Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы Сүзенә нигезләнеп үзегезгә һәм башкаларга ярдәм итегез

Аллаһы Сүзенә нигезләнеп үзегезгә һәм башкаларга ярдәм итегез

«Синең бар боерыкларыңны да гадел дип саныйм» (МӘД. 118:128).

1. Ни өчен без Аллаһы Сүзенә берсүзсез ышанырга тиеш?

ӨЙРӘНҮЧЕ вәгазьче булып китә аламы, юкмы дигән сорауны хәл иткәндә, өлкәннәр үз-үзләренә: «Ул Изге Язмалар Аллаһы Сүзе икәненә ышанамы? Бу аның сүзләреннән күренәме?» — дигән сораулар биреп уйлана *. Аллаһының һәр хезмәтчесе Изге Язмаларда әйтелгәнгә берсүзсез ышанырга тиеш булган кебек, Патшалыкны вәгазьләүче буласы килгәннәр дә шуңа ышанырга тиеш. Ни өчен? Аллаһы Сүзенә шулай ышансак һәм аны вәгазьдә ачып укырга өйрәнсәк, без башкаларга Йәһвәне белергә һәм мәңгелек тормышка китерүче юлга басарга ярдәм итә алырбыз.

2. Ни өчен без «өйрәнгәннәребез... буенча яшәргә» тиеш?

2 Рәсүл Паул Тимутигә: «Өйрәнгәннәрең һәм инанганнарың буенча яшә»,— дип язганда, Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьләр буенча яшәүнең мөһимлегенә басым ясаган. Бу хакыйкатьләр, Тимутине яхшы хәбәргә ышанырга этәргән кебек, безнең дә иманыбызны ныгыта һәм «котылуга китерүче зирәклек бирә ала» (2 Тим. 3:14, 15). Паулның шуннан соң әйткән сүзләре Изге Язмалар Аллаһы Сүзе икәнен күрсәтә. Моннан тыш, аның 2 Тимутигә 3:16 дагы сүзләреннән тагын ничек файдаланып була? (Укы.) Әйдәгез, бу шигырьне җентекләп карап чыгыйк. Бу Йәһвә өйрәтүләренең барысы «гадел» икәненә ышанычыбызны ныгытыр (Мәд. 118:128).

«ӨЙРӘТҮ... ӨЧЕН ФАЙДАЛЫ»

3—5. а) Петернең Илленче көн бәйрәмендә сөйләгән нотыгы нинди нәтиҗәгә китергән, һәм халыкны шулай эшләргә нәрсә этәргән? б) Тисалуникәлеләрнең күбесен хакыйкатьне кабул итәргә нәрсә дәртләндергән? в) Вәгазебез турында әйткәндә, кешеләр нәрсәгә игътибар итә?

3 Гайсә пәйгамбәр Исраил халкына: «Мин сезгә пәйгамбәрләрне, акыл ияләрен һәм остазларны җибәрәм»,— дип әйткән булган (Мат. 23:34). Моны әйткәндә, Гайсә үз шәкертләрен күздә тоткан; ул аларны вәгазьдә Язмаларга мөрәҗәгать итәргә өйрәткән булган. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә Гайсә искә алган «остазларның» берсе — рәсүл Петер — Еврей Язмаларыннан берничә өзек китереп, Иерусалимдагы күп халык алдында нотык сөйләгән булган. Аның Язмаларга нигезләнгән нотыгы күп кенә кешеләрнең «йөрәкләренә кадалган». Алар үз гөнаһларыннан тәүбә иткән һәм Аллаһыдан кичерүен сораган. Нәтиҗәдә, аларның якынча өч меңе мәсихчеләр булып киткән (Рәс. 2:37—41).

4 Башка остаз — рәсүл Паул — яхшы хәбәрне Иерусалимнан ерак җирләрдә вәгазьләгән. Мәсәлән, Македониянең Тисалуникә шәһәрендә ул синагогада гыйбадәт кылган яһүдләргә вәгазьләгән. Өч Шимбә рәттән Паул «алар белән Язмалар нигезендә фикер алышкан, өзекләр китереп, Мәсихнең газап чигәргә, шулай ук үледән терелергә тиеш булганлыгын аңлаткан һәм исбат иткән». Бу нинди нәтиҗәгә китергән? «Аларның кайберләре Гайсә шәкерте булып киткән» һәм аларга «бихисап күп грек» та кушылган (Рәс. 17:1—4).

