Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәнең бөек исемен данлагыз

Йәһвәнең бөек исемен данлагыз

«Исемеңне мәңге данлармын» (МӘД. 85:12).

1, 2. Христиан чиркәүләре белән чагыштырганда, Йәһвә Шаһитләренең Аллаһы исемен куллануга карашлары нинди?

ГОМУМӘН алганда, христиан чиркәүләре Аллаһы исемен кулланудан баш тарта. Мәсәлән, Изге Язмаларның бер инглиз тәрҗемәсенең кереш сүзләрендә болай дип язылган: «Бердәнбер Аллаһының нинди дә булса шәхси исемен куллану... бөтендөнья христиан чиркәүләренең иманнары өчен гел урынсыз» («Revised Standard Version»).

2 Алардан аермалы буларак, Йәһвә Шаһитләре Аллаһы исемен йөртүләре белән һәм аны данлаулары белән горурлана. (Мәдхия 85:12; Ишагыйя 43:10 ны укы *.) Өстәвенә, бу исемнең мәгънәсен һәм аны изгеләндерү белән бәйле нинди бәхәсле сорау күтәрелгәнен белү безнең өчен зур хөрмәт (Мат. 6:9). Йәһвәне белү безнең өчен зур хөрмәт икәнен онытмас өчен, өч мөһим сорауны карап чыгыйк: Аллаһы исемен белү нәрсә аңлата? Йәһвәнең үз бөек исеменә тугры калганы нәрсәдән күренә? һәм без Аллаһы исеме хакына ничек йөри алабыз?

АЛЛАһЫ ИСЕМЕН БЕЛҮ НӘРСӘ АҢЛАТА?

3. Аллаһы исемен белү нәрсәне аңлата?

3 Аллаһы исемен белү — аның исеме Йәһвә икәнен генә түгел, ә шулай ук аның нинди Аллаһы икәнен дә белү. Бу Аллаһының сыйфатларын, ниятен һәм эшләрен, мәсәлән, үз хезмәтчеләре белән ничек мөгамәлә итүен үз эченә ала. Үз ниятен үтәгәндә, Йәһвә үз хезмәтчеләренә үзенең нинди Аллаһы икәнен тора-бара ачыклап барган (Гыйб. сүз. 4:18). Аллаһы үз исемен беренче кешеләргә ачкан булган, чөнки, белгәнебезчә, Хаува аның исемен, Кабилне тапканнан соң, кулланган булган (Ярат. 4:1). Тугры ыруг башлыклары Нух, Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб та Аллаһы исемен белгәннәр. һәм алар Йәһвә үзләрен фатихалаганда, үзләре турында кайгыртканда һәм Үз ниятенең төрле якларын ачыклаганда, аның нинди Аллаһы икәнен тагын да яхшырак белгән. Күп еллар узгач, Аллаһы Мусага үз исеменең мәгънәсенең бер нечкәлеген ачыклаган.

Муса Аллаһы исеменең мәгънәсен белгән, һәм бу аның иманын ныгыткан

4. Ни өчен Муса Аллаһыдан аның исеме турында сораган? Ни өчен аның исраиллеләрне Аллаһының үзләрен коткарачагына инандырасы килгән?

4 Чыгыш 3:10 —15 не укы. Мусага 80 яшь булганда, Аллаһы аңа бер мөһим йөкләмә биргән: «Бар, һәм Минем халкымны — Исраил халкын — Мисыр җиреннән алып чык!». Җавап итеп Муса Йәһвәгә зур әһәмияткә ия булган бер сорау биргән. Асылда, ул аңардан: «Исемең ничек?» — дип сораган. Аллаһы исеме инде күптән билгеле булганын исәпкә алсак, ни өчен Муса шул сорауны биргән? Күрәсең, ул исраиллеләрне Аллаһының үзләрен чыннан да коткарачагына инандырыр өчен, бу исемне йөрткән шәхес турында күбрәк белергә теләгән. Аның бу теләге урынлы булган. Озак вакыт коллыкта яшәгән исраиллеләр, бәлки, ата-бабалары табынган Аллаһының үзләрен коткара алачагына шикләнгәндер. Кайбер исраиллеләр хәтта Мисыр илаһларына табына башлаган! (Йәз. 20:7, 8).

5. Йәһвә Мусага үз исеме турында нәрсәне ачыклаган булган?

