Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә бәхетле тормыш алып барган

Гайсә бәхетле тормыш алып барган

ГАЙСӘ пәйгамбәр чынлыкта бәхетле булганмы? Ул ярлы гаиләдән чыккан һәм үскәч тә гади тормыш алып барган. Аның хәтта «баш төртер урыны да» булмаган (Лүк 9:57, 58). Моннан тыш, кешеләр аны нәфрәт иткән, аңа яла яккан һәм ахыр чиктә дошманнар аны үтергән.

Сез: «Андый кешене бәхетле дип атап буламыни?» — дип уйларсыз. Әмма Гайсә тормышында башка мөһим нәрсәләр дә булган. Әйдәгез, аның тормышын бәхетле иткән дүрт якны карап чыгыйк.

1. ГАЙСӘНЕҢ ТОРМЫШЫ МАКСАТЛЫ БУЛГАН: УЛ АЛЛАһЫ ИХТЫЯРЫН ҮТӘГӘН.

«Минем ризыгым — мине җибәрүченең ихтыярын үтәү» (Яхъя 4:34).

Сүзләре һәм эшләре белән Гайсә үз күктәге Атасының, Йәһвәнең *, ихтыярын үтәргә теләгәнен күрсәткән. Гайсә Аллаһы ихтыярын үтәүдә зур шатлык тапкан. Өстәге шигырьдән күренгәнчә, ул Атасының ихтыярын үтәүне хәтта ризык белән чагыштырган. Әйдәгез, бу сүзләрне ул нинди шартларда әйткәнен карап чыгыйк.

Бу сүзләрне Гайсә көн уртасында әйткән (Яхъя 4:6). Ул ярты көн калкулыклы җирләрдә Самариядә йөргән, шуңа күрә, әлбәттә ачыккан. Шуның өчен шәкертләре аны: «Остаз, ашап ал инде»,— дип кыстаганнар (Яхъя 4:31). Өстә китерелгән Гайсә җавабыннан күренгәнчә, Аллаһының эшен башкару аңа көч өстәп торган, һәм ул үзенә хәл кергәнен сизгән. Әйе, Гайсәнең тормышы чынбарлыкта мәгънәле булган дип әйтеп була.

2. ГАЙСӘ ҮЗ АТАСЫН НЫК ЯРАТКАН.

«Мин Атаны яратам» (Яхъя 14:31; Инҗил, 2001).

Күктә Гайсәнең Атасы белән бик якын мөнәсәбәтләре булган. Гайсә Аллаһыны нык яраткан, шуңа күрә ул аның исемен, ниятләрен һәм сыйфатларын ачарга теләгән. Сүзләре, эшләре һәм карашлары белән Гайсә үз Атасының сыйфатларын шулкадәр яхшы чагылдырган ки, хәтта Гайсә аша аның Атасы нинди икәнен күрәбез. Шуңа күрә Филип Гайсәдән: «Безгә Атаны күрсәт»,— дип сорагач, Гайсә аңа: «Мине күргән кеше Атаны да күргән була»,— дип җавап кайтарган (Яхъя 14:8, 9).

Гайсә Атасын нык яраткан һәм хәтта үлеменә кадәр аңа буйсынырга әзер булган (Филипиялеләргә 2:7, 8; 1 Яхъя 5:3). Андый тирән ярату Гайсәнең тормышын бәхетле иткән.

3. ГАЙСӘ КЕШЕЛӘРНЕ ЯРАТКАН.

«Дуслары өчен җанын биргән кешенең яратуыннан да бөегрәк ярату юк» (Яхъя 15:13).

Кешеләр камилсез булганга, киләчәгебез әллә ни якты булып күренми. Инҗилдә бу болай дип аңлатыла: «Дөньяга бер кеше [Адәм] аркылы гөнаһ, ә гөнаһ аша үлем үтеп кергән кебек һәм шулай итеп, һәр кеше гөнаһ кылганга, үлем барлык кешеләргә күчкән» (Римлыларга 5:12). Үз көчләребез белән генә без гөнаһ нәтиҗәсеннән, ягъни үлемнән, азат ителә алмыйбыз (Римлыларга 6:23).

Бәхеткә каршы, Йәһвә кешелекне коткарыр өчен бер чара күргән. Ул моны безне яратканга эшләгән. Ул камил һәм гөнаһсыз Улының — Гайсәнең — газаплар чигүенә һәм үлүенә юл куйган. Шулай итеп Гайсә кешелекне йолып алган һәм безне гөнаһ белән үлем коллыгыннан азат иткән. Гайсә үз Атасын һәм кешеләрне яратканга күрә, Аллаһыга буйсынырга һәм безнең хакка үз камил кеше тормышын бирергә әзер булган (Римлыларга 5:6—8). Андый риясыз мәхәббәт Гайсәнең тормышын бәхетле иткән *.

4. ГАЙСӘ АТАСЫ АНЫ ЯРАТА һӘМ ХУПЛЫЙ ИКӘНЕН БЕЛГӘН.

«Бу минем яраткан Улым, мин аны хуплыйм» (Маттай 3:17).

Йәһвә бу сүзләрне Гайсә суга чумдырылганда күктән әйткән. Шулай итеп Йәһвә үз Улына, Гайсәгә, яратуын һәм хуплавын ачык белдергән. Шуңа күрә Гайсәнең: «Ата мине ярата»,— дигәненә гаҗәпләнәсе дә юк (Яхъя 10:17). Гайсә Атасы аны ярата һәм хуплый икәнен белгән, шуңа күрә ул эзәрлекләнгәндә һәм каршылыклар белән очрашканда бирешмәгән. Хәтта үлем алдында ул акыллылык белән эш итә алган һәм эмоциональ яктан нык булып калган (Яхъя 10:18). Гайсә Атасының яратуын һәм хуплавын сизгән, һәм, һичшиксез, бу аның тормышын тагы да бәхетлерәк иткән.

Чынлап та, Гайсәнең тормышы бәхетле булган. Аңардан үрнәк алып без дә тормышыбызны бәхетле итә алырбыз. Киләсе мәкаләдә без Гайсә үз шәкертләренә биргән берничә файдалы киңәшне карап чыгарбыз.

^ 6 абз. Изге Язмалар буенча, Аллаһының исеме — Йәһвә.

^ 15 абз. Гайсә түләгән йолым турында күбрәк белер өчен «Аллаһыдан индерелгән яхшы хәбәр» дигән брошюраның 4 нче дәресне карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.