Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Аллаһыны белгәч», сез хәзер нәрсәгә омтыласыз?

«Аллаһыны белгәч», сез хәзер нәрсәгә омтыласыз?

«[Сез] Аллаһыны белдегез» (ГӘЛ. 4:9).

1. Ни өчен пилотлар рейс алдыннан исемлек буенча тикшерү үткәрә?

ЗАМАНЧА самолетларның пилотлары очар алдыннан 30 пункттан артык торган исемлек буенча техник тикшерү үткәрә. Андый тикшерү һәрбер рейс алдыннан яхшылап үткәрелмәсә, бу һәлакәткә китерергә мөмкин. Нинди пилотларга җентекләп тикшерү һәрвакыт үткәрергә кушалар? Тәҗрибәле пилотларга. Андый пилотлар җиңел генә үзләренә таяна башларга һәм исемлектән берәр нәрсәне төшереп калдырырга мөмкин.

2. Безгә нәрсәне тикшерергә кирәк?

2 Куркынычсызлык турында кайгырткан пилот кебек, без дә, аеруча авыр вакытларда, иманыбыз какшамаячагына инаныр өчен «исемлек» куллана алабыз. Сез яңа гына суга чумдырылдыгызмы я күп еллар буе Аллаһыга хезмәт итәсезме, һәрхәлдә, иманыгыз никадәр нык һәм Йәһвә Аллаһыга никадәр тугры икәнегезне регуляр рәвештә тикшерү мөһим. Моны регуляр һәм җентекләп эшләмәсәк, бу рухи һәлакәткә китерә ала. Изге Язмаларда безнең өчен мондый кисәтү бар: «Нык торам дип уйлаучы, егылмас өчен, сак булсын» (1 Көр. 10:12).

3. Гәләтиядәге мәсихчеләргә нәрсә эшләргә кирәк булган?

3 Гәләтиядәге мәсихчеләргә иманнары никадәр нык икәнен тикшерергә һәм рухи азатлыклары өчен рәхмәтле булырга кирәк булган. Йолым корбаны ярдәмендә Гайсә үзенә иман итүчеләргә Аллаһыны яңа яктан белергә мөмкинлек ачкан: алар Аллаһы уллары була алган. Ләкин Гәләтиядәге мәсихчеләргә үз иманнарын тикшереп торырга кирәк булган (Гәл. 4:9). Җыелыштагыларның кайбере мәсихчеләр Муса Канунын үтәп кенә тәкъва була ала дип санаганнар. Әмма Аллаһы үз хезмәтчеләреннән бу Канунны үтәргә инде таләп итмәгән, ә башка халык кешеләре турында әйткәндә, ул алардан Канунны тотарга бөтенләй көтмәгән. Яһүдләргә һәм башка халык кешеләренә рухи яктан үсәргә кирәк булган. Моның өчен алар Муса канунын үтәп тәкъвалыкка ирешеп булмый икәнен танырга тиеш булган.

АЛЛАһЫНЫ БЕЛЕР ӨЧЕН БЕЗ ЯСАГАН АДЫМНАР

4, 5. Паул гәләтиялеләргә нинди киңәш биргән, һәм бу безгә ничек кагыла?

4 Рәсүл Паул гәләтиялеләргә биргән киңәшнең максаты — бар мәсихчеләргә хакыйкатьне калдырмаска һәм дөньяга кире кайтмаска ярдәм итү. Йәһвә тарафыннан рухландырылып, рәсүл Гәләтиядәге җыелыштагыларны гына түгел, ә бар Аллаһы хезмәтчеләрен нык калырга дәртләндергән.

5 Безнең һәрберебезгә рухи әсирлектән ничек азат ителгәнебезне һәм ничек Йәһвә Шаһитләре булып киткәнебезне исебездә тотарга кирәк. Моның өчен үзебезгә мондый сораулар бирик: мин суга чумдырылу үтәр өчен нинди адымнар ясаганымны хәтерлимме? Мин Аллаһы турында ничек белем алганымны һәм ул мине белгәч нинди хисләр кичергәнемне истә тотаммы?