5 Мусаның соравына Йәһвә нинди җавап кайтарган? Ул аңа болай дигән: «Исраил халкы янына баргач, аларга: „Сезнең янга мине Мәңге Булучы [«ШУЛ БУЛАМ», ЯД] җибәрде“,— дип әйт» *. Шуннан соң ул: «Раббы, сезгә ата-бабаларыгызның Алласы... мине сезнең янга җибәрде»,— дип әйткән. Аллаһы үзе турында шуны ачыклаган: үз ниятен үтәр өчен ул кем булырга кирәк, шул булачак һәм үз сүзен һәрвакыт үтәячәк. Шуңа күрә Йәһвә: «Минем исемем мәңгегә шушы булыр, һәм Мине буыннан-буынга шушы исем белән белерләр!» — дип өстәгән. Йәһвәнең әйткәннәре Мусаның иманын бик ныгыткандыр һәм аңарда тирән курку-хөрмәт уяткандыр!

ЙӘһВӘ ҮЗ ИСЕМЕНӘ ТУГРЫ

6, 7. Йәһвәнең үз бөек исеменә тугры калганы нәрсәдән күренә?

6 Мусага йөкләмә биргәннән соң озак та үтмәстән, Йәһвә үз сүзен үтәгән һәм Исраилнең Коткаручысы булып киткән. Ул Мисырга ун һәлакәтле җәза җибәргән һәм Мисыр илаһларының, шул исәптән фиргавеннең дә көчсезлеген ачып биргән (Чыг. 12:12). Аннары Йәһвә Кызыл диңгезне икегә бүлгән, аның уртасыннан Исраилне үткәргән һәм фиргавенне дә, аның гаскәрләрен дә диңгезгә батырган (Мәд. 135:13—15). «Зур һәм куркыныч чүлдә» Йәһвә үз халкын, бәлки, ике-өч миллион я артык кешене тукландырып һәм су биреп Тормыш Бирүче булып киткән. Аларның хәтта өс һәм аяк киемнәре дә тузмаган (Кан. 1:19; 29:5). Әйе, Йәһвәгә үз исеменә тугры калырга бернәрсә дә комачаулый алмый. Соңрак ул Ишагыйягә: «Мин, мин Йәһвә, миннән башка коткаручы юк»,— дип әйткән булган (Ишаг. 43:11).

7 Мусага алмашка килгән Йошуа да Йәһвәнең Мисырда һәм чүлдә башкарган курку уята торган эшләрен күргән. Шуңа күрә картлык көннәрендә Йошуа исраиллеләргә тулы ышаныч белән болай дип әйтә алган: «Йәһвә Аллаһыгыз сезгә әйткән барлык яхшы сүзләрнең берсе дә үтәлмичә калмады, сез моны бөтен йөрәгегез һәм бөтен җаныгыз белән беләсез. Алар барысы да үтәлде. Аларның берсе дә үтәлмичә калмады» (Йошуа 23:14). Күргәнебезчә, Йәһвә гасырлардан-гасырларга үз сүзен үтәгән, ягъни үз сүзенә «булырга биргән».

8. Ни өчен Йәһвә бүген дә үз исеменә тугры кала дип әйтеп була?

8 Бүген дә Йәһвә үз сүзенә «булырга бирә». Ул үзенең Улы аша Патшалык хакындагы хәбәрнең соңгы көннәрдә «бөтен җиһанда» вәгазьләнәчәген пәйгамбәрлек иткән (Мат. 24:14). Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһыдан тыш андый эш башкарылачагын пәйгамбәрлек итеп, аның үтәлүен кем кайгырта алыр иде һәм аны «белемсез, гап-гади» кешеләргә кем тапшырыр иде? (Рәс. 4:13). Шулай итеп, бу эштә катнашканда, без чынбарлыкта Изге Язмалардагы бу пәйгамбәрлекнең үтәлешендә катнашабыз. Без үз Атабызны данлыйбыз һәм: «Исемең изге ителсен. Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен»,— дип дога кылганда, бу сүзләрнең чыннан да үтәлүен теләгәнебезне күрсәтәбез (Мат. 6:9, 10).

АНЫҢ ИСЕМЕ БӨЕК

Фиргавен Йәһвәне Аллаһы итеп танырга теләмәгән

9, 10. Исраил халкы белән ничек мөгамәлә итүе безгә Йәһвә турында нәрсәне ачыклый?