5 Күп кешеләр безнең Изге Язмаларга нигезләнеп вәгазьләгәнебезгә игътибар итә. Мәсәлән, Швейцариядә бер ир кешегә вәгазьләргә килгән ике апа-кардәшнең берсе аңа бер шигырьне укыгач, ул: «Сез кайсы диннән?» — дип сораган. Апа-кардәш аңа: «Без Йәһвә Шаһитләре»,— дип җавап кайтарган. Ул исә: «Ничек мин моны аңламый калдым?! Йәһвә Шаһитләреннән тыш тагын кем минем янга Изге Язмаларны тотып килсен ди!» — дип әйткән.

6, 7. а) Билгеләнгән кардәшләргә җыелышны уңышлырак өйрәтер өчен, Изге Язмаларны ничек кулланырга? б) Өйрәнү үткәргәндә, без Изге Язмаларны ничек уңышлы куллана алабыз?

6 Изге Язмалар ярдәмендә башкаларны ничек уңышлырак өйрәтергә? Син, билгеләнгән абый-кардәш буларак, җыелышны сәхнәдән өйрәтәсең икән, шигырьләрне Изге Язмаларның үзеннән китер. Төп шигырьләрне үз сүзләрең белән әйтеп бирү урынына яисә аларны бастырып чыгарылган берәр кәгазьдән я берәр электрон җайланмасыннан уку урынына, Изге Язмаларның үзен ачып укы һәм тыңлаучыларны да шулай эшләргә дәртләндер. Моннан тыш, шул шигырьләр ярдәмендә тыңлаучыларга Йәһвәгә ничек якынлашып була икәнен аңлат. Аңларга авыр булган мисаллар һәм тыңлаучыларны көлдертү максатыннан гына әйтелгән очраклар китерү урынына, иң беренче чиратта Аллаһы Сүзендәге шигырьләрне аңлатырга тырыш.

7 Изге Язмалар өйрәнүен үткәргәндә, нәрсәне истә тоту мөһим? Өйрәнер өчен берәр басманы кулланганда, без Изге Язмаларга мөрәҗәгать итәргә онытмаска тиеш. Безгә өйрәнүчене басмада китерелгән шигырьләрне укырга дәртләндерергә һәм аңа аларның мәгънәсенә төшенергә ярдәм итәргә кирәк. Шигырьләрне аңлатканда, үзегез генә сөйләмәгез, өйрәнүчене дә үз фикерен әйтергә сорагыз. Аңа нәрсәгә ышанырга һәм нәрсә эшләргә икәнен әйтеп торганчы, дөрес нәтиҗәләргә үзе килсен өчен, уйландыра торган сораулар бирик *.

«ФАШ ИТҮ... ӨЧЕН ФАЙДАЛЫ»

8. Паул нинди көрәш алып барган?

8 Гадәттә, без «фаш итү» өлкәннәр вазифасы дип саныйбыз. һәм, чыннан да, күзәтчеләр «гөнаһ кылып йөрүчеләрне... төзәтү» өчен җаваплы (1 Тим. 5:20; Тит. 1:13). Әмма безгә үзебезне дә фаш итү мөһим. Бу яктан рәсүл Паул яхшы үрнәк калдырган (2 Тим. 1:3). Ләкин вөҗданы саф булса да, ул: «Үз тәнемдә башка бер канун күрәм. Ул акылым канунына каршы көрәшә һәм мине тәнемдәге гөнаһ канунының әсире итә»,— дип язган. Бу сүзләрнең контекстын карап чыгу безгә Паул үз кимчелекләре белән көрәшер өчен нинди тырышлыклар куйганын аңларга ярдәм итәр. (Римлыларга 7:21—25 не укы.)

9, 10. а) Паулның, күрәсең, нинди кимчелекләре булган? б) Паул гөнаһка каршы ничек көрәшкән?

9 Паулның нинди кимчелекләр белән көрәшкәне билгесез булса да, ул Тимутигә үзенең «дорфа» булганы турында язган (1 Тим. 1:13). Мәсихче булып киткәнче, ул Мәсих шәкертләрен каты эзәрлекләгән. Паулның «аларга карата ачуы бик көчле булган» (Рәс. 26:11). Тиз кабынып китүчән Паул үз-үзен кулда тотарга өйрәнгән, шулай да аңа, күрәсең, вакыт-вакыт үз хисләрен һәм телен тыярга туры килгән (Рәс. 15:36—39). Бу яктан аңа нәрсә ярдәм иткән?