6. Нинди исемлекне без карап чыгарбыз?

6 Хакыйкатькә килер өчен безнең һәрберебез тугыз адым ясады. Рухи тикшерү исемлегенә кергән бу адымнар « Чумдырылуга һәм рухи үсешкә китерә торган адымнар» дигән рамкада китерелгән. Бу тугыз адымны регуляр рәвештә исебезгә төшерү дөньядагы нәрсәләрне яратудан сакланырга тәвәккәллегебезне ныгытыр. Тәҗрибәле һәм шул ук вакытта сак пилот очар алдыннан һәрвакыт исемлек буенча тикшерү үткәреп торган кебек, сез дә рухи тикшерү исемлеге буенча тикшерү үткәреп торып, Аллаһыга тугры хезмәт итүегезне дәвам итәрсез.

АЛЛАһЫ ТАРАФЫННАН ТАНЫЛГАННАР РУХИ ҮСЕШЛӘРЕН ДӘВАМ ИТӘ

7. Без нинди «үрнәкне» тотарга тиеш һәм ни өчен?

7 Пилотның исемлеге аңа шуны исенә төшереп тора: ул очарга әзерләнгән саен җентекләп тикшерү үткәрергә тиеш. Без дә үз рухи үсешебезне тикшереп тора алабыз. Паул Тимутигә болай дип язган: «Мин сиңа сөйләгән файдалы сүзләрне киләчәктә дә үрнәк итеп тот, Мәсих Гайсә белән бердәмлектә булудан килүче иман белән мәхәббәтне күрсәтеп яшә» (2 Тим. 1:13). Бу «файдалы сүзләр» Аллаһы Сүзендә язылган (1 Тим. 6:3). «Үрнәк» дип тәрҗемә ителгән грек сүзен рәссам эскизына карата кулланганнар. Рәссам үз эскизын ясаганнан соң, без булачак рәсемне инде күрә алабыз. Нәкъ шулай ук хакыйкать «үрнәге» дә, гомумән, Йәһвәнең бездән нәрсә таләп иткәнен күрсәтеп тора. Шуның өчен, әйдәгез, чумдырылу үтәр алдыннан ясаган адымнарыбызны карап чыгып, хакыйкать үрнәген никадәр төгәл тотабыз икәнен тикшерик.

8, 9. а) Белем һәм иман турында әйткәндә, без нәрсә эшләргә тиеш? б) Ни өчен рухи яктан үсү мөһим, һәм нинди яктан бу үсеш агачның үсешенә охшаш?

8 Исемлегебездә беренче адым белем алу булырга тиеш. Шуннан соң гына без иманыбызны үстерәбез. Ләкин безгә белем алуыбызны да, иманны ныгытып торуыбызны да дәвам итәргә кирәк (2 Тис. 1:3). Ныгу, ягъни үсү, үзгәрешләрне бер-бер артлы ясау дигәнне аңлата. «Үсәргә» дигән сүз зураю һәм киңәю мәгънәсен йөртә. Шулай итеп чумдырылганнан соң безнең рухилыгыбыз сүлпәнәеп түгел, ә ныгып барырга тиеш.