9 Исраил халкы Мисырдан чыккач озак та үтмәстән, Йәһвә үз халкына үзен башка бер яктан ачкан. Алар белән Канун килешүен төзегәч, ул аларның «ире һәм хуҗасы» булып киткән һәм моның белән бәйле бар вазифаларны үтәргә вәгъдә биргән (Ирем. 3:14). Исраиллеләр исә, образлы әйткәндә, аның хатыны, ягъни аның исемен йөрткән халык булып киткән (Ишаг. 54:5, 6). Алар Аллаһыга буйсынып, аның әмерләрен үтәгән булса, ул аларның камил «Ире» булыр иде. Ул аларны фатихалар, яклар һәм аларга тынычлык бирер иде (Сан. 6:22—27). Йәһвәнең бөек исеме шулай итеп халыклар арасында данланыр иде. (Канун 4:5—8; Мәдхия 85:7—10 ны укы.) һәм чыннан да, Исраил халкының тарихыннан күренгәнчә, күп кенә чит ил кешеләре чын гыйбадәт кылуга кушылган булган. Аларның рухлары моаблы Рутныкы кебек булган; Рут Нагомиягә: «Синең халкың минем халкым, синең Аллаң минем Аллам булыр»,— дип әйткән булган (Рут 1:16).

10 Йәһвәнең якынча 1 500 ел дәвамында Исраил халкы белән ничек мөгамәлә итүе аның башка күп сыйфатларын ачыклый. Алар аңа буйсынмасалар да, ул үзенең «кызганучан» вә «сабыр» Аллаһы булуын кат-кат күрсәткән (Чыг. 34:5—7). Шулай да Йәһвә сабырлыгының чиге булган. Яһүд халкы аның Улыннан ваз кичеп, аны үтергәч, Йәһвә түземлелегенең касәсе ташып чыккан (Мат. 23:37, 38). Моннан ары Исраил халкы аның исемен инде йөртмәгән. Аларның күпчелеге, агач корып үлгән кебек, рухи яктан үлгән (Лүк 23:31). Бу аларның Аллаһы исеменә карашларына ничек тәэсир иткән?

11. Ни өчен яһүд динендә Йәһвә исемен кулланмый башлаганнар?

11 Тарихтан күренгәнчә, берникадәр вакыт узгач, яһүдләр Аллаһы исеме турында ялгыш фикер йөртә башлаган. Алар аны әйтергә ярамый дип санаган (Чыг. 20:7). Тора-бара яһүд динендә Аллаһы исемен бөтенләй кулланмый башлаганнар. Үз исеменә андый хөрмәтсезлек күрсәтелүен күрү Йәһвәне, һичшиксез, рәнҗеткәндер (Мәд. 77:40, 41). Ләкин үз исемен ашкынып яклаганга, Йәһвә аларны кире каккан. Аллаһыдан ваз кичкән халык аның исемен йөртү хөрмәтеннән мәхрүм калган (Чыг. 34:14). Моннан без бер сабак алабыз: безгә Барлыкка Китерүчебезнең исемен хөрмәт итәргә кирәк.

АЛЛАһЫ ИСЕМЕН ЙӨРТКӘН ЯҢА ХАЛЫК

12. Аллаһы исемен нинди халык йөртә башлаган?

12 Иремия пәйгамбәр аша Йәһвә башка халык белән, ягъни рухи Исраил белән «яңа килешү» төзергә вәгъдә иткән. Пәйгамбәрлек буенча, бу халыкның барысы да — «гадиләрдән алып бөекләргә кадәр» — Йәһвәне «белергә» тиеш булган (Ирем. 31:31, 33, 34). Бу пәйгамбәрлек б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә Аллаһы яңа килешү төзегәч үтәлә башлаган. Үз эченә яһүдләрне дә, башка халык кешеләрен дә алган яңа халык, ягъни «Аллаһы Исраиле», аның «исемен йөртүче халык» булып киткән; Йәһвә аның турында «минем исемем белән аталучы... халык» дип әйткән булган (Гәл. 6:16; Рәсүлләр 15:14—17 не укы; Мат. 21:43).

13. а) Беренче гасырдагы мәсихчеләр Аллаһы исемен кулланганмы? Аңлатыгыз. б) Сезнең Аллаһы исемен вәгазьдә куллану хөрмәтенә карашыгыз нинди?

