Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: БӘХЕТЛЕ ТОРМЫШ МӨМКИН!

Бәхетле тормыш мөмкинме?

Бәхетле тормыш мөмкинме?

«Гомеребезнең озынлыгы җитмеш ел, ә бик нык булсаң — сиксән ел; һәм аның да иң яхшы вакыты эш белән, чир белән... уза» (Мәдхия 89:10).

БУ СҮЗЛӘР чыннан да хак! Әйе, еш кына бу дөньяда кеше тормышы кайгы һәм газаплар белән тулган. Бәлкем, сезнең дә мондый сорау биргәнегез бардыр: «Бүген бәхетле тормыш мөмкинме?».

Әйдәгез, Мария исемле бер хатын-кызның мисалын карап чыгыйк. Ул гомер буе эшлекле кеше булган, әмма хәзер аңа 84 яшь, һәм ул, берәрсе ярдәм итмәсә, берүзе генә өйдән чыга алмый. Аның башы яхшы эшләсә дә, тәне инде үзен тыңламый. Ничек инде ул андый тормышны бәхетле дип атасын?

Ә сезнең турында нәрсә әйтеп була? Бәлкем, сез: «Мин бәхетлеме?» — дип үз-үзегездән сорыйсыздыр. Эшегез күңелсез, тайдыргыч һәм ялыктыргычтыр. Күпләр эшегезнең никадәр авыр булуын хәтта белми торгандыр да, тырышлыкларыгызны да кадерләми торганнардыр. Кайбер уңышларга ирешкән булсагыз да, киләчәк турында борчылып яшисездер. Кайчак үзегезне ялгыз хис итү я төшенкелеккә бирелү сезнең өчен гадәти хәл булып киткәндер. Гаиләгездәге ызгыш-талашлар сезне бәхетсез итә торгандыр. Ә, бәлки, якын кешегез үлгәндер. Андре исемле бер ир кешенең яраткан әтисе кинәт авырып киткән һәм вафат булган. Аны хәсрәт болыты баскан, күңелен әллә нинди бер бушлык, бер эч пошу каплап алган. Ул, аны инде бернәрсә дә юата алмый, дип уйлаган.

Әйе, һәр кешенең үз кайгысы, шулай да, һәр кемнең мондый сорауга җавап аласы килә: бәхетле тормыш мөмкинме? Бу сорауга җавап табар өчен, әйдәгез, якынча 2 000 ел элек җирдә яшәгән Гайсә пәйгамбәрнең тормышына игътибар итик. Бар авырлыкларына карамастан, Гайсә чын мәгънәдә бәхетле кеше булган. Аңардан үрнәк алсак, без дә бәхетле булырбыз.