Мәсихчеләрнең үсеше агачныкы кебек өзлексез

9 Рухи үсешне агач үсүе белән чагыштырып була. Агач, аеруча аның тамырлары җирдә тирән һәм киң җәелгән булганда, гаять зур булып үсә ала. Мәсәлән, кайбер Ливан кедры агачларының биеклеге унике катлы йортның биеклегенә җитә, ә кәүсәләренең әйләнәсе унике метрга кадәр юаная (Җыр. 5:15). Башта агач бик тиз үсә, ләкин аннары аның үсүе күзгә күренми башлый. Елдан-елга аның кәүсәсе юаная бара, һәм ул, тамырлары тирән җәелә барганга, какшамас агач булып китә. Шуны ук мәсихченең рухи үсеше турында да әйтеп була. Без Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, тиз генә рухи яктан үсәргә һәм суга чумдырылу үтәргә мөмкин. Җыелыштагы кардәшләр безнең рухи уңышларыбызны күреп шатланыр. Без, бәлки, хәтта пионер хезмәтен башларбыз я башка җаваплы вазифаларны алырбыз. Еллар узу белән безнең рухи үсешебез алай ук күренмәстер. Ләкин безгә, «балигъ кеше кебек булганчы, Мәсих җитлеккәнлегенә ирешкәнче», белем алуыбызны һәм иман үстерүебезне дәвам итәргә кирәк (Эфес. 4:13). Шулай итеп, без образлы әйткәндә кечкенә үсентедән нык агач булып үсәбез, ягъни җитлеккән мәсихче булып китәбез.

10. Ни өчен хәтта җитлеккән мәсихчеләргә дә рухи яктан даими үсәргә кирәк?

10 Ләкин безнең рухи үсешебез шуның белән тукталып калырга тиеш түгел. Аллаһы Сүзен белүебез һәм иманыбыз безне, агач тамырлары сыман, нык һәм какшамас итәләр. Бу тамырлар ныгая барырга тиеш (Гыйб. сүз. 12:3). Җыелышта күп кенә кардәшләр шулай эшли дә. Мәсәлән, утыз елдан артык өлкән булып хезмәт иткән бер абый-кардәш әйткәнчә, ул әле дә рухи яктан үсә бара. Ул болай дип әйтә: «Мин Изге Язмаларны тагы да күбрәк кадерлим. Андагы принциплар һәм кануннар буенча эш итәр өчен мин һәрвакыт яңа мөмкинлекләр табам. Мин хезмәтемне дә кадерләгәннән-кадерли барам».

АЛЛАһЫ БЕЛӘН ДУСЛЫКНЫ ҮСТЕРЕГЕЗ

11. Йәһвә белән дуслыгыбыз үсә барсын өчен нәрсә эшләргә?

11 Рухи яктан даими үсәр өчен, безгә Йәһвәгә — Дустыбызга һәм Атабызга — алга таба да якынаерга кирәк. Ул безне хуплый, ярата һәм саклый һәм моның турында белүебезне тели. Аның белән без үзебезне кайгыртып торучы атасының кочагында булган бала кебек я ышанычлы һәм тугры дусты янында булган кеше кебек хис итәбез. Әлбәттә, Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр кинәт барлыкка килми. Аны белер өчен һәм яратыр өчен вакыт кирәк. Шуңа күрә Йәһвәне яхшырак белер өчен, вакыт бүлеп куеп, аның Сүзен һәр көн укырга тырышыгыз. Моннан тыш, өйрәнер вә таратыр өчен брошюраларны һәм Изге Язмаларга нигезләнгән башка басмаларны укыгыз.

12. Йәһвә безне белсен өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

12 Аллаһының дуслары чын күңелдән дога кылу һәм җитлеккән мәсихчеләр белән аралашу ярдәмендә рухи яктан үсә. (Малахий 3:16 ны укы *). Йәһвә үз дусларының «ялваруларын тыңлый» (1 Пет. 3:12). Кайгыртучан ата үз баласының елавын игътибарсыз калдырмаган сыман, Йәһвә дә безнең ярдәм сорап ялваруыбызга ваемсыз калмый, ул безне ишетә. Шуңа күрә безгә «өзлексез дога кылырга» кирәк (Рим. 12:12). Йәһвәнең ярдәменнән башка без җитлеккән мәсихчеләр булып кала алмыйбыз. Бу дөньяның тәэсире бик көчле, шуңа күрә безгә Аллаһы ярдәме кирәк. Ул безгә көч бирергә әзер. Ләкин дога кылуыбыздан туктасак, без үзебезне аның ярдәменнән мәхрүм итәрбез. Сез үз догаларыгыз белән канәгатьме яисә сезнең аларны яхшыртасы киләме? (Ирем. 16:19).