13 Аллаһы «исеме белән аталучы... халык» буларак, рухи Исраил Аллаһы исемен кулланган. Алар моны аеруча Еврей Язмаларыннан өзекләр китергәндә эшләгән *. Мәсәлән, рәсүл Петер б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменә килгән яһүдләргә һәм яһүдләр диненә күчкән кешеләргә мөрәҗәгать иткәндә, Аллаһы исемен берничә тапкыр кулланган (Рәс. 2:14, 20, 21, 25, 34). Беренче гасырдагы мәсихчеләр Йәһвәне хөрмәтләгәнгә, ул аларның вәгазь эшендә куйган тырышлыкларын фатихалаган. Бүген дә без Аллаһы исемен горурлык белән игълан иткәндә һәм, мөмкин булса, аны кызыксынган кешеләргә аларның Изге Язмаларында күрсәткәндә, Йәһвә безнең хезмәтебезне фатихалый. Кешеләрне Йәһвә белән шулай итеп таныштыру безнең өчен зур хөрмәт! Андый танышудан Йәһвә белән көннән-көн көчәя барган һәм мәңге бетмәс якын дуслык башланып китәргә мөмкин.

14, 15. Мөртәтлекнең бөтен җиргә таралуына карамастан, Йәһвә үз бөек исемен ничек саклаган?

14 Соңрак, аеруча рәсүлләрнең үлеменнән соң, беренче гасырдагы мәсихче җыелышка мөртәтлек үтеп керә башлаган (2 Тис. 2:3—7). Ялган өйрәтүчеләр, Аллаһы исемен кулланмаган яһүдләргә ияреп, аны хәтта кулланмый башлаган. Ләкин Йәһвә үзенең бөек исеменең бөтенләй кулланыштан чыгуына юл куйганмы? һич тә юк! Бүген аның исеменең төгәл әйтелеше билгеле булмаса да, ул безнең көннәргә кадәр сакланган. Йөзләгән еллар дәвамында Аллаһы исеме Изге Язмаларның күп төрле тәрҗемәләрендә һәм Изге Язмалар белгечләренең язмаларында очрый торган булган. Мәсәлән, 1757 елда Чарлз Петерс «Йәһвә» дигән исем, Аллаһының күптөрле титулларыннан аермалы буларак, «күрәсең, аның нинди [Аллаһы] икәнен иң яхшы итеп чагылдыра» дип язган булган. 1797 елны Хоптон Хейнз Аллаһыга гыйбадәт кылу турында бер китап язган булган. Бу китапның 7 нче бүлеге шулай башланган булган: «ЙӘһВӘ — яһүдләр кулланган АЛЛАһЫНЫҢ шәхси исеме; яһүдләр... шулай ук Мәсих һәм аның Рәсүлләре аңа гына гыйбадәт кылган булган». Генри Гру (1781—1862) Аллаһы исемен кулланудан тыш, аның хөрмәтсезлеккә дучар булганын һәм аны изгеләндерергә кирәк икәнен аңлаган. Джордж Сторрз да (1796—1879) — Чарлз Расселлның хезмәттәше — Расселл кебек Аллаһы исемен кулланган.

15 1931 ел аеруча истәлекле ел булган, чөнки бу елны Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең халыкара оешмасы (ул вакытта Аллаһы халкы шулай аталган булган) үзләренә Изге Язмаларга нигезләнгән Йәһвә Шаһитләре дигән исем алган булган (Ишаг. 43:10—12). Шулай итеп, алар үзләренең бердәнбер хак Аллаһының хезмәтчеләре булулары белән һәм, аның «исемен йөртүче халык» буларак, Аллаһы исемен данлаулары белән горурланганнарын бөтен дөньяга белдерткән (Рәс. 15:14). Боларның барысы да безгә Йәһвәнең Малахий 1:11 дә язылган мондый сүзләрен искә төшерә: «Кояш чыгышыннан көнбатышка чаклы халыклар арасында минем исемем бөек булачак».

ЙӘһВӘ ИСЕМЕ ХАКЫНА ЙӨРЕГЕЗ

16. Ни өчен без Йәһвә исеме хакына йөрүебезне зур хөрмәт дип санарга тиеш?

