. 1:13, 14).

ЙӘһВӘГӘ ХЕЗМӘТ ИТҮЕБЕЗНЕ ДӘВАМ ИТИК!

17, 18. Тарихыбыз турында кайдан белеп була, һәм аны өйрәнү безгә нинди файда китерә ала?

17 Безгә ачылган хак тәгълиматлар, безнең Аллаһы халкы буларак җыйган тәҗрибәбез, татыган рухи һәм башка фатихаларыбыз турында әйтәсе сүзләр әле күп. Дистә еллар буе безнең «Еллык басма»ларыбызда күп төрле илләрдәге эшчәнлегебез белән бәйле дәртләндергеч очраклар бастырыла. Безнең тарихыбызны «Йәһвә Шаһитләре: иман эшләре» (1 нче һәм 2 нче өлешләре, рус) дигән фильмнардан һәм «Йәһвә Шаһитләре — Аллаһы Патшалыгының вәгазьчеләре» (рус) дигән китаптан белеп була. Моннан тыш, безнең брошюраларыбызда еш кына кадерле имандашларыбызның күңелгә үтеп керерлек тәрҗемәи хәлләре китерелә.

18 Аллаһының үзләрен Мисыр әсирлегеннән азат иткәне турында уйлану Исраил халкына файда китергән кебек, безгә дә Йәһвә оешмасының тарихын җентекләп өйрәнү файдалы (Чыг. 12:26, 27). Озын гомере дәвамында Аллаһының гаҗәеп эшләрен үз күзләре белән күргәнгә, Муса исраиллеләргә болай дип әйтә алган: «Күптән үткән көннәрне исегезгә төшерегез, элеккеге еллар турында уйланыгыз, аталарыгыздан сезгә аңлатуларын, аксакалларыгыздан сөйләүләрен үтенегез» (Кан. 32:7). Йәһвә «халкы һәм көтүенең сарыклары» буларак, без шатлык белән аны данлыйбыз һәм башкаларга бөек эшләре турында сөйлибез (Мәд. 78:13). Йәһвә халкы тарихыннан алган сабаклар безгә алга таба да Йәһвәгә хезмәт итәргә ярдәм итәчәк.

19. Рухи яктылыкта йөргәнгә, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

19 Без шулай ук Аллаһыга караңгылыкта түгел, ә рухи яктылыкта йөрүебез өчен дә рәхмәтле (Гыйб. сүз. 4:18, 19). Аллаһы безгә хакыйкать ачкан. Шуңа күрә, әйдәгез, аның Сүзен тырышып өйрәник, белгәннәребезне башкаларга ашкынып вәгазьлик һәм Аллаһы Тәгалә Йәһвәне мактаган мәдхия җырлаучы дога кылган кебек дога кылыйк: «Тик Синең дөресеңне генә исемә алырмын. Әй Алла, яшь чагымнан бирле, миңа өйрәткән кодрәтләреңне, әлегә чаклы белдерәм. Әй Алла, мин картайганчы, бик картайганчы, куәтеңне киләчәк бар нәселләргә белдергәнче, мине ташлама» (Мәд. 70:16—18).

20. Бүген нинди бәхәсле сораулар чишелә, һәм алар турында белү сезне нәрсә эшләргә дәртләндерә?

20 Без, Йәһвәгә багышланган хезмәтчеләр буларак, Аллаһы хакимлеге һәм кешеләрнең сафлыгы турындагы үзара бәйле бәхәсле сораулар хакында беләбез. Йәһвә, Галәмнең Хакиме буларак, безнең җан-тән белән бирелеп хезмәт итүебезгә лаек, һәм без бу бәхәссез хакыйкатьне вәгазьлибез (Ачыл. 4:11). Изге рух ярдәмендә без юашларга яхшы хәбәрне җиткерәбез, китек күңеллеләрне савыктырабыз һәм хәсрәт кичерүчеләрне юатабыз (Ишаг. 61:1, 2). Шайтанның Аллаһы халкы һәм бөтен кешелек белән идарә итәргә тырышса да, без рухи мирасыбызны кадерләп, нык булып калырга һәм Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләребезне сакларга тәвәккәл. Шулай эшләсәк, без Йәһвәгә бүген һәм мәңге хезмәт итә алачакбыз (Мәд. 25:11; Мәдхия 85:12 не укы).