13. Ни өчен имандашлар белән аралашу рухи үсеш өчен мөһим?

13 Йәһвә дуслары арасында буласыбыз килсә, безгә җыелыштагылар белән якын аралашырга кирәк. Йәһвә аларны «үзендә сыену урыны эзләгәнгә» хуп күрә (Наум 1:7). Без яшәгән дөнья явыз булганга, безгә кардәшләребез арасында калырга кирәк. Бу нинди файда китерер? Җыелыштагылар безне «мәхәббәт һәм игелекле эшләргә» дәртләндерер (Евр. 10:24, 25). Кардәшләр белән аралашмасак, без Паулның еврейләргә биргән киңәшен үти алмабыз. Очрашуларга йөрү һәм анда катнашу һәрвакыт сезнең исемлегегездә булсын.

14. Ни өчен без тәүбә итәргә һәм тормышыбызны Аллаһы таләпләренә төгәлрәк туры китерергә һәрвакыт әзер булырга тиеш?

14 Мәсихче булып китәр алдыннан, безгә гөнаһларыбыздан тәүбә итәргә һәм Аллаһыга таба борылырга кирәк булган. Әмма безгә алга таба да тәүбә итәргә һәм Аллаһы таләпләре буенча төгәлрәк яшәр өчен тиешле үзгәрешләр ясарга әзер булырга кирәк. Без камил түгел, һәм безнең йомшак якларыбыз бар. Шуңа күрә без гөнаһка җиңел генә бирелергә мөмкин. Гөнаһны безне теләсә нинди җирдә чагарга әзер торган елан белән чагыштырып була (Рим. 3:9, 10; 6:12—14). Әйе, без йомшак якларыбыз юк дип әйтә алмыйбыз. Бәхеткә, без алар белән көрәшкәндә һәм кирәк якларны үзгәрткәндә, Йәһвә безгә карата түземлелек күрсәтә (Флп. 2:12; 2 Пет. 3:9). Вакытыбызны һәм көчебезне эгоистик максатлар өчен түгел, ә Йәһвәгә хезмәт итү өчен куллану көрәшүебездә бик зур ярдәм булачак. Бер апа-кардәш болай дип яза: «Хакыйкатьтә үскән булсам да, минем Йәһвәгә карашым дөрес булмады. Мин аңардан каты куркырга кирәк дип уйлый идем һәм аның хуплавын беркайчан да ала алмам дип саный идем». Берникадәр вакыттан соң бу апа-кардәш күп хаталар кылган, әмма үзенең рухилыгына куркыныч янаганын аңлаган. «Шундый хәлгә мин Йәһвәне яратмаганга түгел, ә аны чынлыкта белмәгәнгә җиттем,— дип таный ул.— Ләкин бөтен йөрәктән дога кылганнан соң, мин Аллаһыга таба борыла башладым». Ул болай дип өсти: «Мин үземне Йәһвә мине баланы җитәкләп йөрткән кебек тойдым. Ул миңа бар киртәләрне бер-бер артлы үтеп чыгарга йомшак кына ярдәм итте һәм үземә нәрсә эшләргә кирәк икәнен күрсәтте».

15. Гайсә белән Йәһвә нәрсәне күрә?

15 Яхшы хәбәрне «халыкка... сөйләгез». Бу сүзләрне Аллаһы фәрештәсе Петергә һәм башка рәсүлләргә алар могҗизалы рәвештә төрмәдән азат ителгәч әйткән булган (Рәс. 5:19—21). Шулай итеп, исемлегебездә һәр атна вәгазь эшендә катнашуыбыз да булырга тиеш. Гайсә һәм Йәһвә иманыбызны да, хезмәтебезне дә күрә (Ачыл. 2:19). Бу мәкаләдә искә алынган өлкән болай дип әйтә: «Вәгазь эше — безнең өчен иң мөһим эш».