16 Михей пәйгамбәр болай дип язган булган: «Барлык халыкларның һәрберсе үз илаһлары исеме хакына йөриячәк, ә без гасырлардан-гасырларга, мәңге безнең Аллаһыбыз Йәһвә исеме хакына йөриячәкбез» (Мих. 4:5). Әйе, Аллаһы исемен йөртү Изге Язмаларны Тикшерүчеләр өчен зур хөрмәт булган. Ләкин иң мөһиме, бу Аллаһы аларны хуплый икәнен күрсәткән. (Малахий 3:16—18 не укы *.) Ә сезнең турында нәрсә әйтеп була? «Йәһвә исеме хакына йөрер» өчен, сез бар тырышлыкларыгызны куясызмы? Бу үз эченә нәрсә алганын сез аңлыйсызмы?

17. Аллаһы исеме хакына йөрү үз эченә нәрсә ала?

17 Аллаһы исеме хакына йөрү үз эченә, ким дигәндә, өч якны ала. Беренчедән, без бу исемне башкаларга игълан итәргә тиеш, чөнки без «Йәһвә исемен ялварып чакыручылар» гына котылачак икәнен беләбез (Рим. 10:13). Икенчедән, безгә Йәһвә сыйфатларын, аеруча аның яратуын чагылдырып яшәргә кирәк. һәм өченчедән, без Аллаһы кануннарына теләп буйсынырга һәм, шулай итеп, Атабызның изге исемен данларга тиеш (1 Яхъя 4:8; 5:3). Сез «гасырлардан-гасырларга... безнең Аллаһыбыз Йәһвә исеме хакына йөрергә» тәвәккәлме?

18. Ни өчен Йәһвәнең бөек исемен данлаган һәрбер кеше киләчәккә ышаныч белән карый?

18 Тиздән Йәһвәне санга сукмаган я аңа каршы чыккан һәрбер кешегә аның кем икәнен белергә туры киләчәк (Йәз. 38:23). Андый кешеләрнең рухы «Кем соң ул Раббы? Нишләп әле мин аны тыңларга тиеш?» дип әйткән фиргавен рухына охшаш. Фиргавен үзенең соравына бик тиз җавап алган! (Чыг. 5:1, 2; 9:16; 12:29). Ләкин без үзебез Йәһвәне белергә карар иттек. Без аның исемен йөртүебез белән һәм аның буйсынучан халкы булуыбыз белән горурланабыз. Шунлыктан без Мәдхия 9:11 дәге сүзләрнең хаклыгына ышанып яшибез: «Исемеңне белүчеләр Сиңа өмет итсеннәр, Син Үзеңне эзләүчеләрне калдырмыйсың шул».

^ 2 абз. Ишагыйя 43:10: «Сез минем шаһитләрем,— ди Йәһвә,— сез мине белсен өчен һәм миңа ышансын өчен, мин шул ук икәнен аңласын өчен, мин сайлаган хезмәтчем. Миңа кадәр Аллаһы булмаган һәм миннән соң да булмады».

^ 5 абз. Аллаһы исеме «булырга» дигән мәгънә йөрткән еврей фигыленнән барлыкка килә. Шулай итеп, «Йәһвә» дигән исем «Ул булырга бирә» дигәнне аңлата (Чыг. 3:15, искәрмә).

^ 13 абз. Беренче гасырдагы мәсихчеләр кулланган еврей текстында тетраграмматон очраган булган. Йәһвә исеме, күрәсең, Септуагинтаның — Еврей Язмаларының грек теленә тәрҗемәсенең — беренче күчермәләрендә дә очраган булган.

^ 16 абз. Малахий 3:16—18: «Ул чакта Йәһвәдән куркучылар бер-берсе белән — һәрберсе үз якыны белән сөйләште, ә Йәһвә игътибар белән тыңлады. һәм аның алдында Йәһвәдән куркучы һәм аның исеме турында уйланучы кешеләр хакында хәтер китабы языла иде. „Мин аларны үз милкем иткән көнне,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә,— алар минеке булып китәр. Адәм баласы үзенә хезмәт иткән улын кызганган кебек, мин дә аларны кызганырмын. Сез тәкъва һәм бозык кеше арасындагы, Аллаһыга хезмәт итүче һәм аңа хезмәт итмәүче кеше арасындагы аерманы кабат күрерсез“».