10 Көринттәге мәсихчеләргә язылган беренче хатында Паул үзен ничек фаш итеп торганын ачыклап биргән. (1 Көринтлеләргә 9:26, 27 не укы.) Ул үз кимчелекләре белән каты көрәшкән. Паул, һичшиксез, Язмалардан киңәшләр эзләгән, Йәһвәдән бу киңәшләрне тотарга ярдәм итсен дип сораган һәм алар буенча яшәр өчен бар тырышлыкларын куйган *. Аңардан үрнәк алсак, бу безгә күп файда китерер, чөнки без дә кимчелекләребез белән көрәшеп яшибез.

11. Без хакыйкать юлындамы, юкмы икәнебезне белер өчен үз-үзебезне ничек тикшерә алабыз?

11 Кимчелекләребез белән көрәшүдән беркайчан да туктамыйк. Без хакыйкать юлындамы, юкмы икәнен белер өчен, «үз-үзебезне тикшереп» торыйк (2 Көр. 13:5). Көләсәйлеләргә 3:5—10 ны я шуңа охшашрак шигырьләрне укыганда, шуның турында уйланыгыз: мин гөнаһлы теләкләрне «үтерер» өчен бар тырышлыкларымны куяммы я әхлаксыз нәрсәләргә тартыламмы? Интернеттан файдаланганда, кинәт кенә берәр әхлаксыз сайт ачылса, мин бу сайтны шунда ук ябаммы яисә, киресенчә, андый сайтларны үзем эзлимме? Аллаһы Сүзендәге киңәшләрне үз тормышыбызда ничек кулланырга икәне турында уйласак, без «уяу һәм аек фикерле булып» калырбыз (1 Тис. 5:6—8).

«ТӨЗӘТҮ... ӨЧЕН ФАЙДАЛЫ»

12, 13. (a) «Төзәтү» дигән сүз нинди мәгънә йөртә һәм без бу яктан Гайсәдән нинди үрнәк ала алабыз? б) Берәрсенең ялгыш фикерен төзәткәндә, без нинди сүзләр әйтүдән сакланырга тиеш?

12 «Төзәтү» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «берәр нәрсәне тиешле хәленә, тәртипкә китерү, яхшырту, җайлау» дигән мәгънә йөртә. Берәрсе нәрсә әйткәнебезне я эшләгәнебезне дөрес аңламаганда, без кайчак аның фикерен төзәтергә тиеш. Мәсәлән, яһүди дин җитәкчеләре Гайсә «салым җыючылар һәм гөнаһ кылучылар белән» игелекле дип зарланган. Гайсә аларның фикер йөртүләрен төзәткән. Ул аларга болай дип әйткән: «Табиб сәламәт кешегә түгел, ә авыру кешегә кирәк. Шуңа күрә барыгыз һәм „миңа корбаннар түгел, ә шәфкать кирәк“ дигән сүзләрнең мәгънәсенә төшенегез» (Мат. 9:11—13). Ул сабырлык һәм игелек күрсәтеп бар кешеләргә Аллаһы сүзләрен аңлаткан. Моның ярдәмендә басынкы кешеләр Йәһвәнең «кызганучан вә мәрхәмәтле Аллаһы, сабыр, рәхим-шәфкатьле... Аллаһы» икәнен аңлаган (Чыг. 34:6). Нәтиҗәдә, бик күп кеше яхшы хәбәргә иман иткән.

13 Башкаларга ярдәм күрсәткәндә, без Гайсәдән үрнәк алырга тиеш. 2 Тимутигә 3:16 дагы сүзләр без берәрсенең фикер йөртүен төзәтер өчен аңа каты сүз әйтә алабыз дигәнне аңлатмый. Изге Язмалар безгә башкаларны тиргәргә хокук бирми. Каты тәнкыйть сүзләре еш кына башкаларны «үткен кылычтай» телгәли һәм күп очракларда бернинди дә файда китерми (Гыйб. сүз. 12:18).

14—16. а) Башкаларга үз проблемаларын чишәргә ярдәм иткәндә, өлкәннәр туган хәлне ничек «төзәтә» ала? б) Ни өчен әти-әниләргә балаларының фикер йөртүләрен Изге Язмалар ярдәмендә «төзәтү» мөһим?