16. Ни өчен Йәһвәгә багышлануыбызны искә төшереп тору файдалы?

16 Йәһвәгә үзегезнең багышланганыгызны онытмагыз. Йәһвә белән шәхси мөнәсәбәтләребез безнең өчен иң кыйммәтле нәрсә. Ул үзенеке булганнарны белә. (Ишагыйя 44:5 не укы *.) Йәһвә Аллаһы белән мөнәсәбәтләрегезне тикшерегез һәм аңардан аларны ныгытырга ярдәм итсен дип сорагыз. Өстәвенә, сез суга чумдырылган көнне онытмагыз. Шулай эшләсәгез, сез суга чумдырылып, тормышыгызда иң мөһим карар кабул иткәнегезне исегездә тотарсыз.

ЙӘһВӘ БЕЛӘН МӨНӘСӘБӘТЛӘРНЕ САКЛАР ӨЧЕН ЧЫДАМЛЫЛЫК КИРӘК

17. Ни өчен безгә Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләрдә калыр өчен чыдамлылык кирәк?

17 Үзенең гәләтиялеләргә язган хатында Паул чыдамлылыкның кирәклегенә басым ясаган (Гәл. 6:9). Бу сыйфат бүгенге мәсихчеләргә дә кирәк. Сез төрле сынауларга дучар булырсыз, әмма Йәһвә сезгә аларны кичереп чыгарга ярдәм итәр. Аңардан изге рух сорап дога кылуыгыздан туктамагыз. һәм сез кайгы урынына — шатлык, ә борчылу урынына җан тынычлыгы тоярсыз (Мат. 7:7—11). Уйлап кына карагыз, Йәһвә кошлар турында кайгырта икән, бигрәк тә аны яратканнар һәм үзләрен аңа багышлаганнар турында кайгыртмасмы? (Мат. 10:29—31). Юлыгызда нинди генә сынаулар очрамасын, беркайчан да артка чигенмәгез һәм бирешмәгез. Йәһвә безне белгәнгә, без зур фатихаларга ия!

18. «Аллаһыны белгәч», сез хәзер нәрсәгә омтыласыз?

18 Шулай итеп, сез Аллаһыны белеп яңа гына суга чумдырылу үткәнсез икән, хәзер нинди максатларга омтылырга? Рухи җитлеккәнлеккә омтылып, Йәһвәне яхшырак белергә тырышыгыз. Ә күп еллар элек суга чумдырылу үткән булсагыз? Сез шулай ук Йәһвә турында белемнәрегезне тирәнәйтеп һәм киңәйтеп торырга тиеш. Сезгә Аллаһыны яхшы беләм дип, аның белән мөнәсәбәтләремне яхшыртасы юк дигән фикер йөртүдән сак булырга кирәк. Шулай уйлар урынына, әйдәгез, Атабыз, Дустыбыз һәм Аллаһыбыз — Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне даими үстерер өчен үз «исемлегебез» буенча үзебезне вакыт-вакыт тикшерик. (2 Көринтлеләргә 13:5, 6 ны укы.)

^ 12 абз. Малахий 3:16: «Ул чакта Йәһвәдән куркучылар бер-берсе белән — һәрберсе үз якыны белән сөйләште, ә Йәһвә игътибар белән тыңлады. һәм аның алдында Йәһвәдән куркучы һәм аның исеме турында уйланучы кешеләр хакында хәтер китабы языла иде».

^ 16 абз. Ишагыйя 44:5: «Берсе: „Мин Йәһвәнеке“,— дип әйтер. Башка берәү үзенә Ягъкуб исемен алыр. Кемдер үз кулына: „Йәһвәнеке“,— дип язып куяр. Ә кемдер үзенә Исраил исемен алыр».