Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Беренче гасырдагы яһүдләр үлгән кешеләрне җирләүгә ничек әзерләгәннәр?

Яһүдләр үлгән кешене тиз арада, гадәттә ул вафат булган көнне үк, җирләгәннәр. Моңа ике сәбәп булган. Беренчедән, Якын Көнчыгышта эссе булганга кешенең гәүдәсе тиз таркала башлаган. Икенчедән, ул вакытта яшәгән кешеләр үлгән кешене берничә көн җирләнмичә калдырган булса, бу аларның шул кешегә һәм аның гаиләсенә хөрмәт итмәгәнен күрсәтер иде.

Инҗилдә үлгән кешене шул ук көнне җирләгәннәрен күрсәтүче берничә очрак язылган (Маттай 27:57—60; Рәсүлләр 5:5—10). Гасырлар элек Ягъкубның яраткан хатыны Рахилә, алар гаилә белән бергә юлда булганда, үлгән. Ягъкуб аның гәүдәсен башка туганнары җирләнгән урында күмәр өчен кайтмаган, ә аны «Бәйт-Лехемгә бара торган юл буендагы» кабердә күмгән (Яратылыш 35:19, 20, 27—29).

Изге Язмаларда җирләү белән бәйле эшләр турында әйтелгәннән шунсы күренә: яһүдләр үлгән кешенең гәүдәсен җирләүгә яхшылап әзерләгәннәр. Гаиләсе белән туганнары үлгән кешенең гәүдәсен юып, хуш исле үләннәр һәм яхшы май белән сөртеп кәфенгә төргәннәр (Яхъя 19:39, 40; Рәсүлләр 9:36—41). Күршеләр һәм башка кешеләр үлгән кешенең гаиләсен юатыр өчен өйләренә килгән һәм үз кайгыларын белдергән (Марк 5:38, 39).

Гайсә яһүдләрнең йолалары буенча җирләнгән булганмы?

Яһүди гаиләләренең күбесе үлгән кешеләрне мәгарәләрдә һәм төрбәләрдә җирләгәннәр. Андый төрбәләрне тауны уеп ясаганнар һәм Израильдә алар еш очрый. Шулай эшләп алар ыруг башлыкларыннан үрнәк алган. Ибраһим, Сара, Исхак, Ягъкуб һәм башкалар Хебрун янәшәсендәге Махпела мәгарәсендә җирләнгән булган (Яратылыш 23:19; 25:8, 9; 49:29—31; 50:13).

Гайсәне кыяны уеп ясаган төрбәдә җирләгәннәр (Марк 15:46). Еш кына андый төрбәнең керү урыны тар булган. Эчендә киштәләр кебек ясалган берничә куыш булган, шул кешенең берәр якыны үлсә, аның мәетен шул куышларның берсенә салганнар. Мәет таркалгач коры сөякләрне җыеп оссуарий дигән таштан ясалган тартмага салганнар. Шулай итеп чираттагы мәет өчен урын бушаган. Бу йола Гайсә яшәгән вакытта киң таралган булган.

Муса кануны буенча Шимбә көнне яһүдләр ял итәргә тиеш булганнар, шуңа күрә шул көнне җирләү белән бәйле эшләрне башкару тыелган булган. Гайсә Шимбә көненә өч сәгать калганда үлгәнгә күрә, Аримафей шәһәреннән Йосыф һәм башкалар аның гәүдәсен җирләүгә тулысынча әзерләп өлгермичә төрбәгә салганнар (Лүк 23:50—56). Шул сәбәпле Гайсә дусларыннан кайберләре бөтен җирләү йолаларын үтәр өчен, Шимбәдән соң аның төрбәсе янына барган (Марк 16:1; Лүк 24:1).