14 Алайса, берәр хәлне «төзәткәндә», без сабырлык һәм игелек белән ничек эш итә алабыз? Әйтик, бер ирле-хатынлы еш булып киткән бәхәсләшүләрен туктатырга теләп, мәсихче өлкәннән ярдәм сораган ди. Өлкән нәрсә эшләр? Берсенең дә ягына басмыйча, ул бу ирле-хатынлы белән Изге Язмалардагы принципларга нигезләнеп фикер алышыр. Бәлки, өлкән «Гаилә бәхетенең сере» дигән китапның 3 нче бүлегендә китерелгән принципларга игътибар итәр. Ул алар белән фикер алышканда, ир белән хатынның һәрберсе Изге Язмалардагы кайсы принципларны яхшырак куллана ала икәне турында уйланыр. Берникадәр вакыт узгач өлкән аларның хәлләрен белешер һәм кирәк булса тагын ярдәм күрсәтер.

 15 Үз балаларын рухи яктан ныгытырга теләгән әти-әниләр аларның фикер йөртүләрен ничек «төзәтә» ала? Әйтик, сезнең яшүсмер кызыгыз яңа дус тапкан. Ләкин сез ул кызыгызга начар яктан тәэсир итәр дип куркасыз. Ниндидер чаралар күрә башлаганчы, кызыгызның дусты турында күбрәк белергә тырышыгыз. Ә инде борчылырга нигез булса, сез, бәлки, үз кызыгыз белән сөйләшергә һәм аның белән «Сорауларыңа җаваплар» (рус) дигән китапның 2 нче томында китерелгән фикерләрне карап чыгарга булырсыз. Шуннан соң аның белән күбрәк вакыт үткәрсәгез, яхшы булыр. Бергә вәгазьләгәндә һәм гаиләгез белән ял иткәндә ул нинди рух күрсәтә? Моңа игътибар итегез. Кызыгыз белән сабыр вә игелекле булсагыз, ул яратуыгызны һәм кайгыртуыгызны сизәр. Ул, бәлки, сүзегезне тыңлар һәм ялгыш юлга басудан сакланыр.

Үз балаларыгызның фикер йөртүләрен Изге Язмаларга нигезләнеп йомшак «төзәтсәгез», бу аларны ялгыш юлга басудан саклар ( 15 нче абзацны кара)

16 Үз сәламәтлекләре турында кайгыртканнарны, эшсез калганга борчылганнарны юатканда һәм Изге Язмалардагы берәр тәгълимат белән килешә алмаганнарга ярдәм иткәндә дә, без сабырлык һәм игелек күрсәтергә тиеш. Бар хәлләрне Аллаһы Сүзе ярдәмендә «төзәтсәк», без мул фатихалар урырбыз.

«ТӘКЪВАЛЫК ТӘРБИЯЛӘҮ ӨЧЕН ФАЙДАЛЫ»

17. Ни өчен без бирелгән тәрбия өчен рәхмәтле булырга тиеш?

17 «Тәрбия бирелгәндә, ул шатлык түгел, ә кайгы булып күренә, ләкин соңрак шул тәрбияне алучыларга тынычлык белән тәкъвалык җимеше китерә» (Евр. 12:11). Мәсихчеләрнең күбесе ата-аналарының тәрбияләре үзләренә файда китергән дип саный. Йәһвәнең өлкәннәр аша бирелгән тәрбиясе дә безгә мәңгелек тормышка илтүче юлдан тайпылмаска ярдәм итә (Гыйб. сүз. 4:13).

18, 19. а) Ни сәбәптән Гыйбрәтле сүзләр 18:13 тәге принцип буенча эш итү «тәкъвалык тәрбияләү» өчен мөһим? б) Өлкәннәр гөнаһ кылган берәр кардәшне юашлык белән аның турында кайгыртып тәрбияләсә, моның нәтиҗәсе нинди булырга мөмкин?

18 Башкаларга тәрбия бирә белү — зур осталык. Моны, Йәһвә кушканча, «тәкъвалык» нормалары буенча эшләргә кирәк (2 Тим. 3:16). Бу без Изге Язмалардагы принципларга нигезләнеп эш итәргә тиеш дигәнне аңлата. Аларның берсе Гыйбрәтле сүзләр 18:13 тә язылган: «Кеше сүзен тыңлап бетермичә җавап әйткән — ахмак; һәм хурлыгы да аның үзенә булыр». Шулай итеп, берәр кардәш зур гөнаһ кылуда гаепләнсә, өлкәннәр аңа карата тәрбия чараларын кулланганчы, барысын җентекләп тикшереп чыгарга тиеш (Кан. 13:14). Ул чакта гына алар башкаларны «тәкъвалык» нормалары буенча тәрбияли ала.

19 Моннан тыш, Аллаһы Сүзендә мәсихче өлкәннәр башкаларны «юашлык белән» тәрбияләргә тиеш дип әйтелә. (2 Тимутигә 2:24—26 ны укы.) Билгеле, берәр кешенең гөнаһы Йәһвә исеменә тап төшерергә һәм гаепсез кешеләрнең күңелләрен әрнетергә мөмкин. Шулай да берәр өлкән андый кеше белән сөйләшкәндә ярсып китсә, бу бернинди дә файда китермәс. «Аллаһының игелегеннән» үрнәк алган өлкәннәр исә гөнаһ кылган кардәшне тәүбә итәргә дәртләндерә ала (Рим. 2:4).

20. Үз балаларын тәрбияләгәндә, әти-әниләргә нинди принциплар буенча эш итәргә кирәк?

20 Әти-әниләргә дә, үз балаларын «Йәһвә кушканча тәрбияләп үстергәндә һәм үгетләп акылга өйрәткәндә», Изге Язмалардагы принциплар буенча эш итәргә кирәк (Эфес. 6:4). Мәсәлән, берәр әти кешегә улы ниндидер начарлык кылган дип әйтсәләр, ул нәрсә эшләр? Улына җәза биргәнче, ул барысын тикшереп чыгарга тиеш. Бер мәсихче дә ярсып гаиләдәгеләре белән кансыз мөгамәлә итәргә тиеш түгел. Үз балаларын тәрбияләгәндә, әти-әниләр «назлы... һәм шәфкатьле» Йәһвәдән үрнәк алырга тиеш (Ягък. 5:11).

ЙӘһВӘНЕҢ КЫЙММӘТЛЕ БҮЛӘГЕ

21, 22. Йәһвә Сүзенә карашыгызны чагылдырыр өчен, сез Мәдхия 118:97—104 тәге нинди сүзләрне кулланыр идегез?

21 Бервакыт Аллаһының бер хезмәтчесе үзенең ни өчен Йәһвә канунын яратканын әйткән. (Мәдхия 118:97—104 не укы.) Язмаларны өйрәнеп, ул зирәк булып киткән һәм дөнья хәлләрен тирән һәм ачык аңлый башлаган. Язмалардагы принциплар буенча яшәп, ул, башкалардан аермалы буларак, ялгыш юлга басудан сакланган. Аллаһы канунын өйрәнү аңа шатлык һәм канәгатьлек китерә торган булган. Аллаһы әмерләре аңа күп файда китергәнгә, ул алар буенча гомер буе яшәргә әзер булган.

22 Сез Изге Язмаларны кадерлисезме? Аны укып һәм укыганнарыгыз турында уйланып, сез Аллаһы ниятенең үтәләчәгенә ышанычыгызны ныгытасыз. Йәһвә биргән киңәшләр сезне аяныч хәлләргә китерүче гөнаһлар кылудан саклый. Шулай ук Изге Язмаларны кулланып, сез башкаларга мәңгелек тормышка илтүче юлга басарга һәм аннан тайпылмаска ярдәм итәсез. Шуңа күрә, әйдәгез, зирәк һәм кайгыртучан Атабыз Йәһвәгә хезмәт иткәндә, «бар Язмадан» файдаланыйк!

^ 1 абз. «Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылганнар» (рус) дигән китапның 79 нчы битен кара.

^ 7 абз. Башкаларны өйрәткәндә, Гайсә еш кына алардан: «Сез ничек уйлыйсыз?» — дип сорый торган булган. Шуннан соң ул кешеләрнең җавап биргәннәрен көткән (Мат. 18:12; 21:28; 22:42).

^ 10 абз. Паулның хатлары безне кимчелекләребезгә каршы көрәшергә дәртләндерә (Рим. 6:12; Гәл. 5:16—18). Сүз дә юк, ул башкаларга биргән киңәшләр буенча үзе дә яшәгән (Рим. 